СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сценарий "День Победы"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сценарий мероприятия " День Победы"  на татарском языке.

Просмотр содержимого документа
«Сценарий "День Победы"»

Җиңү көне .


1. Хәерле көн, хөрмәтле авылдашларыбыз, хезмәт ветераннары!

Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребез. Сезнең барыгызны да олы тантана - Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз.


2. Бүген без Бөек Җиңүгә багышланган митингка җыелдык.

Илебездә сугыш урап узган бер генә гаилә дә юктыр.

Шуңа күрә, һәр гаилә сугышта ятып калган һәм аннан исән кайтып тормышларын дәвам иткән батырларыбызны искә ала.


Митингка диеп җыелдык без

Май аеның матур көнендә.

Һәлак булган якташларыбызның

Исемнәрен гөлдән үрергә.


1.Җиңү көне!Бу көнне кешелек дөньясы түземсезлек белән көтте. Һәм ул көн килде.1945 елның чәчәкле маен онытырга мөмкинме соң? Ул һәр кеше өчен аеруча истәлекле, кадерле.

Җиңү көне!

Халык бәйрәм итә.

Яз төренгән янар комачка.

Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,

Йөз балкытып карый кояш та.


1 куплет «СВЯЩЕННАЯ ВОЙНА» жырының көе янгырый


1 бала

Весь под ногами шар земной.

Живу. Дышу. Пою.
Но в памяти всегда со мной,

Погибшие в бою.
Пусть всех имен не назову,
Нет кровнее родни.
Не по тому ли я живу,
Что умерли они?


2 бала 

Нигә булган бу сугыш дип,

Искә төшкән саен уйланам,

Шул явыз сугыш кырында,

Ятып калган бит минем бабам.


3 бала

 Үз иле, гаиләсе өчен

Батырларча ул сугышкан.

Оныклары рәхәт үссен дип,

Хәтта үзен кызганмаган.


Жыр “Бабай югалган сугыш кырында



4. Авылдан бик ерак иде, диләр,

Фронт сызыгын, комсыз сугышны.

Алай икән, нигә соң сугышны

Уйласаң да, кысыла сулышлар.


5.Менә шулай халык ул елларда

Ватан өчен утка атылды.

Менә шуңа күрә бу зур сугыш

Ватан сугышы дип аталды.


6.Әй, ул көннәр!

Йөрәк-бәгырьләрне

Өзде инде,өзде гомергә

Бу йөрәкләр ничек түзде икән

Калмаенча кара күмергә.


7. Хәтердән уела күп нәрсә,

Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.

Онытылмый үзенең иңендә

Ил данын күтәргән язмышлар.


Вакытлар үтүгә сүрелеп

Сүнәләр иң якты балкышлар.

Сүнмиләр, яктылык сибәләр

Көрәштә кабынган язмышлар.

8.

Их, өлкәннәр, сезнең яшьлегегез

Туры килгән авыр чорларга.

Сез күргәнне сөйләгән сүзләрдән

Җирне була кат-кат чорнарга.


9. Эх, апалар, сугыш елларында

Теңкәгезгә тиде авырлык.

Заман авырлыгын күтәрергә,

Зур кайгылар баштан үткәрергә

Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да

Кайдан алдыгыз сез сабырлык?

Сезнең сабырлыкка, батырлыкка

Мәңге-мәңге хәйран калырлык.



10. Лачын кебек баһадирларыбыз, сугышка киткән хатын-кызлары­быз бер-бер артлы шәһәрләребезне азат иттеләр, Европа илләрен фашистлардан азат итә-итә, Берлингача данлы сугыш юлы үттеләр. Бик күпләре тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп ятып калдылар.


11.

Югалтулар алып килде сугыш,

Купме ирлэр кайтмый калдылар.

Шул ирлэрнен йокыларын саклап,

Ак каеннар монсу шаулыйлар.


жыр “Этидэн сорыйм”

12.Булыр икән кешеләрнең

Анадан туган көне.

Җиңү көне — бу дөньяның

Яңадан туган көне.


13.Җиңү көне иң зур бәйрәм —

Туп тавышы тынган көн.

Сабый бала саф күзләрен

Кырда түгел, карда түгел,

Бишегендә йомган көн.


14. Җиңү килде җирне нурга күмеп,

Шатлык белән күзне чылатып.

Килде ул көн — горур күкрәкләрдә

Орден-медальләрне чыңлатып.


15. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 78 ел тула. Ләкин, кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра-җәрәхәтләр һаман да сыкрый. Сөекле улларын, яраткан ирләрен югалткан аналарның, хатыннарның, ятим калган балаларның кайгы-хәсрәте мәңге онытылмас,


1 а.б.

Безнең ... авылыннан сугышка ... ир- сугышчы киткән.

Аларның ... кире әйләнеп кайта алмады.


Бары тик авылыбыз уртасында куелган һәйкәлдәге ташка язылган исемнәре генә, әйтерсең лә «Без сезнең өчен, Ватаныбыз өчен сугыш кырында ятып калдык. Безне онытмагыз», дияләр кебек.


2.а.б. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, ... авылдашыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алма­ды. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең ха­кыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.


1.а.б.

Әйе, без аларны һич бер вакытта да онытырга тиеш түгел. Аларның сугыштан исән-сау кайтканнары да, сугышта алган яраларына чыдый алмыйчан, безнең арадан китеп бардылар.


Инде авылыбызда сугыш ветераннары калмады. Без аларның батырлыкларына баш иябез. Авыр туфраклары җиңел, рухлары шат булсын.


17.

Авыл уртасында һәйкәл тора.

Истә һаман дәһшәтле көннәр.

Дәшә сыман җан авазы белән:

“Тыныч булсын дөнья, кешеләр!”


18.

Һәйкәл булып калка җиңүчеләр,

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырлар ике тапкыр үлми,

Җирдә алар мәңге балкырлар.


19.

Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына,

Өйрәнгәннәр алар тынлыкка,

Һәйкәлләргә килик! Гөлләр куыйк

Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына!


1 а.б..

Хөрмәтле ветераннарыбыз, кунаклар! Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган каһарманнарыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк. Үлгәннәрне онытмыйк, һәрберебезнең күңелендә алар мәңге саклансын!


2.а.б.

Ә хәзер,

  • сугыш кырында ятып калганнар өчен,

  • сугыштан соң алган яра­лардан вафат булганнар өчен,

  • хәзерге чорда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар өчен,

  • инде олы яшькә җитеп гүр иясе булган вете­раннар өчен

бер минутлык тынлык игълан итәбез.


(Метроном тавышы) 1 минутлык тынлык (Венок кую)

20.

Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш.

Безнең теләк якты, матур,

Тыныч һәм хезмәт тормыш.


21.

Шауласын яшел урманнар,

Яфрак ярсын тал тирәк.

Яшәсен өчен матурлык,

Хор: Безгә тынычлык кирәк!


22.

Җирне сугарырга теләп,

Чишмә ага челтерәп.

Мәктәпләр, йортлар салырга,

Хор:Безгә тынычлык кирәк.


23. Бѳек Ватан сугышы тәмамлангач, халык яңадан сугыш булмас инде дип сѳенгән иде. Ялгышкан икән, Әфганстан, аннан чечен сугышы килеп чыкты. Авылларыбыз һәм шәһәрләребез зиратларында «Әфганстан, чечен сугышында һәлак булды» дигән ташлы каберләр барлыкка килде. Армиягә хезмәт итәргә киткән җирдән егетләребезнең кайберләре үз аягы белән әйләнеп кайта алмады.

Күпме яшь егетләрнең гомерләре киселде.


24. Сугыш беркайчанда булмаска тиеш.

Я, әйтегез, сугыш кемгә кирәк икән?

Һәр адәмнең газиз башы бит бер генә,

Бу дѳньяда безне сѳеп кеше иткән

Якты, изге җәннәтебез – тик Җир генә!

25. Бөек Җиңүгә - 78 ел. Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк. Батырлар исеме буыннан-буынга күчә барсын.


Исәннәрнең кадерен белик!

Үлгәннәрнең каберен белик!


26. Хөрмәтле өлкәннәребез! Ходай биргән гомерегездә балаларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның олы ихтирамын, игелеген күреп яшәгез!


27. Тормыш авыр, болгавыр чор диеп,

Боекма син, күңел, боекма.

Киләчәккә ѳмет белән яшик,

Таралырлар әле болытлар.


Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең

Күге аяз, җире - гел чәчәк.

Һәммәбезгә - сезгә, безгә, илгә

Без телибез якты киләчәк.


28. Сезне Җиңү бәйрәме белән кайнар котлыйбыз. Сезгә барыгызга да исәнлек-саулык, тыныч күк йөзе телибез.




Жыр Тыныч булсын доньялар