Тема:”Су – яшәү чыганагы”
Максат: 1.Укучыларны дөньякүләм һәм халыкара табигать
көннәре белән таныштыру; суның кеше тормышышын-
дагы әһәмияте, аны саклау юллары турында бе-
лешмә бирү.
2.Укучыларның күзаллау, фикерләү сәләтләрен һәм
сәнгатьле сөйләм культурасын үстерү.
3.Укучыларда су ресурсларына сакчыл караш,
шәфкатьлелек тәрбияләү.
Җиһазлау: магнитофон, аудиоязма, ватман, презентация, проектор, картиналар.
Тәрбия сәгатенең барышы
I. Оештыру
Бу утырыш барышында класс берничә төркемгә бүленер. Барлык төркемнәрнең дә актив катнашуын һәм игътибарлы булуын сорыйм.
-Барыбыз да игътибар белән глобуска карыйк әле. Анда нинди төсләр күбрәк?
- Зәңгәр төс нәрсәне аңлата?
- Бүгенге сөйләшүебез нәрсә турында булыр? Су.
- Сыйныфтан тыш чараның темасы: “Су –яшәү чыганагы” дип атала.Слайд 1
Сүзне Илһамга бирәбез.
Бәкерем бик якын син күңелемә,
Бакчабызга чыксам, Чатыр таулары күренә.
Инеш буең, талларың да
Чәчәкләргә күмелә.
Нигә сандугачлар сирәк сайрый,
Авылым урап алган тирәкләрдә?
Балыклар соң нигә үлеп бара
Бормаланып аккан елгаларда?
Туфрагың да агуланып беткән,
Шиңә бара нигә чәчәкләр?
Нигә чара юк соң бу хәлләргә,
Кайгырмыйсыз нигә кешеләр? (А. Метшина)
Кешене тудырган, туендырган, киендергән, сусаганда су, суларга һава биргән табигать бүген ярдәм көтә!
Шушы нисбәттән Халыкара һәм дөньякүләм табигать көннәре билгеләнгән.
-Сез нинди табигатҗ көннәре беләсез?
Әйдәгез, шул көннәр белән танышып үтик.
27 февраль – Су һәм сазлыклар көне
22 март – Су көне 5июнь – Әйләнә – тирәне саклау көне
1апрель – Кошлар көне 26 сентябрь –Диңгез көне
22 апрель – Җир көне4 октябрь – Хайваннарны саклау көне
- Су һәм сазлыклар көне кайчан инде?
-Ни өчен су көнен билгеләп үтәргә булганнар соң?
- Су көнен билгеләп үтүнең максаты: эчә торган суның аз булуы һәм көннән –көн кими баруы, су чыганакларын дөрес һәм сакчыл рәвештә куллана белүнең зарурлыгы, кирәклеге. Слайд 2
- Ә сазлыклар көнен билгеләп үтү ни өчен кирәк?
Чөнки сазлыклар –ул чиста суның запасы.Безнең “Бәкер” шифаханәсе дә сазлыклар янында урнашкан.
-Ә нигә соң шулкадәр сулыклар булгач борчылырга?Слайд 3
- Бу сулар барысы да эчәргә яраклымы соң? Мәсәлән, без елга суын эчәбезме? Ни өчен? Ә диңгез, океан суын эчәләрме икән?
Алдан әзерләнгән укучы сөйли. ( Юлия)Слайд 4
Диңгез һәм океан сулары тозлы сулыклар, ә елгалардагы сулар пычрак. Без эчә торган сулар төче һәм чиста булырга тиеш. Җир шарындагы суның 97 % тозлы диңгез сулары. 3% гына төче сулыклар. Ягъни 100 л суның 3 л гына эчәргәяраклы. Ул суның да бөтенесен дә кулланып булмый. Чөнки аларның күбесе боз хәлендә. Бер өлеше тирән җир катламнары астында. Без эчә торган су запаслары артмый, ә аны куллану көннән көн үсә, арта бара .
Мин сездән тәртип буенча сорап барам, сез уйлап торыгыз. Сезнең фикерләрне белдергән рәсемнәрне табып плакат уртасына ябыштырып барасыз.Слайд 5,6
-Су, димәк нәрсәгә кирәк икән? (Нәтиҗә: барлык кешеләргә, хайван һәм үсемлекләргә яшәеш, үсеш өчен кирәк)
- Сезгә Назилә тагын берничә кызыклы мәгълүмат җиткерә
. Исәпләүләрдән күренгәнчә:Слайд 7
1 кешегә 1 тәүлеккә 500 л су сарыф ителә.
1 кг кәгазь ясау өчен 50-140 л
1 кг күмер алу өчен 3-5 л
1 кг корыч кою өчен 20-120 л
1 кг дөге үстерү өчен 4000 л
1 кг бодай үстерү өчен 900 л су кирәк икән.
Димәк, су – яшәү чыганагы. Кеше өчен дә, үсемлек, хайваннар, балыклар, кош-кортлар өчен дә, гомумән, бөтен тереклек өчен яшәү чыганагы.
Укучылар, әйтегез әле, безнең авыл кайда, нинди урынга урнашкан? Ә нигә башка җиргә, басу-кырларга китеп, я булмаса тау өстенә менеп урнашмаган икән? Анда да бик иркен, бик рәхәт бит. Ни өчен икән?Слайд 9
Әйе,кайсы гына авылны алсак та, мәсәлән Сугышлы,Керкәле авылларын карыйк. Алар да шулай ук елга буена урнашкан. Шулай ук Шөгер,Урдалы,Сарабиккул авыллары да Шушма елгасы буена урнашкан.
Нәтиҗә: Борын-борыннан бабаларыбыз, гадәттә, авылларны зур һәм кечкенә елга, күл яисә чишмә буйларына салганнар. Су буйларын чиста тотканнар , анда Сабан туйлары үткәргәннәр, каз- үрдәк бәбкәләрен үстергәннәр, балалар, яшьләр су буенда җыелып күнел ачканнар, төрле кызыклы уеннар уйнаганнар.
- Әйдәгез без дә күңел ачып алыйк.( Бию “ Тамчы”)
Чынлап та, су булган урында тереклек җанлана.
-Ә хәзер без яшәгән Иске Иштерәк җирлегендәге сулыклар турында сөйләшеп китик. Безнең авылда нинди су чыганаклары бар? Без аларның кайсыларын ни өчен кулланабыз?
(Чишмә, кое, колонка сулары эчәр өчен; елга, инеш, күл сулары коену, кер чайкау, каз-үрдәкләргә, басуларны сугарыр өчен, Бәкер сазлыгы үзенчәлекле ләме белән шифалы).
-Безнең авыллар читеннән нинди елга ага?( Шушма, )Слайд 10
Тагын нинди инешләр кечкенә елгалар бар? ( Мөксин, Әрдәнә, Су башы, Шарлавык, Шарлама, Көрәш суы, Бакыр елгасы, Каратай суы һ.б)
Алар бугенге көндә нинди хэлдэ?
Әйдәгез, күңел белән генә шул елга буйларын күздән үткәрик.
Аларның суы нинди? Яр буйларында нәрсәләргә юлыгабыз? Бу күренешләр нәрсәгә китерә? Табигатькә нинди зыян килә?
Әле тагын сез күреп бетермәгән бик күп пычрану юллары бар. Басу-кырларга төрле химик ашламалар, агулар сибелә. Алар яңгыр сулары белән агып елгаларга төшә. Болар барысы да суны нык пычрата. Күпләп балыклар юкка чыга, суүсемнәр һәлак була.Слайд 11
Елганың суы тирәнме соң? Әйе,көннән көн елганың суы саега бара, бу чиста суның кимүенә китерә. Ә нигә су саега икән? Чөнки аңа килеп кушылучы чишмәләр юкка чыга,кибә,күмелә.
Элек безнең елгада ике су тегермәне урнашкан булган. Аларны эшләтү өчен суның бик тирән булуы кирәк. Ә хәзер инде елгабызда олылар су коенырлык урын да юк диярлек. Слайд 12
Хәзерге елгада ике балыкның сөйләшүен тыңлап үтик.
Без яшәгән илләрдә-
Елгаларда,күлләрдә-
Су асты катларында.
Бормалы чатларында.
Комлы уемнарында,
Таллык куеннарында,
Караңгы төпкелләрдә,
Мүкләрдә һәм ләмнәрдә
Каян килгән нәрсәләр бу:
Галошлар, итекләр,
Күгәргән үтүкләр,
Кәстрүл – чиләкләр,
Иләкләр, көрәкләр,
Буялар, цементлар,
Ташландык уенчыклар,
Кирпечләр – ярчыклар.
Целлофан капчыклар...
Болар безнең Су иленә
Каян килгән?
Нигә килгән?
...Болар барысы өстән килгән-
Кеше дигән көчтән килгән!
Уйлап куям:
Җир өстендә яшәүчеләр
Эчкән чишмәләренә дә
Тирес аудара микән?
Ашый торган ашларына
Мунчала сала микән?
Йоклый торган түшәкләрен
Дегетләп ята микән?
Балалары бишегенә
Тимер – таш ата микән?
Шулайдыр дим, юкса алар
Табигатьне аңламаслык
Туңга әйләнмәс иде!
Җир-Су рәнҗер дәрәҗәдә
Үк вәхшиләнмәс иде...”
Р.Фәйзуллин “Алтын балык тугел, гади балык сөйләде бик
гасабиланып...”
-Балыкларның бу сөйләшүеннән сез нәрсә аңладыгыз? Балыкларны җәлләдегезме?
Елгаларны пычранудан, саегудан саклау өчен нәрсәләр эшләргә мөмкин?( плакатка язып куялар) Кызыл төс белән әйләндереп алалар.
Нәтиҗә ясала:
Бертуктаусыз көн-төн ага,
Бөтен кеше рәхмәт әйтә аңа.
Нәрсә соң бу?(Чишмә)Слайд 13
Кое, колонкалар булганчы кешеләр суны чишмәләрдән эчкәннәр. Алар я
тау арасыннан, я тау итәгеннән бәреп чыкканнар. Чишмә суы улактан,
торбалардан ага.
Чишмәләр кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр. Елга,
инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрүче.
Чишмәләр...Көмеш,йөгерек,саф салкын сулы чишмәләр...Алар
Гасырлар буенча ничәмә-ничә буын кешеләргә яшәр өчен көч һәм сихәт
биреп тора.
“Суның кадере чишмә корыгач” дигән вакытларны безгә дә көтеп утырмаска иде. Табигать байлыгы чиксез түгел. Аның соңгы чигенә чыкканчы, табигатькә һич кичекмәстән ярдәм итү юлларын уйларга кирәк.
Шундый тәмле, чиста сулы чишмәләребезнең, елгаларыбызның булуы белән без бик бәхетле һәм горурлана да алабыз. Ә менә кайбер җирләрдә эчәргә яраклы сулар бик аз, юк дәрәҗәсендә.Слайд 14,15
Чиста суның җитмәве, эчкән суларының организм өчен зарарлы булуы сәбәпле, кешеләрдә бик күп төрле хроник һәм йогышлы авырулар килеп чыга. Начар су кулланудан җир йөзендә ел буена 5 млн га якын кеше авырып, вафат була, алар арасында сезнең кебек балалар да бик күп.
ИКЕ төркем дә үзенә бирелгән ребусны чишә. Бу ребусларны чишкәннән соң татар халык мәкальләре, әйтемнәре килеп чыгар.
(Тамчыдан күл җыела. Коега төкермә суын эчәрсең. )
Айсылу.
Тамчыдан күл җыела дигән мәкальгә тукталып үтик әле. Менә безнең мәктәптәге 1 ябылып бетмәгән краннан 1 сәг-тә 12л су, 1 тәүлектә 300 л су агып, пычрак су белән кушылып әрәм була. Шуңа күрә булган чиста суларны әрәм-шәрәм итмәскә, саклап тотарга кирәк. 1 шәһәр кешесе тәүлегенә 500л су тота дип әйткән идем. Ә галимнәр әйтүенчә 1 кешегә тәүлегенә 250 л су җитә. Менә кеше никадәр суны әрәм итә икән. Шуңа күрә краннарны ябып бетерергә, суны күп итеп агызмаска, чиста суны түкмәскә кирәк.
Слайд
-Су, аның чыганаклары булган сазлыклар елга, инеш, күлләр табигать бизәге, матурлык, гүзәллек билгесе. Аларның матурлыгын, изге урыннар булуын күрсәтеп торучы шигырь, хикәя, җыр һәм картиналар да бик күп. Анда чиста су чыганагы булган чишмә, елга инешләр бик яратып сурәтләнгән.Шулай ук шагыйрьләребез дә бик матур шигырьләр иҗат иткәннәр.
Җыр
- Без шулай ук чишмә турында җырлар да беләбез бит әле. Әйдәгез бергәләп шул җырны җырлап алыйк. (“Чишмә” Әхмәт Исхак сүз.)
Бүгенге эшебезгә йомгак ясап, һәр төркем плакатларны тактага элэ.
-Су һәм сазлыклар көне кайчан билгеләп үтә инде?
-Ни өчен суны сакларга, пычратмаска кирәклеген аңладыгызмы?
- Бу чараны үткәргәч, табигатькә карата карашыбыз кайсы якка үзгәрде? Моннан соң чүпне су буйларына, чишмә башларына илтеп ташларсызмы?
-Бүгенге сыйныф сәгатендә нинди яңалыклар белдегез?
Терек су!
Йөгерек су!
Агышың- шатлык җыры
Син-чәчәк аткан бакчалар.
Син- мул игеннәр кыры!
Терек су! Йөгерек су!
Син - җиргә ял бирүче!
Син- сафлык, пакьлек, матурлык,
Син - яшәү китерүче!
Барыгызга да актив катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт.Укучыларның эше ракушкалар белән бәяләнеп бара.
Әхәт Исхак. (Чишмә)Челтер-челтер чишмә ага,
Көмеш төсле сулары,
Су өстендә җем—җем итә Көмеш алтын нурлары.
Тау астында чишмәбез
Су алырга төшәбез.
Татлы суын без аның
Бик яратып эчәбез.
Безнең чишмә борыла—борыла
Зур инешкә коела.
Идел суы шундый бик күп Чишмәләрдән җыела.