СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сыйфат сүз төркеме

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сыйфат сүз төркеменә технологик карта. Укытучылар өчен ярдәмлек

Просмотр содержимого документа
«Сыйфат сүз төркеме»

Дәреснең технологик картасы

Предмет: Татар теле

Сыйныф: 2

УМК авторы: З. И. Җамалетдинова, 2 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге, Казан, “Мәгариф”, 2008

Дәрес тибы: Яңа материалны аңлату

Дәрес барышы



Укытучы эшчәнлеге


Укучылар эшчәнлеге

Универсаль уку эшчәнлекләре

(УУЭ)

Базис дәрәҗәсендәге биремнәр

Югары дәрәҗәдәге биремнәр

Мотивлаштыру- ориентлашу (Актуальләштерү).






1) Уку ситуациясе бирү(сүзләр биремнәр өлешендә бирелгән)

- Исәнмесез, укучылар. Утырыгыз!

-Үткән дәрестә сезгә нинди өй эше бирелгән иде?

- Эльвина, җөмләләрне тикшерүне синнән башлыйбыз. (Өй эше берничә укучыдан сорала)

- Бирелгән сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?

- Бу сүзләрнең әһәмияте?


- Дөрес фикер йөртәсез, укучылар.

- 129 нчы күнегү. “Тел” сүзенең килешләрен билгеләргә.







- Сүзләр төрле билгеләрне белдерә.

- Нәрсәне дә булса тасвирлау яки белдерү өчен кулланыла.

Коммуникатив: сөйләмне үз фикереңне төгәл әйтү өчен файдалана белү.

Танып белү: гомум уку эшчәнлеге – үз фикереңне язма һәм сөйләмә рәвештә әйтә белү.

Шәхес эшчәнлеге: мәгънәви эшчәнлек – танып-белү кы- зыксынучанлыгын үстерү.

Регулятив: эшчәнлекнең дөрес үтәлешенә бәя бирә белү.

2) Рәсемнәргә карап сорау куярга.

2)Исемнән чыгып, җөмләләрдәге сыйфатларга сорау куй.

- Сорауларны атагыз.

- Нинди? Кайсы?

Танып белү: гомум уку эшчәнлеге – үз фикереңне язма һәм сөйләмә рәвештә әйтә белү.

Регулятив: эшчәнлекнең дөрес үтәлешенә бәя бирә белү.

Шәхес эшчәнлеге: мәгънәви эшчәнлек – танып-белү кы- зыксынучанлыгын үстерү.


3)Алган белемнәргә таянып, 141 нче күнегү эшләнә.

3)Бирелгән сорауларга җавап биргән сүзләрнең (төс, форма, характер, табигать күренешләре, вакыт) билгеләрен күрсәтергә.

- 141 нче күнегүне эшләргә, нинди? соравына җавап биргән сүзләрне билгеләре ягыннан төркемнәргә бүләргә.(Дөреслеген слайдта күрсәтергә.)

Укучылар җөмләләрне үзлектән эшли, сыйфатларны таба, билгеләре ягыннан төркемнәргә бүләләр.

Танып белү: гомум уку эшчәнлеге – үз фикереңне язма һәм сөйләмә рәвештә әйтә белү.

Регулятив: эшчәнлекнең дөрес үтәлешенә бәя бирә белү.

Шәхес эшчәнлеге: мәгънәви эшчәнлек – танып-белү кы- зыксынучанлыгын үстерү.

Дәреснең темасын билгеләү


- Бүгенге дәреснең темасын ничек дип атар идек?



- Әйе, дөрес, ул сүз төркеме сыйфат дип атала. (Тема слайдта чыга).

- Нинди? Кайсы? сорауларына җавап булып килә, предметның билгесен белдерә торган сүз төркеме...

Укучылар дәрес темасын язып куялар.

Танып белү: гомум уку эшчәнлеге – үз фикереңне язма һәм сөйләмә рәвештә әйтә белү.

Регулятив: эшчәнлекнең дөрес үтәлешенә бәя бирә белү.

Шәхес эшчәнлеге: мәгънәви эшчәнлек – танып-белү кы- зыксынучанлыгын үстерү.


Өйрәнгәннәрне ныгыту һәм тирәнәйтү.

4)Сыйфатларны җөмләләрдән эзләп табу(сыйфатлар биремнәр өлешендә бирелгән)

4) Сыйфатлар кулланып җөмләләр төзергә

- Артык сүзне табыгыз. Шул сыйфатлар белән җөмләләр төзегез.

Укытучы материалны авыр үзләштерүчеләргә ярдәм итә.

а) базис дәрәҗәсендәге биремдә бирелгән сүзләр арасыннан сыйфат сүз төркеменә кермәгән сүзне табалар һәм ни өчен кермәгәнлеген аңлаталар;

б) югары дәрәҗәдәге биремдә сыйфатларны кулланып, җөмләләрне үзләре төзиләр.

Танып белү: гомум уку эшчәнлеге – үз фикереңне язма һәм сөйләмә рәвештә әйтә белү.

Регулятив: эшчәнлекнең дөрес үтәлешенә бәя бирә белү.

Шәхес эшчәнлеге: мәгънәви эшчәнлек – танып-белү кы- зыксынучанлыгын үстерү.


Рефлексия, бәяләү. “Дәрестә ни белән шөгыльләндек?” соравына тулы җавап бирү.

Үтелгән дәрескә нәтиҗә

5) Сораулар бирү

Укытучы төрле сораулар биреп укучылар белемен тикшерә

Укучылар җавап бирәләр.

Танып белү: гомум уку эшчәнлеге – үз фикереңне язма һәм сөйләмә рәвештә әйтә белү.

Регулятив: эшчәнлекнең дөрес үтәлешенә бәя бирә белү.

Шәхес эшчәнлеге: мәгънәви эшчәнлек – танып-белү кы- зыксынучанлыгын үстерү.


Өй эше

6)149 нчы күнегү

6)Сыйфатлар кергән табышмаклар табып килергә (мисаллар биремнәр өлешендә бирелгән)

Укытучы биремнәрне слайдта күрсәтә.

Укучылар өйдә 149 нчы күнегүне(сыйфатларны табып,асларына сызарга) һәм табышмаклар язып, алып киләләр.

Танып белү: гомум уку эшчәнлеге – үз фикереңне язма һәм сөйләмә рәвештә әйтә белү.

Регулятив: эшчәнлекнең дөрес үтәлешенә бәя бирә белү.

Шәхес эшчәнлеге: мәгънәви эшчәнлек – танып-белү кы- зыксынучанлыгын үстерү.

Коммуникатив: сөйләмне үз фикереңне төгәл әйтү өчен файдалана белү.




















Биремнәр

1) Сүзләр: йомшак, ап-ак, биек, зур, калын, тигез, зирәу,кайнар, саф, матур, кечкенә

2) Рәсемнәрдә: яфрак, лимон, җиләк, шикәр, йорт сурәтләре.

2) Җөмләләрне күчереп яз. Исемнән чыгып, сыйфатларга сорау куй.

Песнәк – бик тырыш һәм хәрәкәтчән кош. Ул тәүлегенә үз авырлыгы кадәр бөҗәк ашый. Җылы якларга китми, Татарстанда кышлый. Кышкы салкында аңа җим бирергә кирәк.

Үрнәк: Песнәк – бик тырыш һәм хәрәкәтчән кош.

3) 141 нче күнегү. Күп нокталар урынына тиешле сыйфатларны куеп, күчереп яз.

1) Борын-борын заманда ... , калын урманда бик ... бер төлке яшәгән. 2) Азат ... мәсьәләне дә тиз чишә. 3) Таҗи, ... атны җигеп, кырга китте. 4) ... каникулда апасы белән Айдар ... авылга әбиләренә бардылар. 5) Раиләнең әтисе ... чана алып кайтты.

Файдалану өчен сүзләр: күрше, җирән, кышкы, яңа, хәйләкәр, куе, авыр.



3) Күнегүдәге сыйфатларны билгеләре ягыннан төркемләп язарга.

4) Зур, яшел, колаклары, киң, җылы, түгәрәк, ал, кызыл, бөдрә, йомшак. Артык сүзне тап.

4) Бирелгән сыйфатлар белән җөмләләр төзе.

5) Сораулар:

- Җөмләдә сыйфат нәрсәгә бәйләнеп килә?

- Сыйфат сүз төркеменең җөмләдәге роле, әһәмияте?

6) Өй эше. 149 нчы күнегү. Җөмләләрне күчереп яз. Сыйфатларның астына сыз.

Мияүбикә иркә, ләкин хәйләкәр. Аның тәпиләре йомшак, тырнаклары үткен. Мияубикәнең колаклары сизгер,мыеклары озын. (Константин Ушинский буенча.)

Мисал өчен сыйфатлар кергән табышмаклар:

1)Җәен соры,

Кышын ак.

Аңа шулай яхшырак.

2) Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да

Ак тунын кия кышка.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!