Просмотр содержимого документа
«Табигатьнең җан авазы»
Табигатьнең җан авазы
- Максат:
- 1.Табигатькә, барлык тереклек ияләренә хөрмәт, мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү.
- 2.Укучыларның дөньяга карашларын киңәйтү,экологик тәрбия бирү табигатебезне яратырга, сакларга өйрәтү.
- 3.Укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерү.
Эпиграф:
” Мин чәчәк өздем-ул шиңде.Мин күбәләк тоттым-ул минем учымда җан бирде.Шул вакытта мин матурлыкка йөрәк белән генә кагылырга мөмкин икәнлеген аңладым”.
Е.Прасолов ,,В союзе с красотой”
I. Оештыру.
II. Сүзлек эше (сүзләрне укыгыз, тәрҗемәсен табыгыз).
Табигат ь долг
Иген заботится
Терлек век
Казылма байлыклар хлеба
Буыннар вредный
Кайгыртырга полезные ископаемые
Гасыр скот
Зарарлы отравляется
Кими природа
Бурыч уменшается
Агулана поколения
- Текстны уку, тәрҗемә итү.
- Син - табигать баласы.Табигать - ул синең әйләнә-тирәң. Кояш, болытлар,су,ком,таш,хайваннар һәм үсемлекләр - барысы бергә табигать дип атала. Кеше үзенә кирәк әйберләрне табигатьтән ала. Иген, яшелчә һәм җиләк- җимешләр үстерә.Терлек үрчетә.
- Җир астыннан казылма байлыклар чыгаралар.Елга һәм күлләрдән балык тоталар.Урман-кырлардан гөмбә һәм җиләк җыялар.
- Табигат ь бай, ләкин аны сакларга кирәк. Кешеләр кешелек турында, алдагы буыннар турында кайгыртырга тиешләр. Җир шарында барлык кешеләр дә гасырлар буе уртак бер максат белән яшиләр: ул табигатьне саклау!
- Җир безнең уртак йортыбыз. Без елгаларда һәм күлләрдә суның чиста,күкнең аяз, һаваның саф булуын телибез. Моның өчен планетабызны сакларга кирәк. Юкса, әйләнә-тирәбездәге тереклек юкка чыгарга мөмкин.
- Кызганычка каршы, бүген кешелек зур куркыныч алдында тора. Табигать төрле зарарлы радиоактив матдәләр белән агулана, суларыбыз пычрана, үсемлекләр, җәнлекләр кимегәннән-кими. Табигатьне пычрату – ул гасыр чире. Табигатьне пычратучыларга каршы көрәшү – һәркемнең изге бурычы.
Сорауларга җавап бирегез.
- Нәрсә ул табигат ь ?
- Кеше табигат ь тән нәрсәләр ала?
- Җир шарында кешеләр нинди максат белән яшиләр?
- Кешелек алдында нинди куркыныч тора?
- Ни өчен табигатьне сакларга кирәк?
Сүзләр һәм сүзтезмәләр белән җөмләләр төзегез .
- Кеше балык тоталар
- Җир астыннан үзенә кирәк әйберне табигат ь тән ала.
- Елга һәм күлләрдән казылма байлыклар чыгаралар.
- Кешелек изге бурыч.
- Табигат ь зур куркыныч алдында тора.
- Табигат ь не саклау төрле зарарлы радиоактив
- матдәләр белән агулана.
Кызыл китап
- “ Кызыл китап” - нәрсә соң ул?
- Кызыл китап – аерым саклауга мохтаҗ хайван, үсемлек, гөмбә төрләре кергән рәсми белешмәлек.
- 1) Шигырьне сәнгатьле уку.
- 2) Сүзлек эше.
- аерым саклауга мохтаҗ – здес ь: нуждающиеся в особой защите
- рәсми белешмәлек – официальный справочник
Сорауларга җавап бирегез.
Светофорның кызыл төсе – нәрсәне аңлата?
Ни өчен бу китап “Кызыл китап” дип атала?
Ул нинди мәг ъ нә аңлата?
Кызыл китапка үсемлекләрнең, хайваннарның нинди төрләре кертелгән?
“ Кызыл китап” ның игътибар үзәгендә нинди девиз тора?
Бу китапны кемнәр язган?
Ни өчен автор бу китапның авторы - табигат ь үзе ди?
- Укыгыз, рус теленә тәрҗемә итегез.
- Шомланырлык хәлләр ул:
- соңгы тапкыр очкан кош,
- соңгы тапкыр йөзгән балык,
- соңгы тапкыр сикергән бака,
- соңгы тапкыр чәчәк аткан гөл,
- соңгы тапкыр сулаган җәнлек,
- соңгы тапкыр үскән гөмбә...
- Татарча әйтегез.
- птица, которая летает в последний раз – соңгы тапкыр очучы кош
- рыба, которая плавает в последний раз –
- лягушка, которая прыгает в последний раз –
- цветок, который цветёт в последний раз –
- бабочка, которая летает в последний раз –
- птица, которая дышит в последний раз –
- Табышмаклар иленә сәяхәт.
- Язын шаулый, җәен җиләсләндерә, көзен сыйлый , кышын җылыта. Нәрсә ул? (Урман.)
- Кышын да, җәен дә бертөсле кием кия. (Чыршы, нарат).
- Ап-ак күлмәген кигән,
Күлмәгенә тап тигән.
- Җәй башында җиләгемне
Авыз итәрсез, дигән. (Каен җиләге)
- Нинди агач җилсез дә шаулый? (Усак.)
- Иелә, бөгелә,
- Ак мамыгы түгелә;
- Кара күзе күренә. (Шомырт.)
- Нәрсә соң ул туган ил?
- туган як
- туган ил
- туган төбәк
- туган җир
- туган туфрак
- Әти, әни,әби,бабай
- сеңел, эне
- йорт
- урам
- шәһәр
- авыл
- сулаган һавам
- басып торган җирем
- Баулы
- Татарстан
- Россия
- Нәрсә ул туган ил? –
- Ул синең әтиең, әниең, апаң, энең, сеңлең, әбиең, бабаң. Ул – синең туган, яшәгән йортың, урамың, шәһәрең, авылың. Ул – синең сулаган һаваң, басып йөргән җирең. Безнең барыбыз өчен дә газиз туган илебез – Баулыбыз, Татарстан Республикабыз, Россиябез.
- Безнең туган җиребез нәрсәләргә бай?
- Безнең туган җиребез урманнарга, чишмәләргә, тауларга бай.
- . Диалоглар төзү : “Дару үләннәре”
- “ Чишмәләр”, “Урманнар”
Видеофильм “Баулы”
- “ Туган як”- ял минутлары. (караоке)
- . Укытучы сүзе
- Укытучы: Халкыбыз “Үз илең – Гөлстан”, ди. Әйе, туган илне ярату – иң изге, иң олы хис. Әйдәгез, туган илнең якынлыгы, газизлеге турындагы мәкальләрне искә төшерик:
- Җире - суы бар җирен сөйләр,
- Иле – йорты бар илен сөйләр,
- Иле-йорты юк ниен сөйләр?
- Туган илдәй ил булмас,
- Туган җирдәй җир булмас.
- Туган туфракка баскан эз суынмый.
- Үз илем – үземә алтын.
- Туган илнең әреме дә хуш исле.
- Алтын- көмеш яуган җирдән туган – үскән ил артык.
- Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил.
- Туган илдә яшәмәгән яшәү кадерен белмәс.
- Былбылны алтын читлеккә япсаң да, үз тирәген сагынып сайрар.
- Ачтан үлсәң дә, туган илеңне ташлама.
- Иленнән аерылган –
- Канаты каерылган.
- Һәр гөл үз сабагында чәчәк ата.
Сәнгатьле уку
Минем бабам табигатьне яттан белгән.
Серләшкән ул гөлләр белән –
гөл телендә,
күлләр белән –
күл телендә,
... үз телендә...
Минем бабам табигат ь не яттан белгән.
Сөйләшкән ул җилләр белән –
җил телендә,
... үз телендә ...
Минем бабам табигат ь не яттан белгән.
Аңлашкан ул күкләр белән –
күк телендә,
кош телендә,
... үз телендә ...
- Җир хартиясе турында презента ц ия материалы өстендә эш.
- Тест биремнәре өстендә эш.
- Йомгаклау
- Тест биремнәре:
- 1. Фигыльне нишләмәсеннәр? формасына куеп язып бетерегез.
- чишмәләргә чүп-чар сал------------------------------------
- кошларга таш ат---------------------------------------------
- бөҗәкләрне, балыкларны үтер-----------------------------
- табигатькә зарар китер---------------------------------------
- 2. Фигыл ь ләрне нишләмәс иде? формасына куеп язып бетерегез.
- сулар пычран------------------------------------------------------
- һава агулан---------------------------------------------------------
- балыклар үл----------------------------------------------------
- табигат ь кә зарар китер-------------------------------------
- тереклек ияләре рәнҗе------------------------------------------
- 3. Русча тәрҗемәсен табыгыз .
- Кешеләр эчә торган су - воздух,которым дышат люди.
- Кешеләр сулый торган һава - вода,которую п ьют люди.
- Кешел әр яши торган урыннар.-места,где живут люди.
- 4.Фигыльләрне нишләр өчен? формасына куеп, кыска җаваплар языгыз.
- Һава нишләр өчен кирәк?------------------
- Су нишләр өчен кирәк? ------------------
- 5.Фигыльне нишләмәсеннәр? формасына куеп язып бетерегез.Тәрҗемә итегез.
- чишмәләргә чүп-чар сал------------------------
- -------------------------------------------------------
- бөҗәкләрне,балыкларны үтер--------------------------
- ----------------------------------------------------------------------
- табигат ьк ә зарар китер-----------------------------------
- -----------------------------------------------------------------------
- 6.Фигыльләрне нишләмәс иде? формасына куеп язып бетерегез.Тәрҗемә итегез.
- сулар пычран---------------------------------------------------------
- ---------------------------------------------------------------------------
- һава агулан-------------------------------------------------------------
- ----------------------------------------------------------------------------
- балыклар үл----------------------------------------------------------
- --------------------------------------------------------------------------
- табигат ьк ә зарар китер-------------------------------------------
- --------------------------------------------------------------------------
- тереклек ияләре рәнҗе--------------------------------------------
- ---------------------------------------------------------------------
Дәресне әзерләде –
Татарстан Республикасының
Баулы Муни ц ипал ь белем бирү учре ж дениесе
6 нчы санлы гомуми белем бирү мәктәбенең
югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимова Гөлсем Әхмәдулла кызы
2008 ел