МАОУ “СОШ №21”
Демухаметова Гәүһәр Фаяз кызы
Дәрес: Татар теле. 5 сыйныф.(рус төркеме)
Тема: Табын янында.
Максат: 1.”Табын янында “ тексты өстендә эш. Диалогик ,монологик сөйләм телен үстерү, камилләштерү
2.Укучыларның белем, күнекмәләрен ныгыту, камилләштерү.
3.Саша үрнәгендә тәрбиялелек, әдәплелек, үз-үзеңне тота белүсыйфатлары тәрбияләү.
Җиһазлау. Компьютер, слайдлар, рәсемнәр.Дәреслек.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез, укытучы апа!
- Кәефләрегез ничек? Бер-берегезгә карап елмаегыз һәм бер-берегезгә хәерле көн теләгез!
- Бүген класста кем дежур? Дәрестә кем юк?
- Бүген ничәсе? Хәзер кайсы ел вакыты?.
2. Актуальләштерү.
- Без узган дәрестә нинди тема өйрәндек?(Туган көн)
- Укучылар, без бүген дәрестә “Туган көн ” темасын кабатлыйбыз
Өй эшен тикшерү.
а) рольләргә бүлеп уку
б) сорауларга җавап бирү.
Гүзәл кемнәргә килде?
Ләйсәннең әнисе нәрсә пешергән?
Гүзәлне кая чакырдылар?
Гүзәл әдәпле кызмы?
3. Яңа теманы аңлату.
Укучылар, без бүген туган көн темасын дәвам итәрбез. Без сезнең белән “Табын янында” дигән әсәрне укырбыз.
Слайд 1.- Рәсем буенча эш.
- Укучылар, рәсемгә карагыз әле. Рәсемдә кемнәр сүрәтләнгән?
- Өстәлгә ничек чакыралар?
- Өстәл янында үзенңе ничек тотарга кирәк?
- Өстәл яныннан киткәндә нәрсә әйтергә кирәк?
Слайд 2 - Сүзлек эше.
Укучылар, әсәр белән танышырга җиңелрәк булсын өчен сүзләр белән танышып китик. Сүзләр белән җөмләләр төзеп карыйк.
аннан соң - потом
валчыклар - крошки
башкаларны - остальных
аунап ята иде – валялись
чапылдатып – чавкая
сөйләшә-сөйләшә - разговаривая
сайлап алды – выбрал
хуҗабикә - хозяйка
Әсәр өстендә эш.
- Әйдәгез, укучылар әсәрне укып танышыйк.(укытучы укый, укучылардан чылбырлап укыту)
- Геройлар кемнәр?(Саша, мин)
- Бу хәл кайда була? кунакта)
4. Физкультминут.
5. Ныгыту.
1. Сорауларга җавап бирү.
- Укучылар, сез хикәяне игътибар белән тыңладыгыз. Мин сезгә сораулар бирермен, ә сез җавапларын хикәядән табып, укып күрсәтерсез.
- Саша - кем ул?
- Саша кая барды?
- Саша салатны ничек ашады?Ә ашны?
- Ул итне ничек итеп алды?
- Саша нинди алманы сайлап алды?
- Саша киткәч, өстәл өсте ничек калды?
2. Текстка балалар тагын нинди исем биреп булыр иде?(как еще можно озаглавить текст)
3. Укучылар Сашага характеристика бирик. (Дәреслек буенча эш. 100 бит, 7 күнегү)
Саша - әдәпсез, тәрбиясез, игътибарсыз, комсыз, саран, пычрак малай. Ул үзен генә ярата, үзен кешеләр янында тота белми.
4. Слайд 3. - Биремнәр эшләү.
Как скажете другу о том,
-что он воспитанный мальчик или девочка.
-что он(она) очень внимательная;
-что он(она) очень терпеливый(ая)
-что вам не нравятся жадные, грязные, невоспитанные люди.
6. Йомгаклау.
Дәрескә йомгак. Әдәплелек турында мәкальләр әйтелә,мәгънәләре ачыкланыла.
Үзе әдәпсез-киеме сәдәпсез.
Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.
Адәмне адәм иткән -әдәп.
Комсыз тау кимерсә дә туймас.
-Балалар, без бу дәрестә сезнең белән нәрсәләр эшләдек?
-Укучылар , ничек уйлыйсыз, бу дәрес сезнең өчен файдалы булдымы?
-Ребята, как вы думаете, этот урок был полезным для вас?
7. Өй эше бирү. Сашага нинди киңәшләр бирер идегез.(Какие советы вы бы дали Саше?)
8. Билгеләр кую.