СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Тамырдаш сүзләр

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тамырдаш сүзләрне табарга өйрәнү, сүзләрнең тамырларын дөрес табу һәм, кирәкле кушымча ялгап, ясалма сүз ясау күнекмәләрен булдыру өчен шартлар тудыру. Укучыларның иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерүгә йогынты ясау.

Просмотр содержимого документа
«Тамырдаш сүзләр»

Тема: Тамырдаш сүзләр. (3 нче б сыйныфның татар төркеме)

Максат:

1. Дидактик: тамырдаш сүзләрне табарга өйрәнү, сүзләрнең тамырларын дөрес табу һәм, кирәкле кушымча ялгап, ясалма сүз ясау күнекмәләрен булдыру өчен шартлар тудыру.

2. Үстерелешле: укучыларның иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерүгә йогынты ясау.

3. Тәрбияви: табигатькә мәхәббәт тәрбияләүне дәвам итү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет нәтиҗәләре: Тамырдаш сүзләр турында белешмә алу. Тамырдаш сүзләрне табарга өйрәнү, сүзләрнең тамырларын һәм сүз ясагыч кушымчаларын дөрес билгели белү. Тамырга сүз ясагыч кушымчалар ялгап, тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнү.

Универсаль уку күнекмәләре (УУК)

Шәхси: Укуның мөһимлеген (кирәклеген) аңлау хисе булдыру.

Регулятив: үзләштерелергә кирәк белемнәрне аңлау һәм ачыклау.

Танып – белү: белемнәрне структуралаштыру, нәтиҗә чыгару, аңлап әйтеп бирә белү.

Коммуникатив: сыйныф белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Төп төшенчәләр: Тамырдаш сүзләр, сүз ясагыч кушымчалар, ясалма сүзләр

Җиһазлау: Татар теле: 3нче сыйныф өчен дәреслек. Ф.Ф.Харисов, Г.Р.Шакирова, Р.К. Сәгъдиева, Л.К.Хисмәтова. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты,2013



Дәрес барышы.

I. Оештыру. Максат: укучыларның дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

II. Белемнәрне актуальләштерү. Максат: белем алуга карашларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү

Укучылар өйгә эштән ясалма сүзләрне укыйлар, кайсы тамырлардан нинди ясагыч кушымчалар белән ясалуын аңлаталар. (97 нче күнегү)

Ясалма сүзләр, тамыр һәм сүз ясагыч кушымча турындагы белемнәрне гомумиләштерү

Тамыр – сүзнең төп мәг.-ен белдерә торган кисәк.

Сүзнең бер-бер артлы тамырга ялганып килеп, аңа нинди дә булса мәг-нә өсти торган кисәкләре кушымчалар дип атала.

Тамырга ялганып, сүзнең мәг-ен үзгәртә торган кушымчалар сүз ясагыч кушымчалар була.

Сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә яңа мәг-ле сүзләр - ясалма сүзләр ясала.

III. Уку мәсьәләсен кую Максат: Яңа теманы өйрәнү һәм аңлау өчен этәргеч бирү

Укучылар дәреслектәге агач рәсемен карыйлар, аның ботакларына язылган сүзләрне укыйлар, аларның тамырларын һәм ясагыч кушымчаларын әйтәләр. Бер укучы 100нче күнегүдәге әкиятне укый.

- Укучылар, бу әкияттә нинди сүзләр турында барды?

- Тамырдаш сүзләр турында.

- Димәк, без сезнең белән бүген нәрсә турында өйрәнәбез?

- Тамырдаш сүзләр.

- Тамырдаш сүзләрне аңлау өчен, 57нче биттәге диалогны рольләргә бүлеп укып чыгыйк.

Алга таба шул ук биттәге кагыйдә укыла.

Тамырдаш сүзләр турында белешмә алу

IV. Уку мәсьәләсен чишү

Максат: алган белемнәрне гомумиләштерү һәм уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Рәсем ярдәмендә тамырдаш сүзләр турында кагыйдә кабатлана. Кагыйдәне әйтеп чыгалар. Укучылар бирелгән сүзләр белән тамырдаш сүзләр уйлап әйтәләр. Слайдтагы бирем эшләнә.

Дәреслектән 102 нче күнегү үтәлә. Укучылар бирем белән үзләре танышалар. Бер укучы биремне аңлата. Дәфтәрдә һәм тактада эшлиләр. Сүзнең тамырын һәм кушымчасын шартлы билгеләр белән күрсәтәләр.

Тамырдаш сүзләр уйлап язу. Һәр сүздән 2-3 тамырдаш сүз ясап язалар, шартлы билгеләр белән күрсәтәләр. (балык, сүз, җил)

Ял итү. “Әйе, юк” уены. Укытучы тамыр һәм ясалма сүзләр әйтә. Укучылар тамыр сүз булса утыралар, ясалма булса басалар. Мәсәлән, агач - утыралар, агачлык – басалар. (Сүз, сүзлек, күз, башлы, эшчән, эш, җырла, кыш, язгы һ.б.)

“Кайсы сүз артык?” уены. Һәр баганадан тамырдаш булмаган сүзне билгеләргә. Мультимедиа биремнәрне үтәү (эл.обр.сайтында)

Тамырдаш булмаган сүзләрне тап.

Җилле җиләк җилсез

Суган сусыз сулы

Баллы балык балсыз

Белеем белемле белә

Тамырдаш сүзләрне табарга өйрәнү, сүзләрнең тамырларын дөрес табу һәм, кирәкле кушымча ялгап, ясалма сүз ясау күнекмәләрен булдыру

Тест биремнәре

1) Тамыр сүз астына сыз: эш, эшче, эшчән

2) Тамырдаш булмаган сүзне сайла: а)ташчы б)таш в)ташлык г)ташлар

3) -лык,- лек белән ясалган сүзне сайла: а)озынлык б)балык в)чәйнек г)чиләк

4) Артык сүзне сайла: а)эш б)эшче в)эшләпә г)эшли

5) Тамырдаш сүзләр: а) ике тамырдан ясала б) бер тамырдан ясала в) ике сүздән ясала

Үзләре дөреслеген тикшерә, билге куя.

Үзбәя өчен критерий:

“5” – бөтенесе дөрес.

“4” – бер хатасы бар.

“3” – ике хатасы бар.

“2” - өч яки күбрәк хатасы бар.

V. Эшчәнлеккә рефлексия.

-Бүген без дәрестә нәрсә өйрәндек? Кем үзе өчен яңа белем ала алды? Нинди авырлыклар булды? Укучылар сорауларга җавап бирәләр, нәтиҗә ясыйлар.

Тамырдаш сүзләрне табарга өйрәнү, сүзләрнең тамырларын һәм сүз ясагыч кушымчаларын дөрес билгели белү

VI. Бәяләү. Укучылар үз белемнәрен бәялиләр.

*Мин барысын да аңладым һәм дустыма ярдәм итә алам.(5 ле куела).

*Мин аңладым (“4”ле куела).

*Мин аңладым, тик сорауларым калды (“3” ле куела).

VII. Өйгә эш бирү.

1. Иҗади эш язу. “Безнең вал” турында, тамырдаш сүзләр кулланып, хикәя язарга.

2.Әдәби уку дәреслегеннән тамырдаш сүзләр кергән 2 җөмлә табып язарга.

3. Дәреслектән 101 нче күнегүне язарга.

4