Просмотр содержимого документа
«Татар әдәбиятыннан йомгаклау тесты»
8 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан йомгаклау тесты
1. “Пар ат” шигыренең авторы кем?
а) Габдулла Тукай;
б) Фатих Хөсни
в) Фатих Әмирхан.
2. “Буранда” әсәрендә герой кем янына кайта?
а) сөйгән яры
б) әтисе
в) әнисе
3. “Таһир-Зөһрә” трагедиясенең авторы кем?
а) Шәриф Камал
б) Фәтхи Бурнаш
в) Фатих Әмирхан.
4. Габдулла Тукай ничәнче елда туган?
а)1906 нчы елда
б)1896 елда
в)1886 елда
5. “Бер хәрабәдә” әсәре жанры буенча?
а) әкият
б) повесть
в) хикәя
6. Шәриф Камал кайсы әсәрне язган?
а) “Алмачуар”
б) “Буранда”
в) “Сүнгән йолдызлар”
7. Кайсы шигырь Ф.Кәримнеке түгел?
а) “Ант”
б) ”Газиз әнкәй”
в) “Ана догасы”
8. “Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясенең авторы кем?
а) Миргазыян Юныс
б) Аяз Гыйләҗев
в) Туфан Миңнуллин
9. Сәйриннең әнисе карчыклар мәҗлесе җыйган иде... Кайсы әсәрдән?
а) ”Туган ягым-яшел бишек”
б) “Шәмдәлләрдә генә утлар яна”
в) “Язгы кәрваннар”
10. “Барыбызның да курыкканы буран иде. Бик мәкерле, бик алҗыткыч, бик дәһшәтле була җепшек, кара март бураннары!” Кемнең нинди әсәреннән?
_________________________________________________________________
11.”Сабан туен, язның бу шау-шулы, ыгы-зыгылы һәм шатлыклы якты бәйрәмен, без, малайлар, кар җепшекләнә башлагач ук көтәргә тотына идек.” Кайсы әсәрдән?
__________________________________________________________________
12. Ф. Яруллин язган автобиографик әсәрнең исемен, аның төп героеның исемен яз.
_____________________________________________________________________