Просмотр содержимого документа
«Татар халык бәйрәмнәре»
Татар халык бәйрәмнәре
Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта бара, сабантуйларын үткәрүгә, аларны халыкчанрак,җанлырак итүгә, нәүрүз, нардуган бәйрәмнәрен торгызуга һәм яңартуга, каз өмәләрен һ.б.ны көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш көчәя.
Бәйрәмнәр халык тормышының, культурасының аерылгысыз бер элементы да булып торалар. Халык бәйрәмнәре –шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә, формалаштырырга ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар.
Бәйрәмнәрдә халыкның олысы –кечесе актив катнаша.Һәр буын кешесе бәйрәмдә катнашу тәртибен гадәт, традиция рәвешендә, үзенә сеңдерә.
Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу-танышулар шушы көннәрдә була. Алар анны кайда гына булса да –үз авылына, төбәгенә тартып тора. Халык бер милләт булып оешканда уртак бәйрәмнәр системасы барлыкка килә.
Татар халкының милли бәйрәмнәре милли хисләр формалашуга, аларның культурасын, милли горурлык тәрбияләүгә ярдәм итәләр, шул УК вакытта алар милли хисне канәгатьләндерүдә, гамәлгә ашыруда нәтиҗәле чара да булып тора.
Татарларның бәйрәмнәрен – сабантуйны һәм җыенны җирле авторлардан беренчеләрдән булып Карл Фукс шактый җентекле итеп яза. Бу бәйрәмнәрне тасвирлаганда ул нигездә Казан шәһәре һәм аның тирәләрендә үткәрелгән күзәтүләренә таяна. Фуксның бу хезмәтләре җәмәгатьчелектә татар халык бәйрәмнәре белән кызыксыну уята.