СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Татар халык бәйрәмнәре

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Татар халык бәйрәмнәре»


Кереш

Халык бәйрәмнәре – хезмәт кыйммәтләрен формалаштыруның төп чарасы.

Үз тамырларын белмәүче халыкны тәрбияләү- көчсез! (К.Д.Ушинский)

Проект актуальлеге. Бәйрәмнәр -мәктәпкәчә яшьтәге балалар тормышында якты һәм шатлыклы вакыйгалар ул. Бәйрәмнәрне әзерләү һәм үткәрү балаларны әхлакый тәрбияләүгә хезмәт итә: алар уртак кичерешләр белән бүлешәләр, аларда бердәмлек хисләре тәрбияләнә, патриотик хисләр формалаша. Хәзерге көн стандартлары бездән балаларны патриотик һәм хезмәт тәрбиясе аша үстерүне таләп итә. Үз чыгышымда мин хезмәт тәрбиясе аша патриотик тәрбияне карап үттем. Күз алдында татар халкының хезмәт бәйрәмнәре тотылды.Балалар җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнеп, үзләренең нинди милләт кешеләре булулары, гореф- гадәтләр,бәйрәмнәр турында бик күп яңалыклар беләчәкләр. Бу аларның күзаллауларын киңәйтә, хәтерне үстерә, сүзлек запасын арттыруга ярдәм итә. Халык сәнгате һәм гореф-гадәтләре белән танышу, бәйрәмнәрдә катнашу, аның тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксыну кешене рухи яктан баета, үз халкы өчен горурлык хисе тәрбияли. Баланы милли көнкүрешкә, җыр моңга күмеп, без аңа халык гореф-гадәтләрен үзләштерергә, Ватанга мәхәббәт формалаштырырга ярдәм итәбез. Үз эшемдә мин татар халкының кайсы хезмәт бәйрәмнәре аша үз эшебезнең системасын тормышка ашыру һәм үз эшчәнлегемдә нинди милли уеннар куллануымны карап әйтеп китәсем килә.

Максат: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга хезмәт тәрбиясе бирү аша татар халкының хезмәт бәйрәмнәрен өйрәнү, аларны оештыру.

Бурычлар:

1. Татар милли мәдәниятенә, халык иҗатына, гореф-гадәтләренә, халык уеннарына кызыксыну тәрбияләү.

2. Ата-аналарны тәрбия-белем бирү процессына җәлеп итү. Татар халкының хезмәт бәйрәмнәре, аларның гореф-гадәтләре һәм йолалары белән танышу.

3.Татар халык бәйрәмнәре, гореф- гадәтләре аша туган йортка, гаиләгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

Фаразланган нэтиҗә:

1. Балаларда татар халкының гореф-гадәтләренә карата кызыксыну барлыкка китерү.

2. Өлкәннәр, яшьтәшләр хезмәтенә хөрмәт уяту.

3. Хезмәт сөючәнлек, бердәмлек, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерә белү сыйфатын булдыру.

«Татар халык бәйрәмнәре»

Халкыбызның гореф – гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә, аларны укыту тәрбия эшендә куллануга игътибар арта.

Һәр бәйрәм җырсыз – биюсез, уенсыз үтми. Алардан башка бәйрәмнәрне күз алдына китерү мөмкин булмас иде.

Җыр хәзинәбездә чал тарих авазларында да, бүгенге көннәр дә тирән уелган. Җырларыбызның мәгънә байлыгы, тылсымлы музыкасы халкыбызның тиңдәшсез талант иясе булуын раслый.

Җырларда халкыбызның язмышлары да, ялгышлары да, кайгы – хәсрәте, шатлыклары да чагылдырылган, җыр – кешенең гомерлек юлдашы. Бишек җыры белән башлана hәм соңгы көнгәчә аннан аерылмый.

Халык җырларына халкыбызның гомере иярә. Җыр мирасыбызны туплаучы фольклорчылар хезмәтенә Татарстан хөкүмәте зур бәя – Тукай премиясе бирде.

Кешенең кыйммәтен аңларга, аның хезмәтенә ихтирам белән карарга, шәхеснең көченә һәм акылына ышанырга, хөррияттә генә нык үсешкә ия булуына инанырга өйрәтү бүгенге тәрбия эшенең төп кануны булып тора. Әнә шул таләпне үтәү йөзеннән балалар бакчаларында халык традицияләреннән файдаланып, милли бәйрәмнәребезне үткәрүгә зур әһәмият бирелә.

Балалар бакчаларында үткәрелә торган бәйрәмнәр балаларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.

Ел саен без үзебезнең балалар бакчасында татар халык бәйрәмнәрен үткәрәбез: «Сөмбелә», «Аулак өй», «Каз өмәсе», «Нәүрүз», «Карга боткасы», «Сабантуй». Балалар халкыбызның бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре белән танышалар, яңа җырлар, биюләр, такмаклар өйрәнәләр. Татар халык ашлары, киемнәре белән танышалар. Балалар татар халык уеннарында бик кызыксынып катнашалар. ("Күрсәт әле, үскәнем", "Кәрия Зәкария",   "Ак   калай",   "Гөлбану",  “Күз кысыш”, “ Ачык авыз”, “Унике таяклы”, “Карга карга”)  Халык уеннары физик, эстетик, патриотик тәрбиянең аерылмас өлеше булып тора. Уеннар балаларда дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек, тапкырлык кебек сыйфатлар тәрбияли. Шул уеннарны уйлап чыгарган халыкның үткәненә кызыксыну уята, ихтирам тәрбияли. Алар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Физик активлык, балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү белән беррәттән, нәниләрнең игътибарлылыгын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә дә булышлык итә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Уен ярдәмендә оялчан, үз көченә бикләнгән балаларны да "уятырга" мөмкин.

«Сөмбелә» 21 мартта уздырылучы Нәүрүз бәйрәменең капма – каршы парын тәшкил иткән. Нәүрүз бәйрәме игенчелек циклын  башлап җибәрсә, Сөмбелә бәйрәме аны тәмамлап – йомгаклап куйган. Чөнки бу вакытта инде урып – җыю эшләре һәм уҗымга сөрү төгәлләнә торган булган, ашлык әвеннәргә, кибән – эскертләргә куелган, сугылганы ашлык келәт – амбарларга тутырылган. Сөмбелә бәйрәме үткәрүнең төп максаты татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын искә төшерү, традицияне дәвам итү, ипи кадерен белергә, дуслык хисләрен ныгытырга өндәү, бер-берсенә ихтирамлылык хисе тәрбияләү.

«Аулак өй» бәйрәме төрле вакытта үткәрелә торган бәйрәм, чөнки кызлар әти-әниләре кунакка киткән вакытта кичләрен кызлар белән бергә җыелып үзләре белән кул эшләре алып килеп җырлап, уеннар уйнап,биюләр башкарып күңел ачканнар. «Аулак өй» бәйрәмен үткәргәндә без балалар белән төрле халык уеннарын өйрәнәбез . Мәсәлән: «Йөзек салыш», «Түбәтәй», «Ефәк элдем читәнгә» - бу уенда ике сафка бүленеп бер якта егетләр, бер якта кызлар бер - берсен биергә чакыралар. «Аулакөй» бәйрәмендә татар халык биюләре, җырлары, табышмаклар, мәкальләр, такмаклар кертелә.

Декабрь аенда без «Каз өмәсе» бәйрәмен үткәрәбез. «Каз өмәсе» бәйрәмендә балаларга шундый җырлар өйрәтәбез: «Канат сату», «Каз өмәсе», «Каз канаты» hәм татар халык уеннарын да бу бәйрәмгә кертәбез. «Гармунчыга», «Алтын - капка», «Чума үрдәк – чума каз» уеннарын уйныйбыз. Шулай ук бу бәйрәмдә кызлар “тегеп я казларны чистартканнарын күрсәтәләр, каз каурыйлары белән бию башкаралар. Безнең әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен без бәйрәм аша балаларга аңлатабыз.

«Нәүрүз» бәйрәмендә без балалар белән кышны озатабыз, язны каршы алабыз. Ул 21 нче мартта үткәрелә. Бәйрәмдә без «Нәүрүз» турында җырлыйбыз, «Язгы – әйлән бәйлән» уеннарын өйрәнәбез. «Нәүрүз» - ул яз дигәнне аңлата. Бу бәйрәмнәрнең барысы да зурлар, әзерлек төркемендәге балалар белән үткәрелә. Балалар бәйрәмнәрдә бик теләп һәм яратып катнашалар. «Нәүрүз» бәйрәмендә кыш белән яз үз-ара көч сынашалар, аркан тартышалар,биюдә ярышалар, мәкальләр әйтешәләр.

«Сабантуй» бәйрәмен без мәйданда июнь аенда үткәрәбез. Ул иң кызыклы бәйрәм булып үтә, чөнки балалар төрле уеннар уйныйлар, ярышларда катнашалар (көянтә- чиләк белән су ташу, капчык киеп йөгерү, капчык сугышы, чүлмәк вату, аркан тартышу, йомырка салынган кашык кабып йөгерү), ясалган атларда ат чабышы үткәрәбез. Мәйданда балалар үзләренең яраткан җырларын, биюләрен шигырьләрен башкалар. Бәйрәм үткәрелә торган мәйданыбызны без шарлар, милли бизәкләр белән һ. б., татар халык сөлгеләре белән бизибез.

Шулай итеп, балаларыбыз бу бәйрәмнәрдә катнашып үзләре дә сизмәстән үзара бер- берсе белән аралашалар, үз-үзләрен тоту гадәтләрен үзләштерәләр, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре белән якыннан танышалар.

 Балалар бакчасында  тәрбия белем бирү эше,  уен аша башкарыла.

Мәктәпкә килеп кергән баланың уйный белү осталыгы никадар югары булса, аның укуга әзерлеге дә шулкадәр югары була. Уен аша гына

баланың кузаллавы камилләшә. Уен аша гына бала дөньяны, чынбарлыкны тоя, кабул итә. Уен аша ул чынбарлыкка үз күзлегеннән чыгып үзгәрешләр кертә. Шулай итеп аның интелекты, тоя белү сәлате, мөстәкыйльлеге арта. Сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте бик зур.Сюжетлы-рольле уеннар уйнап үскән балаларга мәсьәлә чишү, хикәя төзү һәм төркемнәрдә эшләү бик җиңел була. Уен вакытында рольләрне бүлеп, дус тату уйнау, бер киңәшкә килә белү  баланың мәктәп тормышын җиңеләйтә.


2