2 сыйныфта татар теле дәресе.
Укытучы:Гомәрова Рузия Тимершаеховна
Тема: Ю хәрефе.Ю хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.
Дәреснең максаты:
1) Ю ю хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен ачыклау, ю хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм язарга өйрәтү;
2) Укучыларның сөйләм телләрен, хәтерләрен, игътибарлылыкларын белемнәрне кулланып, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәсен үстерү;
3) Укучыларда тырышлык, мөстәкыйльлек, әдәп-әхлак сыйфатлары тәрбияләү, парларда дустанә эшләүләренә җирлек булдыру.
Җиһазлау: татар теле дәреслеге, презентация,терәк сүзләр язылган карточкалар.
Планлаштырылган нәтиҗә
Белергә тиеш:
-Ю хәрефен калын әйтелешле сүзләрдә -[йу] , нечкә әйтелешле сүзләрдә [йү ] дип укырга кирәклеген.
Башкара алырга тиеш:
-Ю хәрефе булган сүзләрне дөрес язу һәм уку.
Универсаль уку гамәлләре формалаштыру
Шәхси универсаль уку гамәлләре:
- укуга карата кызыксыну хисе булу,
- укыган шигырьдәге, мәкальләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
Предметара нәтиҗәләр.
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
• Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.
• Эшне планлаштырырга өйрәнү.
• Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
• Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
- Дәреслек белән эш итә белү.
- Укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
• Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
• Парларда, төркемнәрдә эшли белү.
Төп төшенчәләр
Аваз кушылмасы, хәреф, калын сүз, нечкә сүз.
Предметара бәйләнешләр
Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку, сынлы сәнгать
Ресурслар:- төп- өстәмә
Дәреслек: И.Х. Миясарова,К.Ф. Фәйзрахманова“Татар теле”(1 нче кисәк)
Дәрестә түбәндәгеләр эшләнде:
Укучыларның татар телен төрле шартларда куллана алулары предмет буенча компетенцияләрен үстерүгә булышты.
Шәхси һәм метапредмет буенча компетенцияләр булдыру түбәндәге эш төрләре аша башкарылды:
- Шәхси компетенция: укучыларның бер-берсен тыңлап, аңлап, эмоциональ халәттә теманы үзләштерүләрендә күренде.
- Метапредмет компетенцияләр өч төрле юнәлештә башкарылды: регулятив, танып белү һәм коммуникатив.
Танып белү уку күнекмәләрен актуальләштерү этабында укучыларның сорауларга җавап бирүендә, ныгыту этабына килгәндә укучыларның куелган сорауларга тулы һәм төгәл җавап бирүләре күренде,ә коммуникатив уку күнекмәләре татар телен кабатлау этабында укучыларның төркемнәрдә аралашу; дәрестә дөрес, матур итеп җөмләләр төзү; хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашларын яклый белүләрендә; бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килүләрендә күренде.
Регулятив уку күнекмәләрен – алган белемнәрне планлаштырып, нәтиҗәгә ирешү юлларын сайлауда күрдек.
Максатка ирешү өчен түбәндәге эш формалары сайлаган: индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш, парларда эшләү.
Күнегүләр гадидән катлаулыга таба үсә барды. Болай эшләгәндә күнегүләрнең нәтиҗәсе дә күренә, чөнки биремнәр үзара бәйле, аңлаешлы һәм кызыклы, балаларны мавыктырырлык итеп, төрле уен һәм грамматик биремнәр белән чиратлаштырып бирелә. Күнегүләрне уен формасында үткәрү укучыларда кызыксыну уята һәм телне өйрәнүне җиңеләйтә. Бирем эчтәлеге укучыларның ихтыяҗларына да туры килә. Дәрестә кулланылган барлык материал да куелган максатка ирешү һәм балаларны кызыксындыру өчен эшләнә. Дәрес этаплары бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә торалар.
Дәрестә куелган максатларга иреште.