Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре
“Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 18 нче урта гомуми белем
бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Тема: ” Татарстан музейлары”
Эшне башкарды:
Зямилов Айнур Рамил улы
6 нчы сыйныф укучысы
Җитәкче:
Минязева Минзифа Зариф кызы,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Яр Чаллы
2023
Эчтәлек
I. Кереш
Музейлар – хәтер почмагы ...................................................................................3
II. Төп өлеш---------------------------------------------------------------------------------4
Музейлар – тарихыбыз чагылышы.
Чаллыдагы “Тарих һәм туган якны өйрәнү музее”
III. Йомгак
Музейның бүгенге көндәге әһәмияте..................................................................8
IV. Кулланылган әдәбият.....................................................................................
V.Кушымта.............................................................................................................9
Кереш
Музейлар – хәтер почмагы
Безнең тормыш бүген генә барлыкка килмәгән. Аның үткәне, борынгысы, тарихы бар. Газета битләрендә язып, ә телевидение экраннарында еш кына кеше күрмәгән җирләрнең гүзәллеге турында берсеннән-берсе кызыклы тапшырулар күрсәтеп торалар. Безнең Татарстан җирлегендә андый урыннар байтак. Без аларны күреп, тиешенчә бәяләп кенә бетермибез. Тарих битләренә күз салсак, халкыбыз тарихи чыганакларын, милли йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәнлеген күрербез. Әлбәттә, аларны киләчәк буыннарга тапшыруда музейлар зур роль алып торалар.
Мин – Латыпова Ландыш Илдус кызы –18 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфында укыйм. Әлеге эшемдә музейларга тукталырга булдым. Темасы: “Музейлар – патриотик тәрбия үзәге”. Музейларның кеше тормышында тоткан урыннары зур дип уйлыйм, чөнки нәкъ менә музейга килеп кергәч, үзеңне үткәнгә кайткан кебек хис итәсең. Нинди генә музей булмасын, анда кешеләр үзләре өчен яңа, таныш булмаган әйберләр белән очрашалар. Эзләнү эшемдә үзебезнең шәһәребездәге “Тарих һәм туган якны өйрәнү музее” на тукталуны күз алдымда тоттым.
Фәнни-эзләнү эшемнең максатлары:
Татарстан музейлары белән таныштыру.
Әхлак, патриотик тәрбия бирүдә музейларның эшчәнлегенә тукталу.
Татарстан тарихына кызыксынуны көчәйтү, үз халкың белән горурлану хисе тәрбияләү.
Төп өлеш
Музейлар-тарихыбыз чагылышы
Музейлар - кешелек дөньясы, халык, милләт хәтере генә түгел. Алар килгән кешеләрне тәрбияләү, аларга педагогик тәэсир итү чарасы да. Бу тәэсир экскурсовод сөйләве аша да, пленкага язылган текст аша да, экспозиция белән танышучы кешенең мөстәкыйль фикерләве аша да барлыкка килә. Хәзерге заманда компьютерлар һәм информацион технологияләр киң таралуга һәм аларның күп кенә уңай сыйфатлары булуга да карамастан, кешеләрне аның тарихи юлын күрсәткән кыйммәтләрдән, мәдәни байлыклардан читләтәләр, хәтта аералар да. Шуңа күрә музейлар кешеләрнең игътибарын шушы чын кыйммәт һәм байлыкларга юнәлтү, аларны саклау һәм үстерү кирәклеген искәртү чарасы булып торалар.
“Музей” сүзе грек теленнән алынган, рус теленә “храм муз” дип тәрҗемә ителә. Музейларда халыкның тарихы, рухи мирасы саклана.
Музейлар безнең тормышта зур роль уйный. Музей эшчәнлегенең максаты бер, ул да булса, халкыбызның бай тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле камил шәхес итеп тәрбияләү.
Музей – тәрбия учагы. Халыкның, яшь буынның рухи байлыгын саклауда музейларның әһәмияте бик зур. Алар, матди һәм рухи мирасыбыз булу белән беррәттән, укыту–тәрбия эшендә дә зур ярдәм итә. Мәдәниятебезне өйрәнү бүгенге көндә аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки заманча шартларда гореф-гадәтләребез юкка чыгып бара. Ә борынгыдан килгән традицияләребезне саклап калу, өйрәнү фәнни яктан гына түгел, гамәли яктан, халкыбызны эстетик тәрбияләү җәһәтеннән дә мөһим санала.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 400 дән артык музей булуы билгеле.
Игътибарга лаек музейлар:
ТР милли музее ТР дәүләт сынлы сәнгать музее Шәһәр тарихы музее «Хәзинә» галереясе Эрмитаж-Казан үзәге Е. А. Боратынский музее А.М. Горький музее Габдулла Тукайның Әдәби музее Муса Җәлилнең музей- фатиры Шәриф Камал мемориаль фатирында татар әдәбияты тарихы музее Салих Сәйдәшев музее Янка Купала музее (Печищи) Максим Горький музее (Красновидово) В.И. Ленин музее (Казан) | Нәҗип Җиһановның музей-фатиры Каюм Насыйри музее Л. Н. Толстой музее Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы Татарстанның музыка мәдәнияте музее Казан кремле музей-тыюлыгы Казан (Идел буе) федераль университетының этнография музее Камал театры музее Качалов исемендәге театр музее Константин Васильев галереясе Софья Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге |
Шулар арасында милли музей аерым урынны алып тора.
Татарстанның Милли музее 1895 елның 5 апрелендә Казанда ачылган. Музей экспозициясенең нигезендә төбәкнең танылган археологы, тарихчысы, коллекционеры Андрей Федорович Лихачевның шәхси тупланмасы ята. Музей Россия Федерациясе Һәм Татарстан Республикасының архитектура һәм тарихи истәлеге булып саналган Кунак сарае бинасында урнашкан. Әлеге бина 1800-1815 елларда архитектор Ф.Е. Емельянов проекты буенча төзелә һәм 1995 елда, музейның 100 еллык юбилее уңаеннан, архитектор С.А. Козлова тарафыннан төзекләндерелә.
Татарстан Республикасының Милли музее - республикабызның эре гомуммилли кыйммәткә ия булган фәнни-тикшеренү һәм мәдәни оешмасы. Музей коллекцияләрен формалаштыруда Казан университетының А,А. Штукенберг, Н.П. Загоскин, П.И. Кротов, Н.Ф. Высоцкий, Н.Ф. Катанов кебек күренекле галимнәре зур роль уйнаганнар. Шулай ук музей фондларын И.Ф. Лихачёв, Ф.А. Лихачёв, В.И. Заусайлов, О.С. Александрова-Гейнс, Г. Галеев (Баруди), Д.И. Образцов кебек коллекционер һәм меценатлар тулыландырган. Бүгенге көндә музейның 800 мең берәмлектәге фонды төбәк, республика табигате, Идел-Урал, Россия халкының тарихы тематикаларын чагылдыра. Иң кыйммәтле коллекцияләрдән булып түбәндәгеләр санала: А.Ф. Лихачевның Болгар коллекциясе, мисыр һәм антик, алтын тәңкәләр, XVII гасырның борынгы төргәкләре, казан татарларының декоратив-кулланма сәнгате, Г.Р.Державинның мемориаль, тарихи таксидермия истәлекләре коллекцияләре.
1981 елдан алып 2005 елга кадәр милли музей Татарстан Республикасы музейлар берләшмәсенең (80 музей) баш музее булып исәпләнгән. Реформалаштырудан соң музейның Казанда 12 һәм Югары Ослан, Кама Тамагы районнарында берәр филиалы гына кала. Татарстан Республикасының милли музее филиаллары һәм республиканың 400 башка музейларына фәнни-методик үзәк булып санала. Музейда 1939 елдан бирле Галимнәр шурасы, фәнни-методик, экспозицион советлар эшли.
Музей табигать фәннәре, археологик, этнографик, культурологик, тарихи, әдәби, музыка юнәлешләре буенча эшчәнлек алып бара.
«Казан Кремле» (1994) ‑ федераль әһәмияткә ия булган Татарстанның тарихи-мәдәни мирасын чагылдырган музей-тыюлык. 2000 елны Казан кирмәне ЮНЕСКО бөтендөнья мираслары исемлегенә кертелә. Бүген ул өлешчә төзекләндерелгән урта гасыр ныгытмасын хәтерләтә. Кремль территориясендә "Татарларның һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелек тарихы" музей-мемориаль комплексы (2006), Идел буе ислам мәдәнияте музее (2006), "Эрмитаж-Казан" үзәге (2005), Милли сәнгать галереясе (2005), Бөек Ватан сугышы музей-мемориалллары урнашкан (2005).
Музейда патриотик тәрбия юнәлеше
Хәзерге заманда үз илен, туган телен, үз туган ягын яратучы яшьләр азаеп бара. Һәр кеше үзен генә кайгыртып яши. Кайда яши, янәшәдә кемнәр бар, алар нишлиләр – монысы аны борчымый. Яшь буынга “монысы - яхшы, ә монысы - начар” дип кенә бернәрсә дә аңлатып булмый. Алар үз күзләре белән күрергә, анализларга тиештер, мөгаен. Патриотик тәрбия дигәндә мин үзем Туган җирне, Туган илеңне, әти-әниеңне ярату хисе, дип аңлыйм. Мәктәпләрдә тормыш иминлеге нигезләре дәресләре аша укучыларга патриотик тәрбия бирелә. Моның өчен белем учакларында тиешле шартлар тудырылган, укулар үзе үк тәрбиягә юнәлтелгән. Әмма хәзерге буын яшьләрнең Ватанга, өлкән буынга карата карашлары сүлпән диясем килә. Патриотик хис туган туфрак, агач, үлән, чишмә буйларыннан, әти-әниең, гаиләңнән башлана һәм ул бала туган көннән башлап гаиләдә тәрбияләнә. Үзен яраттыра алган ата-ана баласында да туган теленә, туган иленә карата да хөрмәт тәрбияли ала. Бала укырга кергәч, ул мәктәптә дәвам итә.
Туган тел! Туган ил! Бу сузләр эчендә әйтеп бетергесез мәгънә ята. Алар һәрбер кеше тарафыннан зур горурлану белән әйтелә. Туган илеңә, Ватаныңа хезмәт итү, буыннар арасындагы бәйләнеш, үткәндәге батырлыкларның киләчәк белән ялгануы, бүгенге көндә дә безнең иминлегебез өчен кайгырту... Бу сүзләр бүген дә бик актуаль яңгырый. Туган илебезнең иреген көрәшләрдә яклаган бабаларыбызга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм хәрби көчләр, ветераннарга мәңгелек дан җырлана. Алар җиребезне генә түгел, ә Ватаныбыз традицияләрен, бабаларыбыз васыятен, тугрылык һәм югары әхлакый кануннарны саклап калдылар. Халкыбыз Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Әфганстан дәһшәте аша үткәннәргә, кайнар нокталарда булып, зур сынау юлы узганнарга, һәм бүгенге көндә дә солдат хезмәтендә безнең иминлегебез сагында торучыларга ихлас соклана.
Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә музейларны “җанлы тарих” дип йөртәләр. Музейларда балаларны туган илебезне сөюче чын гражданнар итеп тәрбияләүдә булган мөмкинчелекләре искиткеч зур.
Чалыда Тарих һәм туган якны өйрәнү музее.
Тарих һәм туган якны өйрәнү музее (элекке исеме Чаллы шәһәре тарихы музее) – шәһәрдә бердән-бер тарихи-туган якны өйрәнүче профильле музей һәм Татарстан Республикасындагы иң зур музейларның берсе. Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының 135 нче санлы 1972 ел 10 апрель карары нигезендә оештырыла. 1973 елның 17 апрелендә тантаналы рәвештә ачыла. 2005 елда музейга аерым, элекке «Чулпан» кинотеатры бинасы бирелә.
2008 елның 26 апрелендә яңа экспозиция ачыла. 2013 елда музей үзенең 40 еллык юбилеен билгеләп үтә.
2014 елның 17 сентябрендә музейга «Экология һәм табигатьне саклау музее» МАМО исеме бирелә. Яр Чаллы шәһәре тарихы музее Яр Чаллы шәһәре «Тарих һәм туган якны өйрәнү музее» МАМО дип үзгәртелә.
Музей фондларында 50815 берәмлек исәпләнә. Экспозицияләре һәм коллекцияләре:
"Палеонтология. Кама буе хайваннар дөньясы"
"Археология. Идел Болгары"
"Төбәктә яшәүче халыклар этнографиясе"
"Алтын хазинәханә" (нумизматика һәм бизәнү әйберләре җыелмалары)
«Шәһәрнең XIX - XX йөзләрдәге тарихы"
"Чаллылылар Бөек Ватан сугышында, Әфганстан һәм Чечня хәрби конфликтларда"
"ХХ гасырның 50-60 нчы елларында Яр Чаллы. Каманы вакытлыча ябу, Түбән Кама ГЭСын төзү"
"Радио остаханәсе. Яр Чаллыда радио барлыкка килү тарихы"
"КАМАЗ һәм шәһәр: тарих һәм бүгенге көн"
"Экология һәм табигатьне саклау"
Аеруча кыйммәтле һәм кызыклы коллекцияләр:
Нумизматика коллекциясе (5000 якын берәмлек),
Хайваннар һәм кошларның таксидермик скульптуралары коллекциясе (94 данә),
XIX йөз ахыры көмеш тәңкәләре белән бизәлгән чуаш туй киеме,
XIX йөз ахыр – ХХ йөз башы җиһазлары коллекциясе,
XIX йөз сәгате,
ХХ йөз граммофоны,
XVIII-XIX йөзләр хатын-кыз бизәнү әйберләре,
С.И. Хәсәншин бүләк иткән радиоалгычлар коллекциясе (223 берәмлек),
Рәсем һәм графика коллекциясе (300 берәмлек),
Шәһәр һәм КамАЗ белән бәйле билгеләр һәм истәлекле медальләр.
"Чаллылылар Бөек Ватан сугышында, Әфганстан һәм Чечня хәрби конфликтларда"бүлеге аерым игътибарга лаек.
Сугышның беренче көннәрендә Татарстанның йөзләгән егет һәм кызы үз теләкләре белән сугышка китүне сорап, военкоматларга мөрәҗәгать итәләр. 1941 нче елның азакларына үз теләкләре белән сугышка китүчеләрнең саны 14 000гә җитә. Барлыгы Бөек Ватан сугышы фронтларында Татарстанның 600 000нән артык егет һәм кызлары сугыша. Шуларның 340 меңе, ягъни 50%тан артыгы сугыш кырларында үлеп кала.
14,5 мең кеше Чаллы кантоныннан фронтка китә. 8,5 мең кеше Туган ил өчен көрәштә һәлак була. Бөек Ватан сугышы елларында 12 чаллылы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булла, 2 кешегә Дан ордены бирелә,
3000 гә якын кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнә
Сугыш елларында Татарстан территориясендә түбәндәге кушылмалар формалаша:18, 146, 120, 334, 352 укчылар дивизиясе , 91 танк бригадасы.
Иң оста чаңгычылар:Н. Железнов, Н. Панков, К. Коньев, И. Кулаков
1 нче чаңгычылар бригадасы составында Мәскәүгә һәм Карелия фронтына җибәреләләр. 60 тан артык кыз 6 айлык шәфкать туташы курсларын бетергәне билгеле. Шуларның 14 е фронтка китә, шулар арасында Гәрәева, Шабалина, Якуповалар да бар, ә калганнары Тарловка хәрби госпиталендә авыруларга ярдәм күрсәтәләр. Чаллы шәһәренә Мәскәү, Ленинград, Тула, Минск, Могилев һәм башка шәһәрләрдән эвакуацияләнүчеләр килә. Сугыш чорында Чаллы халкы 9 меңнән 13 меңгә кадәр арта, шуларның 3,5 ярымын балалар тәшкил итә. Шәһәр 4 балалар йортын кабул итә.
Советлар Союзы Геройлары:
Кайманов Никита Фадеевич
Маннанов Ильдар Маннанович
Кошаев Николай Михайлови
Николай (Калимулла) Якупович
Кардашенко Юрий Борисович
Курбанов Алексей
(Абдулла) Абдурахманович
Мозжаров Иван Иванович
Соболев Николай Леонтьевич
Фролов Павел Григорьевич
Халиуллин Мисбах Халиуллович
Шарипов
Нурми (Нурмы) Халяфович
Дан Ордены Кавалерлары:
Арусланов
Зиатдин Миндибаевич
Ибрагимов Гариф Ибрагимович
Алар онытылмый, аларның исемнәре һәм батырлыклары укучыларга кабат-кабат сөйләнелә. Яшәү белән үлем янәшә барганда, сугышчылар - яшь, таза, сөеп-сөелеп туймаган ир-егетләр - якыннарын, гаиләләрен, сөйгән ярларын, яңа туган яки әле туарга да өлгермәгән балаларын сагынганнар, алар турында борчылганнар. Туган якларыннан өзелеп хәбәр көткәннәр.
Йомгак
Музейның бүгенге көндәге әһәмияте
Музейларның әһәмияте нидә соң? Бу сорауга җавапны ерактан эзлисе юк. Укучылар музейдагы сугыш һәм эш коралларын, милли киемнәрне, өй җиһазларын, бизәнү-ясану, көнкүреш һ.б. әйберләрне үз күзләре белән күрәләр һәм, куллары белән тотып карап, хәтерләрендә калдыралар, бабаларыбызның, әбиләребезнең тырышлыгына, осталыгына сокланалар. Музей материаллары - укучылар өчен үзе бер хәзинә. Укучылар тарих белән кызыксына икән, димәк, музейларның киләчәге бар!
Халкыбызның рухи мирасын, аның тарихын өйрәнүдә балаларга чын мәгънәсендә әхлак тәрбиясе бирүдә музейлар эшчәнлеге әйтеп бетергесез әһәмияткә ия.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
Замалиева З.А. сост. Народные обряды и праздники татар /НБ РТ;Отв. ред. И.Г.Хадиев.- Казань: Милли китап, 2000.- 42 с.- (В библиотеках республики: Из опыта работы; Вып. 4).-На татар.яз.
Замалиева З.А сост..; Обычаи и праздники татар /НБ РТ: Отв. ред. И.Г.Хадиев.-Казань: Милли китап, 2003.-31 с.- (В библиотеках республики. Из опыта работы; Вып. 2).- На татар.яз.
Саттаров Г.Ф. Мәктәптә туган як ономастикасы. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1984
Саттаров Г. Ф. Татар антропонимикасы.- Казан, 1990
Саттаров Г. Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт.- Казан, 1992.
Солтанбәков Ф. Эш күрсәткән ирне Ил онытмас... Казан: «Матбугат йорты» нәшрияты, 2001.
Вятская губерния. Список населенных мест со сведениями 1859-1873г. -С.Петербург,1876г.2. Хасанов М.Х.. Татар энциклопедия сүзлеге.-Казан,1999.
Мөлекова Ф.Р. Музей – тәрбия учагы. Ачык дәрес. Сентябрь,2010.
Татарстан Республикасының Милли музее
Сынлы Сәнгать музее
Муса Җәлил музее
Габдулла Тукай музее
Яр Чаллыда Тарих һәм туган якны өйрәнү музее