СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Тема : Алмашлык 4 класс.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Тема : Алмашлык 4 класс.»

Тема :Алмашлык 4 класс.

Максат: хезмәттәшлек технологиясе аша алмашлыкның сүз төркеме икәнен, кайсы сүз төркемен алмаштырып килүен, нинди сорау ларга җавап бирүен, нинди җөмлә кисәге булып килүен ачыклау; “Исем”, “Сыйфат”, “Фигыль” "Рәвеш" сүз төркемнәрен танып-белү күнекмәләрен ныгыту; туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, “Исем”, “Сыйфат”, “Фигыль”, "Рәвеш", “Алмашлык”-сүз төркемнәрен белдергән сүзләр, тест, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”.

Дәрес барышы:

I. Психологик уңай халәт тудыру.

Укытучы: Гәүдәләрне туры итеп куеп, дөрес итеп утырыгыз, дәресне башлыйбыз. Балалар, халкыбызның бик мәгънәле бер әйтемен искә төшерик әле.(1 нче слайд) 
“Тел дигән дәрья бар, 
Төбендә энҗе- мәрҗән бар. 
Белгәннәр чумып алыр, 
Белмәгәннәр коры калыр.” 
- Мин дә сезне, белем дәрьясына чумып, андагы хәзинәне табарга чакырам. Барыгыз да әзерме?( “Без хәзинәне табарга әзер”) 

Укытучы: -Балалар, хәзер кайсы ай? ( Февраль)

-Ул нинди ай? Бүген ничәсе?

-Ә 21 февраль нәрсәсе белән истәлекле көн? ( Халыкара туган телләр көне)Ә былгы 2015 ел нинди ел дип атала - Әдәбият елы.

Укытучы: Җир йөзендә яшәгән халыкларның телләре бик күп төрле. Ләкин һәркемнең дә башка телләргә караганда яхшырак белгән, үзенә якын, кадерле бер теле була. Шул телдә аның әти-әнисе, туганнары сөйләшә. Шуңа күрә дә ул телне туган тел-ана теле дип атыйлар. Безнең туган телебез нинди? ( Татар теле)

-Әйдәгез, балалар, без дә бүген, татар теле дәресебезне матур итеп үткәрик әле.

II. Матур язу күнегүләре.

Тактага “ Туган телем- татар теле.” җөмләсе язылган

- Җөмләне укыгыз. Кайсы тартык аваз еш кабатлана? Баш һәм юл Т т хәрефләрен чиратлаштырып языгыз. Мәкальне дә язып куегыз. Нинди хәрефләрнен язылышлыра сезгә ошады, асларына сызыгыз.

III. Актуальләштерү.

Укытучы: -“Грамматик викторина” үткәреп алабыз. Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез, тиз генә, озак уйлап тормыйча, бер сүз белән генә җавап бирегез:

-Предметны белдергән сүз нәрсә дип атала? (Исем)

-Предметның эшен белдергән сүз нәрсә дип атала? (Фигыль)

-Предметның билгесен белдергән сүз нәрсә дип атала? (Сыйфат)

- Эш яки хәлнен билгесен, ничек үтәлүенбелдергән сүз нәрсә дип атала?(рәвеш)

-Исем, сыйфат, фигыль рәвешне нәрсә дип атыйбыз? (Сүз төркемнәре)

IV. Яңа тема өстендә эш.

Аерым карточкалардагы сүзләр тактага беркетелгән: ул, йөзә, матур, китап, мәктәп, тиз, сибә, син, Айрат, без, ярата, кинәт, сез, нәни, мин,җылыта, алар, бүген.

Укытучы:-Сүзләрне укыгыз. Бу сүзләрне нишләтеп була? Нинди бирем уйлар идегез?

Укучылар:-Сүзләрне төркемнәргә аерып була.

Укытучы:-Бергәләп уен уйнап алыйк әле. Ул уен “Сүзләрне төркемнәргә аер” дип атала.

Менә “Исем”, “Сыйфат”, “Фигыль” "Рәвеш"-сүзләрне аерып сүз төркемнәреастына тезәбез ( Мин, без, син, сез, ул, алар сүзләрен бер баганага да кертеп булмый )

-Ни өчен? (Исем кебек кем ?соравына җавап бирәләр, ләкин предметны күрсәтә, исемен белдерми)

-Димәк, аерым баганага тезәбез

Исем бирү.

-Бу сүзләр төркеменә нинди исем бирербез?

-Әйдәгез, бергәләп исем эзлик.

Ирек һәм Айрат – дуслар. Алар бер йортта яшиләр, бергә укыйлар. Рөстәм икенче сыйныфта укый. Ул мәктәпкә һәр көн иртә бара. Жөмләләрне укыту. Калын хәрефләр белән басылган сүзләр кайсы сүзләрне алмаштырып килгән : Алар- Ирек һәм Айрат, ул - Рөстәм.

Нәтиҗә: алар җөмләдә исемнәрне алмаштырып киләләр. Димәк, бу сүз төркемнәрен “алмашлык”дип атарга була.

( “Алмашлык” дип исемен язып куялар)

-Димәк, без бүген дәрестә тагын бер яңа сүз төркеме белән танышырбыз. Дәресебезнең темасы нинди булыр? (Алмашлык)

-Алмашлык сүзенең төзелешен тикшерәбез. 
-Ничә иҗектән тора? (өч иҗек, ал- маш- лык) 
-Ничә мәгънәле кисәктән тора? (тамыр+ кушымча) 
-Тамыры -алмаш, кушымчасы-лык.Бу нинди сүз?(ясалма) 

Алмашлык сүзендәге хәрефләрдән яна сүзләр төзеп алык. (ал,алма, ашамлык,ашлык, ак, алмаш, алка)

Физкультминут.

Күзләргә гимнастика.



Алмашлык.

План.

1. Нәрсә ул алмашлык?

2.Алмашлык кайсы сүз төркемен алмаштыра?

3. Нинди сорауларга җавап бирә?

4 Җөмләнең кайсы кисәге булып килә?

Укытучы:

-1 һәм 2нче сорауга җавап бирдек инде: нәрсә-ул алмашлык? Алмашлык кайсы сүз төркемен алмаштыра?

-139 биттәге кагыйдәне укып китик, дөрес фикер йөрттек микән? Тикшереп карыйк. (кагыйдәне укыйлар)

-Ни өчен зат алмашлыклары микән? Зат сүзе нәрсәне аңлата икән?

Сүзлек өстендә эш:“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”- бит- зат сүзенең аңлатмасын укыйлар.

VI. Дәресне дәвам итү

Мин дүртенче сыйныфта укыйм. (ия)

Болытлар аларга су сипте . (иярчен кисәк)

Нәтиҗә : алмашлык җөмләдә ия һәм иярчен кисәк булып килергә мөмкин.

VII. Ныгыту.

1. Китап белән эш: 241 нче күнегү. Соруларга бер сүз белән генә жавап бирү.

Шигырь сөйләү.

Укучылар,Ш.Галиев кем ул?(Балалар шагыйре, шаян шигырьләр яза.) 
--Нинди шигырьләрен укыдык?(“Бусы хәрби сер”,”Кар бабай”, “Кышкы тынлык”) 
- Юлай сезгэ Ш. Галиевнын “Мин” шигырен сөйли.

- Нинди алмашлык күп кабатланган? (Мин) 
- Мин алмашлыгы нинди алмашлык? (Iзат-сөйләүче) 
-Сөйләмдә мин сүзен еш кабатласаң, кем булырбыз? (мактанчык) 
Нәтиҗә. Сөйләмдә бер үк сүз еш кабатланса, сөйләм җыйнак, матур булмас.Күп мактанма, көлкегә калырсын,- ди халык. Акыллы сүзен мин дип башламый.


2. Күп нокталар урынына тиешле зат алмашлыкларын куеп язырга.

Жөмләләр төзеп языгыз.

  • ... тыңлыйсың;

  • ... язабыз;

  • ... сатып алды;

  • ... тәрҗемә итәм;

  • ... йөгерәсез;

  • ... кабатлыйлар

Физкультмнутка.

Мин(укучы ике кулының да баш бармагы белән үзенә күрсәтә.) 
Син (имән бармаклары белән як-якка күрсәтә.) 
Ул (ике кулын сузып, алга күрсәтә.) 
Бердәм бул! (ике кулын югары күтәреп, өстән аска таба түгәрәк ясый.) 
Без, сез, алар- бердәм, дус балалар! (Шул ук хәрәкәтләр ясап) 


Җәй көне

эссе һавада

Мин суда коенам,

йөзәм,

Чәчрәтәм, уйныйм,

чумам

Башым белән суны сөзәм


VIII. Төркемнәрдә эш; III затта бирелгән алмашлыкларны I затка куеп укыгыз

1 төркемгә Менә ул сагынып көткән җәйге каникуллар да якыная. Тиздән аның имтихан тапшырасы көннәре дә килеп җитәр. Ул бик тырышып әзерләнә, күп укый һәм яза.

II затка куеп укыгыз

2 төркемгә Җәйге ялда ул авылда дәү әнисе һәм дәү әтисе янына кунакка кайтыр. Алар аны бик сагынганнар. Ул аларга төрле эшләрдә булышыр, дуслары белән җиләккә йөрер, су коеныр. Дәү әнисе аны тәмле ризыклар белән сыйлар.


IX. Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-Барлык сорауларга да җавап биреп бетердек. Бүген дәрестә алмашлык турында сез нәрсә белдегез?

Тест эшләп алыйк.

1. Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәт.

В) предметны белдерә.

Г) предметның эшен, хәрәкәтен белдерә.

Д) исемне алмаштырып килә.

2. Алмашлык нинди сорауларга җавап бирә?

Ө) Кем? Нәрсә?

П) Нинди? Кайсы?

Р) Нишли? Нишләде?

3. Дөрес җөмләне сайлап ал.

Ө) Алмашлык-сүзнең өлеше.

П) Алмашлык-җөмлә кисәге.

Р) Алмашлык-сүз төркеме.

4. Алмашлык җөмләнең кайсы кисәге булып килә?

Г) Ия.

Д) Хәбәр.

Е) Ия яки иярчен кисәк.

5. Кайсы рәттә алмашлыклар язылган?

П) Өстәл, кеше, Алсу.

Б) Өрә, бии, казый, җырлый.

С)Мин, син, ул, безгә.

Хәрефләрдән нинди сүз килеп чыкты? ДӨРЕС.

 
XI.Йомгаклау.  1.Укучылар хезмәтен бәяләү. 
-Укучылар, бүген күп эшләдегез. -Ә хәзинәне таба алдыгызмы? (Ул алмашлык, исемне алмаштыра, мин,син, ул,без,сез,алар- зат алмашлыклары.) 
- Алган белемнәрне кайда куллана алырбыз?(Сөйләм төзегәндә.) 
- Дәрестә сезнең нәрсә яхшы, ә нәрсә авыррак килеп чыкты? 
- Тагын нәрсә өстендә эшләргә кирәк булыр? Билгеләр кую.
2. Өйгә эш.  3 вариантта өй эше хәзерләнә, укучылар үзләре сайлап алалар. 
1в.- Текстны, зат алмашлыкларын табып, күчереп язарга, санын, затын билгеләргә. 237нче күнегү, 140 нчы бит. 
2в.-  Әдәби әсәрләрдән зат алмашлыклары булган җөмләләр табып язарга.(Җөмләнең нинди әсәрдән алынганлыгын һәм авторын күрсәтергә.) 3-4 җөмлә.
3в.- "Туган тел үзем өчен,

Башка тел көнем өчен." инша язып килергә.



1 төркемгә

III затта бирелгән алмашлыкларны Iзатка куеп укыгыз.

Менә ул сагынып көткән җәйге каникуллар да якыная. Тиздән аның имтихан тапшырасы көннәре дә килеп җитәр. Ул бик тырышып әзерләнә, күп укый һәм яза.




2 төркемгә


III затта бирелгән алмашлыкларны II затка куеп укыгыз.

Җәйге ялда ул авылда дәү әнисе һәм дәү әтисе янына кунакка кайтыр. Алар аны бик сагынганнар. Ул аларга төрле эшләрдә булышыр, дуслары белән җиләккә йөрер, су коеныр. Дәү әнисе аны тәмле ризыклар белән сыйлар.



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!