СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Туган тел" өчен мастер класс

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

"Туган тел" конкурсына тупланган материал.

Просмотр содержимого документа
«"Туган тел" өчен мастер класс»



Хөрмәтле кунаклар, коллегалар, хәерле көн!

Җир йөзендә 6000 тел бар дип исәпләнелә .

“Тел - халык күңеленең кыңгыравы,

Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый “

Ф.Яруллин

Түбәндәге слайд бирелә. Монда гөл рәсемнәре куелган.

Бирем: туган телне шушы гөл белән чагыштырып булыр идеме?

Җавап: әлбәттә, чөнки гөл дә, туган тел дә яклауга мохтаҗ , карап торырга кирәк.

Гомуми нәтиҗә: әйе, туган телебезне яшәтер өчен аңа яңа сулыш өрергә кирәк.

Туган тел ул-

Бездән соң да

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел

Дәрдмәнд

Бирем: бу хис шагыйрьләрнең дә күңелләрендә тынгы бирми һәм шигырь туарга бер этәргеч була. Түбәндәге слайдта кемнең портретын күрәсез?

Җавап: Габдулла Тукай.

Бирем: Г.Тукайның “Туган тел” турында нинди мәгълүматлар ишеткәнебез бар?

Җавап: бу шигырь 100 ләп телгә тәрҗемә ителгән.

Бирем: ни өчен?

Җавап: һәркем өчен туган теле якын, кадерле һәм һәр кеше бу шигырьне сөйләгәндә үз туган телен күңелендә саклап сөйли. Бу сүзләрне һәр халык үзенеке итеп кабул иткән.

Лексик уен бирелә.

Бирем: шушы ребуска карап, галимнең сүзләрен уйлап әйтеп булыр

“Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел”

Җавап: әйе, телебез безнең өчен бик тә кадерле.

Бирем: безгә “Яңа гасыр” каналыннан кунаклар килеп җиткән. Н.Нәҗминең шигырь юлларын укыгач, аларның тел өчен борчылуларын тойдык.

Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине.

Дөньяда күп нәрсә күрдең,

Әй мөкатдәс татар теле,

Әй син батыр татар теле.

  • Ә хәзер телебезне саклап калу өчен корылма төзибез.

  1. Без гаиләдә саф ана телебездә сөйләшергә тиешбез.

  2. Тәрбияви тапшыруларны татарча карыйбыз

  3. Мәктәптә барлык фәннәрне татарча укыйбыз

  4. Татарча газета- журналларга язылабыз һ.б.

Җавап: әйе, безнең корылма әзер. Бу очракта без телебезне саклап кала алабыз.



4 нче слайд

Бирем: шушы нык корылмалар ярдәмендә Х.Туфанның тел турында әйтелгән сүзләрен җыябыз.

И минем җандай кадерле,

И җылы, тере телем.

Укытучы: без шушы битләрдән “Туган телем- иркә гөлем” дигән темага китап төзедек. Шушы китапның да киләчәге булырга тиеш. Икенче дәрестә без туган тел турындагы мәкальләрне тупларбыз.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!