Просмотр содержимого документа
«Укучыларның сөйләм телен үстерү»
Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Советлар Союзы Герое Шафранов Петр Григорьевич исемендәге
Зур Фролово төп гомуми белем мәктәбе
ДӘРЕСЛӘРДӘ ҺӘМ СЫЙНЫФТАН ТЫШ ЧАРАЛАРДА УКУЧЫЛАРНЫҢ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ
- Максатым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру, барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү. Минем фикеремчә, татар теле һәм әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү.
Яңа методик алымнар
Урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, дәрес-КВН, дәрес-очрашу, дәрес-сәяхәт, уен - дәрес, практикум - дәресләрне отышлы дип тапсам, югары сыйныф укучылары өчен дәрес-дискуссия, конференция, семинарлар үткәрүне югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы дип саныйм. Проект яклау дәресләре һ.б. үткәрәм.
Кроссвордлар, ребуслар чишү, тестлар эшләү укучыларның яраткан эше .
Компьютер технологиясен куллану эшне күпкә җиңеләйтә.
Укучыларны төрле бәйгеләргә әзерләүгә зур игътибар бирәм. Шигырьләр дә язабыз .
Укучылар белән төрле акция һәм проектларда катнашабыз.
Фәнни-гамәли конференцияләрдә көчебезне сыныйбыз.
Укучым Ханмурзина Нәфисә татар теленнән үткәрелгән район олимпиадасында Җиңүче булды .
“ Кайда хаклык, кайда дөреслек?” комедиясен сәхнәләштердек
“ Ният -2016” да “Иң яхшы дуэт” номинациясендә җиңделәр
“ Ул кабызган утлар балкышы” бәйгесендә катнаштык һәм җиңүгә ирештек.
Төрле бәйгедә уңышка ирешүчеләрем байтак.
Халыкара бәйгеләрдә дә көчләрен сынап караучылар бар.
Төрле бәйгеләрдә катнашабыз
- “ Созвездие-йолдызлык”;
- Конференция “Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар”;
- Республикакүләм “Дулкыннар” конкурсы
- “ Ният” конкурсы;
- Г.Тукай исемендәге Халыкара шигырь уку бәйгесе
- I республикакүләм фәнни-гамәли конференция “Кояшлы ил”;
- “ Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе;
- “ Камаев” укулары
- “ Мин татарча сөйләшәм” акциясе
Уртак җимешләрне җыентыкларда күрү үзе бер куаныч.
Материаллар шәхси интернет-сайтка куела
“ Тьюторлык эшчәнлеге” белән идарә итәм
Алынган дипломнар – укытучы һәм укучының бердәм тырышлыгы нәтиҗәсе
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!