СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Урок нравственности

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Урок нравственности»

Бүген әхлак проблемаларына аерым игътибар ителгән заманда балаларга ныклы әхлакый тәрбия бирүдә, шәхес итеп тәрбияләүдә мәгърифәтче-педагог Ризаэтдин Фәхретдиннең рухи мирасы һәр укытучы өчен бәяләп бетермәслек хәзинә.





Әхлак дәресе: “Кешенең биш асылы”

Максат : Укучыларда ата – аналарны , өлкәннәрне хөрмәт итү, аларга игелекле , мәрхәмәтле, игътибарлы , ихтирамлы булу хисе тәрбияләү; туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм әдәбе күнекмәләре формалаштыру, телдән сөйләмне сафландыру.

Җиһазлау : проектор, экран, китаплар.
Дәрес барышы.

Укытучы: Ислам дине өйрәткәнчә, кеше туганда ук саф мөселман булып — югары әхлакка, олы мәрхәмәткә ия булып дөньяга туа. Саф күңелле, фәрештәдәй бала үсә. Һәм тирә-ягындагы җәмгыять тормышының яхшы һәм бозык якларын үзенә сеңдерә башлый. Кече яшьтән балага яхшы эшнең савап, яман эшнең гөнаһ булуын аңлатырга кирәк. Риза Фәхретдин бар гомерен яхшылык, белем, мәгърифәт, дин өчен көрәшкә багышлый. Мәгърифәтче-галим “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас,” – дип яза. Шуңа күрә балаларны кече яшьтән ныклы тәрбия бирү һәм гүзәл холык формалаштыру бик зарур. Һәр халыкның, шул исәптән татар халкының да иң изге, һәрвакыт нык ымсындырып торган хыялы – һәрьяклап камил шәхес тәрбияләү. Тарихи үсеш дәвамында халыкның хәтер сандыгында шәхес тәрбияләү белән бәйле карашлары, фикерләре, ысуллары тупланып килгән, һәм бу рухи хәзинә, өзлексез камилләшә барып буыннан-буынга тапшырылган. «Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс. Мондый тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр», – дип яза ул.

Синең 5 асылың (Мифтахетдин Акмулла)

1 укучы. Кеше өчен иң әвәле - намус, дигән,

Намусыңны сатып, итмә табыш, дигән.

Байлык өчен илен - көнен саткан кеше

Ике дөнья өчен дә ул - явыз, дигән.


2 укучы. Икенче иң кыйммәтлесе - гакыл, дигән,

Гакылсызда тәүфыйк ягы такыр, дигән

Гакылсызда намус та юк, иман да юк,

Ялганга ант итеп барып сатар, дигән.

3 укучы. Өченче иң кыйммәтлесе - әдәп, дигән;

Әдәп - көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән;

Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк,

Кеше исеме күтәрүче гаҗәп, дигән.

4-укучы. Дүртенчесе иң кыйммәтлесе - күңел, дигән,

Күңеле бозык кеше - кеше түгел, дигән,

Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы

Яшәмә дә, үлеп җиргә күмел, дигән.


5-укучы. Бишенчесе иң кыйммәтлесе - сабыр, дигән,

Сабыр кеше зур бәхетләр табар, дигән,

Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу

Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.

Укытучы: Намус сүзен сез ничек аңлыйсыз?

( Намуслы кеше - ул хәйлә, ялган белән пычранмаган кеше. Намуслы кеше ул туры сүзле, кыю кеше була. Ул дуслыкның кадерен белә. Намуслы кеше әти - әнисен, әби - бабасын хөрмәт итә. Аларнын хезмәтенең кадерен белә, һәрвакыт булышырга тырыша)

Укытучы: Намус турында нинди мәкальләр беләсез? (Намусыңны яшьтән сакла”, “Вөҗданы пакь-йөзе ак”)



Укытучы: Нәрсә соң ул акыл? (Кешенең уйлап, фикер йөртү сәләте, аңлылык дәрәҗәсе. Кеше шул акылдан дөрес файдалана белергә тиеш. Кешенең акылы арту белән бергә әдәбе, тыйнаклыгы, фикере арта, андый кеше кыланулардан, яман эшләрдән читләшә һәм яхшылыклар гына кыла.

Укытучы: Акыл турында нинди мәкальләр беләсез?(“Алтының белән мактанма, акылың белән мактан”, “Акчаңны югалтсаң да, акылыңны югалтма”, “Акыллы хезмәтенә таяныр, ахмак өметенә”, Акыллы сүзен “мин” дип башламый.)



Укытучы: Мөселман булган кеше өчен иң мөһим нәрсәләрдән берсе - әдәп. Әдәпле булуны сез ничек аңлыйсыз?

(Әдәпле кеше башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәр, кечкенәләргә ярдәм итәр, кешеләргә рәхим - шәфкать күрсәтер. Ул ялгышлык эшләсә, кешеләрдән оялыр, йөзе кызарыр, аны вөҗданы газаплар.)

Укытучы: Ризаэтдин Фәхретдин “”Әдәп нигезендәге мөгамәлә аркасында иң авыр максатларга да ирешелер, бикле ишекләр ачылыр, йомшак сүзләр күңелләрне рәхәтләндерер, ихлас сүзләр зур бүләкләрдән артык шатлык китерер. Шуның өчен кем генә булсагыз да, адәм балалары белән әдәпле мөгамәлә кылыгыз. Кешеләрдән күркәм мөгамәлә күрергә өметләнсәгез үзегез дә аларга яхшы мөгамәләдә булыгыз, алардан хөрмәт күрәсегез килсә, үзегез дә аңа хөрмәт күрсәтегез”-дип яза. Ә хәзер Равил Низамовның “Әдәпле кеше нинди була?” хикәясен укып китик әле.(Хикәя экранда яктыртыла. Укучы укый.) Укытучы: Әдәпле кешеләргә хас нинди сыйфатлар турында укыдык? (Фикер алышу)

Укытучы: Әдәп турында нинди мәкальләр беләсез? (“Адәмне адәм иткән – әдәп”, “Әдәпленең күлмәге сәдәпле , үзе матур гадәтле”, “Тыйнакның кулы эшләр,мактанчыкның теле эшләр”, “Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт”.)

Укытучы: Сабырлык - дин һәм кешелек тарафыннан мактала торган күркәм холыкларның берсе. . “Сабыр төбе –сары алтын “- ди халык мәкале. Сез сабырлыкны ничек аңлыйсыз? (Ул түземле булуны, авырлыклар килгәндә үзебез белән идарә итә алуны, ямьсез сүзләр әйтүдән һәм начар гамәлләр кылудан үзебезне тыеп кала алуны аңлата. Уйлап җиткермичә, кызулык белән эш итәргә ярамый. Начар эшләрдән үзеңне тыеп кала алу - сабырлыкның иң зурысы. )

Укытучы: Сабырлык турында нинди мәкальләр беләсез?(“Сабыр иткән морадына җиткән” , “Түзгән тимерне дә өзгән”, “)

Укытучы: Күңел сүзен ничек аңлыйсыз? Киң күңелле кеше нинди була? (Күңеле чиста кеше мәрхәмәтле була. Ул кешеләргә бары яхшылык кына тели. Һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә тырыша. Каты күңелле, башкаларга начарлык Һәм газап кылучылар беркайчан да бәхетле була алмаячак, аларның эшләгән яманлыклары үзләренә икенче яктан начарлык булып әйләнеп кайта)

Укытучы: Күңел турында нинди мәкальләр беләсез?(“Күңел күрке-сүз”, “Туры күңелле кеше яшеннән курыкмас”)

Укытучы: Ә намус сүзен сез ничек аңлыйсыз?

( Намуслы кеше - ул хәйлә, ялган белән пычранмаган кеше. Намуслы кеше ул туры сүзле, кыю кеше була. Ул дуслыкның кадерен белә. Намуслы кеше әти - әнисен, әби - бабасын хөрмәт итә. Аларнын хезмәтенең кадерен белә, һәрвакыт булышырга тырыша)

Укытучы: Намус турында нинди мәкальләр беләсез? (Намусыңны яшьтән сакла”, “Вөҗданы пакь-йөзе ак”)

Укытучы: Гадел, саф күңелле, намуслы, эчкерсез,сабыр булу - әдәпле кешене бизи торган сыйфатлар. Кеше шушы сыйфатларны үзенә юлдаш итеп алса, ул бәхет табачак.

Хәзер менә бу хикәятне укып китик әле. Укучы укый.

Бервакыт бик бай һәм күренекле сәүдәгәр мәҗлес җыйган. Кунакларның берсе хуҗага болай дигән: “Синең колыңның тапкыр һәм үткен телле кеше икәнен бөтен шәһәр белә. Син аны базарга җибәреп кайтар әле, дөньядагы иң гүзәл нәрсәне алып кайтсын”.
Хуҗа Эзопны чакырткан.
“Ишетәсеңме, Эзоп ? Менә сиңа акча, базарга бар һәм дөньядагы иң гүзәл нәрсәне сатып алып кайт”.
Кол китә һәм өсте салфетка белән ябылган поднос алып килә. Салфетканы күтәреп карасалар, анда тел ята.
“Эзоп,син тел алып кайткансың ләбаса!”. “Бу дөньяда иң гүзәл нәрсә түгелмени? Тел белән без иркәләү, тугрылыклы булу һәм сөюсүзләре әйтәбез. Тел белән тынычлык урнашуны белдерәбез, тел белән без “ирек” сүзен әйтәбез”.
Бераздан кунакларның икенчесе хуҗага болай ди:” Синең колың кабат базарга барсын һәм дөньяда иң коточкыч нәрсәне алып кайтсын”.
Эзоп шул ук поднос белән кире әйләнеп кайта. Салфетка астында тел ята. “Эзоп син тагын тел алып кайткансың ләбаса!”
“ Ул коточкыч нәрсә түгелмени? Тел белән без нәфрәт сүзләрен әйтәбез. Тел белән без сугыш игълан итәбез. Тел белән без “кол” сүзен әйтәбез”.. Укытучы: Күрәсез тел белән яхшылыкны да, яманлыкны да эшләп була. “Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел” –ди халык мәкале. Яхшы сүз - җан азыгы, яман сүз баш казыгы – дигәннәр. Бер - беребезгә авыр сүзләр әйтеп, күңелне яраламыйк. Бу дөньяда яшәүче һәркем ягымлы сүз көтә. Үзенә карата кайгыртучанлык, кадер - хөрмәт, игътибарлы мөнәсәбәт өмет итә. Шуңа күрә тормышыбыз нык булсын өчен һәрберегез әти - әни, әби - бабай, туганнарыгызны, дусларыгызны тәмле телегез, изге гамәлләрегез, яхшы укуыгыз, кайгыртучан карашыгыз белән дә кадерләгез. Бер укучы Фәнис Яруллинның “Мәрхәмәт” шигырен укып китә.

Ә хәзер малайлар һәм кызлар командасына бүленәбез.

1- бирем. Һәр команда матур сүзләр яза(әниләрегез сезгә ничек дәшә?). Кайсы команда күбрәк яза, аңа балл кубрәк куела.

2- бирем. Кисмә хәрефләрдән татар халык мәкале җыярга. (Бер яхшы сүз мең бәладән коткара)

3- бирем. Сүз турында кем күбрәк мәкаль һәм әйтемнәр белә?.(язып бирәсе)

4- бирем. Бирелгән сүзләрне кертеп шигырь чыгарырга. Сүзләр –гаделлек, сабырлык, гадәт)

5-бирем. “Яхшы сүз” турында кем күпме шигырь белә?

Ярышка йомгак ясала.

Дәрес «Туган тел» җырын башкару белән тәмамлана.







Кулланылган материал: Көч һәм рухтамырлары. Р.З.Биктимерова.

Фәнис Яруллин шигырьләре, интернет ресурслар.