СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Урок родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Урок родного (татарского) языка в 1 классе»

22 нче дәрес Татар теле (әлифба)

Тема. Баш Н хәрефен язу. “Торна һәм төлке”әкияте

Максат: Укучыларны баш Н хәрефен дөрес язарга өйрәтү шул хәреф кергән сүзләрне язуны ныгыту, күчереп язу күнекмәсе остендә эшләү,җөмлә чикләрен табу, билгеләү, сөйләм телен үстерү өстендә эшне дәвам итү,милли-төбәк компонентын кулланып укучылардан туган якка һәм аның кешеләренә мәхәбәт тәрбияләү.

УУЭ: Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау. 
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү

Төп төшенчәләр: сузык авазлар, сузык аваз хәрефләре, калын сузыклар, нечкэ сузыклар .

Предметара бәйләнеш: татар теле, уку, әйләнә - тирә дөнья.

Җиһаз: С.Г. Вагыйзов “Матур язу дәресләре”, Язарга өйрәнү дәфтәре; язмача баш Н хәрефе, слайдлар (әкияткә карата иллюстрацияләр).

Дәрес барышы

1. Оештыру өлеше. Уңай психолог халәт тудыру.

-Хәерле иртә балалар. Буген бездәязу дәресе. Бу дәрестә мин сезнең барыгызга да сәламәтлек, күтәренке кәеф һәм уңышлар телим.

2. Актуальләштерү.

Табышмаклар әйтү.

а) Чыршы кебек ел әйләнәсенә яшел тора (нарат)

б) Кояштан чыга, җиргә таба йөгерә(нур)

в) Җөмлә ахырында куела (нокта)

г) Мөгезе танавында булган Африка җанвары (носорог)

(Табышмакларның җавапларын слайдта күрсәтү)

Нарат, нур, нокта (һәр укучыдан бер сүз) тактага яздыру. Юл н хәрефенең язылу урыннарын күрсәтү. (сүз уртасында, сүз ахырында, сүз башында языла ).

3. Яңа теманы анлату.

1) – Узган дәрестә без сезнең белән юл н хәрефен яздык. Тагын аның нинди хәрефе дә була әле?

- Баш Н хәрефе

-Әйе,балалар, баш Н хәрефе була. Ул кайда языла?

- Җөмлә башында, кеше исемнәрендә, авыл исемнәрендә.

- Язмача Н хәрефе без язган нинди хәрефләр белән охшаш?( алфавиттан табу, күрсәтү).

2)Тактага баш Н хәрефен язып күрсәтү.

3)Тылсымлы ручкалар белән һавада язу.

4)Күзне йомып яэып карау.

5)Тактада һәр укучы бер баш Н хәрефен язып күрсәтә.(Хаталарны табу ,төзәтү).

- Ә хәзер матур итеп утырабыз. Дәфтәрләрне ачабыз. Дөрес утыруны тикшерәбез. Үрнәк буенча баш Н хәрефен язабыз. ( Дәфтәрләрдә баш Н хәрефен язу).

- Без сезнен белән баш хәрефнең кеше исемнәрендә язылуын әйтеп киттек. Ә менә сезнең якыннарыгыз,туганнарыгыз арасында Н хәрефенә башланган исемле кешеләр юкмы?

4. Баш Н хәрефен язаргы өйрәнү.

- Дәфтәрләрне ачыйк та анда язылган җөмләне укыйк.(Дәфтәрләрне ачалар, җөмләне укыйлар).

- Монда ничә җөмлә бар? Ике җөмлә бар.

- Беренче җөмлә ничә сүздән тора? Өч.

- Икенче җөмлә ничә сүздән тора? Дүрт.

- Җөмлә нинди хәреф белән башланган? Баш хәреф белән.

- Җөмлә беткәч нәрсә куелган? Нокта.

- Җөмләләрне үрнәктән карап күчереп язабыз.

Физкультминутка.



5. “Торна һәм төлке”әкияте

- Балалар, төлке белән торна кайсы әкият геройлары ,искә төшерик әле? (җавап).Әйе, Ә хәзер дәреслекне ачыйк..(Укучылар үзләре кирәкле битне ачалар).

-Рәсемгә туры килгән өзекнең эчтәлеген кем сөйли?( укучының сөйләве).Калган өлешне мин сөйләп бетерәм,игътибар белән тыңлагыз.

- Балалар, татар халкының “Кунак ашы-кара каршы” дигән мәкале

бар. Бу әкиятнең ахырында шуны әйтеп буламы?( була). Сез аны ничек аңлыйсыз?.(җавап ) Димәк, бер-береңә карата яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәк.Син башкаларга карата нинди мөнәсәбәттә булсаң, сиңа да шундый ук караш булыр.

-Бу төлке белән торна хәзер кабат дуслашканнар, хаталарын аңлаганнар. Сезгә үзләренең ялгышларын кабатламаска кушалар һәм безнең дәрескә килгәннәр. Аларның серле тартмалары да бар. Дәрестә кем актив катнашып утыра ,тырышып укый, шуларны билгеләп барачаклар. Дәрес ахырында сезгә әйтәчәкләр. Шулай булгач ,сынатмабызмы? (сынатмабыз.)



6. Ныгыту.

-Балалар ,сез баш Н хәрефенең кеше исемнәрендә, җөмлә башында язылуын белдегез.

- Баш хәреф тагын кайларда языла? Авыл исемнәрендә.

- Үзебезнең якын тирәдә Н хәрефенә башланган берәр авыл белмисезме? Бәлки сезнең ул авылга барганыгыз бардыр? Нагайбак, Наратлы



7. Йомгаклау.

- Бу дәрестә без ниләр эшләдек?

Баш Н хәрефен язарга өйрәндек, җөмлә яздык, Н хәрефенә башланган авыл исемнәрен яздык.

- Булдырдыгыз, балалар! Барыгызга да уңышлар телим, рәхмәт сезгә.






Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!