СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Урок татарского языка

Категория: Литература

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок татарского языка.Русскоязычная группа.Тема урока "Туган к?нд?".

Просмотр содержимого документа
«Урок татарского языка»


Зарипова Гөлшат Искак кызы

Казан шәһәре Мәскәү районы М.С.Устинова исемендәге 102 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияте укытучысының 5 нче сыйныфлар өчен (рус төркеме) дәрес конспекты.

Дәреснең темасы: Туган көндә.

Дәреснең максаты:

1.Инфорамацион технология кулланып бирелгән тема аша аралашырга өйрәтү , сүз байлыгын арттыру , укучының фикерләү сәләтен үстерү , яңа сүзләрне сөйләмдә куллану.

2. Укучының сөйләм һәм күреп хәтердә калдыру сәләтен булдыру.

3. Олыларга карата мәрхәмәтле булырга , ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Р.Р.Нигъматуллина дәреслеге 5 нче сыйныф,сүзлекләр,тактада бирелгән сүзләр,башваткыч,магнитафон язмасы.

Дәрес барышы.

1. Оештыру өлеше.(1слайд)

-Укучылар урамга карагыз әле елның кайсы вакыты?

-Кыш айларына кайсы айлар керә?

-Без кыш көне нинди бәйрәмнәр үткәрәбез?

-Һәркемнең шәхси бәйрәме була , ул нинди бәйрәм?

-Кулларны күтәрегез әле , кемнәр кыш көне туган?

-Никита , синең туган көнең кайчан?

-Марина , ә синең туган көнең кайчан?

-Ә син ничәнче елда тугансың?

-Ә син Казанда тугансыңмы?

-1998 елда туган укучылар кулыгызны күтәрегез әле?

-Димәк , укучылар сез берелгылар.(2 слайд)



Бер елгылар - с одного года (рождения)

-Ә,сез әти – әниләрегезнең туган көннәрен беләсезме? Алар кайчан туган?

-Никита, синең әти – әниең кайчан туган?

-Лиза синең әти – әниең Казанда туганмы?

2. Актуальләштерү.

Укучылар бүген без сезнең белән дәрестә үзебезнең туган көн бәйрәме турында сөйләшәбез.

-Сез укучылар туган көнгә кемнәрне чакырасыз?(3 слайд)

-Ни өчен дустыңны чакырасың?

-Син әбиеңне чакырасыңмы?

-Ни өчен әбиеңне чакырасың?

-Ә кайсы туганыңны чакырасың?

-Ә сез аларны ничек чакырасыз?

Без сезнең белән хәзер төркемнәрдә эшлибез.(4слайд)

1 – төркем - дуслар

2 - төркем - туганнар

Укучылар төркемнәрдә диалог төзибез , диологта бирелгән сүзләрне кулланып сез туган көнегезгә чакырырга тиеш.

(Зинһар , әлбәттә , ярый, бик рәхәтләнеп , мөмкин булса , юк )

3.Яңа материал.

-Без укучылар һәрвакыт туган көнәрне үткәргәндә табын әзерлибез.

-Сез өстәлгә нинди ризыкларны куясыз?

-Сез милли ризыклар куясызмы?

- Кайсыларын куясыз?(5 слайд)



(Укучылар,бирелгән башваткычны чишәләр)

Укучылар туган көн ул бик куңелле бәйрәм. Без дусларны , туганнарны чакырабыз.Бәйрәмдә матур итеп табын әзерлибез.Җырлыйбыз , биибез. (ял итеп алабыз)

Укучылар бүгенге дәрескә Кирлемән килгән .Ул үзенеңкотлау открыткасын язган.Ләкинсүзләр буталган.Әйдәгез,Кирлемәннең котлавын дөреслибез.(дәфтәрне ачабыз,число язабыз , эшне башкарабыз һәм тикшерәбез)(6 слайд)

Кирлемән,кадерле,дустыгыз,укучылар,мин,туган,көнегез,сезне,белән,котлыйм, сәламәтлек,сезгә,бәхет,шатлык,телим.

Мин сезгә өй эшенә Фәридәнен туган көне текстын укырга ,тәрҗемә итергә бирдем.

Кыскача эчтәлеген сөйлибез.(бер укучы сөйли)

Туган көндә

Бүген Фәридәнең туган көне. Фәридәне туган көне белән котларга дуслары килә.Әбисе бәйрәм өстәле өчен баллы ... пешерде. Әнисе кызына ... бүләк итте.

Аларның фатирлары бүген бик матур:бүлмәдә тәртип,чисталык,... . Өстәлдә тәмле-тәмле ризыклар, ... . Бөтен нәрсә матур. Тиздән аның дуслары килер. Фәридә аш бүлмәсенә керде һәм әнисенә:

- Әни,әйдә бүген әбием кунаклар янына чыкмасын,ә?Бүген кунак бүлмәсе шундый матур,ә әби шундый карт.

Фәридәнең әнисе сүзсез калды.

-Менә нәрсә,Фәридә,дусларыңа шылтыратып әйт:бүген туган көнне уздырмыйбыз.



-Фәридәгә әбисе нәрсә пешергән?

-Әнисе нәрсә буләк иткән?

-Өстәл өстендә нәрсәләр бар?

-Бүлмәдә нәрсәләр бар?

( укучылар җавапны рәсемнәр буенча күрсәтергә тиеш) (7 слайд)

4.Ныгыту. -Димәк , Фәридә үзенең әбисен хөрмәт итәме?(8 слайд)

-Ул сезнеңчә нинди кыз?

-Ни өчен шулай уйлыйсыз?

-Сез аның шундый булуын телисезме?

Әйе,миндә теләмим.Шәвәлидә Фәридәнең начар булуын теләми. Сезгә ул сүзләр биргән , сез яхшы сыйфатларны табырга тиеш һәм асларына сызырга тиеш.(тупас,ягымлы,тырыш,ялкау,начар,тәртипсез,каты күңелле,йомшак күңелле,шәфкатьсез)(тактада эш башкарыла)

(9 слайд)

Бу сүзләрнең капма – каршы сүзләрен сез беләсезме?Тикшереп карыйк әле.

(укучылар Кирлемәнгә карата сүзләрне табырга тиеш һәм эшне дәфтәрдә башкаралар)

5.Йомгаклау.

-Укучылар сезгә дәрес ошадымы?

-Дәрестә нәрсәләр эшләдек?

Билгеләр кую.

Өй эшен төркемнәрдә бирү.(10 слайд)

1. Гайләгез турында cөйлисез

2. Котлау открыткасы язасыз

3. Минем бәйрәмем темасына рәсем ясыйсыз