СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Урок татарского языка в 5 классе

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бу 5 нче сыйныфта укучылар өчен. Темасы "Бәйлек сүзләр".  

Просмотр содержимого документа
«Урок татарского языка в 5 классе»

Татар теле дәресе

5 нче сыйныф

Тема: Бәйлек сүзләр (Послеложные слова)

Максат: бәйлек сүзләрне өйрәнү; диалогик сөйләмне камилләштерү;

бәйлек сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану, бәйләнешле сөйләм телен

үстерү; укучыларда әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек , методик кулланма , компьютер, сүзлек эше язылган ватман, “Ромашка уены”, таблица,карточка.

Дәрес тибы: яңа белемнәр бирү.

Дәрес барышы

1.Оештыру

Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек? (Кизү укучының рапортын тыңлау). Дәфтәрләргә число язу, укучыларны дәреснең максаты белән таныштыру.

Без бүген бәйлек сүзләр, аларның сөйләмдәге әһәмиятен ачыклап, үз җөмләләребездә кулланырга өйрәнербез.

Фонетик зарядка белән дәресебезне дәвам итик. Тактага язылганнарны башта бергәләп, ә аннары аерым – аерым әйтербез.

2.Өйгә эшне тикшерү.

3.Актуальләштерү.

Элек өйрәнгән бәйлек сүзләрне, төрле шөгыльләргә кагылышлы лексик минимумны искә төшерү.

-Без, укучылар сезнең белән нинди бәйлек сүзләрне өйрәндек әле, искә төшереп үтик шуларны.

-Әйе, бик дөрес: өстәл астында - под столом,

өстәл астына - под стол,

өстәл астыннан - из-под стола,

өстәл яныннан - от стола,

өй артына - за дом,

өй артыннан - из-за дома.

4.Яңа материал бирү.

1.Дәреслекнең 105 нче битендәге таблицага таянып, бәйлек сүзләрне гамәли рәвештә өйрәнү.

Компьютер экраннарында кагыйдә язылган.(2 слайд) Бер укучы кычкырып укый.

В татарском языке большую группу послеложных слов составляют имена, выражающие пространственные и временные отношения. Употребляясь в пространственных падежах, они являются своеобразным средством связи. Это такие слова, как ас (низ), өс (верх), төп (основание), баш (верх), як (сторона), ян (бок), арт (зад), ал (перед), чак (время), вакыт (время), каршы (перед, навстречу), тирә (вокруг), буй (вдоль) и т.д. Они употребляются в четырёх падежах:именительном, дательном, исходном, местно-временном (часто с аффиксами принадлежности третьего лица).

Җөмләдә арт, ал, ара, ас, буй, өс, тирә, төп, тыш, урта, чит, эч, як, ян кебек урын – ара төшенчәләрен белдерә торган исемнәр бәйлек сүз булып

киләләр. Бәйлек сүзләр икенче бер сүзгә иярәләр, тартымлы юнәлеш, чыгыш, урын – вакыт килешендә булалар.(3слайд)

Б.к. ал-(перед)

Ю.к. алдына(перед)

Ч.к. алдыннан(перед)

У.в.к.алдында (перед)

Б.к. ас- (низ)

Ю.к. астына(вниз)

Ч.к. астыннан(из-под)

У.в.к.астында(под)

Б.к. өс-(верх)

Ю.к. өстенә(на, наверх)

Ч.к. өстеннән(с,со)

У.в.к. өстендә(на, над)

Б.к. арт- (зад)

Ю.к. артына(за)

Ч.к. артыннан(из-за)

У.в.к. артында(за,сзади)

Б.к. ян -(бок)

Ю.к. янына

Ч.к. яныннан

У.в.к. янында(рядом)

Б.к. урта-(середина)

Ю.к. уртасына(на середину)

Ч.к. уртасыннан(с)

У.в.к. уртасында(среди)

2.Компьютер буенча телдән эшләү.(4 слайд)Укыгыз һәм тәрҗемә итегез.

А)Өстәл өстендә (на столе)
Парта астында(под партой)
Бакча янында (около сада)
Минем артымда(сзади меня)
Кызлар  уртасында (среди девочек)
Балалар алдында (перед детьми)
Шкаф эчендә (в шкафу)

Б)На столе (өстәл өстендә)
Среди учеников (укучылар арасында)
За домом (өй артында)
В книге (внутри)
Перед учителем (укытучы алдында)
Под стулом (урындык астында)

3.Диалог өйрәнү: уку, рольләргә бүлеп уку, бәйлек сүзләрне табу

- Илдар, кунакка барабызмы?

-Юк, мин кунакка барырга яратмыйм.

- Әйдә инде, миңа иптәшкә.

- Сәгать ничәдә барабыз?

- Шалтыратырмын. Синең артыңнан үзем керермен.

- Ярар, сөйләштек.

Рольләргә бүлеп уку.

-Менә, укучылар, диалог белән таныштык. Диалог нәрсә инде ул. Диалог - ул ике кеше сөйләше.Ике кеше сөйләшә, дидек. Шулай булгач, безгә дә ике кешенең диалогны рольләргә бүлеп укуы кирәк. (Рольләргә бүлеп укыту. Сәнгатьле һәм аңлы йөгерек укуларына ирешү)

Әйдәгез, бәйлек сүзләрне табыйк инде.

4.“Табын янында” тексты буенча эш: уку, тәрҗемә итү, яңа сүзләрне үзләштерү, сорауларга җавап бирү, тексттан бәйлек сүзләрне табу

Компьютер экраннарында язылган текст белән танышу. Текстны тәрҗемә итү.(5 слайд)

Сүзлек эше:

Аннан соң – потом

Башкаларны – остальных

Чапылдатып – чавкая

Валчыклары–крошки

Аунап ята иде – валялись

Тексттан бәйлек сүзләрне табу

Текстны ничек аңлавыгызны “Ромашка уены” ярдәмендә тикшереп карыйк.

1 нче таҗ. Саша салатны, ашны ничек ашады?

2 нче таҗ. Ул итне ничек алды?

3 нче таҗ. Саша нинди алманы сайлап алды?

4 нче таҗ. Саша киткәч,өстәл өсте ничек калды?

5 нче таҗ. Десертка нәрсә бирделәр?

6 нчы таҗ. Ничек уйлыйсың, Саша тәрбияле малаймы?

7нче таҗ. Кунакка баргач, син үзеңне ничек тотасың?

5.Физкультпауза (6слайд)

Шөгыльләрнең исәбе юк,

(әле бер якка, әле икенче якка кулларны болгау хәрәкәтләре)

Бик күп алар санасаң.

(як – якка билне бөгү хәрәкәтләре)

Ничек килеп чыгар икән,

(аякларны тыпырдату хәрәкәтләре)

Балык тотып карасаң.

(чүгәләп кулларны чәбәклибез, аннары басабыз)

6.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1) Дәреслек белән эш. 1 нче күнегү

Бирем: шигырьне эчтән уку, бәйлек сүзләрне дәфтәргә язып кую.

2) Карточка белән эш.(7слайд)

Бирем. Кирәкле сүзләрне куегыз һәм тәрҗемә итегез .

Карточка №1

1.Саша табын  … утырды    .
2. Өстәл  …  чәчәк куйдым   .

Карточка№2
3.  Безнең өй  … матур чәчәкләр үсә  .
4.  Бакча   … зур елга ага.

Карточка№3
5.  Укытучы өстәле   …   интерактив такта.
6.  Шкаф  …   китаплар бик күп.

Карточка№4
7.  Мин дә Марат    …   басам.

8.Китап өстәл .... ята.

3) Бәйлек сүзләрне табып, түгәрәк эченә ал. (Такта янында бур укучы эшли).(8слайд)

Ул театр алдында басып тора.

Балалар музей уртасында туктадылар

Малай иптәше янына китте.

Өй артыннан бер кеше килеп чыкты.

Өй артында шомыртым” исемле татар халык җыры бар.

Күпер астыннан юл үтә.

Улым, өстәл өстенә менәргә ярамый.

Өстәл өстендә берничә китап ята.

Кызы янына әнисе килеп басты.

Университет яныннан яшьләр үтеп бара.

Мин дустым янына хәлен белергә килдем.

Мәйдан уртасында Мәңгелек ут яна.

Алан уртасына килеп чыктык.

Алан уртасында кечкенә генә йорт бар.

4)“Кем тизрәк” уены.(9 слайд)

Һәрукучыгааерымбитләрдәсүзләрбирелә. 1 нчеукучыга – исемнәрне, 2 нчеукучыга – бәйлексүзләрне, 3 нчеукучыга – сыйфатларнытабарга. Кем дөресһәмтизитептабаалыр?

Ямьле, япь-яшь, асты, диңгез, артыннан, өстәл, өстеннән, матур, балык, акыллы, эченнән, малай, арасы, укытучы, мәктәп, зур, су, уртасында, якты, агач.

6.Йомгаклау.(Слайдлар буенча)

1. Нәтиҗә ясау (таблицаны файдаланып кабатлау)

Бүген без нинди тема өйрәндек?

Бәйлек сүзләргә нинди сүзләр керә?

Алар нинди килешләрдә киләләр?Димәк, бәйлек сүзләр баш килеш, юнәлеш килеше, чыгыш килеше, урын-вакыт килешендә киләләр.

2.Билгеләр кую.

Өйгә эш бирү.

Бәйлек сүзләр кулланып, “Урманда” дигән хикәя төзү.