СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Внеурочное мероприятие "В мире математики"

Категория: Математика

Нажмите, чтобы узнать подробности

Данную разработку можно использовать как внеурочное мероприятие в рамках недели математики. Мероприятие на татарском языке.

Просмотр содержимого документа
«Внеурочное мероприятие "В мире математики"»





Математика илендә”

Уен-ярыш


Математика-физика атналыгы кысаларында

5-6 класс укучылары арасында

үткәрелгән дәрестән тыш чара













Укытучы: Абдуллина Э.В.






Максат:

Укучыларның математикага кызыксынуларын үстерү.

Бурычлар:

  • Математик терминнарны куллану күнекмәләрен ныгыту, кушу, алу, тапкырлау, бүлү кергән гамәлләрне эшләү күнекмәләрен камилләштерү;

  • Телдән исәпләү күнекмәләрен үстерү;

  • Логик фикерләү, хәтер, игътибарны, уйлау-фикерләү сәләтләрен үстерү;

  • Командада эшләү күнекмәләрен үстерү.

Уен-ярыш барышы

Бүгенге “Математика илендә” дигән ярыш-уеныбыз башлана.Уенда ике команда катнаша. 5 класс командасы белән танышып китик. 6 нчы класс командасы белән танышып китик. Уеныбызда жюри да бар. Аларны бирегә чакырыйк.

1 КОНКУРС: Математик разминка (кайсы команда белә, җавапны кычкырып әйтә, берәр балл куела)

1.Җиде песидә ничә койрык? (7)

2.Ике этнең ничә борыны бар? (2)

3.Дүрт малайның кулында ничә бармак? (40)

4.Ун баланың ничә колагы бар? (10)

5.Өч әбинең ничә колагы бар? (6)

6. Ун ишәкнең барысы ничә колагы һәм койрыгы бар? (30 = 20 колак + 10 койрык)

7. Страус бер аягында басып торса, 60 кг. Ике аягына басса ул ничә кг булыр? (60 кг)

8. Парат 30 км юл уза. Һәр ат ничә км юл үткән? (30 км)

9. Төнге сәгать 12 дә яңгыр яав иде. 48 сәгатьтән соң кояш чыгар дип әйтеп булырмы? Ни өчен? (Юк, чөнки 48 сәг тән соң тагын төн булыр)

10.Нәрсә авыррак: 1 килограмм печәнме әллә 1килограмм тимерме?

(берүк төрле)


2 КОНКУРС. Күңелле тапкырлау.

Ике урынлы саннарны кем баганалап тапкырлый белә? Барыгыз да беләме?! Тикшереп карыйк. Такта янына һәр командадан бер уенчы чакырыла. (Балалар чыккач, дәвам итәбез) Мин сезгә әйтергә онытканмын, бу эшне сез күзләрне бәйләп башкарачаксыз! Башлыйбыз, 18 *12 =


3 КОНКУРС. МАТЕМАТИКА + ӘДӘБИЯТ.

Командаларга саннар кергән мәкальләр язарга тәкъдим ителә. Кайсы команда күбрәк мәкаль язар икән? (Җанатарлар жюрига барып үз мәкальләрен әйтәләр, очко кайсы командага булачагын да әйтәләр)






4 КОНКУРС. Чама хисе.

Укучыларга төрле әйберләр күрсәтелә, алар үз чиратларында бу әйбернең зурлыгын, озынлыгын, массасын чамалап әйтергә тиешләр.

Мәсәлән, дәфтәр (320 кв.см)

.

5. КАПИТАННАР КОНКУРСы

Капитаннар өчен “Әйе , юк” конкурсы. Исеменнән күренгәнчә, бу конкурста һәр капитан сорауларга “ әйе” яки “юк” дип җавап бирергә тиешләр. Һәр дөрес җавап өчен 1 балл куела.

1нче команда өчен:

1)ике-икең 6 була (юк), 2) дүшәмбедән соң сишәмбе була(әйе), 3) геометрия

фәне үсемлекләр турында фән (юк), 4) 6 ның квадраты 36 (әйе),

5) почмакны линейка белән үлчибез (юк), 6) 15 саны –так сан (әйе) ,

7) нульгә бүләргә ярамый (әйе),


2нче команда өчен:

1)икенең квадраты 4 була (әйе), 2) уку елы 31 нче майда башлана (юк), 3) һәр ягы да 3 см булган турыпочмаклык = квадрат), 4) нульгә тапкырлагач җавапта 0 чыга (әйе)5) ике башы чикләнгән кисемтә ул нур (юк)6) параллелепипедның 15 кабыргасы бар (юк) 7) алтынчы класста биш укучы (әйе

6.СТАНЦИЯ «Серле сүзләр»

  1. Таблицаларны файдаланып, яхшы киңәш укып китегез:

9

20

13

2

17


С

Ы

Р

У

Р

5

16

22

10

8

А

Я

!

А

Ы

12

1

3

25

18

А

Д

С

Й

А

19

7

15

6

21

М

Н

А

Р

Й

4

23

11

24

14

Л

!

Т

!

Г


(Җавап: Дусларны сатарга ярамый!!!) Нәтиҗәләр ясау. Бүләкләү.