СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Воспитание детей в семье

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Воспитание детей в семье»

Гаиләдә бала тәрбияләү бүген көн кадагында тора.Социологлар гаилә бүген кризис кичерә, дип белдерә. Икътисадтагы һәм көнкүрештәге җитешсезлекләр шартларында гаилә үзенең иң әһәмиятле вазифаларыннан берсен тәрбия эшен башкара ала микән? дигән сорау туа. Урамга куып чыгарылган балалар санының артуы, туучы балалар санының кимүе гаиләнең кризис хәлен раслап тора. Бу исә гаилә тормышының мәгънәсен югалтуга китерә. Өлкәннәрнең ял итәргә, көч җыярга, тыныч күңел белән балалары дөньясына кушылырга, уллары һәм кызлары биргән сорауларны аңларга, аларга җавап эзләргә, гади генә итеп әйткәндә. Үз балаларына җылы караш күрсәтергә, яклау белдерергә вакытлары юк.



Башлангыч сыйныфта ата-аналар җыелышы.

Цикл:Уңышка бер адым”.

Тема:Бәхет өчен күп кирәкме?”.

Интерактив форма: Ток-шоу.

Максаты: 1.Әти-әниләргә кече яшьтәге балаларныңяшь үзенчәлекләрен аңлату.

2. Ата-аналарны профилактик эшчәнлеккә тарту.

Көтеләсе нәтиҗә:

*гаиләдәтәрбия потенциалыныңүсеше;

*гаиләдә сәламәт яшәү рәвеше булсын өчен тәрбия өлкәсендә иҗади идеяләрне, булган мәгълүматларны киңәйтү;

*ата-аналарның начар күренешләрне (аракы, тәмәке, наркотик) күрә белүләренә ирешү.

Көн тәртибе:

1.Кече яшьтәге баланың бәхете нәрсәдә?

2.Баланы бәхетле итү өчен нәрсәгә өйрәтергә, ничек тәрбияләргә?

3.Киңәшләр.

Катнашалар:ата-аналар, күп балалы 1-2 гаилә, танылган кешеләр, балалар эше буенча инспектор, мәктәптә оештыру эшләре буенча директор урынбасары.

Кереш өлеш.

Бәхет сүзе ул – күпкырлы, күп мәгънәле сүз. Һәрбер ата-ана үзенең баласын бәхетле итеп күрергә тели. Ата-ана баласының бәхетле булуын күреп, сизеп шатлана. Гаиләдә әти-әнинең бурычы – балаларны тормышның күпкырлы булуын аңлату, уңышларыннан канәгатьлек һәм шатлык алып яшәргә өйрәтү. Әгәр бала кече яшьтән шуңа өйрәнсә, тормышта да үз урынын таба ала, бәхетле була, юк икән – гомере буе битараф, үз-үзеннән кешеләргә, тормышка канәгать булмыйча яши. Гаиләдә үз урынын тапмый, мәктәптә дуслар юк, кызыксынырга шөгыле юк – шул сәбәпле бала урамга тартыла, начар булса да дуслар таба, шөгыль дә табыла. Бала яки урлашу юлына баса, пиво татып карый, тәмәке тартырга өйрәнә, наркотиктан да авыз итәргә курыкмый. Һәм сорау туа: ни өчен бала шундый адым ясый? Гаепне кемнән эзләргә, гаиләдәнме яки баланың үзеннәнме?

(Ата-аналар, килгән кунаклар фикере).

  • Кече яшьтәге баланың бәхете нәрсәдә? Әйдәгез шул сорауга җавап эзләп карыйк. Сүз күп балалы гаиләләргә, ата-аналарга бирелә. Алар тыңланыла һәм фикер алышу була. 1 нче сорауга нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була:

бала бәхетле була шул чакта:

*гаиләсе тулы, имин, дус-тату булганда;

*гаиләдә баланың үз урыны булса, фикере тыңланылса, аның белән яхшы мөгамәлә булганда;

*өйдә шөгыле булса;

*мәктәптә иптәшләре, укытучысы белән мөнәсәбәте яхшы булса;

*таза, сау-сәламәт булганда.

- Әгәр бала үзен бәхетсез хис итсә, өйдә дә, мәктәптә дә аңлаучысы, яклаучысы булмаса нишләргә? Ничек бу очракта балага ярдәм итәргә? Сүз балалар эше буенча инспекторга, ата-аналарга бирелә. Фикерләрдән чыгып нәтиҗә ясала:

*гаиләдә һәрдаим контроль булырга тиеш;

*баланың кәефе, сөйләшү тоны, характерының үзгәрүенә игътибар итәргә;

*укытучылар белән тыгыз элемтәдә торырга;

*кайда булуы, кем белән уйнавы, ни белән шөгыльләнүләре, дуслары турында сөйләшүләр алып барырга;

*кызыксындыру чарасы табарга, түгәрәкләргә йөртергә, әти-әниләр янында булышырга өйрәтергә;

*компьютер уеннарыннан читләштерергә.

- Ата-аналар җыелышына хәтле балалар белән анкета үткәрелгән иде. Хәзер шуның өстендә эшләп карарбыз. Анкета сораулары һәм нәтиҗәләр слайдларда күрсәтелә:

1. Нәрсә ул бәхет?

2. Син үзеңне бәхетле саныйсыңмы?

3. Өйдә сиңа рәхәтме?

4. Мәктәпкә теләп барасыңмы?

5. Дусларың бармы?

6. Сиңа нәрсә ошамый?

- Бәхетне балалар яхшы укуда, әти-әниләре булуда, акча, машина булуда, сәламәт булуларында күрәләр.

- Бәхетле саныйлар әтиләре айнык булса, өйдә тавыш чыкмаса, начар билге алмаганда, авырамаганда.

- 8 баланың 5се өйдә миңа рәхәт, дус-тату яшибез дигәннәр, ә 3се күп вакыт минем өйгә кайтасым килми, әти эчә, акча юк диеп тавыш чыгаралар дип язган.

- Дәресләрем әзерләнгән булса, сыйныфташларым үртәмәсә, минем белән уйнасалар мәктәпкә теләп барам дигән җаваплар бар.

- 6 укучының дуслары бар, 2укучының беркеме дә юк.

- әтинең эчеп кайтуы, өйдәге тавышлар, акча юклыгы, компьютерны сүндерүләре балаларга ошамый.

(Анкета нәтиҗәләре буенча сөйләшү).

Ата-аналар өчен анкета:

1 . Көн дәвамында сез балагыз белән күпме аралашасыз?

2. Сез шушы аралашуны баланы тәрбияләү өчен җитә диеп уйлыйсызмы?

3. Балагызның халәтен яхшы аңлыйсызмы?

4. Әгәр балагызның тәртибендә үзгәреш сизсәгез, беренче кемгә мөрәҗәгать итәр идегез?

5. Гаиләгезнең шөгыле.

Йомгаклау.

Гаиләдә җылы атмосфера, балалар белән ачыктан-ачык сөйләшү, аралашу булганда гына бала үзен бәхетле хис итә. Ул курыкмыйча, алдалашуларсыз сезгә мөрәҗәгать итә ала һәм хөрмәт белән сезнең киңәшләрегезне, сүзләрегезне тыңлаячак. Үзен ышанычлы, көчле итеп сизәчәк.

Әти-әниләргә бала белән эффектив аралашу өчен киңәшләр бирелә. Алар мультимедиаларда күрсәтелә һәм үзләренә өләшеп чыгыла:

1.Бала өчен вакытыңны кызганма.

2. Балаңны тыңлый бел, фикерен якла.

3. Башка балалар белән чагыштырма.

4. Кәефсез килеш балага акырма.

5. Үзеңнең тормыш тәҗрибәң белән уртаклаш.

Ата-аналар җыелышы шуның белән тәмам. Килүегез өчен рәхмәт.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!