Чыгарылыш кичәсе.
Укытучы: Исәнмесез кадерле кунаклар! Бүген без сезнең белән 4 б сыйныфының башлангыч мәктәпне тәмамлауга багышланган кичәгә җыелдык.
Тормышыбыз ямьле булсын,
Ямьле булсын, гөрләп торсын,
Сәлам сезгә, сәлам,
Эшләреге зурдан булсын
Илебезне бизәп торсын,
Сәлам сезгә, сәлам!
Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә.
Укучы: Һәр көн диярлек күрешәбез без,
Һәрбер шатлыкны бүлешәбез без.
Мәңгегә шулай дуслык, татулык
Торсын яктырып диешәбез без.
Укучы: Галәмнең серләрен белергә,
Укырга, эшләргә, төзергә.
Дус булып яшик без гомергә,
Атлыйк гел бергә, гел бергә.
Укытучы: Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың. Нәрсә бу?
Укучылар: Мәктәп.
Укытучы: 4 ел эчендә мәктәп укучылар өчен чын-чынлап туган йортка әйләнде.
Укучы: Школа! Чудесный наш дом!
Ты всегда, как горячий родник.
О тебе, как о матери помнит
С благодарностью твой ученик.
Укучы: Иртән торып мәктәбемә китәм
Син, әнием, озатып каласың.
Башкалар да, әни, синең кебек
Озатадыр үзенең баласын.
Укучы: Ишекләрен иркен ачып куеп,
Каршы ала мәктәбем.
Истә һәрчак, сукмакларың туры
Юлга илтсен, диеп әйткәнең.
Укытучы: Мәктәпкә килгәндә алар әле сабыйлар иде, ә хәзер алар инде зурлар.
Укучы: Уйныйлар биттә нурлар:
Китаплар алды куллар!
Мәктәпкә илтә юллар,
Без инде хәзер зурлар.
Укучы: Сүзләр ясый беләбез,
Хәреф кушып хәрефкә.
Тапкырлыйбыз, бүләбез
Төрле санны дәрестә.
Укучы: Ак кәгазь буйлап үтәр
Безнең тәүге юлыбыз.
Оста эшчеләр итәр
Безне оста кулыбыз.
Укучы: Өйрәнербез тормышта
Бик күп төрле һөнәр без.
Бер дә куркып тормыйча,
Айга хәтле менәрбез.
Укучы: Да, друзья, четыре года
Незаметно пронеслись:
Были мы лишь первоклашки,
А теперь вот подросли.
Повзрослели, поумнели,
Словно розы, расцвели,
Знаний, навыков , умений
Много мы приобрели.
Укытучы: Карак та урлый алмый, төшеп тә югалмый. Нәрсә бу?
Укучылар: Белем.
Укытучы: Нәрсәгә өйрәтә икән аларны мәктәп?
“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры.
Каләм тотып кулларга,
Хәрефләрне төзәргә,
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Тапкырларга, бүләргә,
Нәниләрне сөяргә,
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Бишкә бишне кушарга,
Иҗектән сүз ясарга,
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Белер өчен бик күпне,
Яратырга китапны,
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Таңнар ничек атканын,
Кояш ничек батканын,
Аңлаталар мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Табарга утрауларны,
Биек-биек тауларны,
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Өтер белән ноктаны,
Кайчан кайда куйганны,
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Дуслык кадерен белергә,
Дус булсын дип гомергә,
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Укучы: Укыйбыз без гөрләп мәктәпләрдә
Үзләштереп фәннәр нигезен.
“5”кә генә фәкать кичәрбез без
Энҗедәй саф гыйлем диңгезен.
Укучы: Кулдан тотып әти-әни
Мәктәпләргә илтә туры.
Аллы- гөлле чәчкә белән
Башлангандыр мәктәп юлы.
Алга илткән, янга киткән
Юллар белән дөнья тулы.
Кадерен белсәң, кадерле итәр
Чәчәкле юл – белем юлы.
Укытучы: Эшчән кеше булу бик зур бәхет,
Эш ул – бу тормышның үзәге.
Укый-яза белү – шул тормышның
Гәүһәр төсле матур бизәге.
Укый-яза белү – тормышыңны
Ачып күрсәтүче көзге ул.
Аң-белемгә таба ишек ачып,
Яктылыкка барган туры юл.
Эш һәм белем бергә җыелсалар
Гына тормыш матур була ала,
Уку-язу белән коралланган
Кеше аңлы тормыш кора ала.
Чынлап та белемсез кешегә бу дөньяда бик читен була. Шуңа күрә мәктәптә үткән елларны бушка уздырмаска, тырышып укырга, белем алырга кирәк.
Мәктәптә күңелле вакыйгалар да булгалый.
Сценка.
Вакыйга сыйныф бүлмәсендә, тәнәфес вакытында була.
Укучы 1. Сез ишеттегезме? Укытучы журналга кара табы куйган. Иң кирәкле биткә. Мин үзем күрдем.
Укучы 2. Минем берлегә булса ярар иде.
Укучы 3. Минем берлегә булса ярар иде.
Укучы 4. Һай, минем өчлегә генә булмасын!
Укытучы керә һәм яңа укучыга мөрәҗәгать итә.
Укытучы: Дәрестә сөйләшәсәңме?
Укучы 2. Юк.
Укытучы: Күчерәсеңме?
Укучы 2. Сез нәрсә? Юк, әлбәттә.
Укытучы: Сугышасыңмы?
Укучы 2. Беркайчан да.
Укытучы: Синең нинди булса да начар якларын бармы соң?
Укучы 2. Әйе, күп алдыйм.
Кыңгырау шалтырый. Дәрес башлана.
Укытучы: ..., синең эт турындагы иншан сүзгә сүз абыеңнын иншасына охшаган.
Укучы 5. Әлбәттә, безнең икебезгә бер эт бит!
Укытучы: ..., син ...га әйтеп утырасың. Мин сиңа 2ле куям!
Укучы 3. Мин ...га да әйткән идем, бәлки миңа 4ле куярсыз?!
Кыңгырау шалтырый. Укучылар тәнәфескә чыгалар.
Укучы 1. ... минем туган көнемә кил. Ишеккә аягын белән шакысан да була.
Укучы 4. Ни өчен аяк белән?
Укучы 3. Соң син буш кул белән килмисең ич!
Укытучы: Агач түгел – яфраклы, тун түгел – тегелгән. Нәрсә ул?
Укучылар: Китап.
Укытучы: Юкка гына халыкта “Китап – белем чишмәсе” дип әйтмәгәннәр. Белем китаптан башлана. Ә мәктәпкә килгәч иң беренче булып кулга алган , иң беренче сүзне укыткан нинди китап иде?
Укучылар: Әлифба.
Укучы: И Әлифбам, син – тәүге фәннәрнең
Тәүге баскычы.
Син кадерле, син – туган телемнең
Алтын ачкычы.
И Әлифбам, син кулымда балкыйсың
Нәкъ зур булып,
Һәр баланы зур бәхеткә илтүче.
Ак юл булып.
Укытучы: Ә бу китаптан укырга, хәреф танырга, язарга кем өйрәтә укучыларны?
Укучылар: Укытучы.
Укучы:Хәтеремдә курка-курка гына
Сыйныфыма килеп кергәнем.
Хәтеремдә шулчак, беренче кат,
Якты йөзен аның күргәнем.
Укучы: Ул өйрәтте, хәрефләрне теркәп,
Иҗекләрдән сүзләр язарга.
Күзәтте ул һаман гомерем юлын,
Ялгышларым булса, төзәтте.
Хезмәт яратырга, туган җиргә
Тугрылыкка мине өйрәтте.
Укучы: Барыбызга бер генә
Белмим, ничек өлгерә?
Үзе шундый сөйкемле,
Нәкъ әнием шикелле.
Шат йөзле укытучым.
Укучы: Шатлыгыма сөенә,
Кайгым булса – көенә.
Көн дә белем өләшеп
Илтә белем иленә
Кадерле укытучым.
Укучы: Кырда иген иксәм дә,
Галим булып китсәм дә
Ул булыр гел уемда,
Маяк булыр юлымда,
Сөекле укытучым.
“Иң гүзәл кеше икәнсез” җыры.
Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч йә сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез –
Сез иң күркәм кеше икәнсез.
Балаларның теле – кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау.
Барсына да җавап биргәнсез –
Сез иң сабыр кеше икәнсез.
Мактагансыз тиеш урында,
Яклагансыз тиеш урында.
Безнең өчен сез тир түккәнсез –
Сез иң гүзәл кеше икәнсез.
Котлау открыткалары, рәхмәт хатлары бирү. Йомгаклау сүзе.
“Круто ты попал в пятый класс!” җыры.
Мы – четвероклассники,
Переходим в пятый класс,
Гордым словом “пятиклассник”
Называть все будут нас.
До свидания, класс четвертый,
Мы прощаемся с тобой,
Со своей любимой партой,
И с окошком, и с доской.
Припев:
Круто ты попал в пятый класс!
Ты – звезда, ты – звезда,
Давай же, в пятый иди!
Круто ты попал в пятый класс!
Ты звезда, ты – звезда,
Вперед смелее гляди!
В пятый класс! Ты – звезда!
Подружились мы друг с другом,
Дружба крепкая у нас,
Вместе с нами наша дружба
Переходит в пятый класс.
А учительница наша
Снова в первый класс пойдет.
Нам она сказала: “Круто!
Пятиклашки, вам везет!”
Припев.