СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Заман укытучысы (эссе)

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Укытучылык - ул профессия ген? т?гел, ул - к??ел тартуы, с?л?т, язмыш... 

К?ренекле татар язучысы Габдрахман ?пс?л?мов: "Укытучы кулында гади ч?ч?кл?р ген? т?гел, тормыш ч?ч?кл?ре - сабый балалар", -  дип язып калдырган. М?кт?п елларыннан к??елем? уелып калган шушы гыйбар? б?ген д? ??р ирт?д? мине м?кт?пк? озата. Тик элегр?к ?земне балаларга белем бир?че укытучы дип санасам, б?ген гам?лг? кер?че я?а стандартлар минем м?кт?пк? кил?емне? максатына да я?алык керт?.

Просмотр содержимого документа
«Заман укытучысы (эссе)»

Заман укытучысы

(Эссе)


Укытучылык – ул профессия генә түгел.

Ул – күңел тартуы, сәләт, язмыш...



Күренекле татар язучысы Габдрахман Әпсәләмов “Укытучы кулында гади чәчәкләр генә түгел, тормыш чәчәкләре – сабый балалар,” – дип язып калдырган. Мәктәп елларыннан хәтеремә уелып калган шушы гыйбарә бүген дә һәр иртәдә мине мәктәпкә озата. Тик элегрәк үземне белем бирүче укытучы дип санасам, бүген гамәлгә кереп баручы яңа стандартлар минем мәктәпкә килүемнең максатына да яңалык кертә.

Заман укытучысы – балаларның ныклы белем алуларын оештыручы ул. Бу максатка ирешү өчен укытучы бик тырышып әзерләнергә, элеккегә караганда да ныграк әзерләнергә тиеш була. Чөнки үзе аңлатуга караганда , сыйныфтагы барлык (!) балаларның уку, танып-белү эшчәнлеген берьюлы оештырырга, дидактик максат таләп иткән белем һәм күнекмәләрнең сыйфатлы үзләштерелүе белән идарә итәргә тиеш ул. Бу - бик катлаулы күренеш. Чөнки дидактак максатка ирешү өчен проблемалы сораулар һәм биремнәр тәкъдим итәргә; җавапларны балаларның үзләреннән тикшертергә; балаларның үзләреннән бер-берләренә һәм үзләренә билге куйдыртырга; төрле дәрәҗәдәге өй эшләре тәкъдим итәргә әзер булырга; өй эшләрен дә укучыларның үзләреннән тикшерттерергә һәм бәяләтергә кирәк.

Бүгенге укытучы һәр дәрескә әзерләнгәндә үз алдына яңа бурыч куя, ягъни планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешү өчен ул тиешле шартлар тудыра. ФДББС да планлаштырылган нәтиҗәләр өч төрле бирелә: шәхескә кагылышлы, метапредмет һәм предмет нәтиҗәләре. Бөтен уку эшчәнлеге системалы-эшчәнлекле методка корылырга тиеш. Бу ФДББС таләбе. Укучы шәхесенең үсешендә универсаль уку гамәлләренең үзләштерелүе нигез итеп алына. Укучы уку материалын пассив кабул иткәндә үсә алмый. Укучының шәхси эшчәнлеге - киләчәктә аның мөстәкыйльлеге формалашуның нигезе. Димәк, белем бирүнең бурычы булып баланы эшчәнлеккә җәлеп итәрлек шартлар тудыру тора.

ФДББС керткән яңа төшенчә – ул уку ситуациясе. Яңа таләпләр буенча укытучы алдына түбәндәге бурыч куела: уку эшчәнлегенең структур берәмлекләре буларак, уку ситуацияләрен тудырырга өйрәнү, уку бурычларын уку ситуацияләренә күчерә белү.

Уку ситуациясен тудыру өчен түбәндәге алымнарны кулланылып була: каршылыклы фактлар, теоретик белемнәрне укучы алдына кую; яшәеш турында күзаллауны ачып салу һәм фәнни фактларны китерү; “якты тап”, “актуальлек” алымнарын куллану. Уку ситуациясе булып таблицалар, укылган текстның эчтәлеге буенча диаграмма яки графиклар, билгеле кагыйдәләр буенча алгоритм төзү; төрле биремнәр үтәү; практик эшләр тора.

Заманча дәрес структурасы хәрәкәтчән булырга, анда максатчан эшчәнлеккә берләштерелгән төрле эш төрләре тупланырга тиеш. Мөһим момент – укытучы укучының кирәкле юнәлештәге инициативасын хуплый һәм укучының үз эшчәнлеген оештыруына өстенлек бирә.

Белем бирүнең нәтиҗәлелегенә ирешүдә төп чара - продуктив биремнәр. Әгәр дә укытучы укучыны башлангыч мәктәптә ФДББС на салынган сыйфатларга ия булырлык итеп эшли алса, урта звенода ул үз эшчәнлеген мөстәкыйль анализлый һәм аңа төзәтмәләр дә кертә ала. Бу урында Галимҗан Ибраһимовның “Әдәбият дәресләре” китабыннан түбәндәге сүзләре игътибарга лаек дип саныйм: «Укылган, ятланган нәрсә тиз онытыла... Гакылыбыз, шөбһәләр, ялгышлар, аңлашылмаулар табып, үзе эзләнсен. Менә бу эзләнү – мөгаллим тарафыннан шәкерт рухына салынырга тиешле иң кыйммәтле, иң җимешле орлыктыр». Чыннан да, заман укытучысы аңлату-күрсәтү методыннан арынып, дәресләрен эшчәнлекле методка корырга бурычлы. Белем бирү дәресләрен яңа белем ачу дәресләре итеп үзгәртә алсаң гына, стандарт таләпләре үтәлә, көтелгән нәтиҗәгә ирешелә.

Укытучы гомер буе укый-өйрәнә. Бу барлык кешеләргә дә билгеле чынбарлык. Укытучы һәрвакыт үсештә һәм барлык эшләү дәверен эзләнеп үткәрә. Бары тик фәнни-методик эшчәнлеге, эзләнүләре генә укытучыны профессионал дәрәҗәсенә үстерә ала. Болар - предметларны укыту өлкәсендәге заманча фәнни ачышлар белән танышып бару; алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнү; укытуның яңа программалары, концепцияләре белән танышып бару; укытуда заманча информацион технологияләрне куллану.

Кем ул укытучы – профессионал? Ирланд педагогы Эндрю Берк бу турыда менә нәрсә дигән: “Профессионал – ул шундый кеше, кем билгеле бер шартларда эшли ала, кем икеләнүләрен җиңә, тәҗрибәле, кыю рәвештә карарлар кабул итә, аларны нәтиҗәле куллана; әгәр ул карарлар дөрес булмаса, я эшләмәсә, аларны үзгәртергә көче җитә”. Педагогик осталыкның бөтен көче – укучыга белем һәм күнекмәләр бирүдә, ә нәтиҗәне планлаштырган максатлардан чыгып анализлауда да инде.

Укытучы ягымлы, игътибарлы, белемле, сизгер, җитди булырга тиеш. Ул шушы сыйфатлары белән балаларның кызыксынуларын үстерә, үз-үзләренә ышанычларын тәрбияли. Укытучы-профессионал психолог та булырга тиеш. Укытучы-профессионал актер да әле ул. Ләкин, иң халыкчан артис та үзенең тамашачысы өчен җаваплылык тотмый. Укытучы үзенең тамашачысы өчен җавап тота. Укытучы-профессионал режиссер-куючы да. Пьеса һәм катнашучыларны үзе сайламаса да рольләргә ул бүлә, уен барышы белән идарә итә. Укытучы-профессионал иҗади эшли, үзенең авторлык программасын төзи, үз тәҗрибәсен таратырга тырыша. Укытучы-профессионал мәктәпне шатлык йорты итәргә сәләтле шәхес. Укытучы-профессионал булу өчен билгеле бер укыту технологиясен бик яхшы куллана белергә кирәк. Тик шуны да онытмау зарур, бер яки берничә педагогик технологияне белү һәм бик яхшы итеп куллану гына укытучыны профессионал итә алмый. Укучылар белән мөгамәләң фәнең белән кызыксындырырлык булырга тиеш.

Карл Марксның: «Тәрбияче үзе дә яхшы тәрбияләнгән булырга тиеш», – дигән сүзләре бар. Моның белән тулысынча килешми мөмкин түгел.  Һөнәренә баштан ук җитди карамаган укытучы киләчәктә чын укытучы була алмый инде ул. Укытучының белеме, дипломы белән бәяләнми, укучыларның көндәлекләрендә чагылмый торган эше дә бар бит әле. Ул – берәүне дә аерып карамыйча яратуы, хөрмәте. Укытучының бөтен гомере укучылары күз алдында үтә. Укытучы гына түгел, укучыларың да хәтер көндәлекләрендә көн саен үзләренең билгеләрен куеп баралар. “Акыллы кеше һәрнәрсәдә чама хисен белә,” – дигән канатлы сүзләр дә нәкъ укытучы адресына әйтелгән шикелле.

Сүземне очлап, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак фикерләрем болайрак минем. Югарыда санап үтелгән сыйфатларга омтылган хәлдә, милләтеңне чиксез хөрмәт итүче, үз телеңә мөкиббән, гореф-гадәтләреңне яратучы һәм саклаучы, милли җыр-моңнарыңа гашыйк, милләтеңнең киләчәге булсын дип, янып-көеп эшләп йөрүче укытучы булсаң гына ниндидер нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Бу урында Фатих Әмирханнан да оста итеп әйтеп булмастыр: “Милли рух кертү, милли рухта тәрбия итү шәкерткә «Менә син милли бул, үзең әнсат иткән милләтне сөй, аңа мәхәббәт ит» дию белән генә була торган бер нәрсә мени ул!»…


Хафизова Фәридә Зәки кызы, Әгерҗе шәһәре 4нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы