Җиңү килде җирне нурга күмеп...
«Саубуллашу вальсы» яңгырый.Чыгарылыш сыйныф укучылары вальс әйләнәләр, шатланалар, көләләр.
Укучы: Җәй тантана итә урамнарда,
Йөрәкләрдә шатлык, тантана.
Мәктәпләрдә “Соңгы кыңгырау”
Сагыш өсти безгә чак кына.
Бүген шатлыклы да, бераз моңсу да көн. Безнең өчен мәктәптә соңгы кыңгырау яңгырый. Ләкин тормышта ул соңгысы булмасын.
Монда алган белемнәребез һәрчак алга әйдәп торсын!
Укучы: Минем күптәнге хыялым – очучы булу, зәңгәр киңлекләрне иңләү.
Укучы: Ә мин авылымны бик яратам, анда калып игенче булып, икмәк үстерәсем килә.
Кинәт бер авыл агасы йөгереп керә - сугыш башланган.
Сугыш... Сугыш башланган оланнар...Бөек Ватан сугышы башланды. Аяусыз сугыш башланды.
Радиодан хәбәр тапшыралар:
“Внимание!Внимание!Говорит Москва. Передаем важное правительственное сообщение.граждане Советского союза! Сегодня 22 июня 1941 года в 4 часа утра, без всякого объявления войны германские вооруженные силы атаковали границы Советского Союза”.
Укучы: Тыныч иде әле таңыбыз,
Аяз иде әле иртәләр.
Дошман басып керде илебезгә
Эх, егетләр яуга китәбез!
Укучы: Безне озаткан сукмаклар
Капланмасын үләнгә.
Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,
Сез көтегез калганнар.
Җыр “Солдатлар”
Егетләр һәм кызлар сугышка озату күренешләрен сурәтли.
”Священная война”көе яңгырый
Солдат: Кичке атыш тынган минутларда,
Әнкәй, сиңа сагынып хатлар язам.
Дары исе сеңгән конвертыма
Йөрәгемнең бер бөртеген салам.
Икенче якта өстәл өстендә лампа янып тора, башына яулык бәйләгән әни утыра.
Әни: Сугыш елларында,
Данлы яу кырына,
Озаттым мин күзем нурларын.
Кояш баткан якта,
Гомерлеккә сакта,
Калды ирем, калды улларым.
Һаман, әле һаман.
өмет өзмим тәмам.
Көндә карыйм кайтыр юлларга;
Биреп бөтен көчен,
Уңыш яулар өчен,
Кайтырлар күк туган якларга.
Урамнарда йөрсәм,
Шат балалар күрәм,
Оныкларым сыман тоела.
Әнә шул чагында,
Утлар дөрли җанда,
Күзләремнән яшҗләр коела.
Солдат.Кичер, әнкәй,кичер!
Яу кырыннан
Кайта алмавымны...
Кичер,әнкәй,кичер!
Чит ил туфрагында
Мәңгелеккә
Ятып калганымны.
Кыз: Сугыштан классташлар кайта!Кайталар,кайталар! – дип йөгереп чыгып китә.
Егет: Саумы, туган ягым, саумысыз классташлар!
Билдә каеш,иңдә погоннар
Авылларның ямен, суларыңның тәмен
Күңелкәем өзелеп сагынган.
Дүрт ел буена сугыш безнең җирләребезне яндырды, туганнарыбызны һәм якыннарыбызны тартып алды, язмышларыбызны җимерде.
Безнең Ор авылыннан да Бөек Ватан сугышына 239 кеше китә. 122 якташыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды.Күбесе кайткач вафат булды.
Җыр: ”Илем солдаты”
Хәзер безнең авылдан Бөек Ватан сугышында катнашкан бер генә кеше исән, ул - Фатыйхов Салих абый.
Укучы: Узган авыр юлларыңны
Онытырга тырыш,ветеран.
Яраларың да төзәлсен,
Әйдә инде тынычлан!
Укучы: Картаймагыз әле, ветераннар,
Картаймагыз, әй,тынгысыз җаннар!
Сезгә тиеш әле бик күп язлар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар!
Укучы: Бомба тавышлары күптән тынды,
Төзәлделәр җирнең яралары,
Бабайларның окопларын сөреп
Иген чәчә хәзер оныклары.
Укучы: Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып,
Килде ул көн горур күкрәкләрдә
Орден, медальләрне чыңлатып.
“День Победы”көе яңгырый
Веноклар салу
Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 68 ел тула. 68 ел... Җиңү бәйрәме... Күп корбаннар хакына, зур югалтулар бәрабәренә яуланган Җиңү ул!
Данлы көннәр,вакыйгалар һаман артта кала бара. Килер бер көн, бу сугыш тарих битләрендә генә калыр ләкин онытырга аларны ярамый.
Илебезнең күкләре тыныч булсын, сугыш утлары кабынмасын.
Күкләребез мәңге аяз булсын,
“УФ” дип алмыйк әле сулышны.
Көннәребез тыныч үтсен берүк,
Беркайчан да күрмик сугышны.
Җыр: “Һәрвакыт булсын кояш”