СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Җиңү килде җирне нурга күмеп...

Нажмите, чтобы узнать подробности

Как Левитан сообщает о начале войны и как провожают и встречают любимых

Просмотр содержимого документа
«Җиңү килде җирне нурга күмеп...»

А


Җиңү көне шатлык китерсә дә,

Сызлый әле һаман яралар


ртур.
Сугыш! Сугыш башланган! Гитлер безгә сугыш башлаган!


(Язмада Левитан тавышы: Внимание, внимание! Говорит Москва! Работают все радиостанции Советского Союза. Фашистская Германия, нарушив акт о ненападении, вторглась на территорию Советского Союза")


" Изге сугыш" ( В. Лебедев-Кумач шигыре, А.Александров көе) җыры яңгырый.


( Сәхнәгә аркаларына рюкзаклар аскан ир-атлар, хатын-кызлар чыга. Сәхнә уртасына бала тоткан, сугышка китүче ир-ат белән бер хатын чыга.)


Зөлфәт. (Аделинага )

Юлбасарлар таптый җиребезне,

Ватан сугышына мин китәм.

Менә - балам. Син - әнкәсе аның,

Балабызны тотып ант итәм:

Синең өчен, шушы балам өчен,

Нәселем өчен, Туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм...


Гөлнара (Раилгә)

Исән барып, исән кайт!

Фашистларны кисеп кайт!

Миннән сиңа теләк шул.

Ил мактарлык үрнәк бул!

Мин тагын телим сиңа:

Үткенлек кылычыңа!

Теләр идем тагын да,

Бик сагынган чагында-

Язып җибәр сәлам-хат!

Сау бул, җаным! Җиңеп кайт!


Раил

Кулларыма мылтык кыскан чакта,

Син булырсың минем исемдә.

Һәр адымда сине сагынырмын,

Һәр минутта сине уйлармын.

Яңгырлы төн, кышкы суык көннәр

Туңдыра алмас мине, акыллым,

Йөрәгемне чөнки җылытачак

Сиңа булган сөю ялкыным.


Солдатлар" җыры (Р.Әхмәтҗанов шигыре, Ф. Әхмәдиев көе) башкарыла

Укытучы. Тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы менә шулай башланып китте. Бу - 1941 нче елның 22 нче июнь иртәсе иде. 1418 көнгә сузылачак дәһшәтле сугышның никадәр барачагын, миллионнарның яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем белми иде.

Сугыш... нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...

Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан.


Аделина.

Ирләр китте, кызлар елап калды,

Елап калды күпме хатыннар.

Туйда кигән күлмәкләре калды,

Күпме бала калды тумаган.

Эльмира.

"Бер кайтырбыз", диеп киткән юлдан

Китсәләр дә күбесе кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә,

Ачып-ябып йөри капканы.

(Наилә, Регина, Гөлнара, Зәлия чыга)

Зәлия.

Иртәгә кайда кич утырырбыз икән? Безнең керосин бетә бит.

Гөлнара.

Безгә килерсез. Өч-дүрт көнлек керосин бар әле.

Регина.

Мин базардан бер стакан тоз алып кайттым. Иртәгә тозда пешкән тәмле бәрәңге алып килермен.


Наилә.

Кайчан җәй җитәр инде? Ягарга утын бетте. Беркөнне балалар суыкка чыдый алмыйча, чыра яндырып куйганнар һәм чак кына ут чыгармаганнар. Ярый әле, Бибисаимә түти күреп калган.


Регина.

Әле сез ишеттегезме соң? Хәзер ашлыкны һәм атларны гына түгел, бәрәңге белән майны да фронтка җибәрергә, ди. Хәтта токмачны да киптереп тапшырасы була, ди.


Зәлия.

Җибәрербез, җибәрмичә, үзебезнең газиз ирләребез, сөекле улларыбыз өчен бит ул.


Наилә.

Тизрәк сугыш кына бетсен инде! Җиңү өчен бернәрсә дә жәл түгел. Исән-сау гына кайтсыннар инде, бәгырь кисәкләрем.


Гөлнара.

Кайтырлар, Алла боерса, кайтырлар.


(Хат ташучы керә. Эльмира) Эльмира.

Апалар, сезгә хат бар, хат. Безгә дә кычкырып укыгыз әле хатларыгызны.


( Һәрберсенә хатны бирә, хатыннар хат укыйлар.)


Наилә.

Тезгә куеп сезгә хатлар язам

Сугыш тынган алсу таңнарда.

Балаларым, сезне үбеп калам,

Сәлам сезгә - сөйгән ярларга.

Саф мәхәббәт белән язган хатың

Йөрәкләргә дәрт һәм көч бирә.

Дошманнарга каршы ут ачарга

Җитмәс иде безнең көч кенә.


Зәлия.

Үстеңме әле, кызым Тәслимә?

Төштеңме әле теге бишектән?

Туган яктан искән җилләр аша,

"Әтием" дигән сүзең ишетәм.

Улым туган, аны ишеттем,

Хатка язып исем җибәрәм.

Без җиңәрбез, кайтып күрешербез,

Аерылу булмас яңадан.


Регина.

Йөрәгемдә туган илкәемне

Сөю уты дөрләп кабынган,

Кем бар икән бүтән минем кебек

Өзелеп-өзелеп әнисен сагынган?

Кайгырма син, әнкәй, сине ташлап,

Чит илләргә улың киткәнгә,

Тар-мар иткәч явыз дошман явын

Кайтып килер әле иркәңдә.


Гөлнара.

Ярсып-ярсып атам һәр пулямны,

Ватан өчен, Туган ил өчен,

Балам өчен, атам-анам өчен,

Назлап сөйгән бил өчен.

Борчылмагыз, мине белгән дуслар,

Шат җырчыгыз сезне онытмас,

Бер кайтыр ул, якты кояш сыман,

Дошманнарны җирдән корыткач.


Наилә,

Әйдәгез, кайтыйк. Иртәгә иртүк торасы бар бит.


( Поезд тавышы ишетелә. Хатыннар чыгалар. Солдатлар кайталар. Кайсының башы бәйләнгән, кайсы аксак.)


Зәлия.

Безнекеләрне күрмәдегезме?

Зөлфәт.

Юк, күрмәдек!

Раил

Кайтырлар, кайтырлар, кайгырмагыз.

Эльмира

Менә бит исәннәр кайткан! Нишләп безнекеләр генә юк соң?


(Сәхнәгә Наилә, Регина, Гөлнара, Аделина чыга)


Ватаныбыз, фашистлар белән сугышта бик күп кызын һәм улын югалта. Шул исәптән Керкәле авылыннан да 424 кеше сугышка китә. Шуларның 238 яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Ә 186 сы гына исән-сау әйләнеп кайта. Бүгенге көндә аларның икесе генә исән. Алар: Шәрәфетдинов Кәрам Фатых улы һәм Сафуанов

Исмәгыйль Сафа улы.


Аделина.

Яу кырында батырларча сугышкан 12 райондашыбыз советлар
Союзы Герое исеменә лаек булды.

Безнең класс укучыларының да әби-бабалары җиңү көнен якынайтуга үз өлешләрен керткәннәр. Менә ала: Кашапов Раилнең карт бабасы Кашапов Әхәт Кашшаф улы;


Регина

Бәдртдинова Зәлиянең бабалары-Шагиев Шәймехәмәт, Шагиев Вәли; Бигманова Эльмираның карт бабасы Халиуллин Хәмидулла Хәлиулла улы; Галләмова Гөлнараның карт бабасы Галләмов Салих Гарифулла улы; карт бабасының апасы Галләмова Мәнзүрә Гарифулла кызы;

Гөлнара

Гиматдинова Наиләнең бабалары - Бәдртдинов Хадим, Мортазин Хөсәен Хәсән улы, Таҗиев Әзәт; Хөснетдинова Регинаның бабасы Галимов Әкъдәс Сафа улы; Сөләйманрва Аделинаның карт бабалары Рәхимҗанов Идрис Рәхимҗан улы, Вафин Фатыйх Вафа улы; Минәҗев Зөлфәтнең бабасы Гимадетдинов Якуб Бәдртдин

Улы

Наилә

Сугыштан кайтмый калганнарны һәм Җиңүнең 66 еллыгын каршылый алмаганнарны бер минут тынлык белән искә алыйк. (Бер минут тынлык)




(Зәлия белән Эльмира чыгалар)

Эльмира

Һәр көн алсу таңнар атсын.

Күңелне куандырып.

Таңнарда кошлар кайрасын,

Бар җиһанга кушылып.


Зәлия

Сугыш уты җирдә кабынмасын.

Гөрләп үссен игеннәр.

Матур тормыш өчен көрәш барсын.

Ишәймәсен гарип-ятимнәр.

" Һәрвакыт булсын кояш!" җыры җырлана.







Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!