СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Җөмләнең иярчен кисәге. Хәл.

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Конспект урока по родному (татаркому) языку для учащихся 7 класса.

Просмотр содержимого документа
«Җөмләнең иярчен кисәге. Хәл.»

Сыйныф 7

Фән Туган тел (Татар теле)


Дәрес № Дата ____________2020


ТЕХНОЛОГИК КАРТА


Дәрес темасы: Җөмләнең иярчен кисәкләре. Хәл.

Максат: Җөмләнең иярчен кисәкләре. Хәл.” темасын өйрәнү, ныгыту, тирәнәйтү, яңа сүзләрне өйрәнү, аларны сөйләмдә урынлы куллану.

Дәрес тибы. Яңа материалны аңлату дәресе.

УМК: Дәреслек.. Татар теле. 7 нче сыйныф / Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. - Казан: "Татармультфильм" нәшрияты, 2017.

Ресурслар: ноутбук, экран, проектор, презентация материалы, дәреслек (60-62 нче битләр)

Методлар: проблемалы укыту, анализ, белемнәрне системалаштыру.

Алымнар: дәреслек белән эшләү, укытучы сөйләме, сорау-җавап әңгәмәсе, рефлексия, критик фикер йөртү.

Форма: группаларда эш, парларда эш.

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты.


Планлаштырылган нәтиҗәләр:


Предмет

Метапредмет

Шәхси

“Җөмләнең иярчен кисәкләре. Хәл.” темасын өйрәнү, ныгыту, тирәнәйтү, яңа сүзләрне өйрәнү, аларны актив сөйләмдә урынлы куллану, көндәлек актив сөйләмгә кертү.

- укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;

-үз фикерләрен дәлилли белү; нәтиҗә ясау

Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, аралашу

һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыруга йогынты ясау.

-үзара аралашу культурасы тәрбияләү;

-үз фикерләрен дәлилли белергә өйрәтү


Укытучы эшчәнлеге - Деятельность учителя

Укучы эшчәнлеге - Деятельность учащихся

1) Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы - Этап мотивации (самоопределения) к учебной деятельности.

  • Исәнләшү: Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек? Утырыгыз.

  • Дежур доклады,

  • Уңай психологик халәт булдыру

Исәнләшәләр, укытучы соравына җавап бирәләр

- дежур доклады тыңлана, укучылар барлана, укучыларның дәрескә әзерлекләре тикшерелә

1. Сорау-җавап әңгәмәсе

- Без өйрәнгән бүлек темасы нинди, ничек дип атала? Кем исенә төшерде?.

- Бүген дусларыгыз, сыйныфташларыгыз, укытучыларыгыз белән исәнләштегезме? Кем ничек исәнләште? Нинди сүзләр кулландыгыз?


Өлкәннәр һәм кечкенәләр”.

Укучыларның җаваплары тыңланыла?

2) Белемнәрне актуальләштерү этабы - Этап актуализации и фиксирования индивидуального затруднения в пробном действии.

Уку мәсьәләсен кую. Без татарча һәрвакытта да дөрес сөйлибезме?

Балалар, без нәрсә беләбез һәм дәрестә нәрсә белергә телибез? Әйдәгез, шуны ачыклап китик әле. Тактадагы таблицага карап әйтәбез:


Мин ... беләм. (Я знаю)

Мин ... белергә телим. (Я хочу знать)

Татарча укый

Текст белән эшли (работать над текстом)

Татарча яза

Укыганны аңлый (понимать прочитанное)

Көндәлек режим төзи

Бәя бирә (дать оценку)

Өчен бәйлеген

Үзем нәтиҗә ясый (делать вывод)

Кереш сүзләрне

Группада эшли


3) Этап выявления места и причины затруднения.

Әңгәмә - Мин укырга яратам. Ә сез укырга яратасызмы? Нинди китап укыдыгыз?

Укучылар үзләре укыган китаплар белән таныштыралар (рус әдәбиятыннан укыган китапларны да кулланабыз)

4) Этап построения проекта выхода из затруднения.

1. Әңгәмә: “Минем көндәлек режимым” темасына сөйләшү. Темага караган сүзләрне кабатлау, русча тәрҗемәсен әйтү.

2. Дәрес эшен фаразлау, күзаллау, фикерләр белән уртаклашу. Дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? Ничек уйлыйсыз, кем белә?

Минемчә, дәрестә ... турында сөйләшербез.

Минем фикеремчә, дәрестә ... турында сөйләшербез.

Минем уйлавымча, дәрестә ... турында сөйләшәбез.

Сүзләрне татарча – русча, русча татарча вариантта парларда әйтү (татар авазларын дөрес әйтү өстендә эшләү)



Укучылар үзләренең җавапарын әйтәләр, фаразлары белән уртаклашалар.

5) Төзелгән проектны реализацияләү(тормышка ашыру этабы) - Этап реализации построенного проекта.

Яңа белем һәм күнекмәләр бирү. Теманы атау, максатлар кую.

Тема. Җөмләнең иярчен кисәкләре. Хәл.

Максатка ирешү өчен нишләрбез? Иң беренче итеп нишләргә кирәк? Аннан соң нишләрбез?


Күнегүләр эшлибез (выполняем задания) Фикерләшәбез (обсуждаем) Нәтиҗә ясыйбыз (делаем вывод)

Физкультминут

Күзләргә гимнастика ясау

6) Этап первичного закрепления с проговариванием во внешней речи.

Дәреслек белән эшләү. Сүзлек өстендә эш.

Яңа сүзләрне дөрес уку, әйтү кабатлыйлар.

Сүзләрне тәрҗемәсе белән укыйлар, алар белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзиләр (эшләү барышында бер-берсенең хаталарын төзәтәләр).

1 нче күнегү. Күнегү эшләү барышында презентация материалы белән таныштыру

Хәл турында кагыйдәне дөрес укыйлар. Аңлатма материал белән танышалар. (Презентация материалы белән танышалар) Укучыларның җаваплары тыңланыла, нәтиҗә ясала.

2 нче күнегү.

Диалогта төшеп калган репликаларны өстәп уку. Җөмләләрдән хәлләрне табу.

7) Үзтикшерү юлы белән мөстәкыйль эшләү этабы - Этап самостоятельной работы с самопроверкой по эталону.

3 нче күнегү.

Бирелгән сүзләрне кулланып, җөмләләрне уку, язу. Җөмлә кисәкләрен билгеләү.

4 нче күнегү.

Ситуатив күнегү. Ничек әйтерсез? Әйтик, сез мондый ситуацияләрдә калдыгыз, ди... Фикерләрне сыйныфташлар белән (төркемнәрдә) бүлешү, дәфтәргә язу.

5 нче күнегү. Иҗади эшләү

“Ярдәмләшеп яшәү күңелле” темасына

А) үзара (дустың, партадашың белән) диалог төзеп сөйләшү

Ә) хикәя төзү (индивидуаль эш).

(Башта берничә пар укучы җавабы тыңлана, аннары өлгерә алганча дәфтәргә язалар)

8) Рефлексия этабы - Этап рефлексии учебной деятельности.

Укучылар тарафыннан нәтиҗә ясау, фикерләр әйтү, дәлилләү

Уртак фикер:Беркайчан да мактанмаска кирәк, эшең өчен сине башка кешеләр мактасын.

Өй эшен аңлату.

1. Сүзләрне хәтерләргә. 2. Төзегән хикәяне дәфтәргә язарга.

Укучыларның белемнәрен бәяләү, билге кую.

Үзбәя: балалар дәрестәге эшчәнлекләренә үзләре бәя бирәләр.