СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Бәкер авылы табигате

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат: Бәкер авылы - туган якның табигатен өйрәнү.

Көтелгән нәтиҗәләр: авылның сулыклары, тау,чокырлары турында белү,күзаллау булдыру; табигатҗ обүектларын күзәтеп аларның килеп чыгу тарихын, аермалы якларын һәм үзгәрешләрен теркәп барырга өйрәнү; алар арасында булган экологик бәйләнешне табарга һәм экологик проблемаларны чишү юлларын табу; туган як табигатенең матурлыгына, байлыгына соклана белү, ярату хисләре уяту.

Слайд 1

I.Оештыру моменты.

Укытучының кереш сүзе.

Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Минем өчен – туган авылым Сугышлы һәм килен булып төшкәч гомер иткән Бәкер авылы. Туган ягын, авылын яратмаган кешеләрне мин күз алдыма да китерә алмыйм. Яшьлекләрендә авылын ташлап чит җирләргә киткән кешеләр дә, туган туфракларын сагынып, аның табигатенә сокланып, җырлар, шигырьләр язалар. Якташ шагыйрәбез Халисә Гулова шигырендә туган авылын ничек сагынуы турында яза:

Челтер-челтер ага чишмәләрең,

Назландырып исә җилләрең.

Шушмасында йөзә балыкларың,

Нинди матур туган җирләрем.

Сагынып кайтам биек тауларыңны,

Сагынып кайтам чишмә суларын.

Дөньяда яшәүче һәр кеше үзенең туган җире белән горурланырга, аны яратырга тиеш. Моның өчен үз туган ягыңның тарихын белү дә кирәк. Бүгенгесе генә түгел, үткәне дә вакыйгаларга бай, үзенчәлекле икәнен аңлау һәр кешедә туган ягы белән горурлану тойгылары уята. Минем укучым Гәләветдинова Руфия туган авылына соклануын шигырь юлларына салган:

Саф һавалы, гүзәл табигатьле

Таулар арасында минем авылым.

Чылтырап аккан чишмәләрдән

Су эчә халкым минем.

1963-1970 елларда берничә ел рәттән ял иткән Татарстанның халык язучысы Фәнис Яруллин үзенең исәнлеген “Бәкер” шифаханәсендә ныгыта. Аның әдәби иҗатка беренче адымнары да шушы җирлектә башлана.

Тәүге тапкыр килдем, тәүге күрдем

Мин бу матур Бәкер курортын.

Ә шулай да аңа ияләштем,

Әйтерсең лә, туган, үз йортым.

Табигате матур булгангамы-

Кешеләр дә гүзәл Бәкердә.

Менә шушы матур кешеләрне

Саклармын мин мәңге хәтердә.

Мин дә чын күңелдән туган ягымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Минем авылымны сөймәслек тә түгел шул: ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генә!

  1. Проектларны презентацияләү.

1нче укучы. Слайд 2.

Күренекле язучы Җәмит Рәхимов үзенең “ Шөгер төбәге- хәзинәләр чишмәсе” дигән китабында: “Риваятьләргә караганда, Бәкерне Иске Иштерәктән күчеп утырган Бәкер карт нигезли, исеме әнә шул кеше исеменә нисбәтле,”-дип яза. Авыл озак еллар буе бәләкәй генә авыл булып яши.Хәзерге көндә Бәкер авылында Бәкер картның тугызынчы буын балалары яшәп ята.

2,3 нче укучы. Слайд 3

Бәкер авылының данын “Бәкер” шифаханәсе еракларга тарата. Санаториянең дәвалау мөмкинлекләре елдан-ел арта. 1994 елдан шифаханәгә яңа төс кертүче, күп кенә үзгәртүләр, төзелешләр төзетүче, бүгенгесен һәм киләчәге турында алдан кайгыртучы Ибраһимов Фаяз Ибраһим улы килде. Эшләгән эшләре мактауга лаек. Ел саен “Каенсар” күле буенда “Су бәйрәме”, “Сорка бәйрәме” үткәрелеп килә.

Слайд 4

Күп кенә кызыксынганнан соң авыл атамаларын олылардан сорашып өйрәнә башладым. Бу эштә миңа укытучыларым да булышты. Әби-бабайларыннан белешкән атамаларны чагыштырып карадык. Күп кенә мәгълүмат җыйдык.

4 нче укучы. Слайд 5

Көмештәй саф сулы, тәннәргә һәм җаннарга сихәт бирүче чишмәләр минем яшәгән авылымда да бар. Алар табигатебезнең төрле җирләрендә, күбесенчә тау арасыннан, я тау итәгеннән бәреп чыккан. Бу табигать могҗизалары безне үзләренең төрлелеге белән дә шаккаттыралар. Аларның сулары да төрлечә: ургып, уртача, салмак, шаулап, кайнап ага. Ә суларының тавышы?! Тыңлап торсаң, гаҗәпкә каласың, сокланып туймыйсың. Көйләре, моңнары бер-берсен кабатламый. Шулай булгач, аларны моңлы, җырчы чишмәләр димичә ни дисең?!

5 нче укучы. Слайд 6,7,8,9

Безнең Бәкеребез чишмәләргә бик бай. Авылыбызда дистәдән артык чишмә бар. Әйе, чишмә суы хәзер иң кадерле сыйлардан санала. Кунак-мазар килсә, берәрсе ерак юлдан кайтса чишмә суыннан чәй куйганнар.Авыл сылулары көянтә-чиләкләрен алып “Чатлы елга” суын чәй эчәр өчен генә алып кайтканнар. ”Суыбыз бик тәмле безнең”- дип чын күңелдән горурланып кунакны кыстый-кыстый сыйлаганнар.Халык чишмәләргә ягымлы, матур, исеме җисеменә туры килә торган исемнәр дә кушкан.

6 нчы укучы. Слайд 10,11,12

Әлеге чишмәләрнең һәрберсенең үз исеме, үз тарихы бар. Авылда яшәүче өлкәннәрдән сорашу үткәргәннән соң исемнәрен һәм тарихларын белдек: «Бакыр чишмәсе», «Изгеләр чишмәсе», « Су башы чишмәсе», «Таш чишмә», «Курорт чишмәсе», «Сихәт чишмәсе», «Күкертле су», «Салкын чишмә», «Мацеста» суы, «Нафтуся тибындагы минераль су» чишмәләре авылым халкын күп еллардан бирле тәмле сулары белән куандырып тора. Бу чишмәләр бик борынгы. Аларда ниндидер серлелек бар. Тирәннән, җир астыннан агып чыгып, алар кешеләрнең яшәү чыганагына әйләнә, күпме халыкка көч, шифа бирәләр. Шул чишмәләр янында басып торганда ничектер күңелгә шундый рәхәт, барлык күңелсез уйлар да онытылган кебек була.

7 нче укучы. Слайд 13,14,15

Бәкердәге «Күкертле су» чишмәләренең, аларның сулары җыелган болындагы ләмнең шифалы икәне тирә-як халыкка, ил күләмендә, хәтта чит илләргә дә элек-электән билгеле.

«Салкын чишмә» чыганагы болында ага. Җәйге челләләрдә авыл халкы печән чапканда салкын суын эчә, суы салкын булса да чирләтми, сусауны баса.

«Бакыр чишмәсе”-Пётр I бакыр эзләр өчен безнең төбәккә махсус экспедиция җибәргән. Ләкин казылган чокырдан бакыр табылмаган, чишмә бәреп чыккан.

1991 елда “Мацеста” тибындагы сульфат-натрий-магний минераль суы табыла һәм дәвалауда кулланыла башлый. “Утлы су” дип тә йөртәләр. Бәкерне Татарстанның хәзинәсе дип атарга мөмкин. Кайдадыр ләм бар, икенче җирдә су. Ә безгә табигать аларның икесен бергә бүләк иткән. Шуның өстенә экологик яктан чиста, матур урыннар.

8 нче укучы. Слайд 16

2003 елда дәвалау үзлегенә ия булган тагын бер чыганак табыла. Изге “Бакыр” чишмәсеннән чыккан “Бәкер” суы үзенең составы ягыннан “Нәфтүсә” тибындагы минераль суларга якын тора.

Һәр чишмәнең үз яме, үз тәме бар. Мәсәлән, «Таш” чишмә суы бик салкын. Җәйге челләдә аның суын йотлыгып эчсәң, салкын тиясен көт тә тор! “Нәфтүсә“ суы бик йомшак. Аның суыннан кайнатылган чәй бик тәмле була. Күп кенә чирләрдән дәва булып тора. Хәзер авылда һәр өйгә газ, су кертелгән. Чишмәгә күбесенчә каз өмәләре вакытында казларны юу өчен, керләр чайкар өчен йөриләр. Ә ут булмаганда, барыбызны да шул чишмәләр коткара. Чишмәләр саклап, чистартып торсаң гына яши. Юк икән, аларның томаланып юкка чыгуы бар. Һәр яз, җәй айларында өмә ясап, чишмәләрне чистартабыз. Шуңа күрә кайчан гына барма, чишмәләребез җырдагы кебек көмеш, саф сулары белән челтерәп авыл халкын сөендереп тора. Чишмәләр - безнең яшәү чыганагыбыз ул.

9 нчы укучы. Слайд 17

Чишмәләр авыл читендәге болын буйлап тын гына аккан Шушма елгасына кушыла.Елга тирәсе тал- тирәк, болынында куе печән.Шушма Самара өлкәсенең Русское Добрино авылы яныннан башланып күп авылларны, тау-кырларны урап Түбән Кама районы тирәсендә Кама елгасына кушыла.

10 нчы укучы. Слайд 18-23

Авылымны ике яктан бай матур таулар, калкулыклар кочаклап алган. Аларның һәрберсенең атамалары бар. “Ташкала” тавы Бәкергә килүчеләргә ерактан сәлам биреп тора. “Тирән” чокыр аша “Кылыч” тау сузылып ята. Аннан “Миңкәй” тавы урман авызына тоташа. Шул урында “Куларасы” чокыры да бар, җиләкчеләрне ел саен эре җиләкләре белән куандырып тора. Авылның икенче ягында “Бәләкәй” тау, “Мәхәббәт” тавы һәм "Бакыр елгасы" тавы сузылып ята. Араларында Тирән чокыр, Каенсу чокыры,Ука чокыры, Ибрай чокыры, Насир чокыры, Олы аклан чокыры. Шул чокырлардан тын гына, үз юлларын табып Миңкәй елгасы, Аркылы елга, Чатлы елга, Ком елгасы, Баткалак елга ага.

Талгын җил искәндә, безнең болын өстенең дулкынлануыннан күзең ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк анда! Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч гүзәллек! Әнә шул болын өстеннән әкрен генә иртәнге кояш күтәрелә. Күтәрелә дә илаһи нурларын, бөтен яктылыгын авылга сибә. Әкияти манзара эчендәге авылым көннән-көн матурлана, яшеллеккә күмелә. Мин авылыма гашыйк!

  1. Проект дәресне йомгаклау.

-Кемнең чыгыш ясавы сезгә күбрәк ошады? Ни өчен?

-Үзегезнең проект өстендэ эшегезне ничек бәялисез?

-Проект материалларын җыйганда нинди авырлыклар туды? Нәрсә эшләү ансат булды?

- Сезгә кемнәр булышты?

-Сезнең өчен иң кызыклысы нәрсә булды?

- Киләчәктә проект эшләү буенча үз алдыгызга нинди максат куясыз?

06.11.2016 22:53


Рекомендуем курсы ПК и ПП

Похожие записи