СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
Фәтих Кәрим – мәхәббәт һәм җиңү җырчысы.
(Фатих Кәримнең иҗатына багышланган Республика фәнни-гамәли конференциясенә хәзерләнгән фәнни-тикшеренү хезмәте)
Кереш.
Фатих Кәрим фронтта чыннан да каһарманнарча сугыша, зур батырлыклар күрсәтә. Мылтык белән генә түгел, үткен каләме белән дә ашкнып Бөек Җиңү көнен якынайтырга омтыла. Меңләгән татар сугышчыларының күңеленә уелып калырлык, афоризм дәрәҗәсендәге тыгыз, кристалдай саф, чарланган шигырьләр иҗат итә.
Үзең турыда уйлама,
Илең турыда уйла,
Илең турыда уйласаң,
Гомерең озын була.
Сугыш вакытында ул ике тапкыр каты яралана, ләкин госпитальдән соң да яңадан сугыш кырына омтыла. Оста сугышуы өчен аңа күп тапкырлар язма рәвештә рәхмәт белдерелә. Фронтта ул рядовой солдаттан взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелә, 1945 нче елның 6 нчы февралендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Утлы гарасат эчендә атналар, айлар уза.
Фатих Кәрим 1941 нче елның ахрыннан алып 1945 нче елның 19 нчы февраленә - батырларча һәлак булганга кадәр, Мәскәүдән алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сузылган солдат юлын үтә, көрәш юлын соклангыч шигъри көч белән гәүдәләндерде.
Фронтта, өч елдан артык вакыт эчендә, ул һәр кайсы әдәби казаныш саналырлык 150 ләп шигырь, 8 поэма, 2 повесть, “Шакир Шигаев” исемле зур драма әсәре иҗат итә. Ил язмышы, халык язмышы шагыйрь җаны аша уза.
Авыр чорда халкың: “Улым!” – дисен,
“Таянычым!”- дисен Туган ил.
“Шәхес, шагыйрь үзен зур бер бәрелешләрдә таба. Сугыш, фашизмга каршы көрәш шагыйрь алдында я үлем, я җиңү дигән нәрсәне куйды. Шагыйрь үзенең бөтен ихтияр көчен туплады, җире, халкы, тарихы исеменнән алгы сызыкка басты. Халыклар язмышы белән бәйле вакыйгаларның эчендә турыдан-туры катнашудан туган хисләрне, кичерешләрне нәрсә алыштыра алсын! Шагыйрьнең әсәрләрен урталыктан бөеклеккә күтәргән теге илаһи көч менә шунда. Шагыйрь үзе тудыручыга әйләнә, - дип язды Сигат Хәким “Үлем турында уйлама” дигән мәкаләсендә. – Мин үзем дә фронтта булдым, алгы сызыкта шигырь язар өчен нинди шартлар барлыгын бик яхшы беләм. Татар поэзиясендә Муса Җәлилдән кала Фатих Кәрим кебек батырлык эшләгән яңадан бер генә шагыйрь дә юк. Ул һәрвакыт Муса Җәлил белән рәттән басып торган, янәшә атлап бара торган шагыйрь..”
Фатих Кәрим үзенең тормышы һәм иҗаты, ялкынлы йөрәге, саф хисләре һәм какшамас рухы белән Муса Җәлилгә бик якын. Тик алар патриот шагыйрь исемен икесе ике шартта казаналар: М.Җәлил “Мобит дәфтәрләре” һәм дошман тылындагы чиксез батырлыгы белән күтәрелсә, Ф.Кәрим бозлы окопларда кулындагы коралы һәм каләме белән үзенең корыч рухлы кеше икәнлеген раслады.
Күренекле рус шагыйре А. Сурков : “Бары тик олы батырлыкка ия булган йөрәк кенә иң тирнән түреннән шундый шигырь юлларын чыгара ала”, -дип, Ф.Кәрим поэзиясенә югары бәя бирде.
Безнең буын Фатих Кәрим иҗатында тәрбияләнде. Кемдер кушканга гына түгел, җан таләп иткәнгә яратып укыганбыздыр шигырь-поэмаларын, ятлап, сәхнәләрдән сөйләп йөргәнбездер. Бүгенге илле-алтмыш-җитмеш яшьлекләрдән “Ант”ны, “Кыңгыраулы яшел гармунны” яттан белүчеләр арабызда әле бихисап бит.
Төп өлеш.
Татар әдәбиятында Һади Такташны мәхәббәт җырчысы дип атау гадәткә кергән. Такташ кебек Фатих Кәрим дә мәхәббәтнең серле, илаһи көченә чын күңелдән ышанган, саф, ихлас сөюгә дан җырлаган шагыйрь.
Сөю моңына төрелеп, аның шигырләре җырга әвререлә. “Кемгә сөйлим серләремне” (1936) җыры моңа мисал булып тора.
Кемгә сөйлим серләремне,
Йөрәгем ялкын кебек.
Ялкынланган йөрәгемә
Берәү бик якын кебек.
Ул үзе дә төн йокысыз
Мине уйлыйдыр кебек.
Янып сөймәсәң, яшьлекнең
Яме булмыйдыр кебек.
Чын хисләрне белдергән шигырьне композитор Әнвәр Бакиров күреп ала, аңа матур лирик көй яза. Җырны халык та үз итә.
“Көтем сине” (1935) шигырендә ил чикләрен сакларга китүче егетнең, саубуллашу өчен, сөйгәнен зарыгып көтүе тасвирлана. Алга куелган авыр бурыч, максатларны тормышка ашыруда сөю генә ярдәм итә.
1936 нчы елда шагыйрь “Анекин” поэмасын язып бетерә. “Аникин “ зур күләмле һәм тирән эчтәлекле әсәр. Поэманың эчтәлеге һәм идея юнәлеше шул чордагы халыкара хәлләр һәм вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән. “Аникин” – татар поэмалары арасында илнең оборонасын ныгытуга, ил чигендә дошман белән күзгә-күз очырашуны сурәтләүгә багышланган әсәр булып тора. Поэманың төп герое Михаил Аникин –Ватан чиген салаучы каһарман.
Ана һәм бала – сугыш һәм хәсрәтнең контрасты. Биредә шагыйрьнең чын кешелеге, тормышны өзелеп яратуы ачык чагыла. Ил чиге сакчылары менә шушы иң кадерле кешеләре өчен – ана һәм бала өчен, тыныч тормыш өчен, Ватан өчен постта торалар. Алар ананы һәм баланы кешелек дошманнарыннан мәсхәрә иттермәсләр. Ф.Кәрим әсәрдә әнә шул карашны алга сөрә. Ут эчендә калган балага һәм анага ярдәм үз вакытында килеп җитә: батыр сакчы Михаил Аникин, үз гомерен аямыйча, янып торган өй эченә ташлана һәм баланы коткара.
Михаилның хатыны яшь ана Лиза татар поэзиясендә сурәтләнгән хатын-кыз образлары арасында күренекле урын тота. Лиза –нәфис һәм саф йөрәкле. Тормышны, үзенең ирен, кечкенә кызын өзелеп ярата. Ул Ватанны сакларга киткән ирен сагына, аны уйлап моңая. Лиза ана булуы белән чиксез горурлана, кечкенә кызын аналык күгенең йолдызы дип атый. Ул – сөя һәм сөелә белә, шуның белән бәхетле. Аның сөя белүе Ватан чиген саклаучы иренә көч һәм куәт бирә.
Михаил Аникин сугышта үлә, ләкин Ватан өчен һәлак булган солдат үлемсез. Ф.Кәримнең бу поэмасында да җиңүгә һәм мәхәббәткә дан җырлана дип әйтергә мөмкин.
“Сагынып көтәм” исемле шигырь тылда калган кызның сөйгән егетенә язган хаты формасында бирелгән. Кызның сөйгәне турындагы уйлары якты һәм тирән. Ул Туган илен саклаучы сөеклесен намус белән көтә.
“Аның җыры”, “Кайгың, куанычың”, “Тагын да кил”, “Син еракта”, “Хәдичә” кебек шигырьләрендә дә хатын-кызның саф мәхәббәте сугыштагы солдатның рухи терәге, җиңүләргә әйдәп баручы хисе булып тора.
“Аның җыры” (1942) шигырендә геройның мәхәббәт хисләре түбәндәгечә чагылдырыла
Утырам мин Идел ярында.
Серле итеп ага су;
Бик ямансу миңа, ямансу
Иркәм юк шул, юк шул янымда.
Кыз сөйгән егетен әнә шулай сагына. Ул сөйгәненә ярдәм итү өчен кулыннан килгәннең бөтенесен эшләргә әзер, аның язмышы өчен кайгыра. Кызның хисләре Идел кебек мул һәм тирән.
Ф.Кәримнең “Шомырт куагы” исемле шигырен шигьри философия дип атарга мөмкин. Шигырь бөтен табигыйлеге белән кызның йөрәк кичерешен, аның сагынуын, аның ерактагы сөеклесен үз йөрәгендә шомырт чәчәге итеп үстерүен ача. Шигырьнең лирик герое сөюнең, сагынуның, саф мәхәббәтнең үрнәге итеп кабул ителә.
“Кыңгыраулы яшел гармонь” (1942) поэмасында гади кешеләр гадәти хәлләрдә сурәтләнгән. Әмма эчке кичерешләр байлыгы: гади солдатның югары патриотик хисе, сөйгәненә булган олы мәхәббәте, тыныч тормышка сусавы аңкып тора.
“Идел егете” (1942) поэмасын алыйк. Һөҗүм итеп килгән совет гаскәрләре украин авылын фашистлар кулыннан коткаралар. Иделдән килгән атлы сугышчы украин кызын дошман мәсхәрәләвеннән йолып ала. Идел егете белән Днепр кызы арасында мәхәббәт дөрләп кабына.
Ник яшьлекнең тойгылары
Тирән бу чаклы?!
Түзми егет иелә дә
Кызны кочаклый:
“Гомерем булса, бәлки синдер
Бәхет йолдызым!.”
Үбә суырып татар егете
Украин кызын
Данлы көрәш барган якка
Кулларын сузып,
Озата Идел егетен
Днепр кызы.
Бу поэмада да мәхәббәт һәм җиңү темасы алтын җеп булып үрелгән.
“Күңел кошым” (1945) шигырендә
Кайчан гына шаулы яз җитәр дә,
Кыр казлары кайтыр күлләргә:
Кайчан гына кайтып сөйгәнемнең
Кайнар яшьле күзен үбәрмен, дип моңлана шагыйрь.
Бу юлларда сагыш һәм моң. Йөрәкнең бөтен көче белән сугышны җиңеп, туган илгә, сөеклесе янына кайтуга омтылыш.
Ф.Кәримнең Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясендә бер генә хисе дә, бер генә сүзе дә риторик яки ясалма түгел. Алар – авторның үз хисләре, үз уйлары кичерешләре. Шагыйрьнең хатынына язган бер хатында: “. Стройда шунысы кыйммәт, бөтен нәрсәне йөрәгең аша үткәрәсең. Минем язган әйберләрем уңышлы икән, моның төп сәбәбе шушы: канымны коеп сугышам, шуның турыда шул хис белән язам”, дип әйтүе очраклы хәл түгел.
Мәхәббәт һәм җиңү темасы Ф. Кәрим иҗатының соңгы этабында тагын да киңрәк колач ала һәм ул сагыну сагышлары белән кушыла.
Петрарканың Лаурасы, Дон Кихотның Дульсинеясе. Фатих Кәримнең Кадриясе. Аның Кадриясе яшьлегендә мәхәббәт ялкыны, авыр чагында терәге, ышанычы, сугышларда йөргәндә өмет йолдызы, киләчәге.
1925-1929 нчы елларда Ф.Кәрим җир төзү техникумында укый. Кадрия Ишукова белән шунда таныша. Аларның икесенә дә язу таланты бирелгән. Язмыш тарафыннан вазифалар төрлерәк шул. Кдариягә балалар анасы, ир хатыны, гаилә терәге, балар бакчасы тәрбиячесе булу насыйп ителгән икән. Һәм ярата-сөя, сагына-көтә белү сәләте мул итеп бирелгән аңа. Фатих Кәримнең Кадриясе җир кешесе, шагыйрь хатыны, балалар анасы. Аның иренә мәхәббәте, тугрылыгы, ирен төрмәдән, балаларын ачлык-ялангачлыктан йолып калу өчен тырышып, күпме көч түгүе дастан итеп сөйләрлек.
Шомырт чәчәгедәй саф, ягымлы,
Саф һәм йомшак синең күңелең.
Язгы кояш кебек ялкынланган
Йөрөгемнең хисләр гөле син.
Өзелергә җитеп сыкрый күңелем
Сагынудан сине, Кадриям.
Нахакка гаепләнеп, дүрт ел буе сасы камераларда, йөргендә “чыныккан” Фатих Кәрим, ниһаять, 1941нче елның декабрендә акланып төрмәдән чыгарыла, дуслары – Хәсән Туфанның да үзенеке кебек язмышка дучар булынын ул әле белми.
Дусларым юк хәзер, тик берәүгә
Мин кулларын үбеп баш иям,
Торгандыр ул сагыш ялкынында
Яфрк кебек кипкән Кадриям.
Күрешү, кавышу шатлыгы озакка бармый, бер-ике атнадан, декбрь азагында Фатих Кәрим фронтка җибәрелүе хакында хәбәр ала. Алда әйтелгәнчә, бу хәбәрне ул сөенеп кабул ите.
Үләм икән, үкенечле түгел
Бу үлемнең миңа килүе,
Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларындп үлүе.
Сөеклее – Кадриясе, кадерле балалары белән араларны хатлар якынайта. Һәм шигырьләр.
Син ерак миннән ерагын,
Ераклыкка карамый,
Яраласа мине дошман,
Ул сине дә яралый.
.Мәхәббәтең минем белән
Атакаларга бара.
.Хатка язган сүзләреңне
Күзләрең итеп үбәм.
Фантаст язучыларның күбесе киләчәкне алдан күреп, күзаллап дистә еллардан соң нинди корал уйлап табыласын, нинди вакыйгалар буласын галимнәрдән алда фаразлап, үз әсәрләрендә чагылдыралар. Иҗат вакытында медиум сәләтенә ия булган шагыйрьләр, язучы, рәссамнар күрәзәчегә әверелә. Моны хәзер фән дә таный. Фатих Кәрим шигырьләренең халык аңына тәэсир итү көче, хакыйкатькә якынлыгы хакында уйланганда. “Ант”ы хәтердә яңара.
Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адм да артка чигенмәм.
Һәм чигенми Фтих Кәрим.
Тәвәккәллек, батырлыкта
Җыр булып калсам иде, -
дигән теләге дә тормышка ашты. Аның исеме җырга әверелде.
Бәлки, бу хат
Соңгы хатым булыр.
Иң дәһшәтле утка керәмен.
“Ватаным өчен” дип исемләнгән бу шигырен патриот шагыйрь Фатих Кәрим 1942 нче елда яза. Ут, пуялялар яңгыры астында автоматын асып иңенә ул әле меңләгән чакрым юл узар, “рядовойдар төнен йоклаганда мин йокламыйм шатлык кайгыдан” дип, куен дәфтәрен алып, җыр язарга тотыныр.
“Җыр хакына калыр йокылар.
Окопларда язган жырларымны
Хөрмәт белән дуслар укырлар”
дип юаныр. Һәм, әлбәттә, хат көтәр. Аның кадерлесе – Кадриясе тойгы, хис кешесе Фатихына авыр сугыш давылына бирешмәслек, көч-дәрман бирерлек хатлар зарурлыгын аңламыймыни! Җаны –тәне, йөрәге белән тоеп яши ул аның халәтен. Үзенә бик кыен мизгелләрдә дә тормыш авырлыгыннан зарланмас, без түзәрбез, тик син генә исән йөр, дип теләр, газиз ирен юатырдай иркә сүзләр табар: дәрт, ышаныч, мәхәббәт белән сугарылган иң изге теләкләрен, күрешергә өметен хатлар итеп аңа юллар
Фатих-Кадрия. Бу икәүнең мәхәббәтен Йосыф-Зөләйха, Таһир-Зөһрә мәхәббәтенә тиңләп моннан соң да җырлар язылыр, яшь талантлар поэма, романнар иҗат итәр.
Фатих Кәримгә аталган, әмма ачылмыйча фронттан әйләнеп кайткан, беркем тарафыннан да укылмаган хат халык шагыйре Ренат Харисны “Кадрия” поэмасын иҗат итәргә рухландырган.
Ф. Кәрим поэзиясендә мәхәббәт һәм җиңү темасының үрелеп баруында, бәхетле мәхәббәтнең җиңүләргә рухландыруында, һичшиксез, үзенең шәхси мәхәббәте, Кадриясенең роле бәяләп бетергесез. Фатих Кәримнең ут эченнән язган ялкынлы шигырьләре, иҗади табышлары канатлы сүзләргә әйләнеп, алтмыш биш ел буе халык күңелендә яши, җаннарны җылыта икән, бу юкка түгел. Ф. Кәримнең тормыш һәм иҗат юлы җентекләп өйрәнелүгә мохтаҗ әле.
Йомгак.
Ф.Кәрим поэзиясенә - барыннан да элек интим хиснең, шагыйрь кичерешләре һәм фикерләренең бөтен ил йөрәк тибеше белән искиткеч дәрәҗәдә берләшүе хас. Шагыйрь һәр әсәрендә үзенең әйтергә теләгән төп фикерен бер укуда ук күңелгә уелып калырлык итеп шигыри яңгыратуга иреште.
Туган илгә, туган халкына, сөйгәненә, балаларына ялкынлы мәхәббәт Ф.Кәримгә бетмәс-төкәнмәс көч бирде, аны үстерде, иҗатына бөркет канатлары чыгарды.
Ф.Кәримнең поэзиясендә сурәтләнгән лирик герой чын мәгънәсендә халыкның бер улы. Ул бөтен халыкның уртак уен, уртак омтылышын күңеленә туплаган. Аның иң уңышлы әсәрләре чор белән тыгыз элемтәдә булып, шул чорның авазы сыйфатында мәйданга чыктылар.
Ф.Кәрим поэзиясе – якты, саф һәм патриотик тойгылар тәбияләүче поэзия. Ул бай, күпьяклы, иҗаты белән татар поэзиясендә иң күренекле урыннарның берсен алып тора.
Файдаланган әдбият.
1.Татар әдәбияты тарихы. V том. / - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989.
2. Татар поэзиясе антологиясе. II том. / - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992.
3. Кәрим Ф. Шигырьләр. I том. / Ф.Кәрим. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979.
4. Камалетдинова Р. Солдат шинеле. / Р. Камалетдинова. // Сөембикә. 2009. №1. - 36-39б.
© 2018, Мухутдинова Зугра Фаизовна 1004