СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
Р.Төхфәтуллин исемендәге бүләк иясе, “Алар яшәргә тиеш”, “Мул кояшлы булсын язларым”, “Балачак сукмаклары”, “Әй, матур ла бу дөнья” китаплары авторы, Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә РОЗА ГӘРӘЙ КЫЗЫ СОЛТАНОВА шигырьләре
“Әй, матур ла бу дөнья”
Әй, рәхәт соң дөньда,
Килә мәңге яшисе!
Тоташ гүзәллекне кочып,
Сөенечтән яшьнисе!
Балачакка зур сәяхәт
Күңелдә генә була!-
Самими чак искә төшеп
Күзләргә яшьләр тула…
Бу матур дөньяны күреп,
Шатлансын барча бала!
Һәр кешенең күңелендә
Балачак мәңге кала…
Бакчада
Бабайны чәйгә чакырган
Әти белән әнисе.
Камилланың бабасына
Килә нидер әйтәсе.
Урындыкка үрелде дә
Өстәл өстенә менде.
Өстәл өсте Камиллага
Бакча булып күренде!
– Кыяр, алма, помидор бар,
Бабай, кара, бакчага!
– Әйе,кызым, бик тәмлеләр –
Сатып алгач акчага!
“Алтыннан ясалган кебек”
Иртән кояш килеп чыкты
Тау артыннан яктырып!
Кичен офыкка күмелде –
Тормады ялыктырып.
“Ятып торсыннар кешеләр –
Дигәнме ул, ял итеп!”
Иртә таңнан –сизми калдым –
Тагын чыккан “ялт итеп”…
Ник кояш ял итми икән?-
Аргандыр нур уклары…
Алтыннан ясалган кебек
Кояшның нур уклары!
-80%
© 2019, Хайруллина Рания Расимовна 299