СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Советлар Союзы герое-Барый Шәвәлиев

Нажмите, чтобы узнать подробности

Барый Шәвәлиев Татарстан АССР Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек авылында туган. Түбән Тегрмәнлек мәктәбендә башлагыч белем алганнан соң, Югары Тегермәнлек (әнисе Миңҗиһанның туган авылы) җидееллык уку йортына йөри башлый. Җидееллык мәктәпне уңышлы тәмамлый (1939).

1943 нче елның 7нче гыйнварендә Совет Армиясенә алына. 11-армиянең 16-корпусының 31-гвардия дивизиясенең 95-укчы полкының 5-ротаның 3-взводында хезмәт итә.

1944 нче елның 23 нче июнендә Совет гаскәрләре "Багратион" операциясен башлый. Белоруссиянең Витевск өлкәсен азат иткәндә, Осинторф авылы янында, кече Лейтенант Иван Ильченко белән бергә Б.Шәвәлиев тиңдәшсез батырлык ясап, һөҗүмне дәвам итәргә мөмкинлек бирәләр. Иван Ильченко күкрәге белән каплагач, тынып калган дошман уты яңадан ата башлый. Б.Шәвәлиев фашист дзотына таба шуышып, ядрәләр яңгырын үтеп, амбразурага ташлана һәм аны күкрәге белән каплый.

Аның бүләкләре, макатулы исемнәре:

-Кызыл Байрак ордены

-II дәрәҗәсе Ватан сугышы ордены

-"Батырлык өчен" медале

Хәтер:

-Матросовчы укыган Югары Тегермәнлек урта мәктәбендә 1975 нче елның 9 нчы маенда музей оештырыла

-Каһарманга багышлап Шамил Рәхыйпов "Чәчәкләр сөйли белә" дигән әсәрен яза

-Район үзәгендәге Геройлар Аллеясында 9 якташ Советлар Берлеге Каһарманы белән берлектә аңа да бюст куела

Без, Барый Шәвәлиевнең авылдашлары буларак, аның исемен мәңгеләштереп, 4 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр данлы исемен йөрттек, исән вакытта әнисе Миңҗиһан апаның хәл-әхвәлләрен белеп тордык. Еллар үтсә дә, мин якташым һәм авылдашым белән һаман да горурланып яшим. Мәктәп елларында безнең девиз: "Эзләргә, табарга һәм бирешмәскә"иде. Мин әле дә шушы девиз белән яшәвемне дәвам итәм.

02.12.2017 17:39


Рекомендуем курсы ПК и ПП