СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
« Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям…»
(Н.А.Некрасов)
Рус язучысы Н.А.Некрасовның бу сүзләрен һәркайсыбыз мәктәп елларыннан ук хәтерли. Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез.
Бу сүзләрне юкка гына искә алмыйм мин.Тиздән,бик тиздән укытучылар, укучылар һәм ата-аналар өчен дә бик дулкынландыргыч булган –«Соңгы кыңгырау»бәйрәме булачак.
Укучыларның тугыз һәм унбер ел алган белемнәренә нәтиҗә ясау,зур тормыш юлына чыгар алдыннан кадерле мәктәпләрендә сынау тоту көне дә бу. Алда торган имтиханнарга рөхсәт, газиз әти-әниләрдән фатиха алу,кеше тормышында кабатланмас, шатлыклы һәм ямансу булган, мәңге хәтердә калачак мизгел дә ул.
Кайчан гына әле күбәләктәй
Ашкынып килдегез мәктәпкә
Җиз кыңгырау дәште сезне һәркөн
Яңалыклар тулы дәрескә.
Үтте бик күп айлар, үтте еллар.
Күз алдында үсеп җиттегез.
Белем үрләренә омтылдыгыз
Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.
Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,
Хәзер инде очып китәсез.
Шатлык, куаныч,изге күңел белән
Каршылагыз һәр көн иртәсен.
Бу көн күз алдына укучыларның яшьле күзләре, әти-әниләрнең һәм укытучыларның изге теләкләре,дулкынланудан әйтелеп бетелмәгән җөмләләре белән килеп баса.Ничә еллар шушы мизгелләрне кичерсәң дә,аның һәр елгысы үзенчә һәм үзенчәлекле була.Һәрберсе үзенең истәлекле бер вакыйгасы,кызыклы күренеше белән күңел сандыгының билгеле бер урынына мәңге җуелмаска дип кереп бикләнә.Аннан бик күп еллар дәвамында искә төшеп, күңелгә рәхәтлек, җанга канәгатьләнү хисе бирә.Ә инде үзең белем биргән,тормышка өйрәткән укучыларың,укытучыларын онытмыйча,очраганда исәнләшсәләр,хәл белергә дип мәктәпкә керсәләр,моннан да зур бүләк юктыр.Ә бит укытучы үзе дә укучысының тормыштагы ирешкән уңышларын күреп сөенә, авыр минутлары өчен көенеп яши бирә.Укытучы һәм укучы арасындагы күренмәс җепләр белән бәйләнгән ихтирам һәм ярату дип атар идем мин моны.
Мин үзем дә бу хисләрне тоеп яшәүче укытучымын.Үземнең һөнәремне бик яратып башкарам. Әлеге һөнәрне сайлавыма һич тә үкенмим. Үзеңне һәр көн саен сагынып көтеп торучы,бәйрәм ялларыннан соң:”Укытучы апам,сезне бик сагындым!”-дип каршы алучы укучыларым булуы миңа яңа көч бирә,күңелемә дәрт өсти.
Быелгы “Соңгы кыңгырау”бәйрәмендә минем тагын бер чыгарылыш укучыларым катнашачак.Аларның хәзер бик тырышып укып,имтиханнарга һәм шушы булачак бәйрәмгә әзерләнеп,алдан ук җиңелчә борчылып йөргән көннәре.Мин аларның бу сынауларны яхшы гына үтәчәкләренә ышанам һәм аларны,гомумән,барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын “Соңгы кыңгырау” бәйрәме белән котлыйм. Аларга имтиханнарында уңышлар,сәламәтлек,бәхетле озын гомер,теләк-хыялларының кабул булуын,тормышта югалып калмыйча,үз юлларын табып,яраткан һөнәрләрен үзләштереп, матур яшәүләрен телим!Ак юл сезгә,кадерле укучылар!
Сабирҗанова Ф.Г.
(Казан шәһәре Совет районының 111нче
рус-татар гомуми урта белем мәктәбе
укытучысы)
© 2017, Sabirzyanova Firaniya Gabdrashidovna 361