СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
Валентина Терешкова дөньяда беренче хатын-кыз космонавт буларак космоска очкан.
Валентина Терешкова 1937 елның 6 мартында Ярославль өлкәсе Тутай районы Зур Масленников авылында туган. Әтисе тракторист, әнисе туку фабрикасында эшләгән. 1939 елны әтисе фин сугышында һәлак булган. 1953 елны җиденче классны тәмамлагач, Ярославль шәһәренең шин заводына эшкә кергән һәм кичке мәктәптә укуын дәвам иткән.
1956 елдан Ярославль шәһәренең җиңел промышленность техникумында укыган. 1959 елдан аэроклубка йөри башлаган. Парашют спорты белән шөгыльләнгән, 90 тапкыр парашюттан сикергән.
Ул кыю, тырыш, максатына ирешүче кыз булган.
1961 елның 12 апрелендә космоска юл ачылган. Космонавтларның уңышлы очышларыннан соң Сергей Королевта космоска хатын – кызны очыру фикере туган. Максатка ирешү өчен 1962 елны яше 30 дан артмаган, авырлыгы 70 кг, буе 170 см булган парашютчы хатын - кызны эзләү башланган һәм биш кыз сайлап алынган. Алар арасында Валентина Терешкова да булган.
Валентина 1962 елның 12 мартыннан космонавтлар отрядына алынган. Космоска очу өчен хәзерлек эшләре башланган. Укулар, өйрәнүләр, космик очышка организмны әзерләү, чыныктыру өчен озакка сузылган тренировкалар, спортның төрле төрләре белән даими шөгыльләнүләр башланган.
Менә көтеп алынган көн җиткән.1963 елның 19 июнендә “Восток-6” кораблендә Валентина Терешкова дөньяда беренче хатын-кыз космонавт буларак космоска очкан. Аңа бу вакытта 26 яшь булган. Космонавтның очышы 2 тәүлек 22 сәгать 50 минут дәвам иткән. Ул планетаны 48 тапкыр әйләнеп чыккан.
Космоста ул күзәтүләр алып барган. Корабль Җиргә төшкәндә ике арада элемтә өзелгән. Кыз корабльне Алтай өлкәсенә төшерүгә ирешкән.
Валентина Терешкова – ялгыз гына космик очыш ясаган Җирнең бердәнбер хатын-кызы. Аннан соңгы хатын-кыз космонавтлар экипаж составында гына очканнар.
Космоска очканнан соң, Терешкова Н.Е.Жуковский исемендәге Хәрби – һава инженерлык академиясендә укыган. Техник фәннәр кандидаты, профессор һәм 50дән артык фәнни эшләр авторы.
Валентина Терешкова 1969 елдан 1997 елга кадәр орбита корабльләре һәм станцияләре белән идарә итүче космонавтлар отрядының инструкторы.1997 елдан космонавтлар әзерләү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре.
Валентина Терешкова - Советлар Союзы герое. Ике тапкыр Ленин ордены, Октябрь Революциясе ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Халыклар дуслыгы ордены, Ватан алдындагы бурычлары өчен 2 һәм 3 дәрәҗәдәге орденнар, ВДНХ ның алтын медале һәм башка бик күп медальләр, дәүләт премияләре һәм мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
2011 елны Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев Валентина Терешкованы «Дуслык" ордены белән бүләкләгән.
© 2021, Гибадуллина Миляуша Идрисовна 174