СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Җәннәт - әниләрнең аяк астында

Нажмите, чтобы узнать подробности

Җәннәт - әниләрнең аяк астында.

Әйе,чыннан да бу шулай. Безгә көн саен мең төрле игелекләр кылып,ярдәм итеп,яратып,хөрмәтләп торучы әниләребезнең аяклары астында ул җәннәт.

Шатлыкларымны уртаклашучы,кайгыларымны таратучы,хәсрәтләремә дәва бирүче, төпле киңәшләре белән ярдәм итүче,самими назлы карашларын бүләк итүче,күз карашлары белән иркәләүче, минем өчен вакытын һәм көчен кызганмаучы,усаллардан яклаучы, авырлыклардан саклаучы,тәмле ризыклар белән сыйлаучы,һәрчак кәефемне күтәрергә тырышучы,зур эшләргә канатландыручы,уңышларыма сөенүче, күңелемдә өмет уты кабызучы,бар җиһанны һәм кешеләрне яратырга өйрәтүче кешем ул – әнием.

Әйе,минем өчен иң якын кешем ул - минем әнием. Ул мине бөтен көчен, тырышлыгын куеп, тәрбияләп үстерде.Кечкенә чагымнан миңа бар назын,җылысын бирде. Минем беренче сулышымны тоючы, күкрәгенә кысып юатучы,елмаерга,кешеләрне танырга өйрәтүче, тәүге тапкыр тәпи китәргә өндәүче,һәр яңа сүземә һәм хәрәкәтемә куанучы кешем ул- әнием. Мине кеше итәр өчен, никадәр авырлыклар, мәшәкатъле юллар үтте. Минем авырган чакларымда, төн йокыларын калдырып, яннарымнан бер минутка да китмичә “ бары тик улым гына терелсен” диеп,авыртуны үзенә алырга да риза булып, төннәр буе теләкләр теләде.

Юкка гына “Ана җылысы – кояш җылысы”димәгәннәр бит.Әниемнең назлы карашы да җир йөзендә яшәүче меңнәрне җылытырлык.Әнием чәчкән нурдан,аның карашыннан,тәмле сүзләреннән,үрнәк гамәлләреннән җылы тоеп яшим мин.

Игелек китерүче,шушы барлык сыйфатларга да ия кешеләребез – әниләребез- җәннәткә керергә хаклы бит.Шуңа күрә дә, җәннәт – әниләребезнең аяклары астында.

Ул мине киләчәк көндә тырыш, итагатъле, тәрбияле, әдәпле, инсафлы булырга өйрәтә. Акыллы киңәшләре белән миңа туры юлдан барырга ярдәм итә. Һәр эштә тырышырга, ялкауланмаска кирәклекне кат-кат аңлата. Ул минем өчен барлык эштә дә үрнәк, ышанычлы дус. Уңышларым өчен, минем үземнән дә артык сөенә, ә кайгыларым өчен үземнән дә артык көенә. Мин шуңа күрә дә әнием белән барлык серләремне уртаклаша алам. Чөнки мин аңа ышанам. Һәм үземнең дә әниемнең ышанычын аклыйсым килә. Алдагы көндә мин дә әниемнең ярдәмчесе, киңәшчесе булып, зур уңышларга ирешеп, әниемне сөендерәсем килә. Ул бит мине иң кадерле кешем!

Мин үземнең сөйкемле әниемне бик нык яратам һәм хөрмәт итәм.

12.10.2017 01:24


Рекомендуем курсы ПК и ПП