СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

1 нче сентябрь - Белем бәйрәме

Нажмите, чтобы узнать подробности

"Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасында "Саумы, Белем бәйрәме" дип исемләнгән күңел ачу кичәсе.  1 нче Сентябрьне балалар бакчасында да каршы алу традиция булып бара.

Просмотр содержимого документа
«1 нче сентябрь - Белем бәйрәме»

“Саумы, Белем бәйрәме!”

Туган илнең һәр шәһәрендә, районында, авылында 1 нче сентябрь- Белем бәйрәмен каршы алдылар. Яңа уку елы укучыларны, балаларны кабаттан очраштырды. Белем бәйрәме - кеше тормышындагы иң зур, дулкынландыргыч һәм шул ук вакытта күңелле дә бәйрәмнәрнең берсе, чөнки ул аларны гомер буе истәлекле хатирә булып озатып бара. Сабыйларның шат авазы яңгырый, кулларында үзләредәй матур чәчәк бәйләме.

Белем бәйрәме – ул мәктәп укучыларының гына түгел, ә бакчага йөрүче балаларның да яраткан бәйрәме. 1 нче Сентябрьне балалар бакчасында каршы алу традиция булып бара. Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасында да “Саумы, Белем бәйрәме!” дип исемләнгән күңел ачу кичәсе узды. Кечкенә генә булсалар да, рәхмәт йөзеннән тәрбияче апаларына чәчкәләр бүләк иттеләр. Бу көнне тәрбиячеләрнең төп максаты- Белем бәйрәменең әһәмиятле булуын аңлату, балаларда бәйрәм кәефе тудыру, шатлык хисләре уяту һәм дус-тату мөнәсәбәттә булырга өндәү иде.

Иртәнге якта барлык төркем тәрбиячеләре дә балаларны Белем бәйрәме белән таныштырды. Мәктәп тормышы турында төрледән-төрле мультфильмнар, рәсемнәр күрсәттеләр. Шушы бәйрәм белән котларга дип , Белгеч белән Белмәмеш килде. Алар бергәләп “Разноцветная игра”, “Опаньки” җырлы-биюле уеннар уйнадылар. Балаларның никадәр дус, бердәм икәнлекләрен тикшерү өчен “Бу мин, бу мин, бу минем дусларым” дигән уен уйнадык. Тату балалар бакчасы турында “Балалар бакчасында” дип исемләнгән җыр җырладылар. Белгеч балаларның белемнәрен тикшерү өчен слайдларда әкияттән өзекләр күрсәтте һәм “Бу кайсы әкияттән?” икәнлеген сорады. Кунакка 1 нче сыйныф укучылары килде. Алар балаларны Белем Бәйрәме белән котладылар, “Мәктәпкә кирәк җиһазларны тап” дип исемләнгән уен уйнаттылар, балаларга дус-тату, җитез, шаян булганлыклары өчен күчтәнәчләр тараттылар.

Балаларга бәйрәм ошады, һәрбер яңалыкны кызыксынып тыңлап утырдылар.

“Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы”.

Тәрбияче: Гыйлаҗиева Энҗе Рәшид кызы.