Авторлык программасы:
Татар теле дәресләре өчен милли төбәк компонентын кулланып төзелгән күнегүләр һәм биремнәр
(5-11нче татар сыйныфлары өчен)
10нчы урта мәктәпнең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Лотфуллина Гөлия Гариф кызы
2014
Аңлатма язуы
Зыялы шәхес, үзенең тарихы, мәдәнияте, мәгарифе белән кызыксынырга тиеш. Укучыда бу сыйфатларны тәрбияләү, ул яши торган республика, шәһәр, район, аның кешеләре турында мәгълүмат туплаудан башлана. Яңа стандарттагы иң мөһим таләп: “укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу яңа стандартта эшлекле белем алу дип атала. Эшлекле белем стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Татар теле дәресләрендә милли-төбәк компоненты буларак якташ язучыларыбызның иҗатын куллану, укуда уңай нәтиҗәләр бирә. Туган телен, әдәбиятын үз төбәгендә яшәп иҗат иткән язучы әсәрләре аша өйрәтү – укучыларны зыялы шәхес итеп формалаштыруда иң кулай ысул. Укучы иҗат кешеләре белән якыннан танышканда, үзендә дә иҗат итү теләге туа.
Бу кулланма укучыларны Түбән Кама шәһәре һәм районы җирлегендә яшәп иҗат иткән язучылар әсәрләре аша татар телен өйрәтү максатыннан төзелде.
Түбәндәге бурычлар билгеләнде:
якташ язучылар иҗаты аша татар теле грамматикасын үзләштерү;
укучыларда белем алу һәм иҗат итү омтылышы тудыру; аерым автор, аның әсәре, гомумән, кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат аша табарга күнектерү;
туган җиргә мәхәббәт, туган төбәктә яшәп иҗат белән шөгыльләнүчеләргә карата хөрмәт һәм горурлану хисләре тудыру;
милли үзаң, милли рух тәрбияләү.
Өйрәнелгән материал, Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән программа нигезендә, темаларга бәйле рәвештә, якташ язучылар иҗатыннан алынган өзекләр аша, күнегүләр һәм биремнәр формасында ныгытыла. Грамматик биремнәр һәм күнегүләрне тарату материалы рәвешендә дә файдаланырга була. Күнегү һәм биремнәрне дәреснең бер өлеше, өй эше яки иҗади эш итеп бирергә мөмкин.
Текстлар һәм күнегүләр системасы 5-11 нче татар сыйныфларында, татар төркемнәрендә укучы балалар белән эшләгәндә, программада бирелгән темаларга өстәмә материал буларак тәкъдим ителә. Кулланманы шулай ук укучыны татар теле буенча олимпиадага әзерләгәндә, индивидуаль эшләгәндә, факультатив дәресләр, түгәрәкләр оештырганда да файдаланырга була.
Кулланмага кертелгән күнегүләр бары тик шәһәребезнең "Кама таңнары" әдәби берләшмәсенә йөреп иҗат иткән якташларыбыз әсәрләреннән генә сайлап алынды. Шушы берләшмәгә йөреп, әдәбиятыбызның олы юлына чыккан шәхесләр: Разил Вәлиев, Зөлфәт Хәким, яшьлек каласын төзүдә үз көчләрен керткән, шул ук вакытта әдәбият белән дә шөгыльләнгән Камил Гыйльмуллин, Рахмай Хисмәтуллин, Фәннүр Сафин, Айдар Хәлим, Әхмәт Гадел кебек танылган шагыйрь һәм язучылар, берничә китап авторлары Фәтхулла Абдуллин, Таһир Нәбиуллин, һәм башка язучы якташларыбызның әсәрләре файдаланылды.
5 нче сыйныф.
I. Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү.
1. Шигырьне укыгыз, аңа исем куегыз. Күчереп языгыз, язу барышында исемнәрнең астына сызыгыз, килешләрен күрсәтегез.
Куян малае әнкәсен
Тынламый, чыгып китә.
Жәй буе өенә кайтмый,
Сахрада "гулять" итә.
Салкын көз һәм кыш көненә
Өшегән, ди, ирене.
Койрыгы да өшеп төшкән,
Тынлаусыз җан - киренең.
Китек ирен, кыска койрык
Куянда шуннан калган...
...Әткәң-әнкәң сүзен тыңла,
Бәхетле бул син, балам.
(Камил Гыйльмуллин “Куянның коерыгы ни өчен кыска”).
2. Хикәя фигыльләрнең төрле заманнарын кулланып “Түбән Камада яз” темасына хикәя язарга.
3. Нокталар урынына тиешле алмашлыкларны куеп, шигырьне күчереп язарга.
Күз күреме җитмәс ераклыкка
Сузылып киткән авылым кырлары.
Гомерлеккә отып алды күңелем
... кырларда шыткан җырларны.
Аяз күкле туган авылым белән
Горурланам ... урында.
Чылтыр чишмәләре тыңлап туймас
Көй чыгара ... турында.
Бер уйласан, ... бу якларда
Сокланырлык җирләр азмы соң?
Тик шулай да туган авылымнан
Аермасын ... язмышым. (Хөсәен Җәгьфәр “Туган авылыма”)
Алмашлыклар: һәрбер, безнең, мине, шул, аның.
II. Синтаксис һәм пунктуация.
Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләрен билгеләргә.
"Рифкать граната боҗрасын тартты да, уң кулы белән кизәнеп, артка каерылды. Бөтен көчкә киерелүдән мускуллар зыңлагандай булды. Хәзер...хәзер... граната "дошман өстенә очачак. Ул, аякларын саздан суырып чыгара-чыгара, алга атлады. Каршыда бәләкәй генә таучык калкып чыкты. Хәзер... менә шул калкулыкны гына үтә дә... Кинәт аның сул аягы һавада асылынып калды . Нәрсә булды, әллә башы әйләнәме, әллә аягы оеды да берни сизмиме? Ул, җир катысын тоярга теләгәндәй, гәүдәсенең бар авырлыгын сул аягына күчерде һәм, тигезлек саклый алмыйча, янтаеп китте. "Чокыр! Аяк чокырга туры килгән!" (Разил Вәлиев "Яшисе килә")
Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре астына сызарга.
"Бервакыт рус теле дәресен тикшерергә районнан килгән инспектор кереп утырган. Яшь укытучы кыз бик нык каушап төшкән, әлбәттә. Тора-бара чын укытучы хәленә кереп аңлата башлаган, кыңгырау шалтырар чакның җитүен дә сизми калган хәтта. Менә шyнда алдагы рәтләрдә утыручы кул сәгате таккан Хөсәен, үзенең урысчасы чамалы икәнен дә онытып, сәгате белән мактанып алырга да җай чыкканны уйлап, күрәсең, дәреслеген шапылдатып япкан да:
- Округлай. Два минута осталас,- дип кычкырган.
Мескен укытyчы кызның кулыннан акбуры төшеп киткән, ди."
(Әлфирә Фәтхетдинованың “Авылым мәзәкләре”)
III. Фонетика һәм орфография.
Шигырьдән башта сузыкка башланган сүзләрне, аннан соң тартыкка башланганнарын дәфтәрегезгә күчереп язарга.
Ничек рәхәт туган жирдә!
Үз итәләр барысы да.
Йомшак җилләр,
Яшь уҗымнар
Йөгерәләр каршыма.
Очраган авылдашларның
Күзе карый үз итеп.
Сәламнәрен җанга салам
Иң кадерле сүз итеп. (Хатип Касыймов "Онытмый үз баласын")
Шигырьдән сингармонизмга буйсынмаган сүзләрне табып язарга.
Яратам мин шифаханәләрдә
Барлык булган дару исләрен.
Уяталар алар кешеләрдә,
Тормыш дәвам итү хисләрен.
Тәннәремә яшәү көче биргән,
Табиблары бигрәк уңганнар.
Элек-электән үк табиблар бит
Ихтирамга лаек булганнар.
Шәфкать туташлары бер елмайса,
Күңелләргә шифа буладыр.
Ул куллары, якты йөзләре дә
Зәмзәм суы булып торадыр. (Марс Хафизов "Табибларга мәхәббәтем")
Сүзләрне иҗекләргә таркатыгыз һәм басымнарын билгеләгез.
Тәлгәш-тәлгәш
Кызыл миләш
Башын салган каенга.
Каерма!
Үссеннәр алар, үссеннәр,
Дым җитәрлек тамырда,
Тик аларны аерма. (Нурулла "Аерма!")
IV. Графика һәм орфография.
К, г тартыкларына бер сызык, къ, гъ тартыкларына ике сызык сызарга.
Көн кояшлы, күгәрченнәр
Эзләп йөри җим.
Бер аякта азаплана
Ап-ак күгәрчен.
Кышкы салкын өшеткәндер
Аны күрәмсең.
Кызганмый ничек түзәдер
Бары йөрәксез.
Бу урынга көн дә килә
Яулыклы бер кыз.
Күгәрчен дә ияләште,
Сикерде тыз-быз.
Җимне чүпләп, рәхмәт әйтте
Иңенә кунып.
- Әй, дусларым, яшәү рәхәт
Сәламәт булып!
Ак күгәрчен бүген гөрли
- Чын дуслык,-диеп.
Яулыклы кыз шатлыгыннан
Йөри гел биеп. (Рәмзия Вәлиева "Дуслык")
Төшереп калдырылган н, ң хәрефләренең тиешлесен куеп язарга.
И...де ми... ничәнче мәртәбә
Гасырлар китабы... актардым.
Күпме яу, сугышлар аркылы
Си... җи....еп чыккансы..., Вата...ым.
Кушымта:
- Сез кайсы халыктан? - дисәләр,
Батырлар исeме... атадым.
Батырлар утларга керделәр,
Тик исән булсы..., дип, Вата...ым.
Илемне... хуҗасы булга...га.
Мин җиргә ...ык басып атладым.
Кешеләр күтәрде Ватан...ы,
Кеше...е күтәрде Ватаным.
Кушымта:
Мин күрдем төн...әрне таратып,
Дө...ьяда алсу та... атканы....
Яктыра, алла...а җир йөзе...
Та... булып нур сибә Ватаным. (Рәзил Вәлиев " Ватаным")
Кара хәрефләр белән бирелгән сүзләргә фонетик анализ ясарга.
Чайкалдырып ап-ак каеннарны,
Җилләрдулый биек үрләрдә.
Ә нигә соң әле яшь имәннәр
Басып калган аста, түбәндә?
Ник кочмыйлар алар каеннарны,
Сизәләр бит давыл киләнне.
Эх, күрәсем килде шунда минем
Тауга менеп барган имәнне. (Хөсәен Җәгъфәр "Ә нигә соң әле...")
V. Лексика һәм сөйләм культурасы.
1. Шигырьне сәнгатьле итеп укырга һәм ясалма сүзләрне табарга:
Тормыш дулкыннары озаталар
Кешеләрне төрле якларга.
Авырлыклар, кыенлыклар — киртә,
Насыйп була күпләр ятларга.
Тигез юлдан гына барып булмый,
Очрый әле давыл-бураннар.
Шатлык кына көтеп йөргән чакта,
Күз яшьләре юлдаш булалар. (Нәфисә Баязитовна "Ә шулай да...)
1. Кушма, парлы. ясалма, тезмә сүзләр кулланып, "Минем Түбән Камам" темасына хикәя язарга.
2. Түбәндәге калын хәрефләр белән язылган сүзләрне ясалышы ягыннан тикшерегез:
Ак юргандай каплап алдым
Болыннарны, кырларны.
Өй түбәсендә дә яттым
Тыңлап җилнең җырларын. (Камил Гыйльмуллин "Кар җыры")
6 нчы сыйныф.
I. Исем.
1. Күп нокталар урынына килеш, тартым яки күплек саны кушымчаларын куеп, өзекне күчереп язарга.
Әби пышылдап кына сүз башлады:
- Син, улым, күршегез Үтәмеш бай кыз... Гөлназ... ничек тә шушы сүз...ем... җиткер әле: "аның ата-ана... озакламый кунак... китәргә җыена. Ул кыз, шул аулактан файдаланып, әтисе... чормада сакланучы кечкенә сандыгында... язу...ны укысын әле. Кыз бик ямансылый, күңеле тынычсызлана. Шулар... берсе... укыгач аңа күңеллерәк булыр. Төшендеңме, балам?"
(Галимҗан Вәлиев "Алчәчәк белән Гөлчәчәк")
2. Үзегез белгән Түбән Кама язучыларының, шагыйрьләренең, композиторларының исем, фамилияләрен алфавит тәртибендә языгыз.
З. Күчереп языгыз, ялгызлык һәм уртаклык исемнәренең астына сызыгыз.
Амур буйларыннан, Уралдан,
Төркестанның чиксез даласыннан,
Идел буйларыннан, Чулманнан.
Кайда соң син, бәхет, кая соң син?
Шушы сорау йөрткән ил буйлап.
Сорау билгеседәй чыккан бөкре
Бар дөньяның михнәтен җыйнап... (Рәфкать Муллин "Әтигә").
4. Бирелгән исемнәргә морфологик-сиктаксик анализ ясагыз
Әхмәдулла матур табигать кочагында урнашкан Иштирәк авылында туып үсте. Кыргый матурлыкка, ямьгә артык исе китмәде аның. Ә менә хезмәт итәргә киткәч, урмансыз-сусыз Оренбург далаларының да үзенә генә хас булган хозурлыгы барлыгын күрде. (Таһир Набиуллии "Әхмәдулла буасы").
II. Фигыль.
Хикәя фигыльләрне табарга, заманын билгеләргә.
Туктаусыз хәрәкәттә булудан ләззәт алам. Тыныч эшне женем сөйми. Бәлки шуңа күрәдер дә мин шофер һөнәрен сайлаганмын. Юл чиксез бит ул: артта – үткәне, алда – барачагы. Тәгәрмәч әйләнгән саен синең каршыда яңа күренеш. Яңа җирләр, яңа кешеләр. (Нурулла "Канатлы юлчы")
Фигыльнең төрле төркемчәләрен кулланып, “Кышкы урман” темасына хикәя язарга.
Бирелгән тексттан фигыльләрне табып, төркемчәләрен билгеләргә.
Сабан туйлары! Бу сүз дәртсез йөрәкләрне дә дәртләндерә. Канатсызларны да җилкетә, сынган күңелләрне дә алгысыта. Акыл утырткан өлкәннәр дә бу бәйрәмдә яшәреп киткән кебек булалар. Ә яшьләр!..Аларның хисен тасвирлау өчен кабат яшьлеккә кайтырга кирәк. Әгәр мин бу язмамда яшьлегемә кайтсам, түбәтәйләрен җиргә бәреп биергә чыккан агай сыман кызып китеп яшьлегемнән дә ары китсәм, укучым гафу итсен. Бу да – сабантуй галәмәте.
(Фәтхулла Абдуллин "Сандугач" ).
Үткәрәсең, югалту, аңлыйбыз фигыльләренә тулы морфологик анализ ясарга:
...Көннәреңне шулай ялгыз калып
Үткәрәсең, әнкәй, тын гына.
...Ә без нигшләп колак салмыйбыз соң
Аналарның йөрәк моңына?
Исән чакларында ник аларны
һәр сулышта искә алмыйбыз?
Югалтуны алар җир йөзеннән
Китеп баргач кына аңлыйбыз.
(Хөсәен Җәгъфәр "Кадерен белик аналарның”).
III. Сыйфат.
Сыйфатларның астына сызарга.
Килеп житте дә алтын көз,
Түргә үтте кыстатмый.
Елак көзме яшь агыза,
Яңгырымы пыскаклый?
Соры күктән моң агыла,
Кошлар оча тезелеп.
Туган-үскән илләр кала,
Бәгырь кала өзелеп.
Ярышалар купшылыкта
Өрәңге һәм имәннәр.
Каеннар да калышмаска
Чуар күлмәк кигәннәр.
Көз килгән дә, тирә-юньне
Әллә алтынга манган?
Гүя, жиргә көз-рәссамның,
Кызыл буявы тамган.
Буяу тапларымы, дисәм...
Көзнең миләше икән.
Тәрәзәдәге тамчылар
Әллә күз яше микән? (Ралия Кәримова "Алтын көз")
2. 1) Түбәндәге текстны укыгыз, аңа исем куегыз. Сыйфатларны табып, аларның ясалышын, аңлатыгыз.
2) Түбәндәге текстан сыйфатларның төрләрен, дәрәҗәләрен билгеләргә.
3) Текстны изложение итеп языгыз.
Урамда малайлар шар суга. Арадан берсе куәт белән кәшәкәсен селтәп җибәргән иде, түгәрәк алка әллә кая, еракка ук очып китте дә көрт эченә кереп чумды. 12-13 яшьлек үсмерләр күмәкләшеп югалган алканы эзләрга тотындылар – аяклары белән көртне изеп бетерделәр, тик нәтиҗә күренмәде. Запасы юк иде, күрәсең. Нишләргә белми аптырап торганда, арадан берсе кесәсеннән түгәрәк алка кисәгенә охшаган түгәрәк прәник чыгарды да бозга ташлады.
Хисләр өермәсе мине яшьлегемә, малай чакта баштан кичкән вакыйгаларга алып кереп китте.
...Бәләкәй чак...Сугыштан соңгы ачлык еллар. Үзебезнең авылда сабантуй карап йөрим. Яланаяк, өстә иң гади тукымадан һәм иң гади ситсыдан тегелгән чалбар белән күлмәк. Башта...һе, баштамы! Хәмит җизни Кузбассның үзеннән ук алып кайткан шахтер фуражкасы!..
…Ул елны колгага кемнәр менгәндер, хәтерләмим, батыр булып кем калгандыр, белмим. Чөнки әз генә бирелеп китеп уеннар карый башладыммы, борынга прәник исе килеп тә керә, аякларым мине ихтыярсыздан сатучылар ягына алып китә. Кесәдә бер тиен акча юк, ә шулай да мин кабат алар тирәсендә бетереләм. Ялгыш кына берәр прәник төшеп китмәсме дип, күзләрем талганчы карап торам. Күрәм, безнең авылның хисапчы Мисбах чиратсыз гына бер килограмм прәник үлчәтеп алды. Салырга савыты юк. Колхоз милкен хисапсыз тоткан кебек, монда да бер исәпсез килгән. Үлчәү тәлинкәсен тоткан да әрлән кебек алан-йолан каранып тик тора. Шулай да мине күрде.
Ә мин шул чагында тамчы да икеләнмичә, дөньядагы бар нәрсәдән дә кадерле тоелган фуражкамны җәлләмичә аңа суздым. Минем эчкә җылы йөгерде. Үрелеп фуражканы биргәндә, жиңелчә генә башым әйләнеп китте бугай әле. Шулай булмыйча! Прәник саткан җиргә якын ук килдем ич! Исе баягыдан да ныграк борынны ярып керде. Мисбах абзый үлчәү тәлинкәсеңдәге прәникләрне минем фуражкага бушатып алды да, ашыкмыйча, әкрен генә кесәсенә тутыра башлады. Ә мин, юньсез, нәфесемне сузып, миңа да берәр прәник калдырыр әле дигән өмет белән аның каршында басып торам. Минем уемда һаман прәник ...прәник! Ничәне калдырыр икән? Бернеме, икенеме? Һи, берне! Мисбах абзый кебек кешегә нәрсә ул бер прәник! Сыңар прәник белән вакланмас инде, икене калдырыр. Их, юмартланып китеп өчне калдырса!..
Менә ул дөньядагы иң тәмле ризык – прәникләрне чалбар кесәсенә тутырып бетерде дә фуражканы миңа ыргытты:
Мин прәниктән коелган шикәр комын кагып, фуражканы башыма кидем дә, төкерегемне йотып, әкрен генә бер як читкә китеп бардым.
Шул чагында булсын иде, очрасын иде әле берәр каткан прәник! Миннән дә бәхетлерәк кеше булмас иде бу дөньяда!
(Фәтхулла Абдуллин "Прәник исе").
Шигырьдән сыйфатларны ясалышы буенча төркемләп языгыз. Тормышта һәрнәрсә
Төсле бит, уйласаң.
Офыклар кыл-кызыл,
Таңнарда уянсаң.
Сөюне ак, диләр.
Сагышны сап-сары,
Кайгылар кап-кара,
Ак – хыял атлары.
Үткәнем - салават,
Җиде төс бәйләме.
Кызылдан булырдыр
Көтелгән бәйрәм. (Әлфирә Фәтхетдинова "Төсле дөнья").
IV. Сан.
1. Саннарны саналмышлары белән бергә язып алыгыз, төркемчәсен күрсәтегез.
"...Мондый хатлар төзелеш идарәсенә көн саен дистәләрчә килеп тора икән. БАМ төзелешенә кадрлар җыю бик мөһим эш. Эшкә килүчеләрне иң беренче торак урыны белән тәэмин итәргә кирәк. БАМ төзелешенә кадрларны һөнәри-техник училищелар әзерли. Мәгълүматларга караганда, алар 1978нче елга кадәр төзелеш мәйданнарына кырык өч меңләп эшче әзерләп җибәрәчәкләр. Шуның ике меңе быел китәчәк. Югары һәм махсус белем министрлыгы 1975-1980нче елларда БАМ төзелешенә 4800 яшь белгеч җибәрәчәк."
( Нурулла "Канатлы юлчы")
Рәсем буенча хикәя төзү, саннар куллану, нинди җөмлә кисәге булып килүен билгеләү . (Әхсән Фәтхединов "Ияләр" циклыннан.)
Шигырьләрдән саннарны табып, морфологик анализ ясарга.
Ашыкканнар йөз кат ашка пеште,
Ул ашыкмый, әмма җитешә...
Мәҗнүн кебек, мәхәббәттә янып,
Хәтирәләр язды җитмештә! (Разил Вәлиев "Үз туксаны туксан")
Җиде мәчетле авылда
Җиде азан тавышы.
Бары берәү калган,
И бу вакыт агышы... (Гөлфизә Зөлкарнаева "Шыгырданым")
Урамдагы кешеләр
Елмая аңа карап.
Бүген беренче тапкыр
Динә мәктәпкә бара. (Камил Гыйльмуллин "Белем бәйрәме")
Ашыктырма, җилкәй, ашыктырма.
Унсигездә калган күңелне.
Картаям, дип һич тә уфтанмыймын.
Унсигездә тоям үземне. (Марс Хафизов "Унсигездә калган күңелләр")
Рәвеш.
Быел, югары, түбән, кинәт, яңадан, соң, шактый, якын, тиз рәвешләрен кертеп "Кышкы каникулда" дигән темага хикәя язарга.
Тексттан рәвешләрне табып, төркемчәсен билгеләргә. Алар җөмләнең нинди кисәге булып килгәннәр?
Туган яктан китеп барам,
Поезд, чапма, зинһар, акрын бар!
Белсәң иде, ничек газиз миңа
Син ашыгып узган чакрымнар.
(Әлфирә Фәтхетдинова "Ашыкмачы, поезд")
Томырыла замана
Утлы ракетадай!
Мәңгелекне айкый хисләрем.
Заманадан артта калсам,
Нишләрмен сон инде, нишләрмен!? (Рәфкать Муллин "Чамала")
Озак йөрдем шулай, хискә бирелеп.
Бу тылсымлы көзге урманда.
Тик кызганыч, соңлап килдем сиңа
Каеннарың сары булганда. (Анастасия Усачева "Соңладым")
Алмашлык.
1. Күп нокталар урынына тиешле алмашлыкларны куеп язарга. "...Сабыйны сыендырырлык бер туганнары да булмаган, ахыры,... . Хәзер анык кына хәтерли дә алмыйм. Әхмәтҗан иде бугай, ... исеме Чыбык очы гына кардәш тиешле кешеләре ... балалар йортына илтеп тапшырган. ... шуннан соң суга баткандай юкка чыкты ... . Хәер, биш яшьлек бала ... кем икәнен, каян икәнен дә белеп бетермәгәндер, бәлки.... кардәшләре сугыш беткәч, балалар йортына барып караганда, Әхмәтҗанны башка урынга күчергән булганнар. Шулай итеп, сугышка кадәр ал да гөл яшәгән гаиләнең соңгы варисы да юкка чыкты. Сугыш туздырды ... гаиләне, сугыш....
(Әлфирә Фәтхетдинова "Туган нигез")
Алмашлыклар: ул, аның, бу, менә, шул, аны, аларның.
Алмашлыклар кулланып, "Безнең сыйныф" темасына хикәя язарга.
Шигырьне сәнгатьле укырга һәм алмашлыкларны табарга, морфологик анализ ясарга.
Кыр юлыннан, әни, эзләрең
Еллар суы күптән юганнар.
Бәхетлеләр бары дөньяда
Үз эзләрен салып калганнар.
Бер үк эзләр безне йөртәләр...
Әни эзе ул кайда микән?
Бар кешегә иң кадерлесе,
Туган җирем, әни, син икән.
Әни, таптым эзең, – ул миндер:
Туган җирдә салган мин –эзең.
Шунысы кыен, күрә алмадың,
Әнием, бәгърем, бары тик үзең. (Марс Хафизов "Эзлим әнием эзләрен") VII. Бәйлек.
Тексттан бәйлекләрне табарга, бәйлек алдыннан килгән сүзнең килешен күрсәтергә.
Көнкүрмәснең тавык кетәклеге кадәр кечкенә генә клубы халык белән шыгрым тулы иде. Утырыр урыннар калмагач, стена тирәли тезелешеп баскан авылдашларын аралый-аралый Сираҗи белән Галәветдин алгарак, сәхнәгә якынрак үттеләр. (Фәрит Имамов "Авыл гүзәле").
Әллә саубуллашуны ишетте, кояш куерган болытлар артына кереп югалды. Салкын җил исте. Агач яфракларын җиргә бирмәс өчен тартышты. Ә җиргә төшкәннәре, еракка очарга әзерләнгән кошлар артыннан калмаска тырышып, бөтерелеп очарга омтылдылар... (Вәсимә Сәлахова "Алтын көз")
Үзебезнең шәһәрдә иҗат итүче язучылар әсәреннән бәйлекләр кергән өч җөмлә язып килергә.
VIII. Теркәгеч.
1. Теркәгечле җөмләләрне табыгыз, асларына сызыгыз.
"...Хәзер ул барган җиреннән тукталып биленә тотынып дога укып ала да аннары, бисмилласын әйтеп, атлап китә. Көне-төне оныкларына бәхет-тәүфыйк тели, ә үзенә – оҗмах.
Биш вакыт намазын да, чын күнелдән бирелеп, бик матур итеп, җиренә җиткереп укырга тырыша.
...Әмма ул менә шушы матур гына түгәрәкләнеп барган гомер ахырында бер уңайсыз хәлгә тап булды. Әйтергә дә оят. Элек бар дип тә белмәгән җырларга колак сала, моң-сагышка бирелә башлады. Ә чын күңелдән оҗмахка ышанган карчык өчен бу һич тә ярамый. Ләкин күңел ярамый дип тормый, радиодан яраткан җырчысының тавышы ишетелдеме, әллә ничек зиһене тарала, тәүфыйклы гына дога укыган телләре кермәкләнеп кала. Намаз укуын онытып, тыңлап утыра башлый.
Намаз өзү дә, жыр тыңлау да гөнаһ инде, югыйсә. Ләкин нишләсен, ул бит боларның берсен дә үзе теләп эшләми, ә үзен-үзе аңламыйча онытылып шулай килеп чыга." (Рахмай Xисмәтуллин "Моң һәм дога")
IХ.Кисәкчә
1. Тексттан кисәкчәләрне табарга һәм төркемчәләрен билгәләргә.
"...Кайда соң аның иптәшләре? Кайда башка солдатлар? Бөтен җир дөм караңгы. Әй, ул күзләрен йомган икән бит. Хәзер күзләрен ача да, дөнья яп- якты була. Нәрсә бу? Күз кабакларын авыр әйбер белән бастырып куйган кебек. Ул һаман саен тизрәк оча. Әллә шулай тиз очканга күзне ачып булмыймы? Берни дә күренми... Җиргә ерак калды микән? Юк, юк тизрәк күзне ачарга кирәк! Юкса...әнә керфекләр селкенде. Димәк, ачып була. Әнә еракта, бик еракта алсу яктылык сирпелә." (Разил Вәлиев "Яшисе килә")
Хәбәрлек сүзләр.
1. Кирәк, мөмкин, тиеш, бар, юк, ярый, ярамый сүзләрен кертеп, "Безнең төбәктә үсүче дару үләннәре" темасына хикәя язарга.
Ымлык һәм аваз ияртемнәре.
1.Ымлыклар һәм аваз ияртемнәре кергән жөмләләр яздыру. Ымлык һәм аваз ияртемнәрен ике баганага бүлеп язу.
Уйныйм дисә, Диләрәнең
Уенчыклары бик күп.
Таң атуга әтәчләре
Кычкыралар: ки-кри-күк!
Сарыклары: бәә-ә-ә диләр,
Кәҗәләре: мәә-ә-ә диләр.
Дуңгыз мыркылдап йөри
Сыеры: му-у! Мөгери... (Камил Гыйльмуллин "Кем ничек сөйләшә?) Малайлар бәхәсләшәләр,
Тавышлары көр чыга:
-Йә, кем белә, бу дөньяда
Иң түземле, иң чыдам? ... (Камил Гыйльмуллин ''Бәхәс")
Урман эчендә алан,
Алан кырында балан. Иртүк чыгып бер куян Һәй, кагадыр барабан.
-Текер, текер, дек-дек-дек,
-Текер, текер, дек-дек-дек. (Камил Гыйльмуллин "Урман аланында")
2. Контроль диктант.
Әнәк вә мәңгелек. Газизләрдән газиз вә бик кадерле тоелган бу туфракта чыннан да без, бүгенге әнәкләр, мәңге-мәңге яшәгәнбез сыман тоела. Кая китсәк тә, без шушы жиргә, шушы туфракка очып кайтырга ашкынып кына торабыз. Әмма без биредә нибары өч гасыр чамасы гына яшәгәнбез һәм сигез буын бабайлар алыштырганбыз. Ә аныңчы...Ә аңа кадәр...
Хәсрәтләрдә кыздырылып, кайгыларда кайнатылып, меңәр еллар буена далаларны дөп-дөп дөпелдәтеп, давылларда уйнатылганбыз да, менә монда тынлыкка утырып, бераз гына тын алмакчы булганбыз. Ләкин монда да тынгылык таба алмаганбыз. (Рахмай Хисмәтуллин “ Әнәк Имәннәре").
7 нче сыйныф.
I. Сүзтезмә һәм җөмлә.
Шәһәребездә чыга торган "Туган як" газетасыннан җөмлә төрләренең һәрберсенә икешәр мисал язып килергә.
Фәтхулла Абдуллинның "Сандугач" әсәреннән ия белән хәбәр арасына сызык куелу очрагына мисаллар язарга.
Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.
"Контор хезмәткәрләре утырган бүлмә кинәт караңгыланып китте. Карасалар, күкне кара болыт каплап алган. Шатырдатып күк күкрәгән тавышлар ишетелә башлады. Шом салып, елдырым уйнарга, кайдадыр аткан яшен тавышы колакларны ярырга кереште."
(Таһир Нәбиуллип "Яшен кайтаргыч").
Хәл төркемнәрен кулланып, "Мәктәп –туган йортыбыз" темасына хикәя язарга.
Җөмләнең модаль кисәкләре.
1. Диктант. Эндәш сүзләрнең астына бер, кереш сүзләргә ике сызык сызарга.
Үпкәләмә, яшьлек, саубуллашам,
Нигә алай диеп сорама.
Гел язларда гына булмый яшәп,
Җәйләремә югыйсә соңарам...
...Сизеп торам, әбием, болытларның
Ишелгәнен синең түбәңә.
Тик ул яңгыр жиргә генә түгел,
Көн дә килеп, жанга түгә лә...
Чү, теге чибәр кыз да биредә тора икән ич. Мөгаен, аны да кертмәгәннәрдер. Аның да кәефе кырылган иде, күрәсен.
Башка урында очрашкан булсалар, ачыктан-ачык аңлашырлар иде, ичмасам.
Дөрес, суган кыягы белән өшегән кишер сата торган почмакны базар диләр иде диюен. Анысы базар идемени соң аның.
(Әлфирә Фәтхетдинова "Җаным күбәләк булыр'")
Җөмләдә сүз тәртибе.
1. "Туган як " газетасындагы бер шигырьне укып, сүзләрнең урнашу тәртибен аңлатып бирергә. Логик басым төшкән сүзне күрсәтергә.
IV. Тиңдәш кисәкләр.
Грамматик биремле диктант. Тиңдәш кисәкләрне табарга.
Яшь директор эшне газ кертүдән, мәктәп бакчасына жиләк-җимеш агачлары утыртудан башлый. Әгәр, юлыгыз төшеп, Каенлы авылына килсәгез, мәктәп бакчасына керми китмәгез, җәннәт бакчасын күрми калырсыз. Андагы агачлар, жиләк-җимеш, яшелчәләр, гөлчәчәкләр, су сиптереп торган фонтаннар район түрәләрен дә хәйран калдыра. Өч ел эчендә Каенлы урта мәктәбен иң алдынгылар рәтенә чыгарган Рәфкатьне тагын шәһәргә чакырталар. Бу юлы җилкәсенә йөкнең авыррагын салалар – район мәгарифе бүлегенә мөдир итеп куялар. Әле утызы да тулмаган көе шундый җаваплы урынга утырса да, югалып калмый Рәфкать. Гадәтенчә, янып-көеп, үҗәтләнеп эшли. Ун елдан артык гомерен бирә бу хезмәткә. Шул вакыт эчендә районда ун урта мәктәп егермеләп сигезьеллык мәктәпләр төзетә.
(Разил Вәлиев "Рәфкать Муллин турында").
Тулы һәм ким җөмләләр кулланып, "Язучылар белән очрашу" темасына диалог төзергә.
8 нче сыйныф.
Туры һәм кыек сөйләм.
1. "Туган як" газетасындагы берәр язмадан туры һәм кыек сөйләмле җөмләләр язып килергә.
Кушма жөмлә.
Зөлфәт Хәким әсәрләреннән тезмә кушма җөмләләрне табыгыз схемаларын төзегез.
Мин төш күрдем! Имеш, күршебез Кәрим әҗәткә акча сорап кергән. Күзләрендә коточкыч мәкер, үзе акча сорый, үзе сәер елмая, нидер әйтмәкче була, тик әйтми, тик тора. ("Мин төш күрдем...")
– Кызың тиздән кияүгә чыгачак, нишләп син һәрбер күренештән фаҗига эзлисең. Ник син яңгыр суында пычрак күрәсең, ә анда чагылган болытларны, кояшны абайламыйсың? ("Мин төш күрдем...")
– Бүген төнлә басуга чыга алмыйсың инде, Хәйруллин үзе каравылда торачак. ("Кишер басуы")
Кушма җөмләләрне табарга һәм төрләрен билгеләргә.
Типсә тимер өзәрлек егерме ике яшьлек Җәмил Себердә командировкада чакта нефтеразведка өчен бик тә кыйммәтле приборны коткарам, дип бозлы суга керә һәм... нәтиҗәдә үзе инвалид кала. Коляскада гына хәрәкәтләнә алучы ирен ярты еллап карагач, хатыны Әсфирә, тормыш сынавына түзә алмыйча киләчәген инвалид белән үткәрергә теләмичә, күрше бүлмәдәге ире белән саубуллашып та тормый, ташлап китә. Бу вакыт аларда булган дус кызы Әлфия Әсфирәне бу хыянәтчел адымыннан туктатып кала алмый.
Кешелекле, ярдәмчел, күңеле изгелек белән тулы кыз, үзенең гомерен аяксыз калган, бала кебек тәрбиягә мохтаҗ ир белән бәйләүдән курыкмыйча аны дәвалауга, тәрбияләүгә алына... Һәм мәхәббәт, изгелек җиңеп чыга –Җәмил аякка баса. (Зөлхия Дәүләтшина "Безнекеләр кемнән ким")
3. Түбән Кама язучылары әсәрләреннән иярчен шарт җөмләләргә мисаллар язып килергә.
9 нчы сыйныф.
I. Стилистика һәм сөйләм культурасы.
"Туган як" газетасыннан публицистик стильгә караган мәкалә, өндәмә, очерк, фельетоннарның теләгәнен сайлап алырга.
Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче берәр шагыйрь яки язучыга хат яз (эпистоляр стиль).
Без яши торган як сөйләме кайсы диалектның сөйләменә карый? Безнең Түбән Кама ягы сөйләменә хас диалекталь сүзләрне әдәби вариантлары белән парлап язарга.
Тойгылы җөмләләр, аерымланган иярчен кисәкләр, тиңдәш кисәкләр, эндәш сүзләр кертеп "Туган як" газетасына мәкалә яки шигырь язарга.
Түбән Камадагы югары уку йортларының берсенә керү имтиханнары тапшырырга рөхсәт сорап, ректор исеменә гариза язарга.
10 нчы сыйныф.
Һәр сүз төркеменә мисаллар кертеп, "Безнең якташ әдипләребез'' темасына иҗади эш.
Кара хәрефләр белән бирелгән сүзләрне ясалышы һәм төзелеше ягыннан тикшерергә.
Гомер буе каһәрләнеп Авыл халкы яшәде.
Нинди генә авыр чорлар Башларыннан кичмәде. Колхозлашу елларымы, Ельцин реформалары. Авыр хәлләргә калдырды Базар икътисадлары.
Иң эшлекле, иң булдыклы Бәндәләргә каныкты.
Кулак дигән исем тагып,
Сиберләргә озатты. (Хөсәен Җәгъфәр "Сагынырсыз авылларны")
Марс Хафизов шигырьләреннән исемнәрне табып, сүз төркемнәре ясалышын, төрләнешен, җөмләдә кулланышын аңлатырга.
Балам, сиңа кушкан исемеңне
Күңел түрләремнән сайладым.
Бәхетеңне теләп киләчәктә,
Бишек җырларымны җырладым.
Үскәнеңне карап, шатлыгымнан
Күз яшьләре белән еладым.
Һәр кешегә бары Ходаемнан
Игелегең булу сорадым... ("Балама теләкләрем")
Әсәрдән сыйфатларны табып, дәрәҗәләрен, ясалышын һәм җөмләдә кулланылышын аңлату.
...Малайлар, күпме генә тырышмасыннар, аның кадәр үк нәфис кар бөртекләре ясый алмыйлар шул. Марат, кайчым уңайсыз, дип акланган була.
Радикнын кайчысы артык кечкенә икән, уемтыкка бармагы сыймый аптырата. Булат белән Илфат кар бөртекләрен төсле кәгазьләрдән ясарга булганнар. Раушаниябез, һәрвакыттагыча, шыпырт, сүзгә бик кысылып тормый, эшләвен белә. Ә мин... Ә мин шаян инде, рәхәтләнеп кычкырып көләм, шул арада берәрсен әрләп алырга да өлгерәм. (Нурисә Габдуллина "Кар бөртеге – ак хыял").
5. Диктант.
Шәһәребез Түбән Кама белән бер яшьтә булган "Кама таңнары'' әдәби берләшмәсендә, шушы чор эчендә йөз илледән артык иҗат кешесе каләм тибрәткән, аларнын шигырьләре, чәчмә әсәрләре газета битләрендә дә, аерым китап, җыентыкта да дөнья күргән.
Яшьлек каласын, Татарстанның химия үзәген төзүдә эшләре белән дә, сүзләре белән дә үзеннән өлеш керткән беренчеләр арасыннан Камил Гыйльмуллин, Рахмай Хисмәтуллин, Фәннүр Сафин, Айдар Хәлим, Әхмәт Гадел кебек танылган шагыйрь һәм язучыларны атап китәргә кирәктер. Берничә китап авторлары Фәтхулла Абдуллин, Таһир Нәбиуллин да күп еллар әдәби берләшмәнең иң нык терәге булган шәхесләр. Хәзерге көндә Татарстанда әйдәп баручы иҗат әһелләре Разил Вәлиев, Зөлфәт Хәким дә шушы әдәби берләшмәдә йөреп, әдәбиятыбызның олы юлына чыкканнар.
(Нурулла "Чулман акчарлаклары")
нче сыйныф.
Әдәби тексттан җөмләләрнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгәләргә, жөмлә төрен күрсәтергә:
Куәтле техниканы күмәк хуҗалык ихтыяҗына җиткән, егерменче гасыр могҗизасы радионы тыңлау бәхетенә ирешкән, электр яктысына һәм телевизорга чак кына килеп җитә алмый, алтмышынчы еллар башында яшь шәһәрләр карынына кереп югалган Чәбия, Актүбәләр...Алар, әлбәттә, бүгенге энциклопедияләргә теркәлмәгән.
Актүбә!
Авылга мондый исем биргән кеше, һичшиксез, татар һәм шагыйрь булган. Әйтерсең, ул авылның беренче төзүчеләре өчен ак түбәле нигез булып хезмәт итәчәген алдан күргән... (Айдар Хәлим ''Беренчеләр").
"Кама таңнары" әдәби берләшмәсенең 40 еллыгына багышланган "Җидегән чишмә" кичәсе булуын күрсәтеп, белдерү яки чакыру язу.
"Кама таңнары" әдәби берләшмәсенә йөрүче кырыктан артык кешенең иҗат җимешләре урын алган "Чулман акчарлагы" җыетыгы әсәрләреннән синтетик иярченле кушма җомләләр һәм аналитик иярченле кушма җөмләләргә мисаллар табу.
"Чулман акчарлагы" җыетыгы, "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе оешуга 45 ел тулу уңаеннан чыккан "Кама таңнары" альманахын, "Туган як" газетасын, якташларыбызның китапларын кулланып, язучыларыбыз иҗаты буенча реферат язу.