СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема.Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.

Максат.1.Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль турында төшенчә бирү,укучыларның фигыль буенча белемнәрен системалаштыру;

 2.Уйлау, чагыштыру сәләтләрен камилләштерү

3.Укучыларга үзләрендә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәт кебек асыл сыйфатларны тәрбияләргә                  кирәклегенә төшендерү

Просмотр содержимого документа
«Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.»

Тема.Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.

Максат.1.Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль турында төшенчә бирү,укучыларның фигыль буенча белемнәрен системалаштыру;

2.Уйлау, чагыштыру сәләтләрен камилләштерү

3.Укучыларга үзләрендә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәт кебек асыл сыйфатларны тәрбияләргә кирәклегенә төшендерү.

Җиhазлау.Дәреслек ,проектор,тест биремнәре, магнитофон, карточкалар, компьютер

Дәрес планы.

1Оештыру.

Исәнләшү.

2.Өй эшен тикшерү.

(җөмләләрне уку,билгеле киләчәк заман х.ф.табу)

3.Алган белемнәрне актуальләштерү.

-Укучылар,без сезнең белән нинди сүз төркеме белән таныша башладык инде?

-Фигыль дип без нәрсәгә әйтәбез?

-Фигыльләрне нинди ике төркемгә бүләбез?

-Нинди фигыльләр затланышлы фигыльләргә керәләр.

-Хикәя фигыль дип без нәрсәгә әйтәбез?

- Хикәя фигыль җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып килә?

-Нинди фигыльләр хәзерге,киләчәк,үткән заманда килә ала?

-Хәзерге заман нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

-Үткән заман х.ф-нең ничә төре бар?

-Билгеле киләчәк заман нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

4.Яңа төшенчәләр бирү.

Слайд№1.

Безнең илдә Муса hәм Алиш кебек геройларның исеме мәңге югалмаячак,халык аларны мәңге онытмаячак.

(Билгеле киләчәк заман буласы эш-хәрәкәт турында анык,кискен рәвештә хәбәр итә.)

Искәндәрнең яхшы яклары да күп,ул үзгәрер әле.

(Бу җөмләдә үзгәрер фигыле эшне ачык,кискен итеп әйтмичә,ихтимал итү рәвешендә генә хәбәр итә.)

-Бу х.ф.нинди заманда килгән дип уйлыйсыз?

-Димәк,бүген без дәрестә нинди тема белән танышачакбыз?

2 слайд. Билгесез киләчәк заман

3 слайд.

1.Кырларда тиздән тракторлар гөрелдәр.

2.Тырышлык бәхет китерер,ялкаулык ачтан үтерер.

3.Тел белмәгән теленнән абыныр.

4.Мин көтәрмен.

(Бу фигылләр эш,хәл,хәрәкәтне,ачык,кискен итеп әйтмичә,ихтимал итү,уй йөртү рәвешендә хәбәр итәләр.)Нинди сорауга җавап бирәләр?

4 слайд.

-Димәк нинди кушымчалар ярдәмендә ясала билгесез киләчәк заман х.ф.?

5 слайд.

Ялкау ялга туймас,эшчән эштән туймас.

Алтыда белгән ана телен алтмышта онытылмас.

  • Хикәя ф.-не табыгыз,заманын билгеләгез.Нинди формада килгән?Юклык формасы нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

6 слайд.

Юклык төре -мас,-мәс кушымчасы ярдәмендә ясала?

7 слайд.

Билгесез киләчәк заман зат-сан белән төрләнә.

8 слайд. Истә калдырыгыз.

5.Ныгыту.

129 нчы күнегү(телдән)

130 нчы күнегү(язмача)

Тест биремнәре.

9 слайд.Җаваплар.

6.Өй эше.10 слайд.

1.Фигылләрне зат-санда төрләндерергә.

2.Билгесез киләчәк заман х.ф. 5 мәкаль язып килергә.

7.Йомгаклау.

-Бүген дәрестә без нинди тема белән таныштык?

-Билгесез киләчәк заман нинди кушымчалар белән ясала?

-Юклык формасы ниндикушымчалар ярдәмендә ясала?

Билгеләр кую.



















Карточка №1.

Бар фигылен билгеле киләчәк заман хикәя фигыль итеп,зат-санда төрләндер.





Карточка №2.

Әйт фигылен билгеле киләчәк заман хикәя фигыль итеп,зат-санда төрләндер.