СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

6 сыныфның татар төркемендә Фигыль темасын үткәндә кулланырга мөмкин

Просмотр содержимого документа
«Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль»

Тема: Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.


Максат: Укучыларга билгесез киләчәк заман хикәя фигыль турында мәгълүмат бирү,

мәгънәләрен төшендерү,

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү;

Укучыларда, туган якны ярату, туган як белән горурлану хисе уяту.


Җиһазлау: дәреслек, компьютер, слайдлар.

Дәрес барышы


I. Оештыру.

Дәрескә хәзерлек, уңай халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, саумысыз!

Хәерле иртә сезгә.

Кәефләрегез ничек?

- Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен – туган телне

Өйрәнергә дип килдек.

- Бик әйбәт. Бүгенге дәрестә без туган телебезгә хас үзенчәлекләрне тагын да тирәнтенрәк өйрәнербез, ныгытырбыз, камилләштерербез.

- Сыйныфта кем дежур? Барыгыз да бармы? ( дежур укучы җавабы)

- Өйгә эш нәрсә бирелгән иде?

- Хикәя фигыль темасы буенча өйрәнгән кагыйдәләрне кабатлап килергә.

- Бик яхшы. Әйдәгез, хикәя фигыльгә хас үзенчәлекләрне искә төшереп алыйк әле.


II. Актуальләштерү.

- Хикәя фигыль нәрсәне белдерә?

- Ул нинди сорауларга җавап бирә?

- Хикәя фигыль нәрсәләр белән төрләнә?

- Хикәя фигыль нинди заманнарда кулланыла?

- Хәзерге заман хикәя фигыль нәрсәне белдерә?

- Ул нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

- Үткән заман хикәя фигыль нәрсәне белдерә?

- Ул нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

(укучылар җавабы тыңлана)


III. Яңа белем бирү.

  • Укучылар, бүгенге дәрестә хикәя фигыльнең заман формаларын өйрәнүне дәвам итәчәкбез. Дәресебезнең темасы: “Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль”.

Максатыбыз билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең мәгънәсен, ясалышын аңлау, аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү.

Әйдәгез, хәзер игътибарыбызны экранга юнәлтик әле. Сезнең алдыгызда Рәүф Баһаветдиновның “Бер кайтырмын туган якларга” шигыре. Шигырьне бер укучы кычкырып укысын әле.

1 слайд. Бер кайтырмын туган якларга

Таң атканда яшьлек җырым булып

Бер кайтырмын туган якларга.

Әрәмәләр сихри моңга тулып,

Каршыларлар мине таңнарда.



Таң җилләре булып саф моңнарым

Кайтып тәрәзәңне кагарлар.

Еллар аша сагыш җырларым да

Сиңа бүләк булып барырлар.


Җырларыбыз калыр бүләк булып,

Уртак гамәл авыр чакларда.

Ачы язмышларда сине сагынып,

Бер кайтырмын туган якларга.


  • Укучылар, шигырь нәрсә турында?

  • Шигырь лирик геройның туган авылын, туган авылында калган сөйгән ярын сагынуы турында.

  • Бик дөрес әйтәсез. Әйдәгез хәзер автор кулланган фигыль формаларын билгеләп чыгыйк әле.

  • Кайтырмын, каршыларлар, кагарлар, барырлар, калыр фигыльләре кулланылган.

  • Бу фигыльләр нәрсәне белдерәләр?

  • Бу фигыльләр эшне, хәрәкәтне белдерәләр.

  • Бик дөрес. Ә кайчан булачак эшне, хәрәкәтне белдерәләр соң алар?

  • Киләчәктә булачак эшне, хәрәкәтне белдерәләр.

  • Ничек уйлыйсыз, автор бу эшләр киләчәктә төгәл булачак диме, әллә ихтималлык төсмере белән генә әйтәме?

  • Автор бу сүзләрен ихтималлык төсмере белән генә әйтә. Әгәр бу эшләр төгәл үтәләчәк булса, билгеле киләчәк заман формасы: - ачак/- әчәк, - ячак/ - ячәк кушымчалары кулланылыр иде.

  • Ә монда нинди кушымчалар кулланылган?

  • Монда –ыр, -ар кушымчалары кулланылган.

  • Бик дөрес. Димәк, безгә бу эшләрнең эшләнерме, юкмы икәнлеге билгесез. Автор аны бары тик ихтималлык төсмере белән генә, билгесез киләчәк заман кушымчаларын кулланып яза. Әйдәгез, хәзер тикшергән фигыльләребезгә таянып, кагыйдә чыгарыйк инде. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль нәрсәне белдерә?

  • Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль эш, хәл, хәрәкәтнең киләчәктә булу- булмавын ихтимал рәвешендә генә хәбәр итә.

  • Бик дөрес, млодцы. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль барлыкта һәм юклыкта килә, зат – сан белән төрләнә. Барлыкта –ар/-әр, -ыр/- ер, -р кушымчалары белән ясала. Нишләр? соравына җавап бирә. Мәсәлән, язар, көләр,эшләр, ышаныр, күрер.

Юклыкта –мас/-мәс кушымчаларын ала. Нишләмәс? соравына җавап бирә. Мәсәлән, язмас, көлмәс, эшләмәс, ышанмас, күрмәс.( 2 слайд)

Әйдәгез, хәзер билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнешен карап үтик. ( 3 слайд)

Берлектә Күплектә

Iзат кайтырмын кайтырбыз

II зат кайтырсың кайтырсыз

III зат кайтыр кайтырлар


Юклык формасы:


Берлектә Күплектә

Iзат кайтмамын кайтмабыз

II зат кайтмассың кайтмассыз

III зат кайтмас кайтмаслар


IV. Белемнәрне ныгыту.

  • Ә хәзер дәреслекләрнең 75нче битен ачып, кагыйдә белән танышып чыгыйк. ( кагыйдәне укыйлар, 129 нчы күнегүне эшлиләр)


Физкультминут.

  • Укчылар, без сезнең белән дәресебезне туган авылга багышланган бик матур шигырь белән башлап җибәрдек. Һәркемнең үз туган авылы, туган шәһәре, туган иле була. Әйдәгез, хәзер туган якка багышланган мәкальләрне дә карап үтик әле.

4 слайд.1) Туган җирдәй җир булмас,

Туган илдәй ил булмас.

2) Туган илең — туган анаң.

3) Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең.

4) Туган туфракка баскан эз суынмас.

5) Туган-үскән җирдән дә матур җир булмас

6)Авылы барның кавеме бар.

7)Шәһәрдә - дәүләт, авылда - җәннәт.

8)Мал - туйган җирен, ир туган илен онытмас.

Әлеге мәкальләр арасыннан билгесез киләчәк заман хикәя фигыльләрне табыйк әле.

  • Булмас, белерсең, суынмас, онытмас.

  • Бик дөрес. Монда билгесез киләчәк заман хикәя фигыльләр барлык һәм юклык формасында кулланылганнар. Әлеге мәкальләр безгә туган якның, туган җирнең ни дәрәҗәдә якын һәм кадерле икәнен күрсәтәләр. Хәзер безгә Фатрахманова Сәрия туган авыл турында бик матур шигырь сөйләп үтәчәк.

(Рәүф Баһаветдинов “Туган җирем”)

  • Ә инде хәзер алган белемнәребезне ныгытып, без сезнең белән мөстәкыйль эш эшләп алыйк. Чыгар, сөйләр фигыльләрен барлыкта һәм юклыкта зат – сан белән төрләндереп языгыз. Аннан соң бергәләп тикшерербез.

5 слайдта төрләнеш бирелә, бергәләп тикшерелә.


V. Өй эше бирү.

Кагыйдә, 131 нче күнегү.


VI. Йомгаклау.

  • Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль нәрсәне белдерә?

  • Ул нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

  • Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль нәрсә белән төрләнә?

Билгеләр кую.