СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

История моего села

Категория: История

Нажмите, чтобы узнать подробности

Секция "Земляки"

Просмотр содержимого документа
«История моего села»

IX республиканская конференция исследовательских краеведческих работ

«Жить, помня о корнях своих…»



Секция «Земляки» (тат. яз.)



Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Кармалинская средняя общеобразовательная школа»

Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан





Гафиятуллин Ильхам Ильдусович, 8 класс



Файзутдинова Асия Ханафеевна



Секция «Земляки» (тат. яз.)



Руководитель Шайхутдинова Динэ Идерисовна











2021 год

Минем үзебезнең күршебез, киләчәк буынга үрнәк итеп сөйләрлек кешеләрнең берсе, ветеран укытучы, Колмакчы авылының хөрмәтле кешесе, Файзутдинова Асия Хәнәфиевна турында сөйләп үтәсем килә. Ул авылыбызның иң олы кешеләрнең берсе. Аңа быел 96 яшь тула. Ул, тормыш сынауларына бирешмичә, яшәүдән тәм табып, җор телле, оптимист рухлы, көчле, горур, шәхес булып гомер кичерә. Тынгысыз җан булгангадыр, кайчан карасаң да, гел хәрәкәттә ветераныбыз, шуңа күрә сәламәтлегенә дә зарланмый, тормыш белән канәгать булып, коллегаларының, укучыларының шатлык-кайгыларын уртаклашып, донья яңалыклары белән кызыксынып яши. Асия апаны күргән саен йомшак итеп дәшүенә, матур итеп сөйләшүенә гаҗәпләнәм. Асия апа урамнан килгәндә кояш чыккан кебек, ул үзенең эчкерсез елмаюы, җылы карашы, нурлы күзләре белән үзенә җәлеп итә. Укытучы авыл җирендә гел игътибар үзәгендә. Аның яшәү рәвеше дә, сөйләшүе дә, киенүе дә башкалар өчен үрнәк булырга тиеш. Безнен Асия апабыз нәкъ шундый.

Асия Хәнәфиевна авылыбызның бик күп кешеләрен укыткан. Минем әбием, әтием белән әнием дә – аның укучылары. “Аның дәресләрендә без авыз ачып тыңлый идек, шундый кызык була иде” – дип әйтә әбием. “Чыннан да, безне беренче мәртәбә олы тормыш юлына чыгаручы, донья белән таныштыручы, тормышка мәхәббәт уятучы – Асия апа бит”, - ди әнием.

Авылыбызның олысы да, кечесе дә Асия Хәнәфиевнаны яраталар, хөрмәт итәләр, аның укучылары узләренең укытучыларын онытмыйлар, бәйрәмнәрдә аның өстәленнән чәчәкләр өзелми. Ветеран-педагог гомер бәйрәмнәре уңаеннан җылы котлаулар һәм рәхмәт сүзләре кабул итә.

Бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган Асия Хәнәфиевна

95 яшьлек юбилеен 2020 нче елда билгеләп үтте. Әлеге истәлекле дата белән Тубән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Фаретдинов Айдар Рафисович һәм укытучыларның ветераннар советы председателе Шакиров Равис Мөҗәһитович юбилярны котладылар, аңа чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Шулай ук туган көн иясен Елантау авыл җирлеге башлыгы Гайнутдинов Раиф Габетдинович котлады һәм Асия Хәнәфиевнага Түбән Кама районы хакимияте башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Ветеран укытучыны Колмакчы мәктәбе коллективы исеменнән мәктәп директоры Гилаев Ринат Рафисович тәбрикләде, үзләренең җылы һәм изге теләкләрен җиткерде. Ул укыткан укучылар да, инде үзләре дә олы яшьтә булуына карамастан, авылдан да, шәһәрдән дә бик күпләп килделәр, аңа бик матур теләкләр теләделәр, җылы истәлекләре белән уртаклаштылар, үзләренең бүләкләрен тапшырдылар. Сый-нигъмәтләр белән тулы өстәл янында Асия Хәнәфиевна барлык кунакларга үзенең чиксез рәхмәтен, тирән ихтирамын җиткерде, үзе укыткан укучылары турындагы яшьлек хатирәләре белән уртаклашты. Асия апа үзенең шигырьләрен укыды. Ә шигырьләренә теманы ул тормыштан ала. Тормышында нинди генә выкыйгалар булмасын, алар аның шигырьләрендә чагылыш таба. Шул иҗаты аша без аның кызык та, катлаулы да тормыш юлы белән таныштык.

Файзутдинова Асия Хәнәфиевна Яңа Чишмә районы Колмакчы авылында Мәҗитов Хәнәфи белән Нурия гаиләсендә 1925 нче елның

29 нчы февралендә дөньяга килә. Мәҗитовлар гаиләсе ул заманда авылның укымышлы кешеләреннән саналган. Үзләренең кызларын белемле итү өчен дә көчләрен кызганмаганнар.юююююююююююююю

8 яшь тулгач Асия апа Колмакчы авылы мәктәбенә укырга керә. Колмакчы башлангыч мәктәбен тәмамлаганнан соң, 12 километр ераклыктагы Зирекле авылына аркаларына атналык ризык һәм дәреслекләр күтәреп, урман, тау һәм елга аша укырга йөреп, җидееллык белем ала.

Әле җитлегеп тә бетмегән кызны әкренләп кыр эшләренә тарта башлыйлар. Аның уңганлыгын, булдыклылыгын, зирәклеген бик тиз күреп алалар, «Интернационал» колхозында төрле эшләрдә эшләп йөргән җиреннән кырчылык бригадиры итеп куялар.

Тормыш авырая, Бөек Ватан сугышы башлана. Асия апаны Зирекле МТСына тракторчы һөнәрен үзләштерергә җибәрәләр. Авыр сугыш барганда иптәш кызы Шамшегаян апа белән көне-төне кырда тракторда эшлиләр. Асия апа шул ук вакытта учётчик эшләрен дә башкара. Шушы фидакарь хезмәте өчен ул 1946 нчы елны «За доблестный труд в годы Великой Отечественной Войны 1941-1945гг» медале белән буләкләнә.

Асия Хәнәфиевнаның белемен районда да күреп алалар һәм Колмакчы авылының башлангыч мәктәбенә укытучы булып эшләргә тәкъдим итәләр. Беренче көннәрдән үк ул балаларны яратып, аларга бөтен күңел җылысын биреп, белем һәм тәрбия бирә, үзен кешелекле, гадел мөгаллим, оста оештыручы итеп күрсәтә. Әти-әниләргә, укытучыларга, укучыларга үзенең төпле фикерләрен җиткерә.

Колмакчы авылында җидееллык мәктәп ачылганда Асия апа инде Чистай педагогия училищесын бетергән була. Ул югары классларда татар теле һәм әдәбияты укыта башлый. Туган телне төрле яктан үстерү өчен үзеннән зур өлеш кертә.

1949 нчы елны Файзутдинов Мансур Хәйдәр улы белән гаилә коралар. Аларга бергә озак яшәргә туры килми, Мансур абыйны армиягә алалар. Ул анда 4 елга якын хезмәт итә.

Асия Хәнәфиевна мәктәптә күп еллар эшләү дәверендә үзенең укучыларына яхшы белем бирә, аларда матур сыйфатлар тәрбияли. Ул киң куңелле, гадел, таләпчән укытучы була. Гомере буе балаларга белем-тәрбия биргән укытучы лаеклы ялга чыкса да, ничә яшьтә булса да, күңеле белән мәктәп тормышы белән яши. Мәктәптә уздырылган бәйрәмнәргә килеп, ул яшьлек елларын, укучыларын, мәктәп тормышындагы кызыклы вакыйгаларны искә төшерә. “Мәктәпкә килгән саен, үземне һаман да шушында эшләгән кебек хис итәм, һаман да яшь кебек. Мәктәп коллективы картаерга ирек бирми”, - ди Асия Хәнәфиевна.

Файзутдиновлар үзләре дә менә дигән биш малай һәм ике кыз үстерде. Бу гаиләдә балалар тырыш, тәртипле булып үсәләр, тормышта үз урыннарын табып, төрле җирләрдә үз гаиләләре белән яшиләр.

Хәзерге көндә Асия Хәнәфиевна улы Зиннур абый, килене Вәсилә апа гаиләсендә кадерле әни-әби булып, тыныч кына гомер йомгагын сүтә. Ул балаларының, оныкларының һәм оныкчыкларының уңышларына сөенеп, аларга киңәшче, рухи таяныч булып көн кичерә.

Мин ветеран укытучыбызга ныклы сәламәтлек, якыннары янәшәсендә бәрәкәтле озын гомер кичерүен телим!