Слайд
Мин үземне бик бәхетле кош итеп хис итәм! (бу җөмләне бик сәнгатьле итеп әйтәм). Пауза.
Ә ни өчен? Пауза
Бу турыда соңрак. (пауза)
Хәерле көн! Исәнмесез! Мин Гыйниятуллина Алсу Рафис кызы, 35нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Коллегаларым, уң кулыгызны күтәрегез, ә хәзер сул кулыгызны. Башны уңга, аннан сулга борыгыз. Әлеге хәрәкәтләрне башкару кыенлык тудырдымы? (Җаваплар тыңланыла). Ә хәзер кан тамырларыгызны киңәйтеп карагыз әле, йөрәк тибешен кызулатыгыз, канга адреналин бүлеп чыгарыгыз. Эшләп булдымы? (Җаваплар тыңланыла). Чынлыкта исә, мин санаган әйберләрне эшләргә мөмкин. Ә нинди очракта? Уйлап карагыз әле. (Җаваплар).
Көтелгән җавап: әлеге халәтләрне эмоцияләр, кичерешләр тудыра.
Слайд
Әйе, килешәм, чыннан да шулай. Эмоцияләр – кешеләрне югары үсеш баскычына күтәрә. Ә моның өчен укучыларда Эмоциональ интеллект үстерү мөһим.
Слайд
* үзеңнең хис-кичерешләреңне аңлау (үзаң)
*үз хис-кичерешләрең белән идарә итә белү (үзконтроль)
* башка кешеләрнең хис-кичерешләрен аңлау (социаль сизгерлек)
*аларның хис-кичерешләрен (мөнәсәбәтләрне) исәпкә алып, башка кешеләр белән үзара хезмәттәшлек итә белү
Слайд
Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның эмоциональ интеллектын ничек үстерергә? Аеруча продуктив булган алымнарның кайберләрен беләш танышып китәрбез.
Слайд
Быел 2024 нче елны Республикабызда “Гаилә ел” игълан ителде, шуңа күрә гаилә символы итеп саналган ромашка ярдәмгә килер.
Моның өчен фокус группаны ярдәмгә чакырам. (6 кешедән торган фокус группаны өчәр – өчәр кеше итеп 2 группага утыртабыз).
Һәр төркем алында Резеда Вәлиеваның “Туган көндә” хикәясе. Әлеге хикәя өстендә эшләп без эмоциональ интеллектны үстерү алымнары белән танышырбыз.
Һәр төркем сан язылган 1 ромашка таҗын ала. Таҗларга биремнәр язылган биремнәр. (Барлыгын тикшерәләр)
Мин: “1нче таҗны 1нче төркем алган таҗны укыгыз әле!”
Төркем: “-Уен”.
Мин: “таҗда язылган биремне үтәргә әзерләнегез! Чыгышыгыз өчен туры килгән киемнәрне кию мөһим”.
Уен –телгә өйрәтүнең иң мөһим коралы. Ул – материалны нәтиҗәле үзләштерүгә юнәлдерелгән педагогик юнәлешле эшчәнлек. Рольле уеннар оештыру cәләтен, мөстәкыйль фикер йөртә белү дәрәҗәcен үcтерергә, сөйләү кимчелекләрен бетерергә ярдәм итә.
Фокус группа чыгышын тыңлау.
“Уен – кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган учак ул”, - ди В. А. Сухомлинский.
В.А.Сухомлинский : “Әгәр бәхетле картлык күрәсегез килсә, акыллы, тәрбияле балалар үстерегез ,”-димәгән
Иң элек шундый күнегүдән башлыйбыз. Сезгә коллегаларым презентациядә язылган җөмләне («Менә нәрсә, Фәридә , дусларыңа шалтырат, бүген туган көнеңне уздырмыйбыз») төрле рольләргә кереп берничә мәгънәви төсмерләр белән әйтергә кирәк булачак:
1)үтенү, ялвару төсмере
2)катгый итеп, кистереп әйтү
3) курку катыш борчу хисе белән әйтү
4) сөенечле тавыш белән
Бу күнегүне әсәрне укыр алдыннан белемнәрне актуальләштерү этабында фонетик зарядка өчен куллану бик яхшы.
Уен сүзләре исә үз чиратында балаларны ритм, рифманы аңларга гадәтләндерә һәм алардагы сөйләү кимчелекләрен бетерергә ярдәм итә.
2 таҗны алып укыйм “Арт терапия”
Слайд
Театральләштерү, төрле рольләр уйнауга корылган әлеге алым укучыларның иҗади үсешенә юнәтелгән һәм аларны аеруча активлаштыра. Әдәбият дәресләрендә кайбер эпизодларны сәхнәләштерү әсәрләрне тирәнрәк аңларга һәм кабул итәргә ярдәм итә. Әлеге арт терапия алымының максаты – хәтерне, игътибарны ныгыту , образлы күзаллау кебек сыйфатларны тәрбияләү; сөйләмнәрен төзек һәм аңлаешлы итәргә омтылу; шулай ук коллективта үз-үзләрен тоту, кыюлык эшләү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итү.
Фокус группаның чыгышы.
«Театр — киләчәк өчен файдалы вә өметле бер нәрсә»,- ди Г.Тукай.
“Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас”,- ди Риза Фахретдин.
Татар теле һәм әдәбият дәресләре белән театр сәнгатен бер максат берләштерә. Аларның берсе төрле яшьтәге тамашачыларны тәрбияләсә, ә икенчесе яшь буынны тәрбияли.
3 таҗны алып укыйм: “Психогимнастика”. Төркемнәрдә үзара аңлашу төрле ишарәләр, хәрәкәтләр ярдәмендә генә алып барыла.
Мимика — кеше битендәге мускулларның хис-тойгыларны чагылдыра торган хәрәкәтләре. Чыгыш ясаучының нәрсә әйтергә теләгәнен мимикадан яхшы аңларга тиешләр. Ишарәләр дә, мимика кебек үк, балада аерым бер хәрәкәтләндерү тудыра. Пантомимика — гәүдә хәрәкәте, ул да хистойгыларның мөһим күрсәткече. Тискәре эмоциядән кеше кечерәебрәк калгандай күренә, ә уңай эмоциядән «үсеп китә. Поза алышынуы тиз, әкрен, кискен, салмак була. Кеше кыяфәте киеренке, йомшарган, куырылган, табигый, мәһабәт, түбәнсетелгән, бөкре, зәгыйфь, зифа булырга мөмкин.
Фокус группаның чыгышы.
Шулай геройларның эмоциональ халәтләрен күрсәтергә өйрәнәләр.
Мәшһүр галимебез Риза Фәхреддиннең: “Тәрбияле бала, ата- анасының күңелләрен калдырырлык һичбер эшне эшләмәс”. “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”
4 таҗны алып укыйм: “Дискуссия” әгәр аңлатмалы сүзлектән карасак.
(вести спор). бәхәсләшү, сүз көрәштерү, бәхәс алып бару. 2. (в суде). дәгъвалашу, низаглашу. Дигәннәрне аңлата. Бирелгән хикәя эчтәлеге буенча әйдәгез карап китик әле.
Фокус группаның чыгышы.
Әлеге алым эмоциональ интееллектны формалаштыра үз фикерен әйтә белергә, теге яки бу ситуцияләрдә укыган әсәрдәге мисалны күздә үзләрен дөрес тотарга өйрәтә.
5 таҗны алып укыйм: “Уен” баланың сәләтен үстерүгә ярдәм итәрлек ак калач
Нәтиҗә
Зачем нужно развивать свой эмоциональный интеллект?
быть увереннее в себе
чувствовать полноту жизни
развивать в себе чувство оптимизма
хорошо работать в команде и сотрудничать с людьми
построить успешную карьеру
Әсәрләрне укып, андагы геройларның үз-үзен тотышын, кылган гамәлләрен, уйларын анализлап, укучы аларның кичергән хисләрен аңларга өйрәнә.
Укылган әсәрнең геройлары урына үзләрен куеп карасалар, аларның уй-хисләрен күзалласалар, без моңа ирешә алабыз.
Укучыларны ничек итеп көчле хисләр кичерергә мәҗбүр итәргә?
?(бэйлэп китэргэ нэрсэ дип)
Мин дәресләремдә театральләштерү алымын кулланам. Нәрсә соң ул театрлаштыру алымы? Ул дәрескә алдан әзерлек таләп итә торган методик алымнарның берсе. Ул педагогика, методика һәм театр сәнгатенең үзара бәйләнеше. Әлеге алым педагогика һәм психология алдында торган актуаль проблемалар хәл итәргә дә ярдәм итә. Персонажлар сөйләмен сәнгатьле итеп сөйләү өстендә эшләгәндә, баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләнә.
Берничә мисалны сезгә дә тәкъдим итәм. Хәзер фокус группа миңа ярдәм итәрсез дип уйлыйм.
Иң элек шундый күнегүдән башлыйбыз. Сезгә коллегаларым презентациядә язылган җөмләне («Менә нәрсә, Фәридә , дусларыңа шалтырат, бүген туган көнеңне уздырмыйбыз») берничә мәгънәви төсмерләр белән әйтергә кирәк булачак:
1)үтенү, ялвару төсмере
2)катгый итеп, кистереп әйтү
3) курку катыш борчу хисе белән әйтү
4) сөенечле тавыш белән
Бу күнегүне әсәрне укыр алдыннан белемнәрне актуальләштерү этабында фонетик зарядка өчен куллану бик яхшы.
Ә хәзер әлеге җөмләне мизансценада уйнап карыйк. Нәрсә ул мизансцена? Мизансцена - кешеләрнең пространствода урнашуы, аларның бер-берсенә тәэсир итүе. 6 нчы сыйныфның татар теле дәреслегендә бирелгән Резеда Валиеваның «Туган көндә» хикәясен искә төшереп, Фәридә белән килеп чыккан ситуацияне тәкъдим итәм. Аудио – видео язманы тыңлагыз.
https://youtu.be/tMIOg5abGJk
Туган көндә Резеда ВӘЛИЕВА
Бүген Фәридәнең туган көне. Әнисе, иртүк торып, бик матур торт пешерде. Өстәлгә төрле-төрле тәмле-татлы сый-хөрмәт тезде. Өстендәге күлмәге дә бик матур бүген Фәридәнең. Анысын да әнисе тегеп кидерде аңа. Чәчләренә күлмәге төсле үк тасмадан күбәләкләр такты.
Өйләре дә искиткеч матур бүген аларның. Бөтен нәрсә ялт иткән! Бар да чиста, бар да пөхтә, бар да матур, бар да елмаеп-көлеп кенә торгандай күренә. Фәридә, куана-куана, тирә-якка күз йөртеп чыкты. Күр инде, хәтта өстәлдәге чәчәкләргә кадәр елмая. Әле бүген генә алып кайткан, күрәсең, аларны әнисе!
Бар да шундый матур, шундый күңелле! Тиздән аның дус кызлары да килеп җитәр...
Фәридә әнисе янына аш бүлмәсенә керде.
— Әни, әни, дим, әйдә, әби бүгенгә генә залга, минем кунакларым янына чыкмасын, ә? Югыйсә бүген анда бөтен нәрсә шундый матур, шундый яңа, ә әби шундый иске, әйем лә, шундый карт... бер дә килешми.
Әнисе башта аңышмыйчарак торды. Аннары, кинәт кенә хәлсезләнеп киткәндәй, кулларын салындырып, урындыкка сеңде. Кулларын тезләренә куйган килеш, байтак вакыт шулай сүзсез утырды ул. Аның йөзе бөтенләй үзгәргән, зур күзләре тирәнәеп, каралып киткәндәй булган иде.
— Менә нәрсә, Фәридә, дусларыңа шалтыратып әйт: бүген туган көнеңне уздырмыйбыз. Менә шулай, уздырмыйбыз... — диде ул.
Аудио тыңлыйбыз. Тыңлаган вакытта сөйлим.
Спектакльдән өзекләр тыңлау, интернет челтәрләр аша артистларның сәнгатьле укуларын тыңлау укучыларда төгәл, аңлаешлы уку, сөйләм күнекмәләре булдыруга ярдәм итәләр.
Фокус группаның хикәяне сәхнәләштерүләрен карау. Бу алымны куллану укучыларга бик кызык һәм укыганны истә калдыру өчен бик яхшы.
Дәресләрендә шигырь ятлау күнекмәләре өстендә эшләгәндә дә, әкиятләрне укыганда пантомимо рәвешендә театрлаштыру алымы аеруча уңай нәтиҗә бирә.
Фокус группа гримерный бүлмәсенә кереп сезгә бирелгән шигырьгә туры килгән реквизитларны алыгыз. Хәзер шигырьне пантомимо күрсәтеп укыйбыз.
Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
...
— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
Фокус группаның шигырьне пантомимо күрсәтеп укуын тыңлыйбыз.
Тавык, Тычкан һәм Көртлек (Татар халык әкияте)
Тавык, Тычкан һәм Көртлек бергә торалар икән. Көннәрдән беркөнне Тавык арпа бөртеге тапты, шатлыгыннан кытаклап җибәрде:
— Арпа таптым, арпа таптым! Аны тарттырырга кирәк. Арпаны тегермәнгә кем алып бара?
— Мин бармыйм,— диде Тычкан.
— Мин дә бармыйм,— диде Көртлек.
Ни эшләргә? Тавык арпаны тегермәнгә үзе алып барды да он итеп тарттырып куйды.
— Өйгә онны кем алып кайта? — дип сорады Тавык.
— Мин алып кайтмыйм,— диде Көртлек.
— Мин дә алып кайтмыйм,— диде Тычкан. Яхшы. Тавык онны үзе үк алып та кайтты.
— Ипине кем изә? — дип сорады Тавык.
— Мин измим,— диде Тычкан.
— Мин дә измим,— диде Көртлек. Тавык ипине дә үзе изде.
— Мичкә кем яга? — дип сорады Тавык.
— Мин якмыйм,— диде Тычкан.
— Мин дә якмыйм,— диде Көртлек. Тавык мичне дә үзе якты.
— Мичкә икмәкне кем куя? — дип сорады Тавык.
— Мин куймыйм,— диде Тычкан.
— Мин дә куймыйм,— диде Көртлек.
Тавык икмәкләрне дә үзе куйды. Икмәкләр бик уңдылар — кабарып кызарып пештеләр.
Тавык аларны чыгарып өстәлгә куйды да:
— Ә икмәкне кем ашар? — дип сорады.
— Мин ашыйм,— диде Тычкан һәм өстәлгә килеп утырды.
— Мин дә ашыйм,— диде Көртлек, ул да килеп утырды.
Фокус группаның әкиятне сәхнәләштерүен карыйбыз.
Театральләштерү алымы дәресне кызыклы һәм нәтиҗәле итә, пассив укучыларны да дәрескә тарта. Ул хәтерне, игътибарны ныгыта, образлы күзаллау кебек сыйфатларны тәрбияли; сөйләмнәрен төзек һәм аңлаешлы итә; шулай ук коллективта үз-үзләрен кыю тотып, эшләү күнекмәләрен үстерә. Дәресләрдә кайбер эпизодларны сәхнәләштерү яки тулысынча әсәрне уйнап күрсәтү эчтәлекне тирәнрәк аңларга, кабул итәргә, анализларга ярдәм итә.
Театрлаштыру алымын татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә генә түгел, тарих, математика, инглиз теле, физика, химия һәм башка фәннәрне өйрәнүдә дә кулланырга мөмкин. Химия дәресләрендә Д.И.Менделеевның химик элементлар таблиасын уйлап чыгару идеясен уйнап күрсәтергә, физика дәресләрендә Ньютон белән алма сценкасын куярга була. һ.б.
Укучыда дәрескә карата кызыксыну артсын өчен, традиион булмаган алымнар кулланырга кирәк. Миңа ярдәм иткән фокус группасына рәхмәт.
Чыгышны сүзәләре белән тәмамлыйсым килә : .......
Игтибарыгыз өчен рәхмәт!
«Менә нәрсә, Фәридә, дусларыңа шалтырат, бүген туган көнеңне уздырмыйбыз!»
«Менә нәрсә, Фәридә, дусларыңа шалтырат, бүген туган көнеңне уздырмыйбыз!»
«Менә нәрсә, Фәридә, дусларыңа шалтырат, бүген туган көнеңне уздырмыйбыз!»
«Менә нәрсә, Фәридә, дусларыңа шалтырат, бүген туган көнеңне уздырмыйбыз!»
«Менә нәрсә, Фәридә, дусларыңа шалтырат, бүген туган көнеңне уздырмыйбыз!»
«Менә нәрсә, Фәридә, дусларыңа шалтырат, бүген туган көнеңне уздырмыйбыз!»