СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Тукай яши безнең күңелләрдә"

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Махсус газета, Г.Тукайның тууына 130 ел булуга багышлана.

Просмотр содержимого документа
«"Тукай яши безнең күңелләрдә"»













(11 нче сыйныф укучылары).


Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин

ятим ?!

Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан

милләтем.


( Махсус газета, Г.Тукайның тууына 130 елбулуга багышлана)



Әй хөрмәтле Габдулла, ярлыкасын сине Алла,

Шигырең белән рухландырып салдың безне

ак юлга.

Ш.Бабич.


Тукай - минем яраткан шагыйрем.

Халык мәхәббәте – синең исемең,

Халык гомере – синең гомерең!

Тукай! Нинди бөек исем! Бу исем безнең йөрәкләрдә.Бу исем йолдыз булып,нур чәчеп тора. Тукай – үз заманының Җәлиле булган. Муса фашистлар төрмәсендә яшәсә һәм иҗат итсә, Тукай Россия –халыклар төрмәсендә яши,шул авыр тормышта да гүзәл әсәрләр иҗат итә.

Тукай туган илен,халкын сөюче чын патриот,үз иленең табигате,урман-кырлары,елга- чишмәләре, киң болын-тугайлары,авыл-шәһәрләре турында җылы хис белән язылган әсәрләре белән безнең күңелләрдә тирән кереп урнашкан.

Әнием сабый чагымда миңа Тукайның бишек җырын көйләгән, матур әкиятләрен укып мине үстергән.Мәктәп бусагасын атлап керүгә беренче өйрәнгән шигырем Тукай шигыре булды, беренче җырлаган җырым Тукай җыры булды.

Тукай миндә үз шигырьләре аша туган җиргә мәхәббәт тәрбияләде,хезмәтнең олылыгын, матурлыгын, кешене кеше итүдә төп шарт булуын күрсәтте.Ул безгә хезмәтнең бәхет чишмәсе , рухи байлык булуын,яшәү шатлыгы бирүен ,хезмәтнең генә кешене зурлавын ачып салды.

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,

Аһ,оят , хурлык,түбәнлекләр иренгәннән килә.

Туган телемнең матурлыгын,гүзәллеген мин Тукай шигыре аша тойдым.

И туган тел,и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Тукай иҗатына,Тукай җырларына минем мәхәббәтем чиксез.Ул безнең күңелләрдә мәңге яши, яшәр!.

Фәтхетдинова Гүзәл


Тукай һәм халык иҗаты.

Татар халкының сөекле шагыйре Тукай үзенең кыска гына иҗат дәверендә бик күп санда шигырьләр, поэмалар, әкиятләр иҗат иткән.

Тукайның иҗат чыганагы булып халык әдәбияты торган. Ул халык иҗаты белән кечкенәдән кызыксына,халык арасында яшәп,халык моңын, әкиятен тыңлап үсә.Үзе дә бик матур җырлый,”халык моңының бакчасында тибрәп үсә”.Бу турыда Тукай үзе:” Мин кечкенәдән үк җырчы идем.Кайда ишетсәм дә,җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем,”-ди. Яшьли ятим калган,тормышның әчесен-төчесен татыган Тукайның шундый нечкә хисле булуы аңлашыла.Ул халык җырларын “халкыбызның һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рушан көзгесе”дип атый.

Тукай татар халык иҗатының мавыктыргыч әкиятләрен,тапкыр мәкаль әйтемнәрен, җырла-рыннан оста файдалана.”Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык” һ.б. әсәрләре шул җирлектә туа.

Тукай иҗатына сокланмаган кем генә юк икән!

Герасимов Семен



Тукай һәм балалар әдәбияты.

Тукай беренчеләрдән балалар өчен әдәби әсәрләр иҗат иткән.Ул балалар өчен язган әсәрләрендә балаларда иң матур кешелек сыйфатлары тәрбияләүне бурыч итеп куя.Ул безне, балаларны, эш-хезмәт сөяргә өйрәтте. “Эшкә өндәү” шигырендә онытылмаслык изге һәм данлыклы исем бары тырышып,намуслы эшләү аркасында гына ,бәхет һәм рәхәт бары хезмәт аркасында гынабулуын әйтте.

Булса калдырмак берәү ушбу җиһанда изге ат,

Тир белән тапсын ашарын,итсен,әлбәт,иҗтиһат.

“ Эш беткәч уйнарга ярый”,”Кызыклы шәкерт”,”Япон хикәясе”,”Эш” шигырьләрендә балаларны хезмәт сөюче,тырыш булырга өнди.

“Сабыйга” шигырендә иске хорафатларга ышанмаска,укып,белем-ле булырга .һәр төрле караңгылыктан бары белемле булып кына котылырга мөмкин икәнен әйтә.

Син әле үс,укы күп,шунда аңларсың барын,

Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәнең ялганын.

Кошларны,табигатьне,туган авылны яратырга да без аның әсәрләре аша өйрәнәбез.

Камалиева Алия 10 сыйныф укучысы



Әгәр дөньяда бик аз яшәп тә ,күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән,аның берсе,һичшиксез, Габдулла Тукай булыр. Аңа бит үлгәндә барлыгы егерме җиде яшь кенә иде.1886 елның апреле һәм 1913 елның апреле. Яз аенда туган,яз аенда үлгән.


Тукай биографиясе – дөнья әдәбияты тарихында иң драматик биографияләрнең берсе.Шагыйрь узган юл озын түгел.

КУШЛАВЫЧ—КЫРЛАЙ--ӨЧИЛЕ—КАЗАН-УРАЛЬСК-КАЗАН...

Ләкин шул авыллар, шул шәһәрләр арасында күпме фаҗига!

Тукайны татар халкы үз кулында үстергән.аның киләчәктә үзенә хезмәт итәрен белгән кебек,аны ташламаган,баккан, караган.Аны шагыйрь итәргә тормышның үз дымы җитәрлек икән.Аның күкрәге җитәрлек җылы икән. Каян мондый көч килгән Тукайга? Ул көч-халыкта,туган җирдә...

Тукай һәр буын тарафыннан тигез хөрмәт ителә.Ул сине туган көнеңнән алып гомереңнең ахрына чаклы озата килә.Гомер эчендә син аңа ничә мәртәбә мөрәҗәгать итәсең.Сабый вакытта күңелеңә синең “Су анасы” шом сала,төштә “Шүрәлесе” кытыклап теңкәгә тия. Иртән син “Туган тел”не җырлап юанасың. Юк, укымыйсың, көйлисең.

Халык Тукайсыз бер көн дә яшәми.


Юк үлмәдең, гакыллы ир,мәшһүр Тукай,

Тавышың яши кабатланып һәр буында.

Халкың кебек бөек,матур җырларыңдай,

Синең гений яңгырап барыр гасырларга.

Ж.Жерманетто.








.




Г.Тукай халык телен бик яраткан. Ул та - тар теленең иң матур һәм күңелгә якын иң гади үрнәкләрне сайлап алган. Аңарда сүзләр һәм тел чаралары энҗеләре булып ялтырый.

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәм- нең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.