СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Дидактик уеннар

Нажмите, чтобы узнать подробности

Дидактик уеннарны укучылар бик теләп уйныйлар.

Просмотр содержимого документа
«Дидактик уеннар»

ӨСЛЕ ПОЕЗД"


Максат: 1.Балаларның сөйләм телен үстерү, диалог төзеп сөйләү күнекмәләрен ныгыту.

2.Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне үстерү.

Җиһазлау: балалар санынча карточкалар (савыт-саба, җиләк-җимеш, яшелчә, ашамлыклар кыргый хайваннар),поезд рәсеме.

Уен барышы: Аерым бер тематикага туры килгән карточкалар вагоннардагы кесәләргә кире ягы белән урнаштырылган була. Балалар чиратлап бер карточканы әйләндереп куялар һәм шул рәсем буенча соруларга җавап бирәләр. Сөйләм үрнәге:

-Бу нәрсә? (Бу аю.)

-Ул нинди? (Аю зур, матур, чиста.)

- Аю нишли? (Аю йоклый.) һ.б.


Шулай ук бу уен төсләрне, саннарны ныгытуда да кулланыла ала.



"Кайсы артык"

Максат: 1. Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне, кузаллауны үстерү,мөстәкыйльлек тәрбияләү.

2. Әйберләрне үзләренә генә хас булган билгеләре буенча төркемләү. Җиһазлау: яшелчә, җиләк-җимеш, транспорт, йорт җиһазлары, ашамлыклар, йорт һәм кыргый хайваннар, уенчыклар рәсемнәре кулланып ясалган карточкалар.

Уен барышы:



Укытучы балаларга 1әр карточка өләшә. Балалар карточкадагы рәсемнәрнең исемнәрен әйтәләр, кайсы артык һәм ни өчен артык икәнлеген ачыклыйлар. Мәсәлән:

-Кәбестә, кыяр, кишер, суган, алма. (Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр.)


Кайсы мультфильмнан

Максат:

1.Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне үстерү; 2. Таныш булган мультфильмнарны искә төшерү, эчтәлеген сөйләү.

Җиһазлау: Мультфильм эчтәлеге буенча рәсемнәр.

Уен барышы:

Балалар рәсемнәрне карыйлар һәм кайсы мультфильмнан икәнен әйтәләр.



Әкият илендә.

Максат:

1.Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне үстерү; 2. Таныш булган әкиятләрне искә төшерү, алар белән диалог төзеп сөйләшү.

Җиһазлау: әкият илюстрациясе, әкият геройлары. Уен барышы:

Төрле әкиятләрдән иллюстрацияләр, ә анда кесәләр ясалган. Кесәләргә әкият геройлары салынган. Мәсәлән: “Теремкәй” әкияте. Теремкәйгә тычкан килә. Сөйләм үрнәге:

-Син кем? (Мин тычкан.)

-Ул нинди? (Тычкан кечкенә, матур, чиста.)

-Тычкан, кил монда. Уен шулай дәвам итә. Әкиятнең башка геройларын да шулай каршы алалар һәм Теремкәйгә кертәләр.



"Күңелле лото"

Максат: 1. Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, хәтерне, кузаллауны үстерү,мөстәкыйльлек тәрбияләү.

2. Әйберләрне үзләренә генә хас булган билгеләре буенча төркемләү. Җиһазлау: яшелчә, җиләк-җимеш, мәктәп, киемнәр, ашамлыклар, уенчыклар рәсемнәре кулланып ясалган карточкалар һәм аерым рәсемнәр, матур капчык.

Уен барышы:

Укытучы балаларга 1әр карточка өләшә, ә үзенә аерым рәсемнәр салынган серле капчыкны ала ала. Ул чиратлап рәсемнәрне капчыктан ала, балаларга күрсәтә, кемнең карточкасына бу рәсем туры килә, шул бала рәсемдә нәрсә ясалганын атап аны үз карточкасына куя. Уен сораулар биреп катлауландырыла (Бу нәрсә? Ул нинди?).

ДИДАКТИК УЕН: “САЛАВАТ КҮПЕРЕ”

Максат: Салават күперенең төп төсләрен белү дәрәҗәсен ныгыту. Уен вакытында салават күперендәге төсләрне булдыру.

 Уен барышы: Балалар берничә төркемгә бүленәләр (салават күперендә ничә төс шуңа карап). Һәр балага берәр төсле лента бирелә. Укытучы уен тәртибе белән таныштыра. Бала үзе генә, ягъни аерым су тамчысы, ә барысы бергә алар салават күперен барлыкка китерәләр. Музыка (яңгыр тавышы яздырылган аудиоязма) уйнаганда балалар төркем буйлап йөриләр, уйныйлар. Музыка үзгәрә, кояш чыга, балалар бергә җыелып, салават күпере барлыкка китерергә тиешләр (нәкъ салават күперендәге төсле).

Сыйла” уены

Уен кагыйдәләре:

1 ысул “Нәрсә?”. Ӛстәлдә ашамлыклар, җиләк-җимешләр, яшелчәләр сурәтләнгән рәсемнәр ята. Балалар чиратлашып ӛстәл янына килеп үзләренә охшаган рәсемне алалар һәм нәрсә икәнен әйтәләр.

2 ысул “Сыйла”. Бала алган рәсем белән Капкорсакны сыйлый.

Сөйләм үрнәге: - Мә, алма. Алма кызыл. Алма аша.

- Мә, алма аша. Алма тәмле.


Төсләр дөньясында” уены

Уен кагыйдәләре:

1 ысул “Нинди?”. Балаларга тӛрле тӛстәге (кызыл, яшел, сары, зәңгәр, ак, кара) бӛкеләр беркетелгән панно күрсәтелә. Балалар чиратлап бӛкеләрнең тӛсләрен әйтәләр.

2 ысул “Нинди төс юк?”. Тәрбияче балалар күрмәгәндә бер бӛкене борып ала. Кайсы тӛстәге бӛкенең юклыгы ачыклана һәм үз урынына борып куела.

3 ысул “Боерыкны үтә!”. Бер бала командир итеп сайлана. Командир иптәшенә боерык бирә. Мәсәлән: “Кызыл!”. Бала кызыл тӛстәге бӛкене таба һәм борып алып нинди тӛстә икәнен әйтә. Бӛкеләр алып бетерелгәннән соң, уен шушы тәртиптә бӛкеләрне кире урыннарына борып кую белән дәвам ителә.