02-04
Яр Чаллы шәһәренең муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе
« 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»
« КАБУЛ ИТЕЛДЕ»
1нче санлы педагогик киңәшмә беркетмәсе
29нчы август 2019 нчы ел
336 нчы санлы боерык белән
гамәлгә кертелде
29нчы август 2019нчы ел
Мәктәп директоры
Е.Н.Якупова
4 нче В сыйныфының татар төркеме өчен туган телдән эш программасы
( атнага - 2, елга – 68 сәгать)
Төзүче: 1 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтгалиева Ләлә Мөхәммәтдин кызы
«КИЛЕШЕНДЕ»
Директор урынбасары С.М.Абдуллина
29нчы август 2019 нчы ел
«КАРАЛДЫ»
1нче санлы МБ утырышы беркетмәсе, 29 нчы август 2019 нчы ел
МБ җитәкчесе Ф.Д.Хәсәнова
Яр Чаллы шәһәре, 2019 нчы ел
РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ
ТАТАР ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 4 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН
“Туган тел” (ТАТАР ТЕЛЕ) БУЕНЧА ЭШ ПРОГРАММАСЫ
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
4 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:
Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”). ст.28 п.3.6;
Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).
Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халык теллэре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - начального общего, основного общего и среднего общего образования”).
“Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-ХП (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).
“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка теллэр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004 нче ел, 1нче июль.
“2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.
Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем биру стандарты (Россия Мэгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендэ теркәлгән).
Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен татар теленнән 1-4 сыйныфлар өчен программа (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен), Казан “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты 2018 ел
« 11нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең укыту программасы.
« 11нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2018-2019 нчы уку елына укыту планы.
« 11нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең “Эш программаларын төзү һәм раслау тәртибе турында” локаль акты.
Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Татар теле: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 4 нче сыйныф. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014
Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең « 11нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең
2018-2019 нчы уку елына укыту планы буенча 4 нче сыйныфта татар теле дәресләренә атнага 2 сәгать бирелә, 34 атна, ел буена 68 сәгать.
Көтелгән нәтиҗәләр
№ | Бүлекләрнең исемнәре | Предмет нәтиҗәләре | Метапредмет | Шәхескә кагылышлы |
укучы өйрәнәчәк | укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак |
1 | 1-3 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау | Аваз һәм хәрефләрне аерырга; татар телендәге авазларга характеристика бирергә;татар алфавитын, андагы хәрефләрнең урнашу тәртибен,сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру һәм кирәкле мәгълүматны эзләп табу өчен, алфавиттан файдаланырга | Сүзләргә фонетик-график (аваз-хәреф) анализы ясарга, дәреслектәге үрнәк буенча сүзләрне мөстәкыйль рәвештә тикшерергә һәм аның дөреслеген дәлилләргә; сүзне дөрес әйтү-әйтмәве яки сүз басымын дөрес кую-куймавы хакында икеләнгән очракта, укучы үз җавабының дөреслеген дәреслектәге сүзлекчәдән карап яки укытучыдан мөстәкыйль рәвештә сорап белергә | Танып-белү күнекмәсе. 1. Танып-белү юнәлешендәге максатларны билгеләү. 2. Уку мәсьәләсе тирәсендә логик фикерләү. 3. Фикерләүдә логик чылбыр төзү 4. Сүзлекләр, башка эзләнү схемаларын актив куллана белү 5. Фонетик анализ ясау күнекмәләре булдыру. Регулятив күнекмә. 1 Дәлилле итеп үз фикерен башкаларга җиткерә белү, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән продуктив уртак гамәл оештыра белү. Коммуникатив. 1. Яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра, төркемгә берләшә, индивидуаль һәм төркемдә эшли белә. Дәлилле итеп үз фикерен башкаларга җиткерә белү | Татар теленең байлыгын, матурлыгын тоярга өйрәнә; туган телне өйрәнүнең әһәмиятен аңлый; татар теленең эстетик кыйммәтен аңлый; туган телнең кешенең шәхси сыйфатларын үстерүдәге ролен аңлау |
2 | Морфология | Исемнәрнең мәгънәсен, сорауларын, грамматик билгеләрен (берлек һәм күплек сан формаларын, килеш һәм тартым белән төрләнүен) үзләштерергә; сыйфатларның мәгънәсен, сорауларын, дәрәҗә формаларын ; микъдар һәм тәртип саннарының мәгънәсен, сорауларын өйрәнә; фигыльләрнең мәгънәсен, сорауларын , барлык-юклык, хәзерге,үткән, киләчәк заманнар, зат-сан формаларын билгеләргә | Сүзтөркемнәре:исем,сыйфат,фигыль,зат алмашлыклары мәгълүмат ала; тәкъдим ителгән тексттан (җөмләдән) өйрәнелгән сүз төркемнәрен таба. Төркемдә яки парларда фикер алышканда, үз уеңны, хисләреңне белдерү өчен, төрле сөйләм чараларыннан файдалана белергә, эшчәнлегеңне планлаштыру һәм, ситуациягә карап, аны регуляцияләргә, көйләргә | Танып-белү күнекмәсе. 1. Танып-белү юнәлешендәге максатларны билгеләү. 2. Укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләве, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве. Регулятив күнекмә. 1.Кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу. 3. Эшләнгән эшкә бәя бирү, сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү Коммуникатив күнекмә. 1.Яшьтәшләре белән төркемгә берләшү, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү күнекмәсе булдыру. 2.Үз фикерләрен телдән һәм язмача җиткерә белү.3.Башкаларны тыңлый, киңәш бирә белү; | Үз алдыңа максат кую, аңа ирешү юлларын эзләү;уңышларыңа яки уңышсызлыкларыңа, аларның сәбәпләренә дөрес бәя бирү; индивидуаль эшчәнлек стилен формалаштыру: |
3 | Синтаксис | Укучы сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне бер-берсеннән аерырга; җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табарга; тиңдәш кисәкле җөмләләрне аерырга. | Җөмләнең баш кисәкләрен таба белергә;аергыч һәм тәмамлыкны һәм аерырга; җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аерырга;сүзләрне төгәл, урынлы һәм сәнгатьле куллану ягыннан, үзеңнең һәм башкаларның сөйләмен дөрес бәяли белергә, үз сөйләмеңдәге хаталарны танырга һәм төзәтергә | Танып-белү күнекмәсе. 1. Танып-белү юнәлешендәге максатларны билгеләү 2. укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештырабелүе, бәяләве, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве. . Регулятив күнекмә. 1. Үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәле булуына ирешү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.2.Укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү.2.Кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.3.Эшләнгән эшкә бәя бирү, сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү. Коммуникатив күнекмә. 1. Төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү.2.Үз фикерен дәлилли белү, тормыштан мисаллар китерү.3.Төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау; | Шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү: милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру; әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү; |
4 | Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау | Алган белемнәрне урынлы итеп кулланырга | Күнегүләр эшләү вакытында, язма сөйләмдә һәм телдән сөйләмдә күнекмәләрне камилләштерергә. | Танып-белү күнекмәсе. 1. тема тирәсендәге төпбилгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдәформалаштыру Регулятив күнекмә. 1. Эшчәнлектә проблеманы аерып алу, аның чишелеш юлларын билгеләү. 2.Мөстәкыйль рәвештә максатка ирешү юлларын, шулай ук альтернатив юлларын планлаштыра белү Коммуникатив күнекмә. 1. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра белү. 2. Язма һәм телдән, монологик һәм контекст сөйләм төрләрен оста файдалана белү | Үз гамәлләреңә аңлы һәм җаваплы караш булдыру; башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер булу һәм үзара аңлашуга ирешү; сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше кыйммәтләре булу; кеше матурлыгын аңлау аша, үз илеңнең мәдәният тарихына хөрмәт булдыру |
6 | Бәйләнешле сөйләм үстерү | Сөйләм вакытында үз фикерен яклый һәм аның дөреслеген дәлилли белергә | Кешеләр белән телдән аралашканда, тел берәмлекләрен урынлы файдалану | Танып-белү күнекмәсе. 1.Телне әдәбият, рәсем һәм музыка сәнгате белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтен күрсәтү, матурлыкны танырга өйрәтү. 2. Тел берәмлекләренең әдәби әсәр тудырудагы ролен билгеләү Регулятив күнекмә. 1. Көтелгән нәтиҗәгә ирешә яки ирешә алмау сәбәпләрен аргументлаштырып, үз эшчәнлегеңә бәя бирү Коммуникатив күнекмә. 1. Диалог барышында үз фикереңне дәлилләп бирү. | Башка кешегә, аның уй-фикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә, гражданлык позициясенә (карашына) карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш; башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу һәм үзара аңлашуга ирешү; үзең алган белем күнекмәләрен кулланырга өйрәтү. |
Программа эчтәлеге
№ | Бүлекләр,темалар | Сәгать саны | Темага караган төп төшенчәләр |
Темага бирелгән дәресләр саны | Бәйләнешле сөйләм үстерү өчен бирелгән дәресләр саны |
1 | 1-3 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау. | 5 | 3 | 1-3 сыйныфларда авазлар һәм хәрефләр турында үткәннәрне кабатлау. Сузык һәм тартык авазлар авазлар. Татар һәм рус телләренең икесендә дә булган, әмма әйтелеше белән татар телендә аерылып торган авазлар ; татар теленең үзенчәлекле авазлары. Сүзләрнең басымын билгеләү. Фонетик анализ ясау. Татар һәм рус телендә тамыр һәм кушымчаларның үзенчәлекләрен искә төшерү, өйрәнгәннәрне ныгыту. Төрле сүз төркемнәрен (исем, сыйфат, фигыль) ясаучы кушымчалар. Сүзләрнең грамматик мәгънәләрен үзгәртә торган мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны (исемнәрдә – күплек сан, килеш; фигыльләрдә – юклык, заман, зат-сан) дөрес билгеләү күнекмәләрен булдыру. Сүз төзелешен тикшерү күнегүләрен үтәү. Морфология буенча үткәннәрне кабатлау. Сүзлек диктанты, кереш диктанты, күчереп язу. Монологик –диалогик сөйләм үстерү. Контроль диктант язу. |
2 | Морфология. Исем Сыйфат Сан Алмашлык Фигыль | 33 10 6 3 4 10 | 4 1 1 1 - 1 | Исем.Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.Яңгырау, саңгырау һәм борын авазларына беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Аларның дөрес әйтелеше, язылышы һәм сөйләмдә дөрес кулланышы. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше турында мәгълүмат. Тартымның берлек һәм күплек сан формалары, аларны сөйләмдә дөрес куллану. Тартым мәгънәсенең рус телендә бирелеше. Сыйфатның дәрәҗә формалары, аларның дөрес язылышы. Рус телендәге сыйфат дәрәҗәләреннән аермасы. Сан. Предметның төгәл микъдарын, саналу тәртибен белдерә торган саннар. Аларның сөйләмдәге әһәмияте, дөрес куллану күнекмәләре. Татар телендә саналмышның кулланылу үзенчәлекләре. Алмашлыклар. Тартым алмашлыклары. Аларның мәгънәләре. Тартым алмашлыкларын сөйләмдә дөрес куллану. Күрсәтү алмашлыклары. Рус телендә бу алмашлыкларның мәгънәләрен белдерү юллары. Фигыль. Боерык фигыльләр. Аларның мәгънәләре, зат-сан белән төрләнеше. Боерык фигыльләрне тексттан табу, аларны сөйләмдә дөрес интонация белән куллану. Үткән һәм киләчәк заман хикәя фигыльләр. Аларның зат-сан белән төрләнеше. Хикәя фигыльләрнең барлык заман формаларын зат-сан белән төрләндерү, аларны сөйләмдә дөрес куллану. Сүзлек диктанты, сочинение, аңлатмалы һәм искәртмәле диктант,изложение язу. Рәсем буенча хикәя төзү. Монологик сөйләм үстерү. Диалог өстендә эш. |
3 | Синтаксис. | 17 | 6 | Татар һәм рус телләрендә сүзтезмә һәм җөмлә, аларда сүзләрнең урнашу тәртибе. Җөмләнең баш кисәкләре. Исемнәр һәм зат алмашлыкларының җөмләдә ия булып килүе. Боерык һәм хикәя фигыльләрнең җөмләдә хәбәр булып килүе. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Җөмләнең иярчен кисәкләре. Сыйфатларның, тәртип саннарының, исемне ачыклап, җөмләдә аергыч булып килүләре. Тәмамлык турында мәгълүмат. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. Сүзлек диктантлары, контроль диктант, изложение, сочинение язу. |
5 | Бәйләнешле сөйләм үстерү. | 13 | | Монологик сөйләм үстерү. Диалогик сөйләм үстерү.. |
| Барлыгы | 68 | |
Федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп төзелгән календарь-тематик план .
УМК
№ | Өйрәнелә торган бүлек | Са ны | Үткәрү вакыты | Уку эшчәнлеге төрләре |
Укыту материалының темасы | План буенча | Фак-тик |
1-3 сыйныфта үткәннәрне кабатлау (5 сәгать+3*) |
1 | Хуш, ямьле җәй! Исәнме, алтын көз! Саумы, мәктәбебез – белем йортыбыз! | 1* | 3.09 | | Белемнәрне практикада куллану |
2 | Авазлар һәм хәрефләр. Сузык һәм тартык авазлар | 1 | 5.09 | | Хәзерге татар әдәби телендә сузык һәм тартык авазларның санын белү; текстка исем бирү, текстка карата бирелгән сорауларга җавап бирү . Чагыштыру, нәтиҗә ясау. Татар телендәге сузык авазлар, нечкә һәм калын сузыклар, кыска һәм озын сузыкларны аерып әйтү. Тыңлап аңлау. |
3 | Татар теленең үзенчәлекле авазлары | 1 | 10.09 | | Татар һәм рус телләренең икесендә дә булган, әмма әйтелеше белән татар телендә аерылып торган авазларны аеру. Чагыштыру һәм нәтиҗә ясау |
4 | Кереш контроль диктант ”Миләш” | 1* | 12.09 | | Өйрәнелгән кагыйдәләрне кулланып, грамоталы итеп язу . |
5 | Хаталар өстендә эш. Сүз басымы. Фонетик анализ. | 1 | 17.09 | | Хаталарны төзәтү өстендә эш. Басымны дөрес итеп кую.Сүзләрне иҗекләргә бүлү; сүзләрне аваз һәм хәрефләргә таркатып язу. Фонетик анализ тәртибе белән танышу. |
6 | Тамыр һәм кушымча. | 1 | 19.09 | | Сүз төзелешен тикшерү күнегүләрен үтәү. Сүзләрне тамыр һәм кушымчага таркату.Тамырдаш сүзләрне табу. |
7 | “Көз” темасына диалогик сөйләмне үстерү. | 1* | 24.09 | | Диалогик сөйләм өстендә эш |
8 | Морфология бүлеген гомумиләштереп кабатлау. Исем. Фигыль.Сыйфат. | 1 | 26.09 | | Таблица белән эш. Исем һәм фигыль турында белгәннәрне кабатлау. Сыйфатларның җөмләдәге ролен билгеләү. Җөмләдән сыйфат һәм сыйфатланмышны аерып алу. |
Морфология |
Исем–(10 сәгать+1*) |
9 | Исем сүз төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше | 1 | 1.10 | | Рәсем буенча җөмләләр төзү. Килешләр таблицасы белән эшләү. |
10 | Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше | 1 | 3.10 | | Килешләр таблицасы белән эшләү. |
11 | Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше | 1 | 8.10 | | Исемнәрне килеш белән төрләндерүнең сүзләрне бер-берсенә бәйләү һәм җөмлә төзү өчен кирәклеген аңлап эшләү. |
12 | Борын авазларына беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше | 1 | 10.10 | | Борын авазларына беткән исемнәрнең килеш белән төрләндерү. |
13 | Борын авазларына беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше | | 15.10 | | Борын авазларына беткән исемнәрнең килеш белән төрләндерү. Ныгыту күнегүләре эшләү. |
14 | Исемнәрнең тартым белән төрләнеше | 1 | 17.10 | | Исемнәрне тартым белән төрләндерү. Чагыштыру һәм нәтиҗә ясау. |
15 | Контроль диктант “Томан” | 1* | 22.10 | | Өйрәнелгән кагыйдәләрне кулланып, грамоталы итеп язу . |
16 | Хаталар өстендә эш. Тартымның берлек сан формасы. | 1 | 24.10 | | Кагыйдәләрне аңлап эшләү. |
17 | Тартымның күплек сан формасы. | 1 | 29.10 | | Исемнәргә тартым кушымчаларын өстәп язу. Ребуслар чишү |
2 чирек |
18 | Тартым мәгънәсенең рус телендә бирелеше | 1 | 7.11 | | Тәрҗемә күнегүләре үтәү. Тартымлы исемнәрне табу. |
19 | Исем темасын ныгыту күнегүләре. Сүзлек диктанты. | 1 | 12.11 | | Исем темасын ныгыту күнегүләре эшләү, белемнәрне тикшерү. |
| Сыйфат (6+1) |
20 | Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре. | 1 | 14.11 | | Аңлап һәм дөрес язу күнекмәсе булдыру. Предметның төрле билгеләрен әйтү. |
21 | Гади дәрәҗә. | 1 | 19.11 | | Рус теле белән чагыштыру һәм нәтиҗә ясау. |
22 | Чагыштыру дәрәҗәсе | 1 | 21.11 | | Кагыйдәләрне аңлап кабул итү күнекмәсе булдыру.Чагыштыру дәрәҗәсенең предметларны чагыштыруын аңлау, -рак,-рәк кушымчаларын дөрес куллану |
23 | Сыйфатларның артыклык дәрәҗәсе | 1 | 26.11 | | Артыклык дәрәҗәсенең ясалышын һәм дөрес язылышын истә калдыру.Таблица белән эшләү. |
24 | Кимлек дәрәҗәсе. | 1 | 28.11 | | Өстәмә материал белән эшләү. Кимлек дәрәҗәсе кушымчалары алдына сыйфатлар өстәп язу. Рус теле белән чагыштыру һәм нәтиҗә ясау. |
25 | “Милли бәйрәмнәр” темасына монологик сөйләмне үстерү. | 1* | 3.12 | | 6-8 җөмләдән торган диалоглар төзү. Монологик сөйләм оештыру. |
26 | Сыйфат темасын ныгыту. | 1 | 5.12 | | Төрле текстлар белән эш итү.Сыйфатларны аерып алу. |
Сан (3+1) |
27 | Сан. Микъдар саны. | 1 | 10.12 | | Белемнәрне практикада куллану.Цифрларны саннар, саннарны цифрлар ярдәмендә язу. |
28 | Тәртип саны . | 1 | 12.12 | | Тәртип саннарының ясалышын истә калдыру,аларның сөйләмдәге әһәмияте. Саннарны дөрес куллану күнекмәләре булдыру. |
29 | Татар телендә саналмышның кулланылу үзенчәлекләре. | 1 | 17.12 | | Саналмышны табу. Рус теле белән чагыштыру. Кагыйдәләрне аңлап кабул итү. |
30 | “Кышкы каникулда” темасына диалогик сөйләмне үстерү | 1* | 19.12 | | Башланган диалогны дәвам итү.Үз уйларыңны әйтү. |
Алмашлык ( 4+1) |
31 | Алмашлык, алмашлыкларның төркемчәләре. | 1 | 24.12 | | Күрсәтү һәм тартым алмашлыклары белән таныштыру, аларның сөйләмдәге әһәмиятен ачыклау. |
32 | Тартым алмашлыклары. | 1 | 26.12 | | Тартым алмашлыкларын билгеләү. Алмашлыкларга килеш кушымчалары өстәп язу. Сорауларга җавап бирү. |
3нче чирек |
33 | Күрсәтү алмашлыклары. | 1 | 9.01 | | Русчага тәрҗемә итү һәм чагыштыру, рус телендә бу алмашлыкларның мәгънәләрен белдерү юллары. Ребуслар чишү. |
34 | Алмашлыклар темасын ныгыту. Сүзлек диктанты | 1 | 14.01 | | Алмашлыкларның өч төрен истә калдыру. Алмашлыкларга –ныкы, -неке кушымчаларын өстәп язу.Текст белән эшләү. |
Фигыль ( 10+1) |
35 | Фигыль. | 1 | 16.01 | | Татар һәм рус телләрендә фигыльләрнең җөмләдәге урыннарын билгеләү. Кагыйдәләрне аңлап кабул итү. |
36 | Боерык фигыль. | 1 | 21.01 | | Тәрҗемә итү күнекмәләре. Боерык фигыльләрне аеру. |
37 | Боерык фигыльләрнең зат-санда төрләнеше. | 1 | 23.01 | | Таблица белән эшләү .Боерык фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү.Аларны табып,сораулар кую. |
38 | Хикәя фигыль. | 1 | 28.01 | | Хәзерге заман хикәя фигыльләрне кулланып җөмләләр төзү.Кагыйдәләрне аңлап кабул итү. |
39 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. | | 30.01 | | Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешенә күнегүләр эшләү. |
40 | Үткән заман хикәя фигыль | 1 | 4.02 | | Белемнәрне практикада куллану.Үткән заман кушымчаларын истә калдыру. |
41 | Үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше | 1 | 6.02 | | Таблица белән эшләү. Үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешенә күнегүләр эшләү. |
42 | Киләчәк заман хикәя фигыль | 1 | 11.02 | | Киләчәк заман хикәя фигыль кушымчаларын дөрес язу.Белемнәрне практикада куллану. Ребуслар чишү. |
43 | Киләчәк заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнеше | 1 | 13.02 | | Киләчәк заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнешен өйрәнү,карточкалар белән эш. |
44 | Фигыль темасын ныгыту күнегүләре. | 1 | 18.02 | | Хикәя фигыльләрнең зат – сан белән төрләнешен ныгыту |
45 | Күчереп язу. “Тургай” тексты | 1* | 20.02 | | Белемнәрне практикада куллану. Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү. |
Синтаксис – 17 +5 |
46 | Җөмләнең баш кисәкләре. Ия | 1 | 25.02 | | Кагыйдәләрне аңлап кабул итү.Төркемнәрдә эш. |
47 | Изложение “Безнең Муса” | 1* | 27.02 | | Таныш булмаган текстны аңлап, истә калдырып, эзлекле итеп язу .Текстны язганда, татар теленең дөрес язу кагыйдәләрен һәм әдәби нормаларын саклау. |
48 | Хаталар өстендә эш. Иянең исемнәр һәм зат алмашлыклары белән белдерелүе | 1 | 3.03 | | Өстәмә материал белән эшләү. Исемнәр һәм зат алмашлыклары белән белдерелгән ияне табу. |
49 | Иянең исемнәр һәм зат алмашлыклары белән белдерелүе. | 1 | 5.03 | | Дөрес, матур язуга күнегүләр эшләү.Алган белемнәрне куллану. |
50 | “Ия” темасын ныгыту. Сүзлек диктанты | 1 | 10.03 | | Ияләрне табып,аларның кайсы сүз төркеме икәнлеген күрсәтү.Сорауларга җавап бирү.Җөмләләрдә төшеп калган ияләрне өстәп язу. |
51 | Хәбәр | 1 | 12.03 | | Җөмләләрне хәбәрләр өстәп,тулыландырып язу. Аларга сораулар кую .Чагыштыру һәм нәтиҗә ясау. |
52 | Контроль диктант. “Кисәтү” | 1* | 17.03 | | Кагыйдәләрне кулланып, грамоталы итеп язу. |
53 | Хаталар өстендә эш Хәбәрнең хикәя һәм боерык фигыльләр белән белдерелүе. | 1 | 19.03 | | Җөмләләрдә хикәя һәм боерык фигыльләр белән белдерелгән хәбәрләрне табу. Мөстәкыйль эш. |
4нче чирек |
54 | Хәбәрнең сыйфатлар белән белдерелүе. | 1 | 2.04 | | Белемнәрне практикада куллану. |
55 | ”Мәктәп китапханәсендә” Әңгәмә. | 1* | 7.04 | | Мәктәп китапханәсендә булу.Андагы китаплар белән танышу.Китапларны саклау. |
56 | Җөмләдәге баш кисәкләрнең урнашу тәртибе. | 1 | 9.04 | | Тәрҗемә итү күнегүләре эшләү. |
57 | “Ашханәдә” темасына диалогик сөйләмне үстерү | 1* | 14.04 | | “Ашханәдә” темасына диалогны дәвам итү.Сорауларга җавап бирү.Схема төзү. |
58 | Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч. | 1 | 16.04 | | Җөмләнең иярчен кисәкләре турында материалны үзләштерү.Аергыч турында төшенчә бирү. |
59 | Аергычның сыйфат һәм тәртип саннары белән белдерелүе. | 1 | 21.04 | | Җөмләләрдә аергычларны табу, ничек белдерелүен ачыклау. |
60 | Аергыч темасын ныгыту күнегүләре. Сүзлек диктанты | 1 | 23.04 | | Аергычлар кулланып җөмләләр төзү. Рәсем буенча эш. |
61 | Тәмамлык. | 1 | 28.04 | | Бирелгән сүзләр тәмамлык булырлык итеп җөмләләр төзү. Рәсем буенча эш. |
62 | БСҮ. Инша “Авылда яз” | 1* | 30.04 | | Язгы күренешләр,эшләр турында сөйләшү, сочинение язу |
63 | Тәмамлык турында мәгълүмат. | 1 | 5.05 | | Тәмамлыкларга тиешле кушымчалар өстәп язу.Тәрҗемә күнегүләре эшләү |
64 | Тәмамлык темасын ныгыту күнегүләре. | 1 | 7.05 | | Җөмләләрдә тәмамлыкларны дөрес итеп урнаштыру.Кроссворд чишү.Презентация, рәсемнәр. Алган белемнәрне дөрес итеп куллану. |
65 | Җыйнак җөмләләр | 1 | 12.05 | | Бирелгән җөмләләрне чагыштыру.Җыйнак җөмләләрне сайлап язу.Белемнәрне практикада куллану. |
66 | Җәенке җөмләләр | 1 | 14.05 | | Бирелгән сүзләр хәбәр булырлык итеп җәенке җөмләләр уйлау.Сорауларга җавап бирү. |
67 | Контроль диктант “Җиңү шәһәре” | 1* | 19.05 | | Кагыйдәләрне кулланып, грамоталы итеп язу.Дөрес һәм пөхтә язуны камилләшерү . |
68 | Хаталар өстендә эш. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре.Кабатлау дәресе. Йомгаклау. | 3 | 21.05 26.05 28.05 | | Тиңдәш кисәкле җөмләләрне табу. Мөстәкыйль эшләү. Кагыйдәләрне аңлап кабул итү. |
Укучыларның татар теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары
Телдән җавап бирүне бәяләү
Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә һәм бәяләгәндә, билге җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләрне искә алып куелырга тиеш:
1) сөйләмнең орфоэпик, интонацион һәм грамматик яктан дөреслеге һәм төгәлләге;
2) сөйләмнең эчтәлеге ягыннан дөреслеге, тулылыгы һәм эзлеклелеге;
3) сөйләмнең аңлаешлылыгы;
4) сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге.
Җавапның бәяләгендә, укытучы аның уңай һәм кимчелекле якларын әйтеп, хаталар яңадан кабатланмасын өчен, киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген күрсәтергә
1.Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү
Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү өч төрле була:
“тулаем аңлады”;
“өлешчә аңлады”;
“аңламады”.
2.Укучының монологик сөйләмен бәяләү:
Бирелгән тема (рәсем яки ситуация) буенча хикәя төзи белсә; дөрес интонация белән,тулы,эзлекле итеп,текст эчтәлегенә үз мөнәсәбәтен,бәясен биреп сөйли алса, тупас булмаган пауза хаталары булса да, “5” ле куела.
1 нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм 5-6, 2 нче сыйныфта 7-8, 3 нче сыйныфта 8-9, 4 нче сыйныфта 10-12 җөмлә тәшкил итә.
Аерым паузалар, 1-2 сөйләм хатасы ясаса, укытучы тарафыннан 1-2 ачыклаучы сорау бирелсә, “4”ле куела.
Теманың төп эчтәлеген ачса, 4-6 сөйләм хатасы җибәрсә, укытучы тарафыннан икедән артык ачыклаучы сорау бирелсә яки укытучы ярдәменнән башка сөйләмне башлый (тәмамлый) алмаса, “3”ле куела.
Сөйләмдә эзлеклелек сакланмаса, паузаларда төгәлсезлекләр китсә, 6 дан артык сөйләм хатасы һәм грамматик хата ясаса, “2” ле куела.
3.Диалогик сөйләмне бәяләү
Тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куйса,әңгәмәдәшенең сорауларына тулы җавап кайтарса, “5” ле куела.
Дөрес сорау биреп, үзе дә әңгәмәдәшенең соравына дөрес җавап кайтарса, ләкин сөйләм вакытында укытучы ярдәменә мохтаҗ булса, 2-3сөйләм хатасы җибәрсә, “4” ле куела.
Укытучы ярдәмендә генә сорау бирсә яки җавап кайтарса, сораулар биргәндә,сүзләр һәм грамматик формалар табуда төгәлсезлекләр җибәрсә яки өйрәнгән җөмлә калыпларының бер өлешен генә үзләштерсә, 4-5 сөйләм хатасы җибәрсә, “3” ле куела.
Әңгәмә вакытында зур авырлык белән генә сорау бирсә, сорауларга үз көче белән җавап бирә алмаса, 6 дан артык хата җибәрсә, “2” ле куела.
Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү
Телдән сөйләү белән бергә, башлангыч сыйныфларда язу күнекмәләре дә формалаштырыла. Моның өчен түбәндәге язма эшләр башкарыла:
татарча сүзләрне, сүзтезмәләрне,җөмләләрне, текстларны күчереп яки ишетеп язу;
сорауларга җавап язу;
сүзлек яки конроль диктантлар язу;
изложение язу;
сочинение язу.
Матур язуга караган кимчелекләрне төзәтү дә язу күнегүләренә керә. 1 нче сыйныфта һәр укучының, 2-4 нче сыйныфта кайберләренең дәфтәрләренә аерым хәрефләрне язу үрнәкләре бирелә.
Матур язуның күләме: 1 нче сыйныфта 1 юл, 2 нче сыйныфта 2 юл, 3-4 нче сыйныфларда 3 юлдан артмаска тиеш. Бу эш һәр дәрестә алып барыла: язма эшләр тикшерелә, укучылар белән бергә хаталарны төзәтү өстендә эш үткәрелә.
Тикшерү характерындагы язма эшләр күләме.
Сыйныфлар | Эш төрләре |
Сүзлек диктанты. | Контроль диктант | Изложение | Сочинение |
1 | - | - | - | - |
2 | 2 | 2 | - | - |
3 | 3 | 3 | 1 | 1 |
4 | 4 | 4 | 1 | 1 |
Күчереп язу өчен, аерым сүзләр, җөмләләр, зур булмаган бәйләнешле текстлар алына.
Күчереп язу өчен сүз һәм җөмләләр күләме.
Сыйныфлар | Эш төрләре |
Сүзләр | Җөмләләр |
1 | 6-8 | 2-3 |
2 | 8-13 | 4-5 |
3 | 13-20 | 6-8 |
4 | 20-35 | 9-11 |
Күчереп язуны бәяләү
Пөхтә итеп язылган, орфографик хаталары булмаган, ләкин 1-2 җирдә хәрефләрнең урыны алышынган булса, “5” ле куела.
Эш бик үк чиста итеп башкарылмаса, 1-2 хата җибәрелсә, хәрефләрнең урыны алышынса, “4” ле куела.
Язуда 3-5 хата җибәрелсә яки хәрефләрнең урыны алышынса, текст пөхтә итеп язылмаса, төзәтүләр күп булса, “3” ле куела.
Хаталар саны 5 тән артса, төзәтүләр күп булса, “2”ле куела.
2-4 нче сыйныфларда диктантларны бәяләү
Диктант (1 нче сыйныфта уку елының 2 нче яртысыннан уздырыла башлый), изложение, сочинениеләрдәге сүзләр саны түбәндәгечә була.
Сыйныфлар | Эш төрләре |
Сүзлек диктанты. | Контроль диктант | Изложение | Сочинение |
1 | 5-7 | 10-15 | - | - |
2 | 7-10 | 20-25 | 15-20 | 10-15 |
3 | 10-12 | 25-30 | 20-25 | 15-20 |
4 | 12-16 | 30-35 | 25-35 | 20-25 |
Диктант итеп аерым сүзләр яки текст яздырыла. Аны уздыру вакытын укытучы үзе билгели. Аерым сүзләрне дөрес язу күнекмәләрен тикшерү өчен сүзлек диктантлары үткәрелә.
1-2 нче сыйныфларда орфографик хаталар гына искә алына. 3 нче сыйныфта аларга тыныш билгеләренә караганнары да өстәлә.
Хатасыз яки тупас булмаган 1 хата җибәрелгән, дөрес каллиграфия белән матур итеп язылган эшкә “5” ле куела.
3 тән артык хата булмаган һәм пөхтә итеп язылган; хатасыз, ләкин төзәтүләр белән бик үк пөхтә язылмаган эшкә “4” ле куела.
5 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә “3”ле куела.
Изложение һәм сочинениеләрне бәяләү
Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса, җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә, хаталар булмаса яки 1 орфографик ( 1 җөмлә төзелешендә ) хата җибәрелсә, “5” ле куела.
Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса яки пөхтә башкарылып, эзлеклелек булып та, сүз сайлауда һәм җөмлә төзүдә 2-3 хата булса, “4” ле куела.
Текстның яки рәсемнең төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса; 4-6 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда һәм җөмләләр төзегәндә, 4-5 төгәлсезлек китсә, “3” ле куела.
Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса; 7-10 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда, җөмләләр төзегәндә, 6-7 хата китсә, “2”ле куела.
Кушымта
Сүзлек диктанты №1
Карабодай, ата-ана, кара карга, акккош, кура җиләге, савыт-саба, Илшат, әти-әни, Яр Чаллы, ашъяулык, бал корты, ир-ат, эшмәкәр.
Сүзлек диктанты №2
Аның кул..., синең дәфтәр..., минем әби..., аның сумка..., минем эш..., синең юл..., аның урам..., минем исем..., синең адрес....
Сүзлек диктанты №3
Сүзләрдән җөмләләр төзергә.
Зур, һәм, мәктәп, якты, безнең.
Сыйныфта, без, укыйбыз, дүртенче.
Икенче, урнашкан, кабинеты, катта, табиб.
Сүзлек диктанты №4
Кызыклы, әдәпле, яшел, кызыл.
Бирелгән сүзләр аергыч булырлык итеп җөмлә төзергә.
Кереш контроль диктант.
Миләш.
Миләш - тәбәнәк агач. Ул нечкә шома кәүсәле. Көз көне миләштә тәлгәшкә җыелган вак-вак ачык кызыл алмалар өлгерә. Һәрбер алма эчендә берничә орлык була. Миләш җимешләрен күп кенә кошлар, бигрәк тә миләш чыпчыклары яратып ашый. Әлеге мул сыйга алар шау-шулы көтүләре белән очып киләләр. Кошлар - миләш агачының көтеп алган кунаклары. Чөнки алар миләш орлыкларын һәр тарафка тараталар. (56 сүз)
Бирем: Яфрак сүзенә хәреф - аваз анализы ясарга.
Контроль диктант.(1нче чирек)
Томан.
Көз. Яңгырлар еш ява. Юлларда җыелган сулар кибәргә өлгерми. Кичке якта салкын булып китә. Суыктан дымлы һавада вак кына су тамчылары барлыкка килә. Күзгә күренми торган нәни тамчылар һаман күбәя бара. Төн буе җир өстен калын пәрдә булып каплап тора. Аның аркылы берни дә күреп булмый башлый. Бары иртән генә сөт төсле ак томан акрын гына эри башлый. (55 сүз)
Бирем. 3 нче җөмләнең баш кисәкләрен табып, асларына сызарга.
Контроль диктант.( 3 нче чирек)
Кисәтү.
Җәйге эссе көннәрнең берсендә без бакчада яшәүче апалар белән сөйләштек тә балаларны урманга алып барып кайтырга булдык. Урман бездән ерак түгел. Тимер юл аркылы салынган озын күперне генә чыгасың да, шунда ук урман башлана.
Без, урманның матурлыгына сокланып, рәхәтләнеп ял итеп кенә утырдык. Нәҗибә апа бер нарат төбеннән капчыгына туфрак салды. Марат агач төбендәге тиресне алырга ярамаганлыгын кисәтте. Нәҗибә апа энесе Маратны мактады. (59 сүз)
Бирем. Соңгы җөмләдә сүз төркемнәрен билгеләргә.
Контроль диктант. (4 нче чирек)
Җиңү шәһәре.
Волгоградта бик күп завод-фабрикалар салынган, ләкин алар күренми. Аларның һәммәсе куе яшел агачлар белән уратып алынган. Ял паркының аллеялары еракларга сузыла. Урамнардан бертуктаусыз җиңел машиналар, автобуслар, троллейбуслар, трамвайлар агыла.
Идел буеннан, болыннан салкынча җил исә. Бала-чагалар да өйләренә кайтырга ашыкмыйлар. Балалар уйныйлар, йөгерешәләр, шаулашалар.(45 сүз)
Бирем:
1)Тиңдәш ия һәм тиңдәш хәбәрләрне табып асларына сызарга.
2)Өченче җөмләдә ия һәм хәбәрнең астына сызарга, сүз төркемен билгеләргә.
Күчереп язу.
Тургай.
Тургай – күчмә кошларның берсе. Ул безнең якка яз көне каргалардан соң кайта. Тургай кырларда, болыннарда яши, соры төстә һәм кара таплы була. Бу аны чит күзләрдән саклый.
Тургай оясын үләннәргә яшереп ясый. Ул ике тапкыр бала чыгара. Тугыз-ун көннән кошчыклар оядан чыгып китә.
Көз көне тургайлар төркемнәргә берләшә. Салкыннар җитү белән, җылы якларга очалар. Тургайлар кырларны зарарлы бөҗәкләрдән саклыйлар.
Изложение.
Безнең Муса.
Муса спорт ярата иде. Иртән гимнастика ясый. Аның янына дуслары килә. Муса аларга үзенең шигырьләрен укый.
Сугыш башлангач, Муса сугышка китә. Ул сугышта бик каты яралана һәм фашистларга әсирлеккә эләгә.
Муса Җәлилне фашистлар үтерделәр. Ләкин аның ялкынлы шигырьләре озак еллар буена яңгырап торачак.