СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Исследовательская работа

Нажмите, чтобы узнать подробности

Исследовательская работа, посвященная к творчеству народного поэта А. Атнабаева. Работа ученицы 9 класса МБОУСОШс. Шулганово Хамадуллиной И. Ф.

Просмотр содержимого документа
«Исследовательская работа»

XVI Межрегиональные юношеские научно- исследовательские чтения

имени Каюма Насыйри








Научно- исследовательская работа

Тема: Отражение татарского устного народного творчества в позии Ангама Атнабаева.








Выполнила: ученица 9 класса

Шулгановской средней школы

Татышлинского района

Республики Башкортостан

Хамадуллина Илида Фанилевна

Руководитель: учитель высший

категории татарского языка и

литературы Зиятдинова Лениза

Надимьяновна

Шулганово -2018




Эчтәлек


I.Кереш........................................................................................................... 2


II.Төп өлеш.................................................................................................... 2-3


1. Тормыш юлы............................................................................................. 3-4


2. Иҗат баскычлары..................................................................................... 4-5


3.Әнгам Атнабаев поэзиясендә фольклор төрләренең бирелешен күзәтү............................................................................................................. 5-7



III.Йомгаклау................................................................................................. 7-8


IV.Файдланылган әдәбият............................................................................. 8













Мин үземнең фәнни -тикшеренү эшенең темасын ” Әнгам Атнабаев поэзиясендә татар халык авыз иҗатының чагылышы” дип атадым. Бу тема миңа бик мавыктыргыч булып тоелды, чөнки быел татар телендә иҗат иткән Башкортстанның халык шагыйренә, якташыбыз Әнгам Атнабаевка 90 яшь булыр иде. Бу теманы мин бик актуаль дип саныйм. Татар поэзиясенең үсеш юлында иң якты маякларның берсе булган Әнгам Атнабаевның иҗатын өйрәнү аша шигъриятебезнең олылыгын, шагыйрьләребезнең фидакарьлеген күрәбез һәм лирика дигән тирән күлнең серләренә якынаябыз. Фәнни-тикшеренү эшенең максаты булып, халкыбызның горурлыгы булган шәхес Әнгам Атнабаевның поэзиясендә татар халык авыз иҗаты чагылышын өйрәнү тора.

Бу максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:

- шагыйрьнең тормыш юлын өйрәнү;

- иҗат баскычлары;

-Әнгам Атнабаев поэзиясендә фольклор төрләренең бирелешен күзәтү.


Фәнни эшнең актуальлеге:

Башкортстанда татарча язу һәм үз әсәрләреңне сәхнәләрдән ана телендә уку хупланмаган элекке елларда да Әнгам Атнабаев бары тик татар телендә генә иҗат итә һәм шигырьләрен дә фәкать татар телендә генә яңгырата. Шуңа күрә халкыбызның горурлыгы булган  Әнгам Атнабаевның тормыш юлын, иҗатын өйрәнү һәрвакыт актуаль булып кала.

Фәнни эшнең яңалыгы – бу темага язылган төрле чыганакларны бергә туплау, анализлау.

Өйрәнү объекты һәм предметы-

Әнгам Атнабаев турында истәлекләр, аның шигырьләре.

Тикшерү методы итеп эзләнү, өйрәнү, тикшерү алымнары файдаланылды.

Эшне  язу барышында теоретик нигез итеп Ә. Атнабаевның” Атнабай”(шигырьләр җыентыгы) алынды.

КЕРЕШ

Шигъриятне фольклорсыз күз алдына китереп булмый. Халык иҗаты белән шигърият элек-электән үк янәшә яшәгән һәм халыкчанлыкка, миллилеккә, тел байлыгына, образлылыкка ирешүдә фольклор казанышларын киң файдаланган. Әгәр милләтебезнең тарихына күз салсак, татар кешесенә үтә дә нечкә һәм тирән моң хас булуын күрербез. Моң булган җирдә җыр бар, шигырь бар. Язмышына төшкән сынауларны ул кылыч-калкан тотып кичмәгән, күп авырлыкларга түзә алмыйча, сагышланып-җырлап та яшәгән. К.Гали, М.Колый, Кандалыйлар исеме белән күтәрелгән татар поэзиясен Тукай, Дәрдемәнд, Һ. Такташ, Х. Туфан, С.Хәким, И. Юзеев, Р.Харис, М.Әгъләм, Зөлфәт һәм башка бик күп талантлы сүз осталары дәвам иткән һәм итә.

Татар әдәбияты дәресләрендә без шигъриятне халык иҗаты белән якынлаштыруның гүзәл үрнәкләрен калдыручы - иң беренче чиратта бөек шагыйребез Габдулла Тукай дип өйрәндек. Ул фольклорда тупланган табигый матурлыкны, гадилекне, халкыбызның рухын, холкын, яшәү рәвешен чагылдырган мисалларны энҗе кебек җыйган да үзенең үлмәс әсәрләренә тезгән. Аның шигырьләре җырлап торалар, эмоциональ яңгырыйлар, әдәби теле халык сөйләменә шундый якын. Моңа мисал итеп Г.Тукайның «Шүрәле», «Су анасы», «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» кебек классик әсәрләрне телгә алсак була.

ТӨП ӨЛЕШ

Тормыш юлы.

Тукай традицияләрен дәвам итучеләрнең берсе- Әнгам Атнабаев Башкортстанның Тәтешле районы Күрдем авылында туган. Атасы Касыйм сугыш яланында ятып калган. Мәрзия апа кулында җиде бала торып кала. Аларның иң зурысы Әнгам була. Күрше Яңавыл районы Ямады авылы егетләре Нил ћәм Илдар Юзеевлар белән дус булып, хатларны шигырьләр белән генә языша алар. Әнгам Атнабаевның матбугатта басылган беренче шигыре «Салют» исемле була. Ул 1943 елның көзендә район газетасында басылып чыга. Күрдемдә 7 еллык мәктәпне тәмамлый. Атнабаев Казанга барып, Казан педагогика институтына укырга керә.Укып кайткач, Аксәет , соңрак безнең Шулган авыл мәктәпләрендә татар теле укытучысы булып эшли. Мәктәп аның җитәкчелегендә нинди генә кичәләр, ярышлар оештырылмый. Кайда гына катнашса да, дипломнар, алдынгы урыннар яулый. Ул матур шигъри дәресләр үткәрә. Аның матур итеп әсәрләрне укучыларга укуы турында әбием безгә әле дә хәтеренә төшереп сөйли . Укучылары аны Һади Такташка охшата. 1950 елда Ә.Атнабаев Уфага килеп, «Кызыл таң» редакциясендә эшли башлый. Ә. Атнабаев Кушнаренко районы кызы Сәвия апага өйләнеп, алар Азамат ћәм Салават исемле малайлар үстерәләр.

Иҗат баскычлары

“ Туган тел төшенчәсе туган өйдән , туган авылдан башланган кебек, беренче шигырь дә , мөгаен, туган якка мәхәббәт хисеннән туадыр . Һич тә гаҗәп түгел, чөнки кеше үзенең туган ягын яратмый торып, бар дөньяны ярата алмый”,- дип язган ул. Әнгам Атнабаев өчен туган ягы – шигърият чишмәсе, мәңге сүрелмәс илһам чыганагы. Аңа туган ягының һәр тарафы якын һәм газиз, аның өчен тузаны да кадерле, һавасы да шифалы. Ул безгә , киләчәк буынга , бик күп шигырьләр, поэмалар һәм сәхнә әсәрләре калдырды.

. Чияле тау…

Юкә урманы…

Бәпкә үлән баскан урамы

Кышкы көннең салкын бураны,

Мин шушында, дуслар, туганмын.

Шушы җирне,

Шушы ћаваны

Иң тәүбашлап күргән күзләрем.

Шушы җиргә пичәтләнеп калган

Кеп-кечкенә тәпи эзләрем.

Ә.Атнабаев « Үзем турында ике сүз»1 дигән автобиографик язмасында менә болай яза: «Шигърияттәге беренче укытучым итеп мин әниемне исәплим. Ул әллә күпме халык җырларын, такмакларын, бәетләрен белә һәм сөйләшкәндә гел генә мәкальләр, әйтемнәр куллана. Ул гына да түгел, аның Тукайны яхшы белүе мине гаҗәпләндерә. Ул Тукай шигырьләрен үз көе белән сөйли. Шигырь моңы миңа ана сөте белән сеңгәндер»1

1958 елда Әнгам Атнабаевның «Йөрәк белән сөйләшү» дигән беренче шигырь җыентыгы дөнья күрә. Алга таба язучының дистәләгән китаплары бер-бер артлы чыгып кына тора.

Әнгам Атнабаев милли әдәбиятыбызга бай рухи мирас калдыра. Күбрәк талантлы шагыйрь булып танылса да, оста драматург буларак та үзен ача ул. Аның дистәдән артык пьесалары Башкортстан һәм Татарстан театрларында сәхнәләштерелә.

Әнгам Атнабаев, зур талант иясе булу өстенә, үз халкының сөекле һәм тугры улы да иде. Башкортстанда татарча язу һәм үз әсәрләреңне сәхнәләрдән ана телендә уку хупланмаган элекке елларда да Әнгам Атнабаев бары тик татар телендә генә иҗат итә һәм шигырьләрен дә фәкать татар телендә генә яңгырата. 1997 елның 26 июнендә Әнгам Касыйм улы Атнабаевка башкорт әдәбиятын үстерүдә зур хезмәтләре өчен «Башкортстан республикасының халык шагыйре» дигән почетлы исем бирелә.

Әнгам Атнабаев поэзиясендә фольклор төрләренең бирелешен күзәтү

Ә. Атнабаев, талантлы каләм осталарына хас булганча, үз иҗатында халык җәүһәрләренә мөрәҗәгать итә, аларга таяна. Аның иҗатында еш кулланылган поэтик алым – мәкаль-әйтемнәр, җырлар, такмаклар. Алар аша әсәрләренең телен халык сөйләменә якынайткан, образлылыгын көчәйтүгә китергән. Мин шигьри әсәрләрендә кулланылган бу жанрларны мөмкин кадәр җыйнадым, аларның күп файдаланылуын ачыкладым.

Шагыйръ иҗатында мәкаль-әйтемнәрне бик еш кулланып, аларга тирән мәгънә бирә. Ул аларның күпчелеген үзгәртми, төп мәгънәсен бозмый бирә .

“Бер яшьлектә, бер картлыкта”, - диләр,

Карт дисәләр- пускай !- дисеннәр.( “Утыз яшь”)

Җырым белән куңлем күтәренке

Өстем бөтен, тамак тук минем. (“ Күчтәнәч”)

“ Җиде тапкыр үлчә,

Бер тапкыр кис”-

Шундый мәкаль бар халык телендә;

Ә ул җитмеш үлчәп,

Бер дә кисмәс-

Мөдир булу- уен түгел лә! ( “Ярар карарбыз”)

Таш атканга аш белән ат,

Бүрегә булма бүре.(“ Картәтием теләкләре”)

Яшь вакытта ашыгасың,

Сабырсыз була йөрәк.

Сабыр төбе- сары алтын,

Сабыр итәргә кирәк.(“ Сабырлык”)

Бик күп халкыбызның тапкыр сүзләрен эпиграф та итеп ала:

“ Чабата” шигырендә:

Татар баеса,

Чабатасын түргә элә.

Шагыйрънең иҗатында мәкаль- әйтемнәрне күп куллану бер дә аларны ямьсезләми, киресенчә, халыкның бай иҗатыннан мул файдалану -аның шигырьләрен халыкчан гына итә.

Җыр – сәнгатьнең киң таралган һәм яратып башкарыла торган төре. Ул кешене гомере буена озата бара: кайгы-хәсрәттә дә, шатлык-куанычта да. Күп гасырлар элек, әле дөньяда беренче китаплар гына түгел, ә беренче язу ысуллары барлыкка килгәнче үк, кешеләр җырны да, шул җыр ритмына башкарыла торган биюләрне дә белгәннәр.1 Мин бу эзләнү эшендә Ә. Атнабаев шигырьләрендә бик күп халык җырлары биләгәнен дә ачыкладым. Бу җырлар, чыннан да, кешенең рухи халәтен чагылдыру өчен бик уңышлы. Аларда геройның хәсрәте дә, шатлыгы да чагылыш таба. “Яралы гармун”, “Каз өмәсе” поэмаларында яңгыраган “Авыл көе” геройларның хәл ,уй-фикерләрен,хис-кичерешләрен чагылдыруның талантлы үрнәге булып тора

Такмаклар - бию вакытынды яки күңел ачканда тиз ритм белән әйтелә торган жанр. Такмаклар кешене дәртләндерә, җилкендерә. Алар, кемгә дә булса багышланып, аның турында шаян рухта берәр төрле хәбәр җиткерәләр. “Сары сандугач, кара карлыгач”, “Замана такмаклары” кебек шигырьләре шаян такмаклар белән язылган.

Шулай ук шигырьләрендә юраулар(“Онытмадым”), ырымнар (“Алданасым килә”) очратырга була.

Йомгаклау

Мисаллардан күренгәнчә, язучы халык авыз иҗатыннан тирән мәгънәне җыйнак бирү хасиятеннән оста файдалана. Сүз дә юк, язучының фольлорга мөнәсәбәте аның әсәрләренә халык образларын, мәкаль- әйтемнәрен, җырларын күпләп кертү юлы белән билгеләнми. “ Шагыйрь, дип язды танылган рус шагыйре И. Исаковский, фольклорны кулланырга хаклы. Тик ул моны иҗади эшләргә, аның нигезендә бөтенләй яңа әсәр тудырырга тиеш”1. Ә. Атнабаев,әлбәттә, моны исеннән чыгармый.

Әдәбият – фольклор бәйләнешендә төп урынны әдәбият алып тора. Әдәбият үсә, яңарып тора. Халык авыз иҗаты әсәрләре әдәбият үсеше белән яңара, яңа яклары белән ачылып тора. Ә бу исә буыннан-буынга тапшырылып килгән бәһасез байлыкны килер буыннар өчен сакларга кирәклек турында сөйли. Бары шул вакытта гына алар үрнәгендә тагын гүзәл әсәрләр язылачак, яңа әдәби ачышлар туачак. Яңа әсәрләрнең һәрберсендә диярлек халкыбыз мирасы чагылышын таба алачагыбызга мин шикләнмим.

Файдаланылган әдәбият исемлеге:

1.Атнабаев Ә. Атнабай. Җыентык-Башкортстан Республикасы “Рухият” фонды;

2.Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. – Казан, 2 т., 2002. - 603 б;

3.Бәширов Г. Бүген дә, иртәгә дә. Әдәби тәнкыйть, публицистика, истәлекләр. - Казан, 1974. – 134 б;

4.Галиуллин Т. Илһам чишмәләре. Монография. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 365 б;

5.М. Исаковсий. О поэтическом мастерстве. –Москва. Советский писатель,

1953, стр 28

6.Тәтешле хәбәрләре-1998, 19 февраль “ Үзем турында ике сүз”

1“Тәтешле хәбәрләре”, 19 февраль 1998 “ Үзем турында ике сүз”, Тәтешле

1М. Исаковсий. О поэтическом мастерстве. –Москва. Советский писатель, 1953, стр 28