СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Исследовательская работа

Нажмите, чтобы узнать подробности

“Мөстәкыйль сүз төркеме буларак рәвеш. Рус һәм татар телләрендә рәвешләрнең ясалышы”

Просмотр содержимого документа
«Исследовательская работа»

Исследовательская работа

Тема: “Мөстәкыйль сүз төркеме буларак рәвеш. Рус һәм татар телләрендә рәвешләрнең ясалышы”

Эчтәлек.


Кереш .................................................................................................. 3 бит

  1. Мөстәкыйль сүз төркеме буларак рәвеш.

Рус һәм татар телләрендә рәвешнең ясалышы

1.1 Сүз төркеме буларак рәвеш......................................................... 4 бит

1.2 Рәвеш ясалышының үзенчәлекләре............................................... 5 бит

Йомгаклау ........................................................................................... 8 бит

Файдаланылган әдәбият....................................................................... 9 бит

Кушымта

























Кереш

Элекке СССР территориясендә урнашкан республикаларның аралашу телләре тикшерүләр аларны чагыштыру-типик тикшерүләр спецификага ия.

Мондый тикшеренүләрне Л.В.Щерба, Е.Д. Поливанов, И.И. Мецанинов алып бара. Бу тикшеренүләр шушы кешеләрнең исеме белән бәйле. Безнең илдә күп теоретик хезмәтләрне чагыштыру-типологик тикшеренүләр, телләрнең охшашлыкларын, аермасын аңлап эш итүдән тора. Алар белән галим - лингвистлар шөгыльләнә. Аларның төп максаты - телне чагыштыруның принципларын, теоритик нигезләрен, телнең чагыштыру алымнарын өйрәнү.

Бу аспект нигезендә, шактый еллар рус теле белән татар телен типологик чагыштыру - тикшеренүләре үткәрелә. Бик күп фәнни хезмәтләр басыла, рус телен татар мәктәпләрендә җиңелрәк аңлатып укыту өчен программалар төзелә. Татар телен өйрәнү өчен, рус теле белән татар телен типологик чагыштыру кулланыла.

19 нчы гасыр башыннан ук татар теле белән рус телен чагыштырып укытуга зур игътибар бирелгән.

20 нче гасырның 90 нчы елларында дәүләт суверенитеты деклорациясе кабул ителгәч, Россия һәм Татарстанның федераль һәм республиканың телләре турындагы законнары ике телне дә бер үк дәрәҗәдәге телләр дип кабул итте, Шушы нигездә, республикада телләр арасында типологик -чагыштыру турындагы тикшеренүләр, өйрәнүләр яңартылды, активлашты, яңа юнәлешләр барлыкка килде. Телне типологик – чагыштыру, анализлау, методик өйрәнү, фәнни теоретик аспектлар белән бара. Һәрбер юнәлешнең үзмаксаты, эчтәлеге, чагыштыру характеры үзенчә бара.







1. Мөстәкыйль сүз төркеме буларак рәвеш. Рус һәм татар телләрендә рәвешләрнең ясалышы

1.1. Сүз төркеме буларак рәвеш

Рус һәм татар телләрендә рәвеш эш яки хәлнең билгесен белдерә торган сүз төркеме (бежать быстро- тиз йөгерү, сильон любить-каты ярату), билгенең билгесен (ослепитель ярко- күз явын аллырдай якты), предметның билгесен (сон наяву - өндәге төш), сыйфатның билгесен (пронзительно резкий - кискен үтемле).

Ике телдә дә морфологик яктан рәвеш-төрләнми торган сүз төркеме (приезжаю поздно-соң кайтам, приезжаешь поздно - соң кайтасың). Бары тик рус телендә - о га беткән форма гына чагыштыру дәрәҗә ала. Рус телендә рәвешләрнең артыклык дәрәҗәсе, сыйфатның артыклык дәрәҗәсе формасы белән туры киләләр. Алар –се, -ше,-е суффикслары ярдәмендә ясала: любить сильно-любить сильнее, вставать рано – вставать раньше, говори тихо-говори тише. Собаки залаяли громче и дружнее (А.П.Чехов).

Артыклык дәрәҗәсендәге рәвешләрнең аналитик формалары более һәм менее сүзләре ялганып ясала; мәсәлән: высоко- более (менее) высоко; сторго-более (менее) строго. Артыклык дәрәҗәсендәге рәвешләр тезмә формада да була алалар:всего һәм всех сүзләре дә артыклык дәрәҗәсен белдерүче форма;наиболее (наименее) сүзләре дә рәвешнең артыклык дәрәҗәсен күрсәтүче форма.

Татар телендә кайбер рәвешләр, сыйфатлар кебек, чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәсендә килә алалар. Чагыштыру дәрәҗәсе –рак/ -рәк кушымчалары кушылып ясала. Мәсәлән, ераграк (подальше), югарырак (выше) һ.б. Артыклык дәрәҗәсе татар телендә өр-, япь-, иң, бик кисәкчәләре ярдәмендә ясала, мәсәлән: иң ерак (самый далекий), бик яхшы (очень хорошо) һ.б Мәгънәләре буенча рәвешләр түбәндәге группаларга бүленәләр:

  1. Саф рәвешләр “наречия образа действия” ничек? (как?), ни рәвешле?

  2. вакыт рәвешләре “наречия времени” кайчан? (когда?) бүген – сегодня

3) урын рәвешләре “наречия места” кайда? (где?), кая? (где?), кайдан?(откуда?)

4) сәбәп рәвешләре (наречия причины) ни өчен? (почему?) 5) максат рәвешләре (наречия цели): нәрсәгә? (зачем?), юри - нарочно6) күләм-чама рәвешләре (наречия меры и степени): күпме? (сколько?), күпме күләмдә? (в какой мере?) бик – очень, урталай - пополам

Рус телендә рәвешләр өч группага бүленә: алмашлыклы (местоименные), билге (определительные) һәм хәл (обстоятельственные). Рус телендә билге рәвеше алты разрядка бүленә: сыйфат, сан, күләм-чама, охшату-чагыштыру, бергәлек рәвешләре.

Хәл рәвешләре дүрт төркемчәгә бүленә: урын, вакыт, максат рәвешләре. Татар телендә билге рәвешләре, максат рәвешләре. Татар телендә билге рәвешләре, саф рәвешләргә, күләм –чама рәвешләренә бүленә. Хәл рәвешләре өч төрле була: урын, вакыт, сәбәп-максат рәвешләре. (Икенче кушымтаны кара).

Рус телендә билге рәвешләренең алты төре бар: сыйфат, сан, эш-хәл, охшату-чагыштыру рәвешләре, бергәлек рәвешләре, күләм –чама рәвешләре.

Ике телдә дә хәл рәвешләре бар. Хәл рәвешенең дүрт төре бар: урын рәвешләре (здесь-биредә, везде-бөтен җирдә, направо-уңга), вакыт рәвешләре (сегодня-бүген, вчера-кичә, послезавтра-берсекөнгә, осенью-көзен), сәбәп рәвешәлре (со зла-ачудан), максат рәвешләре ( назло- ачудан, нарочно-юри). Алмашлык рәвешләре нигде-беркайда, куда-кая һ.б.

Рус һәм татар телләрендә рәвеш күпчелек очракта җәмләдә хәл булып килә: Случилось это совсем недавно. Эшкә бераз иртәрәк килерсең (На работу придешь пораньше). Шулай ук, рәвеш аергыч та булып та килә ала: Он любит яицо всмятку. Рус телендә дә, татар телендә дә рәвеш – төрләнми торган сүз төркеме. Чагыштырып өйрәнүле телләрдә рәвешнең семантик һәм грамматик билгеләре ягыннан охшаш яклары күп, без үз чиратында, бу сүз төркемен өйрәнүче татарларның да эшен җиңеләйтә.

1.2. Рәвеш ясалышы ысуллары

Рәвешләр ясалышы төрлечә. Алар төрлечә ысул белән ясалалар.

Фонетик ысул белән рәвешләр ясалышы. Телнең үсеш процессында фонетик үзгәрешләр рәвешләр ясалышын да китереп чыгарырга тиеш. Фонетик ысул белән рәвешләр ясалуы һәрвакыт та тәңгәл килми. Рәвешләр кушымчалар ярдәмендә дә ясала. Рәвешләрнең татар телендә ясалышын тел галимнәре М.З.Зәкиев, Р.А.Юсупов, Ф.С.Сафиуллиналар язган хезмәттән мисаллар китерик. Әлеге хезмәт дүрт томда Мәскәүдә һәм Казанда басылып чыга.

Рәвешләр, башка сүз төркемнәре кебек, төзелешләре буенча тамыр һәм ясалма булалар. Рус һәм татар телләрендә тамыр рәвешләр һәм күп түгел, мәсәлән: здесь, когда, едва, очень һ.б.; соң, элек, хәзер, бик, шактый, гаять һ.б.

Ике телдә дә рәвешләр – сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә барлыкка килүче ясалма сүзләр. Алар күп кенә рәвешләрдә күрергә була. Ясалма рәвешләр кайсы сүз төркеменнән ясалган булсалар да, мәгънә бөтенлеген югалтмыйлар, мәсәлән: втрое- өчләтә, спереди-алдан, впустую-бушка һ.б.

Рәвешләр түбәндәге ысуллар ярдәмендә ясалалар: Башка сүз төркемнәренең рәвеш сүз төркеменә күчүе семантик ысул, махсус кушымчалар ярдәмендә-кушымчалау (аффиксальны) ысулы. Ике телдә дә, исемнәр, фигыльләр, саннар, сыйфатлар һәм алмашлыклар рәвеш сүз төркеменә күчәләр.

Рус телендә рәвеш булып бәйлек һәм бәйлек сүз (предметлар) кулланылмыйча исемнең төрле килеш формалары килә: весной-язын, утром-иртән (иртә белән), ночью-төнлә һ.б. Татар телендә ясалышлары буенча рәвешләр рус теленнән аерыла. КышЫн, иртән рәвешләре хәзерге татар әдәби теленнән бергәлек килеше, югалган формалары буларак, төшеп калган.

Күпчелек рәвешләр-исемдә төрле килеш формаларының бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең катып калу нәтиҗәсендә барлыкка киләләр. Мәсәлән: издали-ерактан, наконец-ниһаять, навеки-мәңге, вдали-еракта һ.б.

1. Фонетик ысул белән рәвешләр ясалышы

Басымның күчүе (яңа-яңа) сыйфаттан рәвешкә барлыкка китергән: Әхмәт безгә яңа килде. Шулай ук сүздә авазның төшеп калуы да сыйфаттан рәвеш ясарга мөмкин (хәрәм-әрәм): Безгә вакытны әрәм үткәрергә туры килде.

2. Кушымчалар ярдәмендә рәвешләр ясалышы: Рәвешләрнең кушымчалар рәвешендә ясалышы Ал. Казембәк, Н.К.Дмитриев, Л.А.Покровская һ.б. хезмәтләрендә искә алына.Октябрь революциясеннән соң М.Корбангалиев, Х.Бәдигый, Г.Алпаров грамматикаларында рәвешләр, аларның ясалышы җентекле карала. Хәзерге вакытта рәвеш ясый торган типлар:

Нигез + -ча / -чә кушымчасы.- ча / - чә кушымчасының ясаучы нигезе булып исемнәргә (рузин+ча, кеше+чә, фән+чә, балалар + ча, сыйфатларга: элекке +чә, бүтән + чә, алмашлыкларга: безнең + чә ялгана. Нигез + -лата / -ләтә кушымчасы. Бу кушымча исемнәргә (икмәк +ләтә), сыйфатларга (чи + ләтә), саннарга (ике +ләтә) ялгана. Ясаучы нигезләре булып бары татар сүзләре генә килә.Нигез + -лап / -ләп кушымчасы: мыскал + ла, татарча +ла, өчәү +ләп

Нигез + -латып / -ләтеп кушымчасы.:русча+латып, кыргызча+латып.

Рәвеш ясаучы килеш кушымчалары: 1) юнәлеш килеш кушымчасы алган рәвешләр: озак +ка, көч+кә; 2) чыгыш килеш кушымчасы алган рәвешләр: тоташ+тан, арт+тан. 3) урын-вакыт – килеше кушымчасы алган рәвешләр: ерак+та, кайчак+та.

Кушма рәвешләре ясалышы. Кушма рәвешләр, башка сүз төркемнәренең кушма сүзләре кебек үк, өч төрле ысул белән: 1) сүзләр кушылу, 2) сүзтезмәнең лексикалашуы, 3) сүзтезмәнең, кушымча ялганып, кушма сүзгә күчүе юлы белән ясалалар. Кушма рәвешләр ясалганда компонентлар тезүле бәйләнеш белән дә, ияртүле бәйләнеш белән кушылырга мөмкин.

Сүзтезмәләрнең кушымча алып кушма рәвешкә күчүе: Сүзтезмә +-лап кушымчасы: һәрьяклап, бишкуллап, икекуллап.Сүзтезмә +-сыз кушымчасы: берсүзсез.

Конверсия ысулы белән рәвешләр ясалышы (адвербиализация)

Татар телендә рәвешләр бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү юлы белән ясалалар 1. Исемнәрнең рәвешкә күчүе:кичтән – с вечера, баштан – сначала.2. Сыйфатларның рәвешләргә күчүләре.Телдә рәвешләргә генә күчүче сыйфатлар була. Сыйфатларның рәвешләргә һәм исемнәргә күчүе:якты (светлый)- якты (свет), якты (светло); 3.Алмашлыкларның рәвешкә күчүе.Анда – там; шулай – таким образом;4.Саннарның рәвешләргә күчүе.өчәү “трое”- өчәү “втроем” ;

5.Аваз ияртемнәренең рәвешләргә күчүе. Шып - “звукоподражание внезапной остановке” – шып “круто”.



Йомгаклау

Рус һәм татар тел белемендә сүз ясалышы мөстәкыйль бүлек буларак өйрәнелә. Бу бүлектә гади һәм кушма сүзләрнең төзелешен һәм классификациясен, функциясен, барлыкка килү аспектын өйрәнә.

Ике телдә дә сүз ясалышы проблемасын чагыштырып өйрәнү егерменче гасырның икенче яртысында махсус рәвештә өйрәнә башлыйлар. Бу вакытка кадәр сүз ясалышына караган проблемаларны морфология бүлегендә карыйлар, тикшергәннәр. Сүз ясалышы тел белемендә мөстәкыйль бүлек буларак каралмады.

Теманы ачыклау өчен без аның максат һәм бурычларын билгеләдек. Максат булып татар һәм рус телләрендә яңа сүз ясалыш үзенчәлекләрен тикшерү тора. Шушы куелган максаттан чыгып, без үз чиратыбызда рәвешне ике телдә дә чагыштырып өйрәнү һәм куллану бурычын билгеләдек.Теманы ачыклау, актуальлеген билгеләү барышында югарыда билгеләнгән максат һәм бурычка тулаем ирештек дип уйлыйбыз. Лексик-грамматик яктан караганда, рәвешләр ике телдә дә эш-яки хәлнең билгесенең грамматик категорияле мәгънәсен белдерә. Рәвешләр фигыль, сыйфат, рәвешләргә янәшә тору юлы белән янәшә тору юлы белән, шулай ук җанлы затларны һәм әйләнә-тирәне атаучы сүзләр белән дә бәйләнеп киләләр. Ике телдә дә рәвешләрнең морфологик яктан үзенчәлекләре охшаган, чөнки алар род, сан, килеш һәм заман белән төрләнмиләр, ягъни төрләнми торган сүз төркеме. Ике телдә дә бердәй грамматик категория-чагыштыру дәрәҗәсе. Рәвешнең ясалышын чагыштырып өйрәнелүче телләрдә күп кенә аермалы яклар бар. Рус телендә морфологик ысул нәтиҗәлерәк күренми. Бу ысул татар телендә урын ала. Бу рәвешләргә нигездә кушымчалау (аффиксаль) ысулы туры килә (вдвое-икеләтә, по нашему - безнеңчә). Рус телендә суффикслар һәм приставкалар ярдәмендә ясалучы рәвешләр күп түгел (-о,-е, -ому, -ему, -и, по-). Татар телендә ясагыч кушымчалар күбрәк: -лай, -ләй, -ча, -чә, -лап, -ләп, -лата, -ләтә, һ.б. Моннан тыш, татар телендә ике тамырны кушу нәтиҗәсендә барлыкка килгән рәвешләр күп. Татар телендә рәвешләр конверсия ысулы ярдәмендә дә ясала. Типлары:исем-рәвеш; сыйфат – рәвеш; фигыль формалары – рәвеш;алмашлык – рәвеш; сан – рәвеш; аваз ияртемнәре - рәвеш;



Кулланылган әдәбият


  1. Ахунзянов Э.М. Контрастивная грамматика: морфология русского и татарского языков // Э.М. Ахунзянов.- Казань: КУ, 1978. –с.18.

  2. Ахунзянов Э.М. Русские заимствования в татарском языке / Автореф. докт. дис.// Э.М. Ахунзянов.- Алма-ата, 1967, с.23.

  3. Валиуллина З.М. Сопоставительная грамматика русского и татарского языков. // З.М. Валиуллина – Казань: Татарское книжное изд-во, 1983. – С.12-

  4. Валиуллина З.М., Зиннатуллина К.З., Сәгыйтов М.А. Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе. //Зиннатуллина К.З., Сәгыйтов М.А. – Казан, 1972.-110 бит.

  5. Ганиев Ф.А. Современный татарсий литературный язык. Словообразование по конверсии. / Ф.А. Ганиев.- Казань: из-во “Дом печати”.-2004. – с.50-62.16.

  6. Закиев М.З., Курбатов Х.Р. Современный татарский литературный язык. / М.З. Закиев, Х.Р. Курбатов.- М., Наука ,1971.- с 330.

  7. Курбангалиев М., Газизов Р. Систематическая грамматика татарского языка в сравнении с грамматикой русского языка. / М. Курбангалиев, Р. Газизов.- Казань: Татиздат. -1932.- с.171

  8. Львов А.С. Из истории некоторых наречий. – Русский язык в школе / А.С. Львов.- 1956.-№5

  9. Сафиуллина Ф.С., Закиев М.З. Рәвеш // Хәзерге татар әдәби теле. / Ф.С. Сафиуллина, М.З. Закиев.- Казан: Мәгариф, 1999.- 201 бит.

  10. Тумашева Д.Г. Хәзерге татар теле морфологиясе. / Д.Г. Тумашева.- Казан. 1964.- 81б.


Кушымта 1.

Рус һәм татар телләрендә рәвешнең үзенчәлеге.

Рус телендә

Татар телендә

1. Обозначает признак действия:

Бежать быстро

1. Предметның билгесен белдерә:

Тиз йөгерү

2.Не склоняется, не спрягаются:

Быстро наступила темнота.

3. Делятся на местоименные, определительные и обстоятельственные.

Местоименные: где, куда, когда.

Определительные:

1) качественные наречия: быстро, медленно.

2) количественные наречия: много, мало.

3) наречия образа и способа действия: вплотню, верхом,

4) сравнительно-уподобительные наречия: по-летнему, по-военному.

5)наречие совместности: вдвоем, потрое.

6)наречия меры и степени: очень, весьма.

Обстоятельственные:

1)наречия причины: Вдали, как и вблизи, я буду сам родной. (Жуковский).

2)наречия времени: Рано утром на Волге бродил легкий туман. (Чехов).


4. Имеет степень сравнения:

1) сравнительная степень: любит сильно-любит более сильно.

2) превосходная степень: наиболее громко, лучше всех.

5. В предложении выступает в роли обстоятельства: Случилось это совсем недавно.

Определения: Он любит яйцо всмятку.

2. Килеш, тартым белән төрләнми:

Караңгы тиз төште

3. Билге һәм хәл рәвешләренә бүленәләр:

А) Билге рәвешләре: кинәт, бергә.

Б) Күләм-чама рәвешләре: бераз, озак.

Хәл рәвешләре:

А) Урын рәвешләре: ерак, югары.

Б) Вакыт рәвешләре: хәзер, былтыр.

В) Сәбәп һәм максат: юри, тыктомалга.


















4. Дәрәҗәсе бар:

1) артыклык: иң югары, иң ерак.


2) чагыштыру: ераграк, иртәрәк.


5. Җөмләдә хәл булып килә: Эшкә бераз иртәрәк килерсең.

Хәбәр ролендә: Аның эш урыны моннан ерак.

Аергыч ролендә: Ул русча китаплар укырга ярата.

Кушымта 2

Татар һәм рус телләрендә рәвеш үзенчәлекләр.

Рус телендә рәвеш Татар телендә рәвешләр.

(по)- (до) (нигез + -ча / -чә)

По детски балалар + ча

до сих пор әлегә + чә

дошкольный мәктәпкә + чә

по твоему синең + чә

(в кратко) -лата -ләтә

втройне өч + ләтә

вдвойне ике + ләтә

дестикратно ун + лата

(по) (ми) -лап -ләп

поминутно минут + лап

посменно алмаш +лап

вместе бергә + ләп

метрами метр + лап

ведрами чиләк + ләп

неделями атна +лап

месяцами ай +лап

Суффиксы. Рәвеш ясаучы килеш кушымчалары

(на) (с) (в)

надолго озак + ка

бесплатно буш + ка

еле-еле көч + кә

сплошь тоташ + тан

сзади арт + тан

сбоку ян + нан

вдали ерак + та

иногда кайчак + та

налево сул + га

Суффиксы. Нигез + -дан / дән (-тан,тән)

(из) (за) (в) кушымчасы

издалека ерак + тан

заново яңа + дан

поневоле ирексез + дән

позже соң + ы +н + нан

во-первых беренче + дән

во-вторых икенче + дән


Суффиксы. Нигез + -да / дә (-та,тә)

(в)

вдали ерак + та

вблизи якын + да

здесь шушын + да

Парные наречия Кушма рәвешләр

Суффиксы.

(из) (и)

изредка ара – тирә

весной-осенью яз-көз

утром и вечером иртә-кич

издавна элек-электән

еле-еле көч-хәл белән

(с) слишком чамадан тыш

(в) живым тере килеш

впроголодь ач килеш

второпясь ашыгыч рәвештә

впустую буш килеш

ровно тигез итеп

красиво матур итеп

хорошо шәп итеп



9