СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"К" авазы һәм Кк хәрефе

Нажмите, чтобы узнать подробности

   Без, тәрбиячеләр, эшебезгә көндә яңалыклар кертергә тырышабыз. Балаларга ничек тә булса кызыклырак, файдалырак булсын диеп эшлибез. Шушы уңайдан, “К” авазын өйрәтү буенча язган кечкенә генә хикәямне тәрбиячеләргә тәкъдим итәргә булдым. Мондый хикәяләр балаларның фикерләү сәләтләрен, сүз байлыкларын үстерергә булышлык итә. 

Просмотр содержимого документа
«"К" авазы һәм Кк хәрефе»



Карак кәҗә.

Без, тәрбиячеләр, эшебезгә көндә яңалыклар кертергә тырышабыз. Балаларга ничек тә булса кызыклырак, файдалырак булсын диеп эшлибез. Шушы уңайдан, “К” авазын өйрәтү буенча язган кечкенә генә хикәямне тәрбиячеләргә тәкъдим итәргә булдым. Мондый хикәяләр балаларның фикерләү сәләтләрен, сүз байлыкларын үстерергә булышлык итә.

Коркачыктагы Кишер кушаматлы Кәримнең карт кәҗәсе көтүлектән качып кайтып, Кәрим күрмәгәндә, күршеләрендәге Кәүсәрияләрнең келәтләренә караклыкка кереп китә. Кәримнең каршыдагы күршесе Кәмәрияләргә Казаннан кунакка кайткан Каимә кибеттән кайтышлый кәҗәне күреп кала... Капкадан керә-керешкә Каимә кызулана-кызулана келәткә китә.

Келәткә керсә, карт кәҗә кыюланып кетер-кетер кәбестә кимерә. Кәбестә кырыендагы комлы кисмәктәге кишерләрне кимергәләгән.

  • Кәүсәрия, караул! Кәримнең кәҗәсе келәткә караклыкка кергән. Кәбестәләрне, кишерләрне кимергән!

Каимә кычкыра-кычкыра карлыга. Кәүсәрия күренми. Кәҗә Каимәдән курыкмый. Кәбестәне куян кебек кетер-кетер кимерепме-кимерә. Казан кешесе Каимә кәҗәдән курка. Келәт кырыеннан күсәк карый. Калтыранган кулындагы күсәкне күтәреп кинәнгәндә, күпергән кап корсаклы кәҗә кинәт кенә койрыгын күтәреп, келәттәге кырыс Каимәдән кача. Каимә кулындагы күсәкне күтәреп, каккан казыктай кымшанмыйча, кәҗәгә карап кала.

Кап корсаклы кәҗә, котылганына куанып, кычкыра-кычкыра Кәримнең киң капкасыннан кереп китә.

Кыю кәҗәдән күренгәнчә, кыюлык көннән-көнгә кирәк. Кыю кешегә – көнләшерлек. Киң күңелле, кыю, көчле кешеләр күбрәк кирәк. Кыюлыктан курыкмагыз, кешеләр!