Просмотр содержимого документа
«"Китап-киңәшчең, дустың, ярдәмчең синең!"»
Китап-киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең!
Китап – киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең,
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны, -
дип яза Х.Шабанов.
Әйе, китап турында матур сүзләр әйтмәгән бер генә язучы да, шагыйрь дә юктыр, мөгаен. Дөрестән дә, китаплар тормышта юл күрсәтүче дә, яхшыны яманнан, дөреслекне ялганнан аера белергә дә өйрәтүче.
Кулыңа китап алып укый башлау белән үзеңне бөтенләй икенче кеше кебек хис итәсең: шатлыклы вакыйгалар белән бергә шатланасың, кызганыч вакытта, бергә кайгырасың.
Китап – дөньяга карашны үзгәртә. Башка илдәге балалар, вакыйгалар, күренекле кешеләр белән таныштыра. Авыр вакытта ярдәмгә килә, киңәш бирә.
Бала чакта китап уку, танышудан да күңелле нәрсә юктыр. 2 нче апрель – “Халыкара балалар китабы көне уңаеннанан”, без, “Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы зурлар катнаш төркем балалары белән мәдәният йортында урнашкан китапханәгә экскурсияга бардык.
Авылда зур китапханә булу – балаларның, укытучыларның, тәрбиячеләрнең һәм дә башка халык өчен зур таяну ноктасы ул.
Китапханәдә безне китапханәче – Нәҗмиева Фәридә апа каршы алды. Балалар ишекне ачып керү белән китапларның күплегенә шаккаттылар. Бәлки шуның өчен дә алар: “Бу китапларның йорты!” дигән фикердә калдылар. Китапханәне бер кат күзләп чыкканнан сон, Фәридә апай аларның тормышы турында сөйләде, балалар өчен язылган кызыклы китаплар белән таныштырды. Балалар барысы да хәреф таный белмәсәләр дә, рәсемнәрен карап, нәрсә турында сүз барганлыгына төшенделәр.
Сабый бала өчен әкият тыңлау – ул бәхет. Әлбәттә, балалар әкият сүзе ишетү белән җанланып китәләр. Фәридә апай да балаларга татар халык әкияте “Эт, мәче, тычкан” ны укыды. Балалар игътибар белән тыңладылар.
Шул уңайдан, Нәҗмиева Фәридә апайга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Мактаулы эшендә зурдан-зур уңышлар, сәламәтлек, күп итеп китап укучылар килүен теләп калабыз.
«Китап — бакча, андагы язулар — шул бакчаның гөлләре», — ди К. Насыйри.
Китапларны саклагыз, яратыгыз, укыгыз!!!
“Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы
Тәрбияче Гыйләҗиева Энҗе