Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы
“Туембаш төп мәктәбе”
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең
Чуллы авылындагы филиалы
Сыйныф сәгате.
«Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең»
Башлангыч сыйныфлар укытучысы:Шарафиева Д.Г.
Максат: 1.Китапларның килеп чыгу тарихы белән танышу.
2. Китап төрләре: дәреслекләр, әкиятләр, җырлар һ.б.
җыентыклар белән танышу.
3. Укучыларда китапка сакчыл караш тәрбияләү.
4. Китап - дәреслекләрне кызыксынып, аңлап укуга ирешү.
Җиһазлау: Китаплар, дәреслекләр, плакатлар.
Дәрес барышы
- Мин сезгә табышмак әйтәм ,шул табышмакның җавабын табып, без бүгенге сыйныф сәгатебезнең темасын билгеләрбез.
Юк аягы,юк күзе,
Сөйли, өйрәтә үзе.
Телгә аннан оста юк
Аннан якын дус та юк.
Ул нәрсә? (китап)
- Әйе укучылар ,без бүген сезнең белән китаплар турында сөйләшербез. Ул “Китап киңәшчең синең, дустың ярдәмчең синең...”дип атала.
Яшь дусларым! Иртәләрен кояш белән бергә уянып, әти-әниләрегез эшкә җыенганда,сез дә изге сәфәргә кузгаласыз- ак корабны хәтерләткән мәктәбебезгә юл тотасыз. Сезнең дә үз хезмәтегез бар. Ул белем алу-уку. Көмеш кыңгырау моңлы чыңнарын таратуга, дәрескә кереп утырасыз һәм иң беренче булып кулга китап аласыз.
- Ә нәрсә соң ул китап ?
Китап ул нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә җыйналып төпләнгән басма әсәр. Китап – тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә,сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана.
(шигырьләр уку)
1.Кем күп белергә тели-
Китап була кулында.
Менә хәзер сүз башлыйбыз
Шул якын дус турында.
Укый аны өлкәннәр дә,
Укый аны балалар-
Шулай гыйлем чишмәсеннән
Алар белем алалар.
2.Мәктәпкә килеп керүгә,
Алабыз кулга китап.
Гомер буена укыйбыз,
Һич кенә булмый туктап.
Мәктәптә иң кирәклесе-
Иң әйбәт өйрәтүче
Беләбез ич, ул- белемнең
Учагын көйрәтүче.
Кешеләр китаплар аша үзләренең үткәне, әби- бабаларының тормышы белән танышалар. Китаплар бик борынгы заманнарда ук басылып килгәннәр.
- Беренче китап кайчан барлыкка килгән ?
Бүгенге галимнәр бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмыйлар. Беренче язу үрнәкләре шикелле үк, беренче китаплар да башта Мисырда, Кытайда, Һиндстанда барлыкка килә. Борынгы Мисырда ташка чокып язганнар. Иероглифлар белән язылган беренче язу үрнәкләре кыяташларда сакланган. Димәк, беренче китаплар таш китаплар булган.
Тора- бара ташларны папирус алыштырган. Папирус Нил елга буенда үскән камыш. Безнең кәгазь белән чагыштырганда, папирус нык түгел, бик тиз таралырга тора. Шулай булса да, ул бик озак алыштыргысыз язу материалы булып хезмәт иткән.
Шулай ук, беренче китапларны балчыкка, агач такталарга, тирегә, каен тузына язганнар. Китапларны элек кул белән язганнар. Ә соңрак китап басу станоклары, беренче типографиялар барлыкка килә.
Россияда беренче китап басучылардан Иван Федоров санала. Аның 1564 елда беренче рус китабы “Апостол” басыла.
-Нинди китаплар була соң ?
Китаплар күптөрле була. Әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр, табышмаклар, мәкальләр җыентыклары була. Тагын бик кирәкле китаплар- төрле-төрле сүзлекләр һәм белешмәлекләр бар, Кешеләр бар нәрсәне дә үткән замандагы, хәзер булып торган вагыйгаларны, даталар, саннар, исемнәрне белешмә һәм сүзлекләр таба ала. (сүзлекләр күрсәтү)
(укучылар белән шигырьләр уку)
1.Җир йөзендә төрле- төрле
Никадәрле китап бар.
Бик калын да, бик олы да,
Кечкенә дә китаплар.
Әмма барлык китапларның
Иң беренче баскычы,
Күңелләргә иң тәү башлап
Белемгә юл ачучы,
Тирән серләр сараена
Тәүге ачкыч бирүче,
Беренче кат шул сарайга
Безне алып керүче
Тик бер китап.
2.Аңа тиңдәш
Нинди китап бар тагы?
Беләмсең, ул нинди китап?
Ул- «Әлифба» китабы
И Әлифбам,
Син- тәүге фәннәрнең
Тәүге баскычы
Син кадерле,
Син- туган телемнең
Алтын ачкычы.
“Әлифба” җыры яңгырый
Матур рәсемнәренә сокланып, язуларын укып караган беренче китабыгыз ул, һичшиксез- ӘЛИФБА. Әлифбадан без хәреф танырга, укырга, язарга өйрәнәбез. Матур - матур шигырьләр, әкиятләр укырга өйрәнәбез. Яхшы китап һәрчак күңел түрендә саклана, андагы акыллы сүзләр якты кояш нурлары кебек. Китаплар төрле темаларга язылалар, төрле күләмдә булалар. Ләкин нинди генә булсалар да, алар безне Туган илебезне, хезмәтне яратырга, авыр вакытларда югалып калмаска өйрәтәләр, адашканда юл күрсәтәләр.
(шигырьләр уку)
1. Китап укырга яратам
Вакыт булган чакларда.
Рәхмәтләрем чиксез минем
Китап язучыларга.
2. Сердәшчем дә, киңәшчем дә,
Якын дустым да китап,
Дөньядагы бар нәрсәне,
Сыйдырган нурлы китап.
3. Китап дусты кешеләрнең
Һәм иң якын сердәше,
Һәрвакытта кирәк була
Безгә китап киңәше.
Китап дөньясы бик бай. Аларның санын күз алдына китерүедә кыен. Ел саен яңа китаплар басылып тора.
-Ә менә китапларның иң күп саклана торган урыны һәм һәркем шул китапларны алып укый ала торган урын ничек дип атала ?
Китапханә.
Менә китапханәдән безгә бер китап килгән. Тик ул безнең алдыбызга чыгарга ояла, күргәзмәләрдә дә катнашмады. Менә карагыз әле,ни өчен ояла икән ул ? (ертылып беткән китап күрсәтелә)
-Ә ни сәбәпле ул шундый хәлгә төшкән икән ? (укучылар җавабы)
Ишек шакып китап докторы керә.
“Китап докторы” шигыре укыла.
Мин сезгә берничә киңәш тә алып килдем әле.
-Китапханәдән алган китапларга исем- фамилияңне һәм башка сүзләр язма.
-Китапханәдән алган китапларны вакытында кайтарып бир. Шуны истә тот: аны башка укучылар көтә.
-Китапханәдән, иптәшләреңнән һәм башка танышларыңнан алган китапларны бигрәк тә нык сакла !
- Караңгы урында укыма: күзләреңне бозасың! Укыганда яктылык күзләреңә түгел, ә китабыңа төшсен.
-Китапларның битләрен бөкләмә, укып тукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама, кыстыргыч куй.
- Китапның ертылган битләрен ябыштыр. Әгәр кирәк булса, төплә.
- Китапны ашыкмыйча, уйлап укы.
Сезнең киңәшләрне без һәрвакыт истә тотарбыз, чын китап дуслары булырбыз.
-Сез килешәсезме дуслар ?
-Ә бу ертылган китаплар белән нишләрбез соң ?(укучылар җавабы)
Әйе, без аларга һичшиксез ярдәм итәрбез. Рәхмәт сезгә доктор.
Китап- киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең.
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китап ны.
Укы, дустым, син аны.
Китапның син дусты бул.
Бик күп сорауларыңа
Җавап биреп торыр ул.