-уку язу әсбапларының барлыгын ,юклыгын,кирәклеген хәбәр итү,үзеңә сорап ала белү күнекмәләрен ныгыту,
Аваз,хәреф,иҗек ,сүз,басым,төшенчәләрен хәтердә ныгыту.
-күнегүләр ярдәмендә эшли белү,диологик сөйләм оештыру күнекмәләрен активлаштыру.
Чагыштыра,нәтиҗә ясый белү,кебек фикерләү сәләтләрен үстерү.
Чисталык,пөхтәлек,сыйфатлары тәрбияләү.
Фикерләүне үстерү белән бәйле психик функөияләр ,логик фикерләү,сәбәп-нәтиҗә, бәйләнешләрен табу,индуктив ,дедуктив фикерли белү,
Дәреснең этаплары | Дәрес этапларының төп максаты | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге |
I. Оештыру моменты | Уңай психологик халәт тудыру,дәрестәге эшчәнлеккә әзерләү | 1)Балаларда яхшы кәеф ,эшлисе килү хәләте тудыру . -Хәерле иртә балалар! -Әйдәгез әле ,бер-беребезне яңа көн белән котлыйк. | Комплиментлар әйтү,яхшы кәеф теләү. -Яңа көн тынычлык алып килсен -Яңа көндә 5 ләр алыйк. Эш урыннарының әзерлеген барлау. |
II. Актуальләштерү | Белгәннәреннән чыгып ,белмәгән материалны ачыклау. | 1Этапның максатын укучылар белән ачыклау. -Безнең бер-беребез белән сөйләшүебез ,аралашуыбыз нәрсә дип атала? -Сөйләм нәрсәләрдән тора? -Җөмлә нәрсәләрдән тора? -Сүзләр язуда нәрсә белән белдерелә? | 1Укучыларның дәрес максатын билгеләве Сөйләм Җөмләләрдән Сүзләрдән Хәрефләр |
III. Уку мәсьәләсен кую | Темасын ,дәрестәге чишәсе проблеманы формалаштыру. | -Бирелгән сүзләрдән мәкал төзеп яз Тактада мәкалне укыгыз Тырышкан табар ,ташка кадак кагар -Бу безнең нәрсә? -Җөмләдә ничә сүз бар? -Нечкә әйтелә торган сүз бармы? -Беренче сүз ничә иҗектән тора? -Ничә аваз -ничә хәреф беренче сүздә Димәк дәресебезнең темасын әйтеп карагыз әле. Дәресебезнең максаты | Ташка,кагар,кадак,табар,Тырышкан Укучыларның җаваплары -Җөмлә -5 -Юк -3 3 8 Җөмлә hәм сүз Сүзләрне дөрес итеп язу,дөрес итеп җөмлә төзү. |
IV.Уку мәсьәләсен чишү | Теманы ачу,проблеманы чишү өстендә эш. Хәрефләр Авазлар | Нокталар урынына тиешле хәрефләрне өстәп яз.Дөрес итеп укырга өйрән. Т..шта салк..н. Т..шта –к..ш. Өйд.. җ..л... Өйд.. т..н..ч. Без с..йн..фта ук..йб..з. Б..з-булдыклы сыйныф. Б.з-т.р.ш. Т..шта й..ри усал к..ш. -Монда нинди эш эшләргә, -Хәрефләрне без нишлибез -Нәрсә турында сүз бара -Кыш айларына нинди айлар керә -Декабр аенда ничә көн -Сүзләрнең дөрес әйтелешен квадрат җәяләр эчендә күрсәт. Яшел,юл,ел,яз,еш,яка,юка,елан,яңа,каен -Сүзләнең квадрат җәяләр өчендә язу ничек дип әйтәбез -Авазларны без нишлибез | Төшеп калган хәрефләрне куярга -язабыз,әйтәбез,күрәбез Кыш турында Декабрь,гыйнвар ,февраль 31 көн {йәшэл, йул,йыл,йаз,йыш,йака,йука,йылан,йаңа,кайын -Авазлар -әйтәбез,ишетәбез |
| Иҗекләр Басым | Текстны укыйк Ял җитте.Бүген көн җылы.Балалар урманга китте.Алар кош оясы таптылар,ләкин аңа тимәделәр. -Өч иҗекле сүзләрне күрсәт -Ике иҗекле сүзләрне күрсәт -Иҗекләргә бүленми торган сүзләрне күрсәт -Сүзләр иҗекләргә бүленә. hәр иҗектә нинди аваз була -Сүздә ничә сузык аваз булса ,нәрсә саны да шул чаклы була -Нәрсә ул басым -Татар телендә сүз басымы кая төшә -Сорау сүзләрендә кая төшә | Тап-ты-лар,ур-ман-га,ба-ла-лар, Җы-лы,бү-ген,а-лар,кит-те,җит-те. Көн,ял,кош. Сузык Иҗекләр -Сүздәге иҗекләрнең берсен көчлерәк итеп әйтү. Ахыргы иҗеккә төшә Ул беренче иҗеккә төшә, кемгә,нәрсәгә |
V Рефлексия | Дәрес максатын нинди юллар белән ирештек,нәрсәләр белдек,кебек сорауларга җавап бирү. | Дәрестә эшчәнлекне бәяләү. Нәрсә ул җөмлә Нәрсә ул хәреф Нәрсә ул аваз Нәрсә белдем Нәрсә ошады Нинди яңалык белдем | Үз фикереңне дәлилләп дәрестә алган белемнәрне әhмиятен аңлау ,аларны киләчәктә куллана белү. Басым кая төшкәнен ,дөрес билгеләргә өйрәндек |
VI Бәяләү | Укучылар үз уңышларын hәм уңышсызларының сәбәбен ачарга ,эшчәнлеген бәяләргә өйрәнү. | Белемнәрен бәяләү әм киләчәккә переспектива билгеләү. | Үз уңышларын уңышсызлыкларын сәбәпләре турында фикер йөртү. |
VII Өй эшен бирү. | Мөстәкыйллеккә өйрәтү,үз мөмкинлекләреннән чыгып биремнәрне сайлап алу | Өй эшен хәбәр итү,аны башкару ысулын аңлату. Кыш турыда шигыр ятларга,5 сүзнең басымын билгеләргә. | Өй эшен аңлап дөрес башкару |
| | | |