Тормыш-көнкүреш, уку, хезмәт, ял итү сфераларында этикет нормалары нигезендә төзелгән диалог формалары: хәбәр итү, тәкъдим итү, сорау, сораштыру, инкарь итү, теләк белдерү, үтенү, риза булу (булмау).
Сөйләмнең коммуникатив типларын кулланып (хәбәр итү, сурәтләп сөйләү), терәк сүзләр, план нигезендә сөйләү.
Аралашу барышындачит сөйләмне ишетеп аңлау.
Зур булмаган текстларны аудиоязмада тыңлап аңлау.
Программада тәкъдим ителгән әдәби әсәрләрне, әсәрләрдән өзекләрне, автор текстларын, орфоэпик нормаларны саклап, сәнгатьле уку.
Зур булмаган текстларны үзлектән аңлап уку.
Тәкъдим ителгән әдәби әсәрләрне сүзлек кулланып уку.
Программага кертелгән сүзләрне дөрес язу.
Бүлек исеме | Кыскача эчтәлек | Сәгатьләр саны |
Белем һәм тормыш | Х. Шакировның “Хуш килдең беренче сентябрь” шигыре, “Мин иртән мәктәпкә бардым” тексты. “Бу көнне мин һәрвакыт көтеп алам” тексты, З. Туфайлованың “Самат” шигыре, Р. Вәлиеваның “Икеле” шигыре (ФГОС әсәре), “Көндәлек – документ, көндәлек – көзге” тексты, Ш. Маннурның “Киңәш” шигыре, М. Мәһдиевның “Без 41 ел балалары” повесте (ФГОС әсәре, чыганак: Мотыйгуллина Ә.Р. дәреслеге, 7 класс, 114 бит (1)) | 9 |
Без бергә ял итәбез | “Ялкын” журналы укучысы язган “Буш вакыт” тексты, “Күрше апа соравы” тексты, Ш. Галиевның “Ялгыш адым” шигыре. Р. Миңнуллинның Подъезддагы язулар” шигыре, Т. Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” әсәре (ФГОС әсәре, чыганак: Нигъматуллина Р.Р.дәреслеге, 7 класс,31, 36 бит) | 9 |
Өлкәннәр һәм кечкенәләр | “Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең үзара мөнәсәбәте” тексты, “Ничек кирәк” тексты, Р. Мингалимнең “Иң зур кеше” шигыре,“Ялкын” журналыннан “Гаилә тәрбиясе турында” тексты, Ш. Галиевның “Тагын бер рәхмәт” шигыре (ФГОС әсәре), Р. Миңнуллин. “Әни мин көчек күрдем” шигыре (ФГОС әсәре, чыганак: Нигъматуллина Р.Р.дәреслеге, 7 класс,59 бит) | 9 |
Без Татарстанда яшибез | И. Юзеевның “Татарстаным” шигыре, Г. Кутуйның “Сагыну” нәсере (ФГОС әсәре, чыганак: Мотыйгуллина Ә.Р. дәреслеге, 7 класс,89 бит (1)) “Ялкын” журналы укучысы язган “Татарстанның киләчәге - бездә” тексты, Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе (ФГОС әсәре, чыганак: Мотыйгуллина Ә.Р. дәреслеге, 7 класс,50 бит (1)) | 7 |
Барлыгы | | 34 |
ТАТАР ТЕЛЕ. 7 нче сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Р.З.Хәйдарова. Р.Л.Малафеева. Казан * "Татармультфильм" нәшрияты* 2014.
№ | Өйрәнелә торган бүлек, дәрес темасы | Сәгать саны | Үткәрү вакыты |
Планлаштырылган срок | Фактиксрок |
1нче чирек. “Белем һәм тормыш” бүлеге |
1 | Х. Шакиров. “Хуш килдең беренче сентябрь” шигыре | 1 | 1.09 | |
2 | Диалог.“Минем җәйге ялым. | 1 | 8.09 | |
3 | “Мин иртән мәктәпкә бардым” тексты | 1 | 15.09 | |
4 | “Бу көнне мин һәрвакыт көтеп алам” тексты. | 1 | 22.09 | |
5 | Казан уку йортларында белем алган атаклы шәхесләр. | 1 | 29.09 | |
6 | З. Туфайлова. “Самат” шигыре | 1 | 6.10 | |
7 | Р. Вәлиева. “Икеле” шигыре.Мәктәп китапханәсе. | 1 | 13.10 | |
8 | “Көндәлек – документ, көндәлек – көзге” тексты | 1 | 20.10 | |
9 | Ш. Маннур. “Киңәш” шигыре. | 1 | 27.10 | |
10 | Укып аңлау. М. Мәһдиев. “Без 41 ел балалары” әсәре. | 1 | 10.11 | |
“Без бергә ял итәбез” бүлеге |
11 | Тыңлап аңлау. Буш вакыт. | 1 | 17.11 | |
12 | “Ялкын” журналы укучысы язган “Буш вакыт” тексты | 1 | 24.11 | |
13 | Монолог.“Буш вакыттан ничек файдаланырга”. | 1 | 1.12 | |
14 | “Күрше апа соравы” тексты. | 1 | 8.12 | |
15 | Ш. Галиев. “Ялгыш адым” шигыре. | 1 | 15.12 | |
16 | Проект эше.“Яшьләрнең буш вакыты”. | 1 | 22.12 | |
17 | Р. Миңнуллин. Подъезддагы язулар” шигыре. | 1 | 12.01 | |
18 | Сочинение.“Файдалы ял итә беләм”. | 1 | 19.01 | |
19 | Т. Миңнуллин. “Авыл эте Акбай” әсәре. | 1 | 26.01 | |
“Өлкәннәр һәм кечкенәләр” бүлеге |
20 | “Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең үзара мөнәсәбәте”. | 1 | 2.02 | |
21 | Тыңлап аңлау. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәк. | 1 | 9.02 | |
22 | “Ничек кирәк” тексты. | 1 | 16.02 | |
23 | Диалог.Минем гаиләм. | 1 | 2.03 | |
24 | Р. Мингалим. “Иң зур кеше” шигыре. | 1 | 9.03 | |
25 | Сочинение.“Әнием - киңәшчем”. | 1 | 16.03 | |
26 | “Ялкын” журналыннан “Гаилә тәрбиясе турында” тексты | 1 | 23.03 | |
27 | Ш. Галиевның “Тагын бер рәхмәт” шигыре. | 1 | 30.03 | |
28 | Укып аңлау. Р. Миңнуллин. “Әни мин көчек күрдем” шигыре. | 1 | 6.04 | |
“Без Татарстанда яшибез” бүлеге |
29 | И. Юзеев. “Татарстаным” шигыре. | 1 | 13.04 | |
30 | Монолог.Туган җирем – Татарстан. | 1 | 20.04 | |
31 | Г. Кутуй. “Сагыну” нәсере. | 1 | 27.04 | |
32 | Проект эше.“Туган ягым”. | 1 | 4.05 | |
33 | “Ялкын” журналы укучысы язган “Татарстанның киләчәге - бездә” тексты. | 1 | 11.05 | |
34 | Г. Ибраһимов. “Алмачуар” хикәясе. | 1 | 18.05 | |
5-9 сыйныфларда уку күнекмәсенә таләпләр. Программаның предмет эчтәлегенә туры килгән әдәби, фәнни-популяр, рәсми характердагы текстлар белән танышу барышында, мәгълүмат белән эшләү күнекмәләренә ия булу. Мәгълүматны танып белү, үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү. Күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияләр, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу. Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып aлy, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләү һәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерү. Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау. |
Уку өчен текстның күләме: 70 сүзгә кадәр - 5 нче сыйныф; 100 сүзгә кадәр - 6 нчы сыйныф; 150 сүзгә кадәр - 7 нче сыйныф; 200 сүзгә кадәр - 8 нче сыйныф; 300 сүзгә кадәр - 9 нчы сыйныф; 400 сүзгә кадәр - 10 нчы сыйныф; 500 сүзгә кадәр - 11 нче сыйныф. |
№ | Таләпләр | Билге |
1 | Программада куелган таләпләр үтәлсә, биремнәрдә 1 хата җибәрелсә. | "5"ле куела |
2 | Программада куелган таләпләрдә артык әһәмиятле булмаган житешсезлекләр булса, биремнәрдә 2-3 хата җибәрелсә. | "4"ле куела |
3 | Программада куелган таләпләрдән мөһим читләшүләр булса, биремнәрдә 4-5 хата җибәрелсә. | "3"ле куела |
4 | Программада куелган таләпләр тулаем үтәлмәсә, биремнәрдә 6-7 хата җибәрелсә. | "2"ле куела |
Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүмати характердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтү, аралашуга чыгу. Тыңлап аңлау күнегүләренең вакыт ягыннан яңгырау озынлыгы: 5 сыйныф – 0,5-0,7 минут, 6 сыйныф – 0,7-0,8 минут, 7 сыйныф –0,8-0,9 минут, 8 сыйныф – 1,0 -1,2 мин, 9 нчы сыйныф – 1,2-1,5 минут. |
Таләпләр | Билге |
Тыңлангантекстныңэчтәлегентулаем аңлап, тәкъдимителгән барлыксорауларгаязмача дөресҗавапбирелән, 1 орфографикхатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасыбулганэшкә | "5" |
Тыңлангантекстныңэчтәлегентулаем аңлап, тәкъдимителгән барлыксорауларгаязмача дөресҗавапбирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасыбулганэшкә | "4" |
Тыңлангантекстныңэчтәлегенөлешчә аңлап, тәкъдимителгән сорауларга төгәл, дөресжавапбирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасыбулганэшкә | "3" |
Тыңлангантекстныңэчтәлегебуенча тәкъдимителгән сорауларгабирелгән жавапларныңяртысы дөресбулмаса, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артыкхатасыбулганэшкә | "2" |
Программа кысаларындагы тематикада диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог - сораштыру, диалог - тәкъдим, диалог - фикер алышу, катнаш диалоглар. Диалог күләме: hәp катнашучы ягыннан кимендә 5 сыйныф – 5-6 реплика, 6 сыйныф – 6-7 реплика, 7 сыйныф – 7-8 реплика, 8 сыйныф – 9-10 реплика, 9 сыйныф – 9-10 реплика. |
№ | Таләпләр | Билге |
1 | Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә | "5" |
2 | Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата жибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә | "4" |
3 | Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып сөйләм төзегәндә | "3" |
4 | Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзиалмаганда | "2" |
Программада тәкъдим ителгән темалар кысасында сөйләмнең коммуникатив типлары буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү, эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, персонажларны характерлау, хәбәр итү. Монологик сөйләм күләме: кимендә 8-10 фраза (5-7 нче сыйныфлар), 10-12 фраза (8-9 нчы сыйныфлар). Сөйләмнең вакыт ягыннан дәвамлылыгы -1,5-2 мин (9 нчы сыйныф). |
№ | Таләпләр | Билге |
1 | Өйрәнелгән яки тәкъдимителгән тема буенчаәйтелеше, грамматик төзелешеягыннан дөресһәм эчтәлегеягыннантулы, эзлеклебулганмонологик сөйләм өчен | "5" |
2 | Өйрәнелгән яки тәкъдимителгән тема буенчаэзлекле төзелгән, әммааерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасыбулганмонологик сөйләм өчен | "4" |
3 | Өйрәнелгән яки тәкъдимителгән тема буенчаэзлекле төзелмәгән, сүзләрнеңәйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасыбулганмонологик сөйләмгә | "3" |
4 | Өйрәнелгән яки тәкъдимителгән темага монолог төзиалмаганда | "2" |
5-9 сыйныфларда язу күнекмәсенә таләпләр. Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза, төрле калыптагы диалоглар, конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү, прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша h.6.), эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми хатлар, котлаулар h.6.) дөрес яза белү; проблемага карата фикерне язмача җиткерә белү; тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү. Өйрәнү характерындагы сочинение 5 сыйныфта – 6-7 җөмлә, 6 сыйныфта – 7-8 җөмлә, 7 сыйныфта – 8-9 җөмлә, 8 сыйныфта – 9-10 җөмлә, 9 сыйныфта – 10-12 җөмлә. Контроль язма эшнең күләме: 70 - 80 сүзгә кадәр (9 нчы сыйныф). |
10-11 сыйныфларда язу күнекмәсенә таләпләр. Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә актив куллануда булган сүзләрне, төрле калыптагы диалоглар, конкрет бер тема буенча хикәя төзеп яза белү, прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша h.6.), эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми хатлар, котлаулар h.6.)дөрес яза белү; проблемага карата фикерне язмача житкерә белү; тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү. Язма эшнең күләме: 100 -120 сүзгә кадәр. |
Билге | Рус мәктәбендә татар балалары | Рус телле балалар |
«5» | Эчтәлек темага туры килә, фактик хаталары юк; теле бай, стиль бердәмлегесакланган; 1 орфографикяисә 2пунктуацион (грамматик) хата. | Эзлеклеязылганһәм эчтәлек тулысынчаачылган; 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хата. |
«4» | Эчтәлек нигездә темага туры килә; зур булмаган ялгышлыклар күзәтелә; 1-2 фактик хата; 2 орфографик, 3 пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм хатасы. | Тема эзлеклеязылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хата. |
«3» | Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлыклар, фактик төгәлсезлекләр; эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаган; теле ярлы; 3 орфографик, 4 пунктуацион (грамматик) яисә 3-4 сөйләм хатасы. | Тема өлешчә эзлекле язылган; эчтәлек тулысьнча ачылмаган; 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион хата. |
«2» | Язма темага туры килми; фактик төгәлсезлекләр күп; теле ярлы; текст кыска; сүзләр дөрес кулланылмаганстиль бердәмлеге сакланмаган 5 орфографик, 8 пунктуацион (грамматик), яисә 4-6 сөйләм хатасы. | Тема эзлекле язылмаган һэм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хата |
Критерий | Баллар саны |
0 балл | 1 балл | 2 балл | балл |
1. Максат кую, аңа ирешү юлларын планлаштыру | Максат формалаштырылмаган | Максат билгеләнгән, ләкин аңа ирешү планы юк | Максат билгеләнгән, максатка ирешүнең кыскача планы бирелгән | Максат билгеләнгән, ачык тасвирланган, ирешү өчен җентекле план бирелгән |
2. Проект проблемасын кую һәм дәлилләү | Проект проблемасы формалаштырылмаган | Проект проблемасының формулировкасы төпле түгел | Проект проблемасы ачык итеп формалаштырылган һәм нигезләнгән | Проект проблемасы формалаштырылган, нигезләнгән һәм тирән эчтәлекле |
3. Проект темасының ачылыш тирәнлеге | Проект темасы ачылмаган | Проект темасы тулысынча ачылмаган | Проект темасы ачылган, авторның мәктәп программасы кысаларында теманы белүе | Проект темасы тулы итеп ачылган, авторның белемнәре мәктәп программасы кысаларыннан чыга |
4. Сайланган эш ысулларының проект максатына һәм эчтәлегенә туры килүе | Поект эшендә куелган максатлар ирешелмәгән | Кулланылган эш ысулларының шактые проектның темасына һәм максатларына туры килми | Кулланылган эш ысуллары проектның темасына һәм максатларына туры килә, ләкин җитәрлек түгел | Эш ысуллары җитәрлек һәм урынлы һәм эффектлы кулланылган |
5. Эш барышының анализы, нәтиҗәләре, перспективалар | Эшнең нәтиҗәләрен һәм барышын анализламау | Анализ эш барышының тасвирламасы һәм тәртибе белән алмаштырылган | Проект максатларына ирешү өчен киңәйтелгән эш күләме бирелгән | Эш барышында килеп чыккан ситуацияләргә тулы анализ бирелгән, кирәкле нәтиҗәләр ясалган, эш перспективалары билгеләнгән |
6. Авторның эш белән шәхси кызыксынуы, эшкә иҗади караш | Авторның эшкә формаль мөнәсәбәтен күрсәтә торган эш | Автор проект темасына зур булмаган кызыксыну күрсәтә, ләкин эшкә мөстәкыйльлек күрсәтмәгән, эшкә иҗади якын килмәгән | Проект мөстәкыйль эшләнгән, авторның тирән кызыксынуын күрсәтә, проект темасына шәхси карашның булуы, иҗади элементлар куллану | Проект эшендә иҗади якын килү, авторның проект идеясенә үзенә генә хас булган оригинал ь карашы |
7. Презентация үткәрүнең сыйфаты | Презентация үткәрелмәгән | Материал регламентны исәпкә алып бәян ителгән, ләкин автор аудиторияне кызыксындыра алмаган | Автор аудиторияне кызыксындыра алган, ләкин регламентка сыймаган | Автор аудиторияне кызыксындыра алган, регламентка сыймаган |
8. Проект эшенең сыйфаты | Проект эше юк | Проект эше сыйфат таләпләренә туры килми (эстетика, уңайлылык, куелган максатларга туры килә) | Проект эше сыйфат таләпләренә тулысынча туры килми | Проект эше сыйфат таләпләренә тулысынча туры килә (матур бизәлгән, кулланылышта җайлы, куелган максатларга туры килә) |
9. Телдән чыгышны бәяләү (сөйләмнең грамоталылыгы, төгәллеге, эмоциональлеге) | Телдән чыгышы түбән (сөйләмнең грамоталыгы юк) | Телдән чыгышы уртача | Телдән чыгышы яхшы | Телдән чыгышы югары дәрәҗәдә, грамоталы, төгәл, эмоциональ |