Просмотр содержимого документа
«Кушма һәм парлы сүзләр.»
4 нче Казан интернат - мәктәбе
Тема : Кушма һәм парлы сүзләр.
Татар теле. 4 нче сыйныф
Фирая Саматова,
беренче квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
2016 нчы ел
Дәреснең максатлары:
Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):
- кушма һәм парлы сүзләрне ясау алымнарын кабатлау;
- дөрес итеп язуны камилләштерү;
- тексттан кушма һәм парлы сүзләрне таба белү күнекмәләрен ныгыту.
Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):
- төп фикерне аеру, эшләнгән эшкә бәя бирә белү;
- сөйләгәндә һәм язганда кушма һәм парлы сүзләрне актив, урынлы куллану өстендә эшләү;
- өйрәнелгән тема буенча нәтиҗәләр чыгару.
Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):
- мәктәптә укуга карата уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау;
- дәрескә анализ бирергә һәм үзләштерү дәрәҗәләренә үз бәя бирергә өйрәтүне дәвам итү.
Җиһазлау: дәреслек, ноутбук, презентация, тест биремнәре, китаплар.
Дәреснең тибы: гомумиләштерү дәресе.
Метод һәм алымнар: Күрсәтү, иллюстратив,әңгәмә,дәреслек белән эш,матур язу, коммуникатив.
Дәрес планы:
I.Мотивлаштыру –ориентлаштыру.
1.Исәнләшү.Уңай психологик халәт тудыру.
2. Актуальләштерү.
1) каллиграфик бишминутлык.
2) кушма һәм парлы сүзләрне аерып алу.
3. Уку мәсьәләсен кую.
II.Уку мәсьәләсен чишү.
1.Текст белән эш.
2. Биремнәрне эшләү.
3. Иҗади диктант.
4. Дәреслек белән эш.
III. Рефлексия.
1.Тест биремнәре эшләү.
2.Нәтиҗә ясау.
3.Укучыларның үзбәяләү нәтиҗәләрен исәпкә алып, билгеләр кую.
4. Өй эше.
Дәрес барышы
I .Мотивлаштыру – ориентлаштыру.
Исәнләшү.
Актуальләштерү.
А) Каллиграфик бишминутлык.
К п т ка па та ук ип ат
Аккүл өстендә озынборыннар оча. Кибеттә кием – салым, ашау – эчү әйберләре сатыла.
Б)
Укытучы куярга тиешле сораулар Һәм биремнәр Ни өчен кайбер сүзләр кызыл төс белән язылган? | Элек үзләштергән белем һәм күнекмәләр. Көтелгән җаваплар. Бу сүзләр: озынборын, Аккүл – кушма, кием – салым, ашау – эчү – парлы сүзләр. |
Ничек язылалар? | Кушма сүзләр ике сүздән кушылып ясала һәм кушылып языла. Парлы сүзләр дә ике сүз ярдәмендә ясалалар һәм сызыкча аша язылалар. |
Боларны өйрәнү безгә кирәкме? | Әйе, кирәк. Сөйләмебездә кулланабыз, дөрес итеп язарга кирәк. |
Үз – үзеңә бәя бирү.
Уку мәсьәләсен кую.
II. Уку мәсьәләсен чишү.
Ишетеп, кушма һәм парлы сүзләрне аерып алу. | Ике укучы бирелгән карточкалар буенча тактада эшлиләр. |
Җөмләләр. Ташкүмер җир астында катлам – катлам булып ята. Биктимер белән Илназ ташбака күрделәр. Гөлйөзем апа кулъяулык чигә. Безнең республика елга – күлләргә, урман – кырларга бай. Машинага озын – озын бүрәнәләр төялгән. | Кушма сүз Парлы сүз ташкүмер катлам- катлам Биктимер елга -күлләр Илназ урман-кырлар ташбака озын-озын Гөлйөзем кулъяулык (слайд буенча укучылар үзләре тикшерәләр) |
Үз – үзеңне бәяләү. Күзләр өчен гимнастика. |
“Парыңны тап” уены. Сүзләр: тепловоз, пароход, самовар, самолет, самосвал,мясорубка. 3 сүзне истә калдырып җөмлә төзеп язарга. | Татар телендә рус теленнән кергән сүзләр дә кулланыла. Бу сүзләр ике сүзне кыскартып кушу ярдәмендә ясалганнар. Аларның дөрес язылышы рус теле кагыйдәләренә карый. ( сложные слова) |
Үз – үзеңне бәяләү. Физминутка ( музыка ярдәмендә) |
Иҗади диктант. Тактага “Күл буенда” картинасы эленә. Сүзләр: аккош, төнбоеклар, хатын – кызлар, бала – чагалар, яшүсмерләр, шау – гөр. | Бу күлдә төнбоеклар үсә, аккошлар йөзә. Хатын – кызлар күл буенда кер чайкыйлар. Яшүсмерләр балык тоталар, ә бала – чага су коена. Күл буе шау – гөр килеп тора. |
2 – 3 укучыдан хикәяләрен укыту. Үз - үзеңә бәя бирү. |
Дәреслек белән эш.( 57 нче күнегү) Кушма сүзләрне табып уку, ясалышын аңлату. | Укучылар җөмләләрне укыйлар һәм кушма сүзләрне күрсәтәләр, ясалышын аңлаталар. |
III. Рефлексия.
1. Тест биремнәре эшләү.
Түбәндәге сүзләрнең кайсысы кушма сүз? 1) унтугыз 5) унбиш 2) савыт – саба 6) агачлык 3)башкала 7) тимераяк 4) сазлык 8) шәһәр | |
2) Түбәндәге сүзләрнең кайсысы парлы сүз? 1) төньяк 5) бала – чага 2) дәреслек 6) әти- әни 3) укытучы 7) бала 4) җиләк – җимеш 8) аңлы ( слайд буенча укучылар тикшерәләр) Үз – үзеңә бәя бирү. | |
2.Парлап кагыйдәләрне кабатлыйлар.
Дәрескә анализ ясау . (1 укучы ясый)
А) дөрес, матур итеп яздык.
Б) ишетеп кушма һәм парлы сүзләрне аерып алдык.
В) алынма сүзләр белән эшләдек.
Г) иҗади эш эшләдек
Д) тест биремнәре эшләдек.
Укучыларның үзбәяләү нәтиҗәләрен исәпкә алып, билгеләр кую.
Өй эше. (сайлап алу юлы)
Уку китабыннан “Иң кадерле байлык” тектыннан парлы һәм кушма сүз кергән 5 җөмлә язарга.
Иҗади эш. Бирелгән сүзләр белән 1-2 куплет шигырь язып карарга.
Сүзләр: урман -кырлар
Елга – күлләр
Аллы-гөлле
искиткеч