СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Кыргый хайваннар

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сәлам дәреслеге буенча дәрес планы. Кыргый хайваннар.

Просмотр содержимого документа
«Кыргый хайваннар»

Тема : « Кыргый хайваннар»

Максат: Кыргый хайван атамалары белән танышу

Планлаштырылган нәтиҗә:

  1. Кыргый хайван атамаларын татарча әйтә белү

  2. Кыргый хайваннарның файдасы һәм зарары турында мәгълүмат туплау

  3. Хайваннарга игътибарлы мөнәсәбәт туплау.

Яңа лексика: Аю, керпе, тиен, куян, бүре, төлке

Җиһазлар: дәреслек, интерактив такта, компьютер, аудиодиск, төсле карточкалар, төсле карандашлар, хайван уенчыклары.

Дәрес барышы:

1.Оештыру

Укытучы укучылар белән исәнләшә, хәлләр сораша.

-Исәнмесез, балалар.

-Исәнмесез.

Хәлләр ничек?

-Бик шәп, рәхмәт.

-Дәресне “ Сәлам” җыры белән башлап җибәрәбез( балалар җырлыйлар) 1-20

Балалар , безгә бүген бик күп кунаклар килгән. Әйдәгез, без аларны үзебез белән таныштырып китик.

-укучылар, без үткән дәрестә нәрсәләр өйрәндек? Нинди сүзләр өйрәндек? “Оркестор” уены. ( “сыер , сарык, кәҗә, ат, сыер, песи, эт һ.б ” кебек сүз һәм гыйбәрәләр барысы да кабатланып чыгарга тиеш.) Укытучы рәсем күрсәтә, ә укучылар чылбыр буенча тиешле сүзне тиз-тиз әйтергә тиеш. Җавап бирергә авырсынган укучы чылбырдан төшеп кала һәм индивидуаль рәвештә җавап бирә, калган укучылар булыша ала.

2.Проблема кую:

- укучылар, бу нәрсә? (урман)

- ул безгә нәрсәгә кирәк?

Анда нәрсәләр яши?

3.Яңа дәрес материалы өстендә эш

1. Бүгенге дәрестә без урманда яшәүче хайваннар турында өйрәнәбез

Дәреслек белән эш. 133-134 битләр.

Бу нәрсә?

Ул нинди?

2.Аудиоязма белән эш. “Тыңла һәм кабатла” Укучылар дәреслектән рәсемнәрне карыйлар һәм кабатлап баралар.

4. Физкультминутка .”Ел фасыллары ” җыры 13-7-4.3

5. Алган белемнәрне ныгыту.

Рәсем белән эш”. Флешкарталар белән эш.

Сорау бир” уены

  • Аю кайда яши?

  • Аю урманда яшиме?

  • Аю фермада яшиме?

  • Аю зурмы?

  • Аю кечкенәме?

  • Аю нинди төстә?

  • Аю нәрсә ярата?

Кроссворд чишү. Эш дәфтәрләрендә эш.14. 6-5.3

Бәяләү. Укытучы, укучыларга сораулар биреп, бүгенге дәрестәге эшне бәяләргә куша. Сораулар татарча да, русча да яңгырый. Укучылар, әлбәттә, русча җавап бирә алалар. - Дәрестәге эшегезгә нинди бәя куярсыз?

- Кем нәрсә эшли алмады?

- Сез үзегезне нәрсә өчен мактый аласыз?

- Сыйныфташларыгызны нәрсә өчен мактый аласыз?

- Сезнеңчә, дәрестә кем башкалардан яхшырак эшләде?

V. Йомгаклау. Рефлексия

- Бер-берегезне мактагыз. Укучылар белән саубуллаша һәм уңышлар тели.